Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Утвердительная форма. Личные аффиксы второго типа Единств




Личные аффиксы второго типа

Единств. число Аффиксы Множеств. число аффиксы
Мин Без
Син Сез -гыз/-гез
Ул - Алар -лар/-ләр

 

Единственное числоМножественное число

Мин яз-ды-м (я написал) Без яз-ды-к (мы написали)

Син яз-ды-ң (ты написал) Сез яз-ды-гыз (вы написали)

Ул яз-ды (он написал) Алар яз-ды-лар (они написали)

 

Единственное число

Мин әйттем кайттым килдем укыдым калдым

Син әйттең кайттың килдең укыдың калдың

Ул әйтте кайтты килде укыды калды

 

Множественное число

Без әйттек кайттык килдек укыдык калдык

Сез әйттегез кайттыгыз килдегез укыдыгыз калдыгыз

Алар әйттеләр кайттылар килделәр укыдылар калдылар

 

Отрицательная форма -мады/-мәде

Отрицательная форма очевидного прошедшего времени образуется при помощи аффиксов -мады/-мәде и личных окончаний глаголов в зависимости от твердости и мягкости слова. Например:

 

Единственное число

Мин әйтмәдем кайтмадым килмәдем укымадым калмадым

Син әйтмәдең кайтмадың килмәдең укымадың калмадың

Ул әйтмәде кайтмады килмәде укымады калмады

 

Множественное число

Без әйтмәдек кайтмадык килмәдек укымадык калмадык

Сез әйтмәдегез кайтмадыгыз килмәдегез укымадыгыз калмадыгыз

Алар әйтмәделәр кайтмадылар килмәделәр укымадылар калмадылар

 

Мин кичә китапханәгә бардым. Син кичә китапханәгә бардыңмы? Юк, мин кичә хоккей карадым. Сез бу китапны укыдыгызмы? Укымадым.

Марат мәктәптә әйбәт укыды. Хәзер ул Казан дәүләт университетының икътисад факультетында белем ала. Үткән җәйне Марат Америка Кушма Штатларына барды. Бостон шәһәрендә Марат официант вазифасын башкарды. Америкада Марат инглиз телен камилләштерде һәм шактый акча эшләде. Киләчәктә Марат үз фирмасын ачарга хыяллана.

Быел без Русия ислам университетында укыйбыз. Үткән елны без мәктәпне тәмамладык. Үткән атнада без Чаллыга бардык. Син үткән атнада Алабугада булдыңмы? Юк, мин авылга кайттым. Кичә минем янга Азат килде, без аның белән телевизордан футбол карадык. Ул миннән кичке сәгать тугызда китте.

Дни недели – Көннәр

 

Дүшәмбе́ Понедельник
Сишәмбе́ Вторник  
Чәршәмбе́ Среда
Пәнҗешәмбе́ Четверг  
Җомга́ Пятница  
Шимбә́ Суббота  
Якшәмбе́ Воскресенье  

 

Бүген дүшәмбе. Иртәгә сишәмбе. Берсекөнгә җомга.

 

■ Прочитайте и переведите текст (текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез).

 

Русия ислам университеты

Русия ислам университеты оештыру идеясе мөселман зыялылары арасында күптәннән яшәп килсә дә, аны тормышка ашыру моннан ун ел элек кенә мөмкин булды. 1998 елда барлыкка килгән университетның оештыручылары – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте, Русия Мөфтиләр Шурасы һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих Институты. Университетның нигезенә нәкъ менә шушы дин һәм фән берлеге салынган. Шушы рәвешле барлыкка килгән Русия ислам университеты ислам фәннәре һәм гарәп теленнән тыш дөньяви фәннәр дә укытыла торган тәүге уку йорты булды. Монда югары әзерлекле имамнарны гына түгел, алдынгы ислам теологларын, дин белгечләрен, гарәп теле белгечләрен әзерләү дә күздә тотыла.

Университетның төп бурычлары ул – Русиядә яңа буын мөселман зыялыларын формалаштыру, мәгариф өлкәсендәге традицияләрне торгызу, мөселман халыкларының әхлакый, рухи кыйммәтләрен кире кайтару.

Бүгенге көндә югары уку йорты эшчәнлегендә Изге Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтенә салынган югары әхлакый идеалларга тәңгәл рәвештә тәрбияләү иң мөһим рольләрдән санала.

Татарстан хөкүмәте тарафыннан университет һәрдаим ярдәм тоеп яши. Җөмһүриятебез Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев та, премьер-министр Рөстәм Нургали улы Миннеханов та әлеге уку йортына игътибарларын юнәлтәләр, ислам югары белеме үсешенә һәр яклап ярдәм итәләр.

Хәзерге көндә Русия ислам университеты белем бирү эшчәнлеген дини һәм дөньяви программаларга нигезләнгән федераль лицензиягә ия. Дини белем бирү ислам фәннәре факультетында “Коръән фәннәре” һәм “Шәригать фәннәре” белгечлекләре, ә дөньяви фәннәр бирү исә “Теология” юнәлешендә алып барыла.

2008 елдан университетны тәмамлаучыларга Дәүләт дипломы бирелә башлау да мөһим вакыйгага әверелә.

Русия ислам университетын оештыруда һәм аның актив эшчәнлегендә беренче ректор вазифасын башкарган (1998 елдан – 2006 елга кадәр) – Татарстан Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхаков булды.

2006 елдан Русия ислам университетын Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, сәясәт фәннәре докторы, ислам белгече, профессор Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин җитәкли.

Бүгенге көндә Русия Ислам университеты ике факультеттан гыйбарәт – Теология һәм Ислам фәннәре, Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Ислам финанслары һәм ислам икътисад үзәге.

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Русия ислам унивепситеты кайчан ачылган?

2. Университетның оештыручыларын атагыз?

3. Хәзерге вакытта университетта нинди факультетлар бар?

4. Русия ислам университетының бүгенгесе турында сөйләгез?

5. Университетта нинди фәннәр укытыла?

6. Университетта кайсы белгечләр әзерләнә?

 

● Биремнәр (задания)

1. Просклоняйте и переведите слова в прошедшем категорическом времени следуя образцу:

Образец: бара




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2014-12-27; Просмотров: 441; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.017 сек.