Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Ахмадгалиева Г.Г




Literatur

Deutsche Aussprache im klassischen Gesang

Im Vergleich mit der Sprechtheaterbühne bedient sich die (klassische) Vokalmusik einer leicht variierten Aussprache.

· Der besseren Verständlichkeit gesungener Sprache halber wird das Schwa oft als [ɛ] gesungen.

· Das r wird in der klassischen Musik stets mit der Zungenspitze als [r] ausgesprochen. Dies gilt auch für die Endung -er, sofern das r am Wortende nicht einfach weggelassen wird.

· Der Glottisschlag im anlautenden Vokal wird in der Musik teilweise als unschön empfunden, er fällt häufig zugunsten eines aspirierten Tonansatzes weg, was allerdings zu gesangstechnischen Problemen und zu einer Beeinträchtigung der Textverständlichkeit führt.

Abgesehen davon werden in der klassischen Musik die Konsonanten meist viel forcierter ausgesprochen als im gesprochenen Deutsch. Auch dies dient der besseren Sprachverständlichkeit.

 

 


· Aussprachewörterbuch. Duden Mannheim/Wien/Zürich 2005, Bd. 6, ISBN 978-3-411-04066-7.

· Hans Bickel, Christoph Landolt: Duden. Schweizerhochdeutsch. Wörterbuch der Standardsprache in der deutschen Schweiz. Schweizerischer Verein für die deutsche Sprache, Mannheim / Zürich 2012, S. 85ff. ISBN 978-3-411-70417-0 (als E-Book: ISBN 978-3-411-90268-2).

· Fausto Cercignani, The Consonants of German: Synchrony and Diachrony. Milano, Cisalpino, 1979.

· GWDA: Großes Wörterbuch der deutschen Aussprache. Leipzig 1982.

· Ingrid Hove: Die Aussprache der Standardsprache in der Schweiz. Niemeyer, Tübingen 2002, ISBN 978-3-484-23147-4.

· Theodor Siebs: Deutsche Aussprache - Reine und gemäßigte Hochlautung mit Aussprachewörterbuch. Berlin 2007, ISBN 978-3-11-018203-3.

· Karoline Ehrlich, Wie spricht man „richtig“ Deutsch? Kritische Betrachtung der Aussprachenormen von Siebs, GWDA und Aussprache-Duden. Praesens, Wien 2009, ISBN 978-3-7069-0481-0.

· Eva-Maria Krech, Eberhard Stock, Ursula Hirschfeld, Lutz Christian Anders: Deutsches Aussprachewörterbuch. Berlin 2009, ISBN 978-3-11-018202-6.

· Langer, Kai: Kontrastive Phonetik: Deutsch - Brasilianisches Portugiesisch. Frankfurt am Main 2010, ISBN 978-3-631-60843-2.

 

Родной язык (фонетика): Краткий конспект лекций / Г.Г. Ахмадгалиева; Каз.федер.ун-т. – Казань, 2013. – 43 с.

Аннотация

В предлагаемых лекциях изучаются звуковой строй татарского языка, особенности образования специфических звуков. Также рассматриваются особенности чередований, изменений звуков. В лекциях подробно объясняются образование и правильное ударение, важность интонации, которые являются неотъемлемой частью фонетики языка. Предназначены лекции для студентов первого курса очного отделения по направлению «Педагогическое образование» и профилю «Родной язык и литература, иностранный язык».

 

Принято на заседании кафедры татарской филологии

Протокол № 1 от 6.09.2013

© Казанский федеральный университет

© Ахмадгалиева Г.Г.


Содержание

 

1. Фонетика. Аның өйрәнү предметы һәм объекты……………………6

1.1. Фонетиканы өйрәнүнең әһәмияте………………………………..7

1.2. Фонетиканың төп берәмлекләре………………………………....7

1.3. Лекция буенча сораулар…….……………………………………8

1.4. Биремнәр…………………………………………………………..8

1.5. Глоссарий………………………………………………………….8

1.6. Әдәбият исемлеге…………………………………………………8

 

2. Фонетика һәм аның төрләре………………………………………….9

2.1. Лекция буенча сораулар…………………………………………...10

2.2. Биремнәр…………………………………………………………..10

2.3. Глоссарий…………………………………………………………10

2.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………...10

 

3. Татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы………………………….10

3.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..13

3.2. Биремнәр………………………………………………………....13

3.3. Әдәбият исемлеге………………………………………………..13

 

4. Сөйләм авазларын өч аспектта өйрәнү……………………………..13

4.1. Фонема һәм фонология …………………………………………15

4.2. Транскрипция……………………………………………………15

4.3. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..16

4.4. Биремнәр…………………………………………………………16

4.5. Глоссарий………………………………………………………...16

4.6. Әдәбият исемлеге………………………………………………..16

 

5. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе ……………………………17

5.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..21

5.2. Биремнәр…………………………………………………………21

5.3. Глоссарий………………………………………………………...21

5.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..21

 

6. Татар теленең авазлар системасы……………………………………21

6.1. Сузык авазлар …………………………………………………...22

6.2. Татар телендә дифтонглар ……………………………………...23

6.3. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..24

6.4. Биремнәр…………………………………………………………24

6.5. Глоссарий………………………………………………………...24

6.6. Әдәбият исемлеге………………………………………………..25

 

7. Татар теленең тартык авазлар системасы …………………………25

7.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..27

7.2. Биремнәр………………………………………………………....27

7.3. Глоссарий………………………………………………………...27

7.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..28

 

8. Комбинатор аваз үзгәрешләре ……………………………………….28

8.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..30

8.2. Биремнәр…………………………………………………………31

8.3. Глоссарий………………………………………………………...31

8.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..31

 

9. Позицион аваз үзгәрешләре ………………………………………….31

9.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..33

9.2. Биремнәр…………………………………………………………33

9.3. Глоссарий………………………………………………………...33

9.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..33

 

10. Татар теленең просодикасы ………………………………………….34

10.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..35

10.2. Биремнәр…………………………………………………………35

10.3. Глоссарий………………………………………………………...35

10.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..35

 

11. Интонация ………………………………………………………………36

11.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..38

11.2. Биремнәр…………………………………………………………38

11.3. Глоссарий………………………………………………………...38

11.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..38

 

12. Орфоэпия………………………………………………………………..39

12.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..41

12.2. Биремнәр…………………………………………………………41

12.3. Глоссарий………………………………………………………...41

12.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..41

 

13. Орфография……………………………………………………………..41

13.1. Лекция буенча сораулар…….…………………………………..43

13.2. Биремнәр…………………………………………………………43

13.3. Глоссарий………………………………………………………...43

13.4. Әдәбият исемлеге………………………………………………..43

 


Лекция 1. Фонетика. Аның өйрәнү предметы һәм объекты

Аннотация. Әлеге лекция фонетика курсына кереш лекциясе булып тора. Монда фонетика төшенчәсенә билгеләмә, аның өйрәнү предметы һәм объекты, төп берәмлекләре ачыклана, тел белеменең бу тармагының әһәмиятле бурычлары билгеләнә. Шулай ук фонетиканы өйрәнү тормышның кайсы өлкәләрендә кирәклеге, аның башка фәннәр белән бәйләнеше күрсәтелә.

 

Мөһим сүзләр: фонетика, аваз, сөйләм, иҗек, сегмент һәм суперсегмент берәмлекләр

Тел баштан ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль тышчасын барлыкка китерәләр; телнең матдилиген тәшкил итәләр.

 

Телнең аваз ягын, авазларның, аларның үзгәрешен өйрәнә торган тармагын фонетика (phone – аваз, tike – караган, бәйле) дип атала. Моннан тыш, сөйләмнең, фонетик кисәкләргә бүленеше, интонация, басым (просодия) мәсьәләләре дә фонетикага карый. Фонетика шулай ук телдәге яңгыраш чараларының төрле вазифаларын, чагылышларын, телдәге әйтелеш һәм язылыш арасындагы мөнәсәбәтләрне дә өйрәнә, ягъни хәзерге татар теле фонетикасы курсында, иң элек, теге яки бу тел өчен хас булган авазлар составын билгеләү, аларның ясалыш һәм яңгыраш үзенчәлекләрен, мәгънә белән бәйләнешен өйрәнү бурычы куела.

 

Икенчедән, телдәге авазлар, мәгълүм булганча, аерым-аерым кулланылмыйлар, ә төрле санда һәм төрлечә бәйләнештә (комбинациядә) килеп, сүзләрне барлыкка китерәләр, сөйләм эчендә тоташ чылбыр рәвешендә тезелеп килеп, һәртөрле үзгәрешләргә дучар булалар. Телдә кабатланып торган аваз үзгәрешләре ул телнең фонетик закончалыгына әверелә. Сөйләм процессында барлыкка килә торган һәртөрле аваз үзгәрешләрен, ягъни телнең фонетик закончалыкларын өйрәнү шулай ук фонетиканың әһәмиятле бурычы булып тора. Мәсәлән, төрки телләр һәм татар теле өчен дә сингармонизм законы әһәмиятле фонетик закончалык булып тора. Шуңа күрә аның асылын фонетикада җентекләп өйрәнәләр.

 

Сүзләрне, сөйләшне барлыкка китерүдә авазлар белән бергә төрле просодик элементлар: басым, интонация, сөйләм мелодикасы, пауза һ.б. да катнаша. Һәр сүз, мәсәлән, яңгырашы ягыннан билгеле бер аваз комплексы белән генә түгел, үзенә хас басымы белән характерлана. Шулай ук басым, интонация кебек күренешләр дә фонетиканың өйрәнү предметы на әверелә. Әлеге берәмлекләр сөйләм авазларыннан башка яши алмыйлар, сүз эчендә һәр авазны аерып алырга һәм аерып әйтергә мөмкин, ә басымны бары тик сүз белән генә, ягъни аваз комплексы булганда гынга белдереп була.

 

1.1. Фонетика өйрәнүнең әһәмияте

Фонетиканы өйрәнү – һичшиксез бик мөһим һәм әһәмиятле. Сөйләм авазларын фанни нигездә өйрәнүнең әдәби телдә дөрес сөйләү, сөйләм культурасы, мәктәптә ана телен, татар телен укыту өчен һәм чит телләргә өйрәнүдә әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә дә тел белеменең «Орфоэпия» (дөрес әйтелешне өйрәтә торган тармак) бүлеге турыдан-туры фонетика укытуга бәйле рәвештә өйрәнелә. Фонетика фәне алфавит төзү, орфография кагыйдәләрен нигезләү өчен дә мөһим теоретик мәгълүмат бирә.

 

Фонетик мәгълүматлар шулай ук медицинада, сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә (логопедия) һәм телсезләрне сөйләшергә өйрәтүдә дә кулланыла, шигырь төзелешен өйрәткәндә дә фонетика ярдәмгә килә.

 

Фонетиканың теоретик әһәмияте дә зур. Һәрбер тел – иң беренче чиратта, авазлар теле. Авазлар телдәге төп берәмлекләрнең – морфемаларның, сүз, сүзтезмә, җөмләләрнең – материаль тышчасын тәшкил итәләр. Алардан тыш тел була алмый. Сүзләрнең мәгънәләре аваз тезмәләрендә реальләшә. Фонетика, тел тарихын, сүзләрнең килеп чыгышын, телләр кардәшлеген өйрәнгәндә, шулай ук зур роль уйный.

 

1.2 Фонетиканың төп берәмлекләре

Алдагы лекцияләрдә һәрдаим аваз, аваз үзгәрешләре һ.б.ш. сүзләр кабатланып килде. Нәрсә ул аваз? Фонетиканың төп берәмлекләренә нинди төшенчәләр керә?

 

Аваз – cөйләм органнары тарафыннан барлыкка китерелә торган һәм башка бүленми торган сөйләм берәмлеге. Авазлар сузык һәм тартык авазларга бүленә

 

Авазлар тезмәсе бер-бер артлы килеп, икенче бер кечкенә фонетик берәмлек – иҗекне формалаштыра. Иҗек – сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге. Ул бер сузык аваздан гына яисә сузык янында килгән бер яки берничә тартыктан тора. Иҗекләр сүзләрне төзиләр. Авазлар һәм иҗекләр фонетиканың сегмент (лат. segmentum – кисәк, өлеш) дип аталган берәмлеген тәшкил итәләр. Моннан тыш фонетиканың суперсегмент (лат. super – өске, segmentum – өлеш) дип аталган берәмлекләре дә бар. Бу берәмлекләргә аваз һәм иҗекләрдән зуррак булган сүз һәм фразаны характерлаучы берәмлекләрне атыйлар. Алаз сүзләрнең аваз бөтенлеген тәэмин итәләр. Мондый берәмлекләргә басым һәм интонация керә. Басым – сөйләмнең берәр берәмлеген (иҗек, сүз) нинди дә булса юл белән башкаларыннан аерып әйтү. Интонация – сөйләмнең ритмик-мелодик ягы, сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен аеру, синтаксик мәгънә белдерү, сөйләмгә субъектив мөнәсәбәт һәм эмоциональ төсмерләр белдерер өчен хезмәт итә торган аваз чаралары җыелмасы.

Сегмент берәмлекләрне зуррак берәмлекләрдән аерып алып була. Мәсәлән, сүзләрне авазларга таркатырга мөмкин, суперсегмент берәмлекләр аерым әйтелмиләр.

 

1.3. Лекция буенча сораулар:

1.Фонетика нәрсәне өйрәнә?

2. Фонетиканың өйрәнү предметын һәм объекты нинди?

3. Фонетиканың төп бурычларын атагыз.

4. Сөйләмне барлыкка китерүдә нәрсәлар катнаша?

 

1.4. Биремнәр:

1. Бер хәреф белән генә языла торган 4 сүз языгыз.

2. 2 хәрефтән, 3 аваздан торган 5 сүз языгыз.

3. 5 иҗекле 5 сүз языгыз.

1.5. Глоссарий:

Аваз – cөйләм органнары тарафыннан барлыкка китерелә торган һәм башка бүленми торган сөйләм берәмлеге. Авазлар сузык һәм тартык авазларга бүленә.

Иҗек – бер сузык аваздан гына яисә сузык янында килгән бер яки берничә тартыктан торган сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге.

Сөйләм – сөйләүченең, тел чараларыннан файдаланып, башкалар яки үз-үзе белән аралашу эшчәнлеге.

Басым – сөйләмнең берәр берәмлеген (иҗек, сүз) нинди дә булса юл белән башкаларыннан аерып әйтү.

Интонация – сөйләмнең ритмик-мелодик ягы, сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен аеру, синтаксик мәгънә белдерү, сөйләмгә субъектив мөнәсәбәт һәм эмоциональ төсмерләр белдерер өчен хезмәт итә торган аваз чаралары җыелмасы.

 

1.6. Әдәбият исемлеге:

1. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

2. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001. – 384б.

3. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар теле фонетикасы. – Казан, 1983. – 62б.

4. Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

5. http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus

6. www.ksu.ru

Лекция 2. Фонетика һәм аның төрләре

Аннотация. Лекциядә кемнәр һәм нинди максаттан чыгып өйрәнүгә карап, фонетиканың төрләре турында сүз бара. Һәр тармакның өйрәнү үзенчәлекләре аңлатыла

Мөһим сүзләр: гомуми, хосусый, тасвирлама, тарихи, эксперименталь, синтаксик, чагыштырма.

Фонетика, өйрәнү максатына карап, хосусый һәм гомуми, тасвирлама һәм тарихи фонетикаларга бүленә.

 

Хосусый фонетика – аерым бер телнең аваз ягын тикшерә. Хосусый фонетика:

· акустик фонетикага,

· артикулятор фонетикага,

· функциональ фонетикага бүленә.

 

Акустик фонетика – авазның физик үзенчәлекләрен, артикулятор фонетика – аваз барлыкка килү физиологиясен, функциональ фонетика авазның мәгънә аеру үзенчәлекләре үзенчәлекләрен өйрәнү.

 

Гомуми фонетика – төрле телләр өчен уртак булган аваз һәм фонема, аваз үзгәрешләре, авазларны төркемләү, иҗек, басым, сөйләмнең фонетик кисәкләргә бүленешенең теоретик мәсьәләләрен хәл итә.

 

Тасвирлама фонетика – аерым бер телнең билгеле бер үсеш этабындагы (күбесенчә хәзерге чорда) авазлар системасын тасвирлау, аларның яшәешен өйрәнү белән шөгыльләнә.

 

Тарихи фонетика – конкрет бер төрдәге аваз системасының төрле чорлар дәвамындагы үсеш-үзгәрешен тикшерә. Авазларның тарихи үзгәрешен, законлы аваз тәңгәллекләрен, аваз үзгәрешләренең сәбәпләрен өйрәнә.

 

Телнең аваз ягын төрле төгәл мәгълүматлар бирә торган аппаратлар ярдәмендә дә өйрәнергә мөмкин. Эксперименталь фонетика – авазларның ишетелеш һәм әйтелеш ягын төрле техник чаралар, төгәл аппаратура ярдәмендә өйрәнүне күздә тота. Эксперименталь методлар куллану теге яки бу телдәге авазларны төгәлрәк тасвирларга мөмкинлек бирә. Бу методны тел белемендә беренче булып рус галиме, Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле В.А. Богородицкий (1857-1941) куллана һәм, өйрәнү объекты итеп, татар теле авазларын ала.

Хәзерге заманда эксперименталь фонетика аеруча нык алга китте. Яңадан-яңа алым һәм аппаратуралар уйлап табылды һәм алар күп ачышлар ясарга ярдәм итеп торалар.

 

Фонетика чагыштырма да булырга мөмкин. Ул чит һәм туган телдәге авазларны чагыштырып өйрәнү нәтиҗәсендә башкарылып килә.

 

Синтаксик фонетика дигәндә, сөйләмнең фонетик кисәкләрен, басым һәм интонацияне тикшерү күз алдында тотыла.

 

2.1. Лекция буенча сораулар:

1. Нәрсәдән чыгып фонетиканы төрләргә бүләләр?

2. Һәр төрнең үзенчәлеген аңлатыгыз.

3. Фонетикада эксперименталь методларны беренче булып кем куллана башлый?

 

2.2. Биремнәр:

1. Хәзерге заманда эксперименталь фонетикада кулланыла торган техник чаралар турында доклад әзерләгез.

2. Фонетиканың теге яки бу тармагында фәнни эш алып баручы галимнәр турында мәгълумат туплагыз.

 

2.3. Әдәбият исемлеге:

1.Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

2. Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание в связис с другими тюркскими языками. – Казань: Таткнигоиздат, 1953.

3. Сәлимов Х.Х. Татар фонетикасы. – Яр Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1993.

Лекция 3. Татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы

Аннотация. Лекциядә татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы турында сөйләнә. Бу эш кайчан һәм кемнәр тарафыннан башлануы, нинди хезмәтләрдә татар теле фонетикасы буенча материаллар чагылыш табуы хакында мәгълүматлар китерелә.

 

Мөһим сүзләр: хезмәт, китап, галим, гасыр, өлеш кертү, хәреф, тартык аваз, сузык аваз.

Галимнәр татар теленең аваз төзелеше белән XVIII гасырда ук кызыксына башлаганнар. Россиядә беренче тапкыр басылган, гарәп хәрефләре кулланып Сәгыйть Хәлфин тарафыннан төзелгән иң беренче татар әлифбасында ук инде татар теленең авазлары турында кайбер мәгълүматлар табып була. Аның артыннан Иосиф Гиганов, Ибраһим Хәлфин, Александр Троянский һ.б.ларның хезмәтләре дөнья күрә. Ләкин алар барысы да укыту максатыннан язылган булалар һәм аларда төп игътибар русларга татар теле грамматикасын өйрәтүгә юнәлгән була, бу грамматикаларга исә әлифба өйрәтүгә бәйле рәвештә фонетика бүлеге дә кертелә.

Татар фонетикасы буенча иң беренче фәнни мәгълүматлар К.Насыйриның «Кыскача татар грамматикасы» дип аталган хезмәтендә күренәләр. Анда аваз чиратлашулары, авазларның үзара тәэсир итешүләре, сүз басымы кебек мәсьәләләр карала. Шул ук авторның «Әнмүзәҗ» исемле икенче хезмәтендә авазларны төркемләүнең кайбер принциплары бәян ителә.

Аңа кадәр булган хезмәтләрдә татар телендә өч кенә сузык аваз бар дип танылса, К.Насыйри татар телендә 10 сузык аваз аерып чыгара, аларның язуда гына өч хәреф белән белдерүләрен искәртә.

Соңрак Г.Алпаров, Җ.Вәлидиләр тарафыннан төзелгән дәреслекләрдә авторлар төп игътибарны авазларны төркемләүгә юнәлтәләр.

В.В. Радловның «Төньяк төрки телләр фонетикасы» хезмәте төрки телләрнең аваз төзелешен чагыштырып өйрәнү өлкәсендә зур әһәмияткә ия була.

Анда татар фонетикасының да бик күп мәсьәләләре тикшерелә: татар теленең авазлары башка төрки телләр белән чагыштырылып бирелә, кайбер авазларның кулланылыш закончалыклары ачыклана, сингармонизм һәм басым мәсьәләләре тикшерелә. В.В. Радлов татар телендә 11 сузык һәм 23 тартык аваз санный.

Г.Алпаровның 1925 (1926) елда басылган «Шәкли нигездә татар грамматикасы» исемле китабы татар авазларын чын фанни нигездә тасвирлап бирүче хезмәт булып тора. Анда авазларның артикуляцион характеристикалары, аваз үзгәрешләре, ассимиляция, сингармонизм, иҗек төзелеше, басым орфоэпиянең кайбер мәсьәләләре аерым-аерым карала.

Шушы чорда В.А. Богородицкийның хезмәте белән татар фонетикасында эксперименталь тикшеренүләр башлана. Казанда Россиядә иң беренче эксперименталь фонетика кабинетын оештырып, В.А. Богородицкий татар теле буенча искиткеч фонетик тикшеренүләр үткәрә. Аның хезмәтләрендә сүзләрдәге тон хәрәкәте тасвирлана, аларның озынлыгы һәм көче карала; беренче мәртәбә эксперименталь мәгълүматларга нигезләнеп, татар һәм рус телләренең авазлары чагыштырылып бирелә; югарылыгы үзгәрү кебек нәтиҗәләр ясала, сингармонизмның төп үзенчәлекләре күрсәтелә.

В.А. Богородицкийның идеяләрен аның шәкертләре дәвам итә. Аеруча Г.Шәрәф бу өлкәдә зур казанышларга ия була. Аның «Татар теле авазларының палятограммалары» – авазларның артикуляция үзенчәлекләрен тикшерә. «Татар сузыкларының сонор озынлыклары» дип атала. Бу хезметендә ул авазларнын озынлыгы үзгәрүне тикшерә.

50нче елларда беренче тапкыр татар теленең фонетикасы буенча махсус китап басылып чыга. Р.Шакированың «Хәзерге татар теле фонетикасына кереш» исемле хезмәтендә татар телендә 12 сузык фонема булуы дәлилләнә, сузыкларны төркемләү принциплары урнаша. Монда авазлар беренче тапкыр фонологик яктан карала башлый, аваз үзгәрешләренең төрләре билгеләнә, интонациянең кайбер мәсьәләләре яктыртыла. Ләкин монда фонетик фактлар ишетүгә генә нигезләнеп аңлатыла.

Шулай ук 50нче елларда татар теленең тарихи фонетикасына караган беренче хезмәт дөнья күрә. Л.Җәләй тарафыннан язылган «Татар теленен тарихи фонетикасы буенча материаллар» (1954) хезмәте диалектологлар, тарихи грамматика белән шөгыльләнүчеләр өчен фәнни-теоретик нигез булып хезмәт итә башлый.

50-60 елларда Ү.Ш. Байчура «Татар теленең аваз төзелеше» исемле монография бастыра. Тел белгечләре фикеренчә, ул фонетистлар таяна алырлык, чын мәгънәсендә фәнни чыганак булып тора. Ү.Байчура татар авазларының сыйфатларын өйрәнә, рентген ярдәмендә аларны рәсемгә төшерә. Шуларны анализлап, сузык авазларны алгы һәм арткы рәт авазларга бүленешне нигезли. Хезмәттә эксперименталь мәгълүматларга нигезләнеп, татар авазлары чуваш, хакас, казах һәм башка телләрнең авазлары белән чагыштырыла. Осциллограф ярдәмендә басымлы һәм басымсыз сузләрнең табигатен тикшерә. Ү.Байчура фонема теориясен өйрәнүгә дә зур өлеш кертә: фонеманың төп билгеләре беренче тапкыр татар тел белемендә Ү.Байчура тарафыннан әйтелә. (Фонема – сүзләрне, морфемаларны, аларны бер-берсеннән аерырга мөмкинлек бирүче иң кечкенә аваз берәмлеге).

Хезмәтенең икенче өлешендә аваз үзгәрешләре, тартыкларның акустик билгеләре, сүз басымының үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр карала. Ахырда рентгенограмма, кимограммалар, таблицалар, схемалар китерелә.

Алдагы елларда Ә.Ш Әфләтүнов «Хәзерге татар теленең фонетикасы», Л.Т. Мәхмүтова хезмәтләре шулай ук татар теле фонетикасын өйрәнүгә зур өлеш кертте.

Узган гасырның 90 елларда Х.Х. Сәлимовның эшчәнлеген, фонетиканы өйрәнүгә керткән өлешен әйтми узу мөмкин түгел. Автор, беренче мәртәбә спектраль анализ методын кулланып, татар вокализмын (телнең сузык авазлар системасы, сузык авазларның билгеләре һәм алардагы мөнәсәбәтләр) тикшерә, алынган мәгълүматларга таянып, татар сузыкларын акустик яктан тасвирлый, аларны рус һәм башка кайбер төрки телләрнең авазлары белән чагыштыра, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләренең төрен ачыклый. Шулай ук автор тарафыннан татар теленең беренче орфоэпик сүзлеге төзелә.

Татар фонетикасына күпмедер өлеш керткән чит ил лингвистларыннан Н.Поппены атарга була. Ул үзенең инглиз телендә басылган китабында татар теленең фонетик системасын инглиз, швед, норвег, немец, гарәп телләре белән чагыштырыла.

 

3.1. Лекция буенча сораулар:

1. Татар теле фонетикасы буенча беренче мәгълүматлар кайчан күренә башлый?

2. Татар теле фонетикасын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләрне атагыз.

 

3.2. Биремнәр:

1. Лекция буенча «Татар теле фонетикасын өйрәнү тарихы» темасына презентация ясагыз.

 

3.3. Әдәбият исемлеге:

1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Фонетика. – Казан: Хәзер, 1999. – 288б.

2. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001. – 384б.

3. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле. Фонетика: югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2000. – 108б.

4. Щербак А.М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970.

 

Лекция 4. Сөйләм авазларын өч аспектта өйрәнү.

Аннотация. Авазларны берничә төрле аспекттан чыгып өйрәнергә мөмкин: артикуляцион, акустик һәм функциональ. Бу аспектлар авазлар турныда тулырак мәгълүмат тупларга, алар турында билгеле бер караш формалаштырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, лекциядә аваз һәм фонема төшенчәләре турында сүз бара.

Мөһим сүзләр: авазлар системасы, аваз берәмлекләре, аспект, аваз, фонема, фонология, аваз тембры.

 

Авазлар системасы ул бик катлаулы күренеш, һәм аны өч аспекттан чыгып карыйлар.

Аваз берәмлекләренең ясалуы сөйләм органнарыны идарә итүче үзәк нерв системасының функциясе булганга күрә, авазлар кеше организмы эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе буларак каралалар. Сөйләм аппаратына үпкә, тавыш ярылары, тел, кече тел, иреннәр, тешләр, аңкау, авыз һәм борын куышлыгы, бугаз, йоткылык керә. Авазлар, мәгълүм булганча, төрлечә яңгырыйлар. Нәкъ шуңа күрә дә, алар төрле санда һәм төрле тәртиптә тезелеп килә алалар, шул рәвешле сүзләр хасил итәләр: к-у-л=кул, к-а-л-а= кала. Авазларның төрлечә яңгырашы исә барыннан да элек аларның ясалыш үзенчәлегенә – артикуляциягә бәйле. Төрле авазлар ясалганда сөйләм органнары төрле халәттә була. Бу авазларны өйрәнүнең артикуляцион (биологик) аспекты.

 

Икенчедән, кешенең сөйләм аппараты тудырган аваз, табигатьтәге теләсә нинди тавыш кебек үк, физик күренеш һәм бу юнәлештә ул сыйфаты, күләме ягыннан, ягъни югарылыгы, көче, тембры, озынлыгы яки кыскалыгы буенча характерлана. Авазларны бу юнәлештә өйрәнү акустик яктан өйрәнү, яки акустик аспект дип атала.

 

Мәгълүм булганча, тавыш ул каты җисемнең тирбәнешеннән туган һава дулкыннарыннан тора. Авазның түбән яки югары булуы тирбәнешләр ешлыгы белән билгеләнә һәм герц белән үлчәнә. Бер секундтагы тирбәнешләр ешлыгы никадәр күбрәк булса, тавыш та шул кадәр югары була. Авазның көче тирбәнешләр амплитудасы аша белдерелә һәм децибел белән үлчәнә.

Сөйләм авазлары акустик яктан бер-берсеннән көче һәм югарылыгы белән генә түгел, тембры белән дә аерыла. Авазларның тембр ягыннан бизәлешен тирбәлә торган җисем тудырган өстәмә һава дулкыннары – обертоннар барлыкка китерә.

Акустик яктан авазлар шулай ук күләме, ягъни озынлыгы-кыскалыгы буенча да характерлана. Авазның озынлыгы анны әйтү өчен киткән вакыт белән билгеләнә һәм миллисекундлар белән үлчәнә.

Акустик яктан сузык һәм тартык авазлар тон һәм шауның катнашу-катнашмавы белән аерылалар. Сузык авазлар нигездә бары тоннан гына торалар, ә тартыкларны әйткәндә шау да катнаша.

 

Өченчедән, сөйләм авазлары тел системасында кулланылыш үзенчәлекләре ягыннан өйрәнелә. Авазларны өйрәнүнең бу юнәлеше функциональ яки лингвистик аспект дип атала. Табигатьтәге теләсә нинди аваздан аерылмалы буларак, сөйләм авазлары биологик һәм акустик күренеш кенә түгел, алар үзләренең мәгънәләрен оештыруда катнаша һәм шул рәвешле кешеләрнең аралашуына хезмәт итәләр. Бу юнәлештә авазлар телнең мәгънә аеруда катнаша торган иң кечкенә берәмлекләре – фонемалар буларак өйрәнелә.

 

4.1. Фонема һәм фонология.

Фонема төшенчәсе нидән гыйбарәт? Фонетиканың фонемага билгеләмә бирү, теге яки бу телдәге фонемаларның санын һәм составын билгеләү, аларның дифференциаль билгеләрен ачыклау белән шөгыльләнә торган тармагын фонология дип атыйлар. Мәсәлән, [баºла˚лар] сүзендә без, асылда, өч сузык аваз ишетәбез: [аº], [а˚] һәм [а]. Бу өч төрле әйтелә торган [а] бер үк [а] фонемасының сөйләмдә төрлечә реальләшүе, фонема варианты гына була. Фонема вариантлары гадәттә сүз эчендә генә билгеле бер фонетик шартларга бәйле рәвештә барлыкка килә. Мәсәлән, бар – бәр сүзләрендә [б] һәм [р] фонемаларының калын һәм нечкә әйтелеше калын һәм нечкә сузыклар янәшәсендә килүе белән аңлатыла, алар бер үк фонеманың вариантлары булла, ә шул ук сүзләрдәге [а] һәм [ә] авазлары бер үк фонетик чолганышта киләләр һәм сүзнең мәгънәсен аеруга хезмәт итәләр. Алар мөстәкыйль фонемалар була.

Шулай итеп, фонема дип телдәге сүзләрне һәм морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итә торган иң кечкенә аваз берәмлеге атала.

ХТӘТдә 12 сузык, 28 тартык фонема бар. Татар теленең үз сузык фонемалары – 9, [ō], [ē], [ы (рус)] рус теле аша кергән сүзләрдә генә кулланыла.

 




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-05-31; Просмотров: 4600; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.154 сек.