Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Сузык авазлар системасы




Сузыклар һәм тартыклар, чыннан да кискен аерылып тормыйлар, алар арасында әкренләп, азмы-күпме, бер-берсенә күчеш бар. Ике чиктә сузыклар һәм саңгырау тартыклар тора: беренчеләре тоннан гына торса, икенчеләре шаудан гына гыйбарәт. Яңгырау тартыклар сузыкларга тон белән һәм әзрәк көч белән әйтелүләре ягыннан якын. Сонор тартыклар сузыкларга акустик яктан охшаш.

Сузык һәм тартыкларның акустик һәм артикуляцион аермалары аларның телдәге рольләренә дә тәэсир итә. Сузыклар иҗек ясыйлар, аның үзәге булалар. Тартыклар сузыклар белән бергә генә киләләр, үзләре генә иҗек ясамыйлар.

Тел белемендә, сузыкларны төркемләгәндә, артикуляцион билгеләргә нигезләнеп эш итәләр, акустик билгеләр дә исәпкә алына.

Сузыкларның ясалышында телнең һәм иреннәрнең торышы зур әһәмияткә ия. Телнең торышы үзгәрү резонаторны үзгәртә һәм шуңа күрә күп төрле сузыклар барлыкка килә. Тел алга да, артка да, өскә дә, аска да хәрәкәт итә, ягъни вертикаль һәм горизонталь хәрәкәттә була.

Сузыклар түбәндәге билгеләренә карап төркемләнәләр:

1. телнең горизонталь хәрәкәте буенча,

2. телнең вертикаль хәрәкәте буенча,

3. иреннәр катнашу-катнашмавына карап,

4. микъдари озынлыгы буенча.

 

3. Телнең горизонталь хәрәкәте буенча сузыкларны алгы рәт, урта рәт һәм арткы рәт авазларга бүләләр.

Алгы рәт авазлары ясалганда, тел алга килә, тел очы аскы тешләргә тия, тел арасының урта өлеше каты аңкауга күтәрелә.

Алгы рәт авазлары: [ә], [ү], [ө], [э], [и]

Урта рәт авазлары ясалганда, тел бераз артка китә, тел очы дә күтәрелә: рус теле авазлары [а], [ы] һ.б.

Арткы рәт авазлары ясалганда, тел бөтен массасы белән артка китә, тел арасының арткы өлеше аңкауга күтәрелә, тел очы төшеп тора һәм аскы тешләрдән бераз китеп тора. Арткы рәт авазлары: [а], [у], [о], [ы].

Телнең алгы һәм арткы хәрәкәтләрен сизү өчен [и] → [ы] → [у] авазларын әйтеп тоемларга мөмкин.

Татар телендә, сузыкларны, телнең горизонталь хәрәкәтенә карап, ике төркемгә генә бүләләр һәм алар рәт буенча гына аерылып тора торган авазлар тәшкил итәләр. Мондый бүленеш төрки телләрдә сингармонизм законы белән бәйле.

4. Телнең вертикаль хәрәкәте буенча сузыкларны югары күтәрелешле, урта күтәрелешле һәм югары күтәрелешле авазларга бүләләр.

Тел иң югары күтәрелештә булып ясалган авазлар – [и], [ү], [у].

Тел иң түбән торышта ясалган авазлар – [а], [ә].

Телнең урта күтәрелеше ндә ясалган авазлар – [о], [ө], [ы], [е].

3. Иреннәр, сузык авазлар ясаганда, төрлечә катнашалар: җәеләләр, түгәрәкләнәләр, очланып алга киләләр. Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап, сузыкларны ике төркемгә аералар: иренләшкән (лабиальләшкән) – [у], [ү], [о], [ө]. Калганнары – иренләшмәгән (лабиальләшмәгән).

4. Микъдари озынлыклары буенча сузыклар озын һәм кыска авазларга бүленәләр. Татар телендә аваз озынлыгы мәгънә аермый. Гарәп телендә, немец, фин, тува һ.б. телләрдә мәгънә аеруда катнаша.

6.2. Татар телендә дифтонглар

Сузыкларны төркемләгәндә, аларның монофтонглар га һәм дифтонгларга бүленеше дә искә алынырга тиеш. Күпчелек сузыклар – монофтонглар (monos – бер, phtоngos – аваз), алар составы ягыннан бердәм бер аваздан гыйбарәт: [а], [у], [и] һ.б. Ләкин телдә бер иҗектә бергә әйтелә торган ике сузык аваз тезмәсе дә булырга мөмкин. Мондый авазларны дифтонглар (грек. di – ике) дип атала. Дифтонглар шактый күп телләрдә күзәтелә; бигрәк тә инглиз телендә алар күп: out, time. Инглиз телендә бер иҗектә бергә әйтелә торган авазлар саны өчкә җитәргә мөмкин. Мондый авазларны трифтонглар дип атыйлар (fire).

Дифтонгларны, составындагы сузыкларның сыйфатына карап, икегә – чын һәм ялган дифтонгларга бүләләр. Чын дифтонглар ике тулы аваздан торалар. Ялган дифтонглар ның бер сузыгы тулы, икенчесе ярым сузык була.

Төрки телләрдә ялган дифтонглар гына бар. Әлеге төзелмәләрдә, ягүни дифтонгларда, башта сузык, аннан соң [й] яки [w] сонанты килергә һәм киресенчә, башта [й] яки [w] сонанты, аннары сузык аваз килергә мөмкин. Алдан сонантларның берсе, аннан сузык аваз килсә, ягъни авазлар тонның артуы, күтәрелүе тәртибендә урнашсалар – күтәрелмә дифтонг дип, киресенчә урнашсалар – төшерелмә дифтонглар дип атала. Мәсәлән, күтәрелмә дифтонглар: [йа], [йә], [wa], [wә]; төшерелмә дифтонглар: [ай], [әй], [aw], [әw].

Дифтонгларны дифтонгоидлар дан аерып карага кирәк. Алар дифтонгларга охшаган сузыклар. Мондый авазлар татар теленең диалектларында бар: су → [сыу], әни [әнеи].

Боларга өстәп сонор + сузык + сонор тибындагы төзелмәләрне аерып карарга кирәк, аларны трифтонг итеп карарга мөмкин: уяу [у-йаw].

Һәрбер телдә сузыклар билгеле бер система барлыкка китерәләр һәм ул вокализм (лат. vocalis) дип атала.

 

6.3. Лекция буенча сораулар:

1. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

2. Сузык һәм тартык авазлар арасында нинди аерымлыклар бар?

3. Телнең горизонталь һәм вертикаль хәрәкәте буенча сузык авазлар нинди төрләргә бүленәләр?

4. Татар телендә чын дифтонглар бармы?

5. Сузыклар системасы ничек атала?

 

6.4. Биремнәр:

1. Күтәрелмә дифтонглар булган биш сүз уйлап языгыз.

2. Төшерелмә дифтонглар булган биш сүз уйлап языгыз.

3. Дифтонглар төрләре турында аңлатмалы схема-презентация ясагыз.

 

6.5. Глоссарий:

Рәт – сузык авазларны әйткәндә, телнең горизонталь юнәлештәге торышы.

Күтәрелеш – сузык авазларны әйткәндә, телнең вертикаль хәрәкәтендәге торышы.

Иренләшү – авазны әйткәндә, төп артикуляциягә өстәмә рәвештә иреннәрнең түгәрәкләнеп алга таба сузылулары.

Озынлык – авазның яңгырау вакыты, фонетикада миллисекундлар белән үлчәнә.

Дифтонг – бер иҗектә ике сузык авазның килүе.

 

6.6. Әдәбият исемлеге:

1. Йосыпов Ф.Ю. Җирле сөйләм шартларында фонетика укыту.– Казан, 1977.

2. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә тел культурасы.– Казан, 1965.

3. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле: фонетика, лексикология. – Алабуга: АДПИ, 2002. – 58б.

4. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле. Фонетика: югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2000. – 108б.

5. www.tatknigafund.ru

6. http://belem.ru

 

Лекция 7. Татар телендә тартык авазлар системасы

Аннотация. Бу лекциядә тартык авазлар системасына күзәтү ясала. Ясалу урыны һәм ысулы, тон һәм шауның катнашу-катнашмавына карап бүленеше карала.

 

Мөһим сүзләр: тартык аваз, сонор, ярым сузыклар, яңгырау, саңгырау, парлы, палатальләшү, велярлашу.

Билгеле бер телнең тартыклар системасын консонантизм (лат. consonans – тартык аваз) диләр. Тартыклар, нигездә, авыз куышлыгында ясалалар, ккайчак борын куышлыгы да катнаша. Тартыклар бер-берсеннән түбәндәге төп билгеләре буенча аерылып торалар:

1) тон һәм шау катнашу дәрәҗәсенә карап;

2) киртәнең ясалу урынына карап;

3) киртәнең ясалу ысулы һәм һава агымының аны үтеп китү ысулына карап;

4) йомшак аңкауның катнашу-катнашмавы, яки резонаторга мөнәсәбәтенә карап;

5) өстәмә артикуляциягә карап.

1. Тон (тавыш) һәм шау катнашуга (тавыш ярыларының катнашуына) карап, тартыкларны сонор һәм шаулы ларга бүленә.

Сонор (лат. sonorus – яңгырау) тартыкларны әйткәндә, тавыш ярылары актив эшли, сөйләм каналында киртә кимрәк һәм һава агымы да көчсезрәк. Бу – шау юк дәрәҗәсендә дигән сүз. Димәк, сонорларны әйткәндә, тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә аларны хәтта ярым сузыклар дип тә йөртәләр. Аларны истә калдыру бик җайлы: [рамайның аwылы] тезмәсендәге бар тартыклар да сонор авазлар.

Шаулыларны әйткәндә, шау өстенлек итә. Яңгырау тартыкларда шау остенлек итеп, бераз тон да катнаша. Саңгыраулар бары тик шаудан гына торалар. яңгыраулар ясалганда, тавыш ярылары бер-берсенә якын киләләр, тибрәнәләр, ләкин киртә урынында көчле шау барлыкка килә һәм шул – тартыкның тембрын билгели

Тартыкларны парлы һәм парсыз ларга аералар. Парлы тартыклар ясалышлары һәм артикуляцияләре белән бертөрле, бары берсендә тон катнаша, ә аның парында – юк. Парлы тартыклар:

[б] [в] [г] [д] [ж] [з] [җ] [ғ]

[п] [ф] [к] [т] [ш] [с] [ч] [қ]

Калган тартыкларның парлары юк.

2. Ясалу урыны (актив органга, киртә ясалу урынына карап) буенча тартыклар түбәндәгеләргә бүленәләр:

а) ирен-ирен (лат. labium – ирен) – билабиаль тартыклар: [б], [п], [м], [w].

ә) ирен-тешлабиоденталь тартыклар: [в], [ф].

б) тел алды тартыклары: [с], [з], [т], [д], [н], [л], [р], [җ], [ч], [ц], [ш], [ж]. Алар, тел очының һәм тел аркасының торышына карап,

- дорсаль (лат. dorsum – арка),

- апикаль (лат. apex – оч),

- какуминаль (лат. kakumen – верхушка, өс) авазларга бүленәләр.

Дорсаль авазлар ны әйткәндә, тел очы аскы тешләргә тия, тел аркасы өскә бөгелә: [с], [з], [т], [д].

Апикаль авазлар ны әйткәндә, тел очы өске тешләргә я альвеолаларга тиеп тора: [л], [н].

Какуминаль авазлар ны әйткәндә, тел очы өскә таба күтәрелә, телнең алгы өлеше төшеп, эчкә бөгелеп тора: [р], [ш], [ж].

в) тел уртасы авазлары. Мондый авазлар күп түгел. Алаларны әйткәндә, тел уртасы каты аңкауга күтәрелә. Татар телендә мондый аваз бер генә – [й].

г) тел арты авазлары: [к], [г], [х], [ң']. Бу авзлар тел артының йомшак аңкауга таба хәрәкәте вакытында барлыкка киләләр.

д) кече тел – увуляр тартыклар. Болар кече телнең йомшак аңкауга хәрәкәте нәтиҗәсендә барлыкка киләләр: [қ], [ғ], [х], [ң].

е) йоткылык – фарингаль (лат. farincs – йоткылык) тартыклар. Мондый тартыкларга татар телендә [һ] авазы керә. Ул йоткылык стеналарының бер-берсенә якын килеп кысылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

ж) бугаз – ларингаль (лат. larincs – бугаз) тартык. Ул бары берәү генә һәм гарәп телендә айн исеме белән йөри. Татар телендә без аны һәмзә дибез. Бу аваз татар телендә язуда төрле хәрефләр белән белдерелә ала. Ешрак э хәрефе белән: маэмай, мөэмин, тәэсир. ь хәрефе белән: мәсьәлә. ъ хәрефе белән: Коръән.

3. Киртәнең характерына карап һәм һава агымының бу киртәне үтү формасына карап, тартыклар

- йомык,

- ярым-йомык,

- өрелмәле,

- калтыраулы төрләргә бүленә:

а) йомык тартыклар ясалганда, һава агымы юлында йомыклык барлыкка килә: сөйләм органнары бер-берсенә якын килеп йомылалар. Һава агымы ул йомыклыкны я әйләнеп үтәргә, я шартлап чыгып китәргә тиеш була. Шуңа күрә бу авазларны шартлаулы, эксплозив (лат. ecsplosio – шау белән ачылу) тартыклар диләр. Бу авазлар үз чиратында саф һәм аффрикатлар га бүленеп йөртеләләр.

ә) ярым йомык тартыклар ны әйткәндә, һава агымы юлында берәр киртә була, һава агымы аны ачтырып чыкмыйча, үзенә чыгып китәргә башка юл таба. Һава агымы борын куышлыгы аша яки телнең ян-ягыннан чыгып китә ала. Моңа бәле рәвештә ярым-йомык авазларны борын һәм ян-як тартык ларына аералар: [м], [н], [л].

б) өрелмәле – бу авазларны әйткәндә һава агымы авыз куышлыгындагы берәр ярыктан өрелеп чыга: [з], [с], [ш], [җ] һ.б.

в) калтыраулы (вибрант) тартык өскә күтәрелгән тел очының һава агымы тәэсирендә калтыравы нәтиҗәсендә ясала. Бу – [р] авазы.

4. Резонаторга мөнәсәбәтенә (йомшак аңкауның торышына) карап, тартыкларны борын [м], [н], [ң] һәм авыз тартыкларына (калганнары) бүләләр.

5. Тартыклар бер-берсеннән калынлыкта-нечкәлектә дә аерылалар. Бу бүленеш тартыкларның өстәмә артикуляциясенә бәйле. Өстәмә артикуляция тартыкларның тембр бизәкләренә тәэсир итә, шауның төп характерын үзгәртмәсә да, аны баета, төгәлли. Тартыкларның нечкәрәк әйтелешен палатальләшү, ә калынрак әйтелешен – велярлашу дип атыйлар.

 

7.1. Лекция буенча сораулар:

1. Тартыклар бер-берсеннән нинди билгеләренә карап аерылалар?

2. Тон һәм шауның катнашу дәрәҗәсенә карап, тартыкларны нинди авазларга бүләләр?

3. Ясалу урынына карап тартыкларны нинди төркемнәргә бүләләр?

4. Тартыкларның нечкәрәк әйтелешен ничек атыйлар?

 

7.2. Биремнәр:

1. Һәмзә тартыгы кергән 10 сүз языгыз.

2. Палатальләшкән тартыклар кергән 10 сүз уйлап языгыз.

3. [ш], [б], [м], [р] авазларының билгеләрен әйтегез.

 

7.3. Глоссарий:

Борын тартыклары – бу тартыкларны әйткәндә, йомшак аңкау, түбән төшеп, борын куышлыгына юлны ача, һәм һаваның бер өлеше борын куышлыгы аша үтә.

Сонор (сонант) – акустик яктан караганда, тавыш шаудан өстенлек итә торган тартык аваз. Яңгырашы белән сузык авазларга якын торалар.

7.4. Әдәбият исемлеге:

1. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле: фонетика, лексикология. – Алабуга: АДПИ, 2002. – 58б.

2.Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

3. htpp//kitap.net.ru

Лекция 8. Татар телендә аваз үзгәрешләре. Комбинатор аваз үзгәрешләре.

Аннотация. Сөйләм агышында сүзләрнең әйтелешендә төрле үзгәрешләр булырга мөмкин. Бу бер-бер артлы әйтелә торган авазларның тәэсир итешүләре, җайлашулары аркасында барлыкка килә. Әлеге лекциядә бу үзгәрешләр ни сәбәпле, кайсы очракларда барлыкка килүләре хакында, тел гыйлемендә ничек аталулары турында сүз бара.

 

Мөһим сүзләр: комбинатор аваз үзгәрешләре, ассимиляция, аккомодация, диссимиляция, рәт гармониясе, ирен гармониясе.

Билгеле булганча, кешеләрнең сөйләме аерым авазларның билгеле бер тәртиптә тезелеп килүе генә түгел, ә аларның бер-берсенә ялганып туктаусыз агышы. Сөйләм агымында нинди аваз белән янәшә булуына, нинди фонетик шартларда килүенә карап, авазлар төрле үзгәрешләр кичерәләр.

Сөйләмдәге аваз үзгәрешләрен, ни сәбәпле булуларыннан чыгып, икегә бүлеп карыйлар: комбинатор үзгәрешләр, алар авазларның бер-берсенә тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка киләләр; позицион аваз үзгәрешләре – авазларның сүздәге урынына, позициясенә мөнәсәбәтле рәвештә туалар.

Комбинатор аваз үзгәрешләре үзләре өч төрле булалар:

· ассимиляция, ягъни авазларның бер-берсенә охшашланулары;

· аккомодация, ягъни авазларның бер-берсенә җайлашулары,

· диссимиляция, ягъни авазларның охшашсызланулары.

Ассимиляция һәм диссимиляция бертөрле авазлар арасында, ягъни

сузыклар белән сузыклар, тартыклар белән тартыклар арасында бара. Аккомодация сузыклар белән тартыклар арасында бара.

Ассимиляцияне иң элек икегә бүлеп карыйлар: сузыклар ассимиляциясе һәм тартыклар ассимиляциясе. Төрле аспектлардан чыгып, ассимиляция тагын түбәндәгечә төркемләнә:

а) тәэсир итешүнең юнәлеше буенча бүленеш: әгәр аваз үзеннән соң килгән авазга тәэсир итеп, аны охшашландырса, – туры (прогрессив) ассимиляция (төнлә [төннә]), әгәр үзеннән соң килгән аваз охшашландырса, кире (регрессив) асимиляция (унбер [умбер]) дип атала.

б) тәэсир итешүнең нәтиҗәсе буенча бүленеш: әгәр аваз икенче аваз тәэсирендә үз билгеләрен югалтып, үзенә тәэсир иткән авазның билгеләрен алса, – тулы ассимиляция (көтеп [көтөп]), әгәр бер аваз икенчесенә берәр билгесе белән генә (рәт, ясалу урыны һ.б.) охшашланса, өлешчә ассимиляция (алдынгы [а˚лдыңғы]) дип атала.

Тулы ассимиляция вакытында ике бертөрле аваздан бер озын аваз гына да калырга мөмкин (күзсез [күсес]).

в) авазларның янәшәдәшлеге буенча бүленеш: әгәр авазлар янәшә торып тәэсир итешәләр икән – янәшә (контактлы) ассимиляция, бер яки берничә аваз аша торып тәэсир итешсәләр, арадаш (дистактлы) ассимиляция дип аталалар.

Сузыклар ассимиляциясе ике очракта күзәтелә: сингармонизмга бәйле рәвештә һәм сандхи очракларында.

Сингармонизм яки сузыклар гармониясе – барлык төрки телләр өчен дә диярлек характерлы билге. Сингамонизмның ике төре бар – рәт гармониясе һәм ирен гармониясе. Рәт гармониясе – сузыкларның рәт буенча охшашланулары, җайлашулары: әгәр сүзнең беренче иҗегендә алгы рәт сузыгы килсә, алдагы иҗекләрдә дә алгы рәт сузыгы килә, һәм киресенчә.

Түбәндәге очракларда рәт гармониясе сакланмый:

а) алынма сүзләрдә;

б) кушма сүзләрдә;

в) кайбер зат алмашлыкларында;

г) кайбер кушымчалар аркасында.

Татар телендә ирен гармониясе түбәндәгедән гыйбарәт: әгәр сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о] яки [ө] сузыклары булса, шуннан соңгы иҗекләрдә килүче [ы] яки [е] авазлары иренләшеп, [о], [ө] булып ишетеләләр. Шунысын әйтергә кирәк, иренләшү икенче ижектә генә көчле була, алдагы иҗекләрдә иренләшү тәэсире кими. Ә иренләшкән [у] һәм [ү] авазларының мондый ассимилятив үзенчәлекләре булмый.

Этимологик яктан бер тамырга кайтып кала торган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр сингармоник параллельләр дип атала: аз – әз, акрын – әкрен, ана – әни, багланыш – бәйләнеш, чыкылдау – чекелдәү.

Шулай ук акустик ассимиляция күп телләрдә очрый торган аваз үзгәреше. Ул тартыкларның яңгыраулык-саңгыраулык буенча охшашланулары. Ул ике төрле чагылыш таба:

а) саңгырау тартыклар тәэсирендә кайбер яңгырау тартыклар саңгыраулашалар (тозсыз [тоссос], таҗсыз [та˚чсыс]). Моның нәтиҗәсендә кайбер кушымчаларның саңгырау тартыкка тәмамланган сүзләргә өстәлә торган яна вариантлары барлыкка килгән: -ды/-ты, -га/-ка һ.б.;

б) яңгырау тартыклар тәэсирендә кайбер саңгырау тартыклар яңгыраулашалар. Аеруча [р] сонанты тәэсирендә [п], [к], [қ] тартыкларының саңгыраулашуы күзәтелә (ак – аграк, күп – күбрәк).

Диахроник һәм синхроник ассимиляцияне дә аерып карарага кирәк. Диахроник ассимиляция – ул тарихи процесс, аның нәтиҗәсендә, авазлар чиратлашып, яңа кушымчалар барлыкка килгән (урман-лар → урман-нар, күп-дән → күп-тән). Диахроник ассимиляция язуда да чагылыш таба, ә синхроник ассимиляция – җанлы сөйләмдә авазларның охшашлануы, сөйләм стилендә орфоэпик норма итеп кабул ителә, ләкин язуда чагылыш тапмый.

Диссимиляция, яки охшашсызлану – азрак таралаган күренеш. Күбрәк ул гади сөйләмдә, алынма сүзләрнең әйтелешендә чагылыш таба, татар теле өчен авыррак әйтелешле булган берәр аваз берничә тапкыр кабатланса, ул авазларның берәрсе икенче, җайлырак әйтелешле аваз белән алыштырыла: директор → дилектор, коридор → кылидур һ.б.

Диссимиляция, ассимиляциядән аерылмалы буларак, нормалаштырылмаган сөйләмгә (гади сөйләм, диалектлар, балалар һәм өлкәннәр сөйләме) хас һәм орфоэпик норма буларак кабул ителми.

Аккомодация, нинди авазлар арасында булуына карап, сузыклар һәм тартыклар аккомодациясенә бүленә. Сузыклар аккомодациясе булганда янәшәдәге тартыклар тәэсирендә, сузыклар шуларның артикуляциясенә җайлашалар; тартыклар аккомодациясе булганда, киресенчә, тартыклар үз янәшәсендәге сузыкларның артикуляциясенә җайлаша.

Тартыклар аккомодациясе булганда нечкә сузыклар янында тартыклар палатальләшәләр, ягъни йомшаграк әйтеләләр, а калын сузыклар янында – велярлашалар, ягъни калын итеп әйтеләләр. Мәсәлән, [ба˚р] – [б'әр']. Иренләшкән сузыклар янында тартыклар бераз иренләшебрәк әйтелә. тартыкларга бигрәк тә үзләреннән соң килгән сузыклар нык тәэсир итә: [туп] – [тын].

Сузыклар аккомодациясе турында сөйләгәндә, шуны истә тотырга кирәк: тартыкларның үзләреннән соң килгән сузыкларга тәэсире үзләренә кадәр килгәннәренә тәэсиреннән көчлерәк, ягъни сузыкларның прогрессив аккомодациясе регрессив аккомодациядән көчлерәк: [па˚р], [ма˚л], [чыен].

8.1. Лекция буенча сораулар:

1. Аваз үзгәрешләре ни өчен комбинатор һәм позицион төрләргә бүленәләр?

2. Комбинатор аваз үзгәрешләренә ниндиләре керә?

3. Әйтелештә дә, язылышта да чагылыш таба торган аваз үзгәрешен атагыз.

8.2. Биремнәр:

1. Ассимиляция күзәтелгән 10 сүз языгыз.

2. Комбинатор аваз үзгәрешләре буенча презентация ясагыз.

 

8.3. Глоссарий:

Прогрессив ассимиляция – авазлар үзгәрүенең бер төре. Авазның, үзеннән соң килгән авазга тәэсир итеп, аны үзенә охшашландыруы.

Регрессив ассимиляция – авазлар үзгәрүенең бер төре. Аваз үзеннән соң килгән авазга охшашлана.

Синхроник ассимиляция – җанлы сөйләмдә авазларның охшашлануы, сөйләм стилендә орфоэпик норма итеп кабул ителә, ләкин язуда чагылыш тапмый.

Диахроник ассимиляция – ул тарихи процесс, авазлар чиратлашып, яна кушымчалар барлыкка килгән (урман-лар → урман-нар, күп-дән → күп-тән).

8.4. Әдәбият исемлеге:

1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Фонетика. – Казан: Хәтер, 1999. – 288б.

2. Сәлимов Х.Х. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. – Алабуга: Алабуга пед. ун-ты нәшр., 2001. – 143 б.

3. http://www.tatknigafund.ru

4. http://belem.ru

 

Лекция 9. Татар телендә позицион аваз үзгәрешләре

Аннотация. Сөйләм агышында сүзләрнең әйтелешендә төрле үзгәрешләр булырга мөмкин. Бу бер-бер артлы әйтелә торган авазларның сүздәге урынына, позициясе аркасында барлыкка килә. Әлеге лекциядә бу үзгәрешләр ни сәбәпле, кайсы очракларда барлыкка килүләре хакында, тел гыйлемендә ничек аталулары турында сүз бара.

 

Мөһим сүзләр: позиция, сүз башы, сүз уртасы, сүз ахыры, басымлы иҗек, басымсыз иҗек, сузык авазның озынлыгы.

 

Позицион аваз үзгәрешләре сузыклар өлкәсендә дә, тартыклар өлкәсендә дә күзәтелә. Бу үзгәрешләр, нигездә, 3 факторга бәйле була:

1) авазның сүздәге урыны (башы яки ахыры);

2) нинди типтагы иҗектә булуы;

3) басымлы яки басымсыз позициядә булуы.

Тартыкларның позицион үзгәрешләре авазларның сүздәге урынына байле була. Билгеле булганча, татар теленең сүзләре башында да, ахырында да ике тартык янәшә килә алмый, шуңа күрә чит телдән кергән алынма сүзләрнең башында яки ахырында тартыклар группасы булса, ул сүзләрнең әйтелешен җиңеләйтү өчен өстәмә сузык аваз кушыла.

Сузык аваз сүз башында тартыклар алдына өстәлсә, бу күренеш протеза дип атала: стол → өстәл, шляпа → эшләпә, скамья → эскәмия.

Әгәр сузык аваз сүз башында яки азагында урнашкан тартыклар арасына өстәлә икән, бу эпентеза күренеше дип атала: клеть → келәт, бревно → бүрәнә, книга → кенәгә, крупа → көрпә.

Әгәр алынма сүзнең ахырында тартыклардан соң сузык аваз өстәлсә, бу эпитеза күренеше була: Омск → Омски, банк → банкы, пропуск → пропускы.

Кайвакыт сүз азагындагы тартыкларның берсе төшеп кала: артист → артис, тракторист → тракторис, корабль → кораб, скатерть → эскәтер. Бу күренеш диэреза дип атала. Төрки телләрдә бигрәк тә [л], [н], [р] тартыкларының төшеп калуы еш күзәтелә: табан → таба, белән → белә.

Шунысын искаәртергә кирәк, протетик һәм эпентетик авазлар булып [ы] һәм [ө], сирәк кенә [ү], [у], [а] авазлары килә. Шулай ук тартыкларның кайбер позицион үзгәрешләре орфоэпик һәм орфографик норма буларак кабул ителә (өстәл, көрпә), ә кайберләре җанлы сөйләмдә генә очрый: [шарыф], [пропускы] һ.б.

Сузыкларның позицион аваз үзгарешләре тагы да катлаулырак. Алар басымга һәм шуңа мөнәсәбәтле урынына бәйле. Шундый үзгәрешләрнең иң таралганы – редукция. Басымсыз иҗекләрдә сузыклар зәгыйфьләнәләр, ягъни бераз үзгәрәләр. Татар телендә күләм (сан) редукциясе күзәтелә, ягъни басымсыз сузыклар сыйфатларын югалтмыйлар, бары күләмнәрен генә югалталар – кыскарак әйтеләләр. Редукциягә чагыштырмача кыска сузыклар, аеруча күршесендә сонант тартыклар булганда, тиз бирешәләр.

Татар телендә бик аз булса да, сыйфат редукциясе дә күзәтелә. Сыйфат редукциясе булганда, аваз үзенең характерлы билгеләрен, сыйфатын үзгәртеп кыскара: ямансулама → [йа˚ма˚нсылама].

Нәтиҗәсе буенча, редукция тулы һәм өлешчә була. Аваз бөтенләй төшеп калса, тулы редукция, аваз кыскарып кына әйтелсә – өлешчә редукция була: сеңел → сеңлем, халык → халкым.

Сузык авазның сүздәге урынына байле үзгәрешләрнең бер төре – апокопия, ягъни сүз башындагы яки ахырындагы сузык авазның төшеп калуы. Апокопия, гадәттә, алынма сүзлардә күзәтелә: минута→минут, газета→газет→гәзит→гәҗит, квартира→квартир→фатир. Татар теленең диалектларында үз сүзләребездә дә очрый: тәрәзә төбе → тәрәс төбе. Сүз башындагы апокопия шулай ук диалектларда гына очрый: оят→ ят, ияр → яр.

Сузыкларның сүздәге урынына бәйле үзгәрешләре аеруча дүрт сузыкта ачык күренә: [а], [ә], [о], [ө].

[а] авазы сүз башында нык иренләшеп әйтелә, сүзнең ахырына таба иренләшү кими бара.

[о] һәм [ө] авазларының сүз азагына таба иренләшүе кими бара.

[ә] сүз башыннан ераклашкан саен бу авазның күтәрелеше арта, ә рәте артка таба күчә бара.

 

9.1. Лекция буенча сораулар:

1. Позицион аваз үзгәрешләре ни өчен шулай аталалар? Алар нинди факторларга бәйле була?

2. Позицион аваз үзгәрешләренә ниндиләре керә?

3. Редукциягә кайсы сузыклар ешрак дучар була?

9.2. Биремнәр:

1. Һәр позицион аваз үзгәрешенә 5 мисал языгыз.

2. Позицион аваз үзгәрешләре буенча презентация ясагыз.

 

9.3. Глоссарий:

Протеза – әйтелешне җиңеләйтү өчен, абсолют сүз башына сузык аваз өстәлү.

Эпентеза – фонетик һәм морфонологик шартларга бәйле рәвештә сүздәге ике аваз арасында башлангыч формада булмаган аваз пәйда булу.

Эпитеза – татар теленә рус теленнән алынма сүз кабул иткәндә, әгәр алынма сүзнең ахырында ике янәшә тартык булса, шуның ахырына сузык аваз өстәлү.

Диэреза – ассимиляция яки диссимиляция нәтиҗәсе буларак, берәр авазның яки иҗекнең төшеп калуы.

Редукция – басымсыз позициядә сузык авазның үзгәрүе: я сузык аваз үзенең сыйфатын үзгәртә, я кыскара яки төшеп кала.

Апокопия – сүз башындагы яки азагындагы басымсыз сузыкның төшеп калуы.

9.4. Әдәбият исемлеге:

1. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле: фонетика, лексикология. – Алабуга: АДПИ, 2002. – 58б.

2.Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

4. http://kitap.net.ru

5. www.tatknigafund.ru

6. http://belem.ru

 

 


Лекция 10. Татар теленең просодикасы

Аннотация. Сөйләмне интонациядән, сүзне басымнан тыш күз алдына китереп булмый. Бу берәмлекләрдән тыш сөйләмне, фикерне, сүзнең мәгънәсен тулысынча аңлап та булмас иде, чөнки интонация ярдәмендә без сорау да бирәбез, хикәялибез дә, боерабыз да. Җөмләдәге синтагмалар арасында паузалар ясап, мөһим сүзләргә басым ясыйбыз. Лекциядә телнең просодикасы, аның әһәмияте турында сүз бара.

 

Мөһим сүзләр: сүз басымы, интонация, пауза, мелодика, көч, интенсивлык.

Хәзерге тел белемендә просодика яки просодия дип сөйләмнең суперсегмент, ягъни ритмик-интонацион үзенчәлекләре җыелмасын атыйлар. Сүзнең просодикасы ул сүз басымы, ә җөмлә просодикасы – синтаксик берәмлекләрнең интонациясе.

Просодиканың компонентлары:

· төп тон югарылыгы;

· озынлык;

· интенсивлык;

· пауза;

· тембр.

Татар теле фонетикасын тикшерүчеләрнең күпчелеге татар телендә сүз басымының чагыштырмача зәгыйфь булуын күрсәтәләр. Басымның табигате турында фикерләр аерыла. Күпчелек галимнәр аны көч басымы дип, икенчеләре – күләм басымы дип исәплиләр.

Сөйләм агымында бер төркем иҗекләрне бер тактка берләштерүдә басымның роле зур. Басымын югалткан сүз үзенең мөстәкыйльлеген югалта һәм, теге яки бу сүзгә ияреп, кушымчага әйләнә. Рим грамматигы Диамед (б.э.к. IVг.) әйтүенчә, басым – сүзнең җаны ул. Басым сөйләмнең бер кисәген (иҗекне, сүзне, сүзләр тезмәсен – синтагманы) башкаларыннан аерып куя. Шуңа бәйле рәвештә, сүз (иҗек) басымы, логик басым, синтагма басымы дигән төшенчалар барлыкка килә.

Сүз (иҗек) басымы – сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Ул дүрт төрле була:

1. көч басымы;

2. микъдари басым;

3. эмоциональ (тойгылы) басым;

4. музыкаль басым.

Үзенең көче белән аерылып торган басым көч (динамик, экспиратор) басымы дип атала: ничек? нигә?

 

Озынлыгы ягыннан үзгә булган басымны микъдари (сан, квантитатив) басым дип атыйлар: юк [йууууууқ].

 

Тойгы басымы (эмоциональ) булганда, иҗек үзенең көчен, мелодикасын, озынлыгын югалта. Эмоция үзгәргәнда, басым төшкән сузыкның көе (мелодикасы) үзгәрә: барам. барам? барам! барам…

 

Музыкаль басым (көй басымы) басым төшә торган берәмлекнең тавышын, көен-музыкасын үзгәртә һәм күп төрле модаль мәгънәләр белдерүдә катнаша. Көй басымы мәгънә дә аера ала.

10.1. Лекция буенча сораулар:

1. Просодика дип нәрсә атала?

2. Просодиканың компонентларына нәрсә керә?

3. Сүз басымы ничә төрле була? Алар ничек атала?

10.2. Биремнәр:

1. Иҗек басымы үзгәрүеннән сүзнең мәгънәсе үзгәргән биш мисал китерегез.

2. Татар галимнәренең басым турындагы фикерләрен туплап, доклад әзерләгез.

 

10.3. Глоссарий:

Сүз басымы – ике яки берничә иҗекле сүздәге берәр иҗекне нинди дә булса фонетик чара белән (озынлык, көй, көч) башка иҗекләрдән аерып әйтү.

Эмфатик басым – берәр сүзне эмоциональ яктан аеру өчен, аның интонацион билгесен (озынлыгын, көчен, тембрын) үзгәртү.

Фраза басымы – сөйләмнең мәгънә ягыннан әһәмиятлерәк берәр тактын (синтагмасын) башкаларыннан аерып әйтү.

 

10.4. Әдәбият исемлеге:

1. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1988. – 86 б.

2. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле: фонетика, лексикология. – Алабуга: АДПИ, 2002. – 58б.

3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

4. Хәкимҗанов Ф. Татар әдәби теле. Фонетика: югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан, 2000. – 108б.

5. www.tatknigafund.ru

6. http://belem.ru

 




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-05-31; Просмотров: 21460; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.219 сек.