Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тарих турындагы дастан 2 страница





 


каршысына килде, ни кылырбыз»,— диде. Анда ул Бараж хал­кы әйтте: «Әй ханым, ирек сезләрнеңдер, безләр һәр ни дисәк, ирегебез юктыр,— диделәр. — Әгәр боерсагыз, Аксак Тимер гаскәре белән сугышырбыз, үтерербез йә үзебез үлербез», - ди­деләр.

Анда Самат хан әйтте: «Минем каршымда бер кешем бар, аннан сорыйм, ул ни боерыр, аның сүзеннән чыкмамын»,— ди­де. Ул изге кешене чакырып сорадылар: «Әй безнең олугымыз, безнең өстебезгә, шәһәребезгә килгән Аксак Тимер белән сугы­шыйкмы?». Шунда изге әйтте: «Хуш, карыйк»,— диде. Бер ма­нараның башына менде, Аксак Тимернең гаскәрләрен карады. Караган иде, күрде: Хызыр* галәйһиссәлам Аксак Тимернең гаскәрендә. Ул манарадан төшеп, Самат ханның каршысына килде һәм әйтте: «Сугышырга рөхсәт юк. Хәзрәте Хужа Хызыр галәйһиссәлам аның гаскәрендә. Тәңре Тәгаләнең тәкъдиренә буйсынырга кирәк, капкаларны ачтыр»,— дигәч, Самат хан­ның Бараж халкы елашты, һәм әйттеләр: «Нишләмәк кирәк, Хак Сөбханә вә Тәгаләнең хөкеменә буйсынмак кирәк»,— дип шәһәрнең капкаларын ачтылар. Ирек салдылар, сугышмады­лар. Аннан соң хәзрәте Аксак Тимер гаскәре белән шәһәргә керделәр, халыкны кырдылар. Әмма анда Аксак Тимер кич җиткәч, үзе шымчы булып, халык арасына кереп сынап йөрер иде, һәм әйтер иде: «Әй халыклар, егетләр, бу белеклек, бу кы­рылыш безгә кемнән булды»,— дип сорар иде. Анда утыручы­лар: «Безне Аксак Тимер бөлдерде, анын шомлыгыннан бөлдек, җуелдык»,— дигән кешеләрне иртәгесен тәмам нәселе белән, тамыры белән һәлак кыла иде. Әгәр берәрсе гөнаһын үзеннән күрсә, бөлүебез үз шомлыгыбыздан дип әйтсә, аны үтермәде, таламады, аны җибәрде.

Кыскасы, көннәрдән беркөн хәзрәте Аксак Тимер үзе шымчы булып Бараҗ халкы арасында иде. Шунда әйтте: «Әй Бараҗ халкы бу бала сезгә кайдан килде?». Анда әйттеләр: «Кемнән икәнен белмисенме комсыз Аксак Тимер килде, безне кырды, бөлдерде»,— диделәр. Шул кичәдә бер олы бикнең га­кыллы тол калган хатыны бар иде, ул әйтте: «Әй егетләр, бөлгенлекләр үз гөнаһыбызның шомлыгы дип белик. Ул Аксак Тимер нишли алыр иде, Тәңренең тәкъдиредер»,— диде. Ул ха­тынның ире Җәдәш Аксак Тимер килгәнче үк үлгән иде. Ул Җөдәш бикнең ике улы бар иде. Берсе Инсан һәм берсе Ихсан. Аксак Тимер иртәгесен ул хатынны уллары белән үз каршына алдырды. Болар нигә алдырганын белмичә, безне үтерер дип.



елашып килделәр. Аксак Тимер ул хатынга әйтте: «Син гөна­һыбызны үзебездән дип белик дисен, һәр эш үзебезнең шомлы­гыбыз дип әйтәсең, инде бүгеннән сине, улын-кызын. кардәш­ләрең белән ярлыкадым, кайсы якны сөйсәгез, шул тарафка ки­тегез»,— диде. һәм гаскәрләренә әйтте: «Бу кешегә тимәскә, малын таламаска, һичнәрсә зыян китермәскә!». Бөлгенлекне, гөнаһны үзеннән күргән өчен тәмам улы, кызы, кардәшләре белән ярлыкап җибәрде. Аннан соң берсе Инсан, икенчесе Их­сан икесе киңәш итеп күчәргә ният кылдылар. Инсан бик әйтте: «Әй анам, мин шушы олы өйнең эченә. Таулык җиренә барыр­мын, анда мәкам-йорт тотармын. Чөнки ул җир башка җирдән яхшырык». Анасы аның бу сүзен яратып кабул кылды. Әмма энесе Ихсан ул тарафка баруын өнәмәде. «Борынгы бабаларым йортына барырмын, мәкам-йорт тотармын»,— диде. Инсан бик мин ул җиргә бармыйм, дип аерылды, Тау тарафына кит­те. Анасы аның белән бергә китте. Анда барып Гөбнә дигән су­ның буена мәкам-йорт тотты. Ул Инсаннан бер ул туды, исемен Сөләйман куйды. Сөләйман улы Кодрә, Кодрә улы, Нурдәү­ләт, Нурдәүләт улы Нур Хәсән, Нур Хәсән улы Нур Ибдаль, Нур Ибдаль улы Котыш. Котыш улы Мактым, Мактым улы Игәнән, Игәнәй улы Мөхәммәт, Мөхәммәт улы Хуҗа Мөхәм­мәт, Хуҗа Мөхәммәт улы Җантый, Җантый улы Бәбәш, Бәбәш улы Улмәс, Улмэс улы Мулла Габдрахман, Мулла Габдрахман улы Габделгазиз, икенчесе Мөхәммәт Шәриф, Габделгазиз улы Габдулла, икенчесе Әлислам. Әмма Ихсан бик Тау тарафына бармыйча Зәйгә килде. Ихсаннан бер ул туды. Исемен Әлмө­хәммәт куйдыдның улы Кан Мөхәммәт, Кан Мөхәммәт улы Тук Мөхәммәт, Тук Мөхәммәт улы Итлак, Итлак улы Шәмак, Шәмак улы Тутый, Тутый улы Сәман. Сәман улы Ындырҗы. Ындыржы улы Т»кянсш, Тәканеш улы Базарган булды. Тамга­лары куш Кәшан. ораннары Бараҗ булды. Инде хәзрәте Аксак Тимер Бүләр шәһәрен вәйран кылганнан соң Мәскәү тарафы­на китте. Анда гаскәре белән барып Владимир каласына җит­те. Гәвср каласы иде. Гаскәрен шул калага туплады. Хәзрәте Аксак Тимер барган вакытта кяфер урысның Гәвер ханы Ми­хаил иде. Ана хәзрәте Аксак Тимернең калалар алуы турында хәбәр иреште. Каты курыкты. Хәзрәте Мир Тимер Гәвернен кырый каласы Владимирга җиткәч хәзрәте Хуҗа Хыэыр галәйһиссәлам килеп Аксак Тимергә: «Сиңа бу кяферләр белән сугышырга вәгъдә ирешмәде»,— дип хәбәр бирде. «Әмма бу кяфергә кәрамәтеңне күрсәт»,— дигән иде хәзрәте Аксак Ти-


мер шул заман түрә салып өч яшьлек тайны кяферләр тарафы­на атты. Хак Сөбханә вә Тәгаләнең кодрәте белән ул ташлаган тай кяфернең таш манастыйрын урталай ярып, бер чакырым җиргә барып төште. Тай төшкән җирдә су булды. Аннан соң Аксак тимер каты итеп кычкырды, урыс гаскәрләрен теле, авы­зы тотылды, битендә кан калмады. Аннан янә гаскәрен яхшыр­тып, Шамакый шәһәренә килде. Аннан соң хәзрәте Тимер гаскәре белән кайттылар. Кайтып Бохара шәһәренә барырга юнәлделәр. Амәт Самат дигән ике ханга хәбәр килде. Аксак Тимер килә дип. Ту бия суеп, халкын җыеп кай тарафка күчик дип киңәш кылдылар. Шунда халык арасыннан берәү атын мактады, берәү этен мактады, берәү алган хатынын мактады. Пешкән ит, аш ашалды, кинәш булмады, халык таркалды.Ан-да Кинҗә дигән берәү елап әйтте: «Әй калтаклар, бу нә эш га­кыллылар белерләр, гакылсызлар көләрләр. Киңәшкә җыелыр­лар, калтак, бу нә эш, берәү атын мактар, берәү этен мактар, берәү хатынын мактар, киңәш булмас. Халык таркалыр, аш ка­чар, китәр, безнең белеклегебезгә сәбәп булыр. Шуннан ул Кинҗә әйтер: «Әй яраннар, халык монда калмагыз, Ку суының башында олы Убада булҗал булсын, без ул тарафка күчик дип әйтте. Шунда янә берәү атының ак күбеген узып, чабаланып, җомарганып, кычкырып, бакырып: «һай ханым, яу йитте, Ак­сак Тимер монда килә, дип хәбәр салды. Хан күчте. Әлкыйсса, күчеп барганда бер кортканың тирмә бавы өзелде. Укын карап баручы кортканың бүреге төште. Шунда бер тайга менгән ба­ла килә иде. Бу кортканың бүреген алып бирәм дигәндә ияре ауды, тай дулады, елкы өркенде, дә чабыл китте. Берәү елкыга чапты, белмәгәннәр яу, дип, халык мәж килде. Аксак Тимернең гаскәре ханны, халыкны тоттылар, Аксак Тимер үз урдасы дип ханны алды һәм әйтте: «Әй Амәт, Самат, инде үзеңне тәмуг утыннан, коткарып, башыгызны кылычтан имин кылыгыз, мөселман булыгыз дип үгет бирде. Алар үтенеп әйттеләр: «Әй Аксак Тимер, әгәр без мөселман булсак, безгә халкымызны би­рерсеңме диделәр. Анда ул әйтте: «Әгәр сез раст мөселман бул­сагыз ля Иляһә-иллаллаһу вә Мөхәммәд рәсүлуллаһу дип иман китерсәгез, Тәңре Тәгаләне белеп, пәйгамбәрләрне хак белеп, һәр көн биш вакыт намаз кылып, бер елда, ягъни һәр ел саен ■ыз көн руза тотып, җәнабәттән госел кыйлып, малыгыздан зәкят биреп, әгәр кечегез җитсә, Кәгъбәгә барып хаҗ кылып бу азгынлыкны ташлап мөселман булсагыз, үзегезгә һәм халкы­гызга тимәм дигән иде. Исламны өйрәттердс, үзе бер-ике ел


 




шул күчмә халык арасында торды, мөселманлык динен тәмам белдерде. Аннан сон үзе гаскәре белән хушлашып киттеләр. Болар мөселман булып калдылар, һәр ел берәр җиргә күчә иделәр. Эл кыйсса, ул Аксак Тимер аннан сон Бохара шәһәренә барды, аны да алды. Ташкәнднс, Яркәндне да алды. Ул вила-ятьләрне үзенә буйсындырды. Аннан соң Сәмәрканд шәһәренә барды, аны да алды. һәм үзенен ахыргы гомере анда булды. Хак Тәгаләнең тәкъдире белән хәзрәте Аксак Тимер бу фани дөньядан үтте. Рәхмәтуллаһу галәйһи рәхмәтән васигатән. Күллү лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун*. Хәзрәте Тимернең каберенең өстенә таш куйдылар, башындагы гөмбәзне алтын-нан-көмештән ясадылар. Кыямәткәчә анын дастаны халык арасында сөйләнсен, халык аннан гыйбрәт алсын дип шушы дастанны әйттек.Өметебез шул, укучы-тыңлаучы: дога-и фати­ха берлән яд кыйлалар, фани дөньяга мәгърур мәшгуль булып, Хак Сөбханә вә Тәгаләнең боерган боерыкларына йөз орып мәхрүм булыр хурлыктан иншаллаһү тәгалә. Барча мөселман-ларга Тәүфикъне рузи кылып пәйгамбәрсмез Мөхәммәт Моста­фа саллааллаһу галәйһи вә сәлләм шәфагатен насыйп кыйлсын иде вә кәррәмәһү вәссәлам вәликрам.


Гайсә улы Амәт турындагы дастан

Көннәрдә бер көн хәзрәте Җанибәк* хан ау ауларга чыкты. Җанибәк ханнын хатыны Тайдулы ханша йөкле иде. Хан әйтте: «Әй ханша, мин аудан кайтканчы бала туса, кыз бала туса үтер, әгәр ир бала булса, төшлек җирдән үзең сөйгән кешене сөйенче сорарга җибәр,— диде. — Әгәр кыз бала туып үтермәсәң, үзеңне үтерермен»,— диде. Хан ауга киткәннән соң Тайдулы ханшаның күзе ярды. Тәңре Тәгаләнең фәрманы белән кыз бала туды. Кыз­ны үтермәде, Бирдебәккә* җибәрде. Олы улы Бирдебәк кызны ас­рады. Аннан соң ханның үзенә кеше җибәрмәде, ханга каршы ке­ше бармады. Хан Җанибәк кыз туганын белде. Килеп сарайга керде. Сорады, үтердеме, дип. Белгән иделәр, үтермәде бугай, ди­деләр. Хан сарайга килде. Тайдулы ханша каршы чыьты. Хан ук белән атты, ботына тиде. Хан инанмады. Ханша тугыз солтан анасы иде. Угланнарның ачулары килеп аталарына сүз әйттеләр: «Угыл кирәк булса тугыз улың бар, бер кыз баланы күп­сенәсең»,— диделәр. Аннан соң хан ачуланып кызны үтерергә ке­ше җибәрде. Тайдулының ике аргамагы бар иде. Бер аты Ашык-ча дигән, берсенең аты Туйкычак дигән иде. Бу ике атны кушып, кызны качырсын дип кеше җибәрде. Бирдебәккә хәбәр төште. Кызны алып качты. Чиркәскә барып мәкам-йорт тотты. Җанибәк ханның бу эшенә халыкның күңеле яман булды. Улларын куа ба­шлады дип әйттеләр. Хан халыкның күңеле яман булганын белеп бер көн әйтте: «Кем дә кем минем улымны китерә, кызымны аңа бирермен»,— диде. Гайсә улы Амәт әйтте: «Әй ханым, әгәр со-юргалы булсаң мин китерермен»,— диде. Хан әйтте: «Хуш алай булсын»,— диде. Гайсә утлы Амәт әйтте: «Син халык алдында ачуланышкан бул,— диде. — Мин анда барып алдаем, яхшы бу­лыр»,— дип. Бу эшләрне күп кеше белми иде. Амәт, китәр көнне хан халыкка аш бирде. Үз кулыннан халкының барчасына аш бирде. Аннан Амәтне өндәде, аңа сукта бирде. Амәт әйтте: «Әй ханым, халыкка яхшы аш бирдең, миңа ни бирәсең», — диде. Хан­ның бу сүзгә ачуы килеп, тотыгыз, үтерегез!», диде. Амәтнең аты тышта хәзер иде, атка менеп качып китте. Бирдебәккә барды. «Ханнан качып килдем»,—диде. Бирдебәк Амәтне яхшы гыйззәт кылды, сыйлады. Беркөн Бирдебәк ау ауларга китте. Амәг бер корткага барып әйтте: «Мин сине ана итәрем, күп мал бирермен син барын әйтсәң, шул кызның миңа күңеле төшәрме?»,— диде. Кортка әйтте: «Кыз такатькяр булыр, кызны белмим ханша сине ошатыр». «Хуш, шулай булсын, барыл әйт»,— диде. Кортка хаи-'



шаның каршына барды, күзен ача алмады, утырган иде. Ханша әйтте: «Ни өчен йоклыйсын?». Кортка әйтте: «һич дәрманым кал­мады, ханнан качып килгән Амәт би иркемә куймады»,— диде. «һичкемдә андый нәрсә күргәнем юк иде».— диде. «Күп нәрсә күргән идем»,— диде. Ханша әйтте: «Барып китер».— диде. — «Безнең белән уйнасын»,— диде. Аннан соң кортка барып Амәтнс китерде. Үзе кайтты. Уйнадылар, көлделәр, гайре эш кылмады­лар. Амәт әйтте: «Син иреңә әйт, мин синең белән йоклармын, ди­ген. Кич белән ул килер, син аның белән жеп бәйләгеч уйнаган бу­лып бармагын бәйлә, зинжнр кагырсын. мин шунда килеп утерер-мен,— диде. Кич булды. Бирдебәк килде, бер сәгать булды. Хан­ша зинҗирнс какты.

Амәт бинең бер колы бар иде. Ул колга кылыч бирде: «ба­рып Бирдебәкне син кылыч белән чапкан бул, әмма кылычның йезс белән чапма»,— диде. Колы йөгереп килде, Бирдебәккә кылычның сырты белән тиде. Бирдебәк ачуланып: «һай, бу ни эш?»,— дигәндә Амәт үзе йөгереп барып колнын кулыннан тар­тып алды, колын үтерде. Аннан соң ханшаны үтерде, ул кортка­ны да үтерде. Аннан солтан Бнрдебәккә әйтте: «Алган хатынын мондый эшне эшләде, бүтәннәр нәрсә эшләмәс,— диде. — Кил, ханга кайтыйк,— диде. Шуннан Бирдебәк әйтте: «Хуш, алай булсын»,— диде. Күчеп кайтты. Амәт белән Бирдебәк үз илләренә кайттылар. Хан каршы чыкты. Мәнгәл дигән байның өненә төштеләр. Җыелышып эчтеләр. Хан исереп йоклады. Мәнгәл байның Тимер атлы бер улы бар иде. һич кеше күргәне юк иде. Хан ялгыз ятыр иде. Мәнгәл улы Тимер килде, күркәм кеше иде. Хан күңеленнән әйтте: «Минем кызым моңарга икән»,— диде. Ул угыл торып тәгьзыйм итте. Амәт килде:

— Охшармы бикләр, охшармы,

Монча дәүләт Лар булса,

Аргамакның аягын

Ефәк белән тошармы?

Тимер икән таш аткан

Гайсә улы Амәт барында

Мәнгәл улы Тимергә

Кызын бирмәк охшармы? — диде.

Кырык кыркый яратып Кырымга китте, кул теләде. Кырым мөселманга гаскәр бирмәде. Конткарга барды, ул тагын җибәрмәде. Аннан Кызылбашка барды. Кызылбаш Кырымнан куркып, ул да бирмәде. Кайтып, ил читенә килеп, шымчы җибәрде. Хан ауга чыкканда кызын алып качты. Зөя тамагына


барып Идел якасында торды. Аны Кыз тавы дияләр. Хан аудан кайтты. Амәт кызын алып качканын белде, кая киткәнен белмәделәр. Ике елдан соң хәбәре килде йөкле имеш. Ай-көн уз­ды. Хәзер барган кеше алыр дигәч хан гаскәр җибәрде. Өч йөз ке­ше белән Алачин Алауны баш итеп җибәрде. Җәй көне иде. Амәт биек тауның башында утырып тора иде, кыз алыстан карап күрде: берничә кеше килә, бер җирән атлы кеше. Артында бел­мим садагы, белмим кеше, диде. Бераздан Амәт үзе күрде, Ала­чин Алау ханнан килә икән: Ул вакытта углан туган иде. Бишеге белән алып килә алмады, бер агач ботагына утыртып китте, куй-кың койрык маен бала авызына каптырып, Тәңренә тапшырып, сугышка каршы бардылар. Алачин куып килеп җитте. Атына ат­ты иярнең арт кашына тиде. Амәт әйтте: «ант-шарт иткән дус иден, җанга касд булдың. Аткан алай атмас, болай атар»,— дип аргамагыны ега атты, ятып калды йәнә үзгә аргамакка менеп килде. Тагын атты, атының ялын ияртә төште. Амәт тагын атты, янә ятып калды. Алачин Алау бер бүз аргамакта килеп җитте. Садактагы угын кырыйга атты. Амәт кармап бакты, бер угы бар икән. Килеп атының умырткасының кырына атты. Ат егылды. Алачин атыннан егылды. Алачин Алау әйтте: «Әй дус, бер ка­шык каным үтенермен... антымны языр тидем, үземә килде,— ди­де. Амәт әйтте: «Ни күрсәң, аны йийгәйсең,— диде. Идел башы­на чыкты. Идел башында мәкам-йорт тотты. Җанибәк хан үлгәннән соң Бирдебәккә килеп кушылды. Ханның ярты йортын биләде. Ул вакытта Әчтерханда Тимер Котлы хан иде, уяы-кызы юк иде. Ул заманда Хаҗи Тарханда бүрәнә ашырырга барган ке­шеләр бер бала табып алып килделәр. Ханша ул баланы үзенә алып асырады. Бала үскәннән сон Хаҗи Тарханда карак була ба­шлады. Халык ул балага рәнҗеде: «Ханым, безне сөймәс булсаң, аны сөйсәң, аны тот»,— диделәр. Шунда хан әйтте: «Бу бер угыл белән ни булыр, миңа халкым кирәк»,— диде. Угланны салдан алып килгән өчен Салчы дип атаган иде. Көннәрдән бер көн Сал­чы гаскәргә барды, анда Ичкәекле дигән җирдә уеннар өйрәнде. Кубыз, думбра төрле уеннар өйрәнде. Анда-монда һәркем белән сүзгә килеп, «әй атасыз-анасыз, дип әйтер булсалар, ул әйтер: «Ак Сарайда балчымын, ана Иделдә Салчымын. Хаҗи Тарханда тучымын. Атамны сорасагыз, белсәгез, никахсыз, үзем артык ту­ган. Соң төбен сорал нитәсез»,— дия иде. Салчы Җанибәк хан­ның кызыннан туган угыл булыр. Ханнарга җийан угыл булды. Гайсә улы Амәт утлыдыр.

Тәмам валлаһу әгъләм биссаваб.



Идегә би турындагы дастан

Барлык мөэминнәрнең әмире һәм мөселманнарның има­мы Әбүбәкер әс Сыйддьшк Аллаһы Тәгаләнең рәсүленең, аңа Аллаһы Тәгаләнең хәер, догасы һәм сәламе ирешсен, хәлифәсе.

Әбү Бәкер әс Сыйддынкның. Аллаһы Тәгалә аның белән риза булсын, дүрт улы бар иде. Икесеннән кечек һәм берсеннән олысының исеме Мөхәммәт иде. Шам* шәһәрендә падишаһ иде. Аның улы Солтан Кәгъбәдә иде, һәм Шамда падишаһ бул­ды. Аның улы Солтан һәрмиз иде, ул Мисырда падишаһ бул­ды. Аның улы Солтан Халид иде. ул Сарсарда падишаһ булды. Аның улы Солтан Вәлид иде, ул һәм Сарсарда падишаһ булды. Аның улы Солтан Кайдар иде, ул да Сарсарда падишаһ булды. Аның улы Солтан Мәүлед, ул да Сарсарда падишаһ булды. Аның улы Әбүл Газый иде, ул Антакиядә* падишаһ булды. Аның улы Солтан Сәлим иде, ул да Антакиядә падишаһ булды. Аның улы Солтан Сәдәф иде, ул да Антакияда падишаһ булды. Аның улы Әбүлхак иде, ул Мәдаинда падишаһ булды. Аның улы Солтан Госман иде, ул да Мәдаинда падишаһ булды. Аның улы Җәләлетдин иде. Ул Кастантиядә* падишах булды. Аның ике улы бар иде, берсенең аты Әдһәм, һәм икенчесенең исеме Баба Тукләш. Баба Тукләш улы Тирмә атлы иде. Бу Тирмә Идел Җаекта хасыйль булды. Аның улы Казанчы атлы иде, ул да Идел Җаекта хасыйль булды. Аның улы Ислам Кыя, ул да Идел Җаекта хасыйль булды. Аның улы Кадер Кыя, ул да Идел Җаекта хасыйль булды. Аның улы Котлы Кыя, ул Сәмәркандта пәйда булды. Аның улы Идик би рәхмәтуллаһу галәйһнм әжмәгыйн.(Аларның барсына да Аллаһының рәхмәте инсен) Котлы Кыяны урыс ханы шәһид кылды. Әмма Баба Тукләшнең дүрт улы бар иде. Берсе Кәгъбәдә падишах булды, һәм берсе Кәгъбәнең янында ятыр, һәм берсе Үргәнчтә ятыр, берсе Кырымда Өч Үтлуктә ятыр. Баба Түкләшнең бу дүрт риваять белән мәгълүм өч улы бар иде. Беренең аты Габ­бас. Кәгъбәнең янында ятыр, беренең аты Тирмә, ул Идел Җаекта хасыйль булды. Икенчесе Галим Мортаза сәйид иде, өченчесе Газиз Кәрамәт Баба Түкләш ата торыр. Үзбәк хан мөселман булганда Урак Сураны Кәгъбәгә җибәрделәр. Анда бу өч алып мөселман булдылар. Әмма Идик би Туктамыш хан­ның улусын (дәүләтен) ул биләде. Идик би улы Нуретдин Мир­за бабасы улусын биләгән.


Урыннар һәм шәһәрләр турындагы дастан

Инде мәгълүм була, беләсез: Бохара — Болгар ханның йорты. Тура — Урыс ханыныкы. Ады Узан — Туктамыш хан­ның йорты. Җим Җаек арасы Җанибәк ханның йорты. Ак Идел тамагы — Кара хан белән Бугра хан йорты. Ак Түбә — Бачман ханның йорты. Бучи Чаган хананың кече энесе иде. Мәскәү— Чаган ханның йорты. Түти тамагыннан түбән Алма­лы Тигру иде. Шушы ук тамак — Тирә ханның йорты. Аннан янә Сары тау өстендә олы уба бар. Тимер ханның сараеның урыны шунда. Сарайчык — Чалпаганның йорты. Инҗир — Хәким ханның йорты. Хәким ханның җире турында өч ел аваз килде. Аннан соң килмәде. Хаҗи Тархан — Тимер Котлы хан­ның йорты. Көлебдар Бәркә ханның йорты. Казан —- Шәгали ханның йорты. Зәй тамагы — Бүләр ханның йорты. Валлаһу әгьләм биссаваб.

Җиде йөз елда иде* Аксак Тимер Шәһри Болгарны алды, Габдулла ханнан. Габдулла ханның ике улы бар иде. Берсе Ал-тынбик, икенчесе — Галимбик. Ул бөлгенлектән соң Казан ел­гасы өстендә кала ясадылар, шәһәр иттеләр. Ул халык йөз дә дүрт ел анда торды. Ахыр ул урынны яратмыйча күчтеләр. Ка­зан суының тамагында шәһәр төзеделәр. Йөз дә илле сигез ел анда булдылар. Мөселман халкының нәселе анда киселде, Ка­зан шәһәрендә хан юк булды исә ул заманда кяфер урыс кулын­да Шәгали хан* тоткан иде. Мөселманнар аны кайтардылар, Казан шәһәрендә ханлыкка күтәрделәр, ул Казанда утыз өч ел ханлык сөрде*. Аннан соң кяфер урыс көчәеп, гаскәре белән Казан шәһәрен алырга килде. Калталы Җәван* иде. Җиде ел­гача орыш-кырыш кылды, мөселманнарны ала алмады. Янә Казан шәһәрен алмас борын, Зөя суының тамагында кяфер урыс кала сукты. Бөтен малын, коралын, азыгын анда куйды. Аннан соң Шәгали хан урыска гаммазлык кылып урыс ханы белән, мөселманнардан уртын белдермәде. Бер көн дарылары­на су койдырды, шәһре Казанны урыска бирде. Мөселманнар­ның бу эштән хәбәрләре юк иде. Күп адәмнәр һәлак булды, кы­рылдылар. Шуннан соң урыс ханы Казанны биләде. Ул вакыт


 




тарих тугыз йөз алтмыш бердә иде*. Казан вилайәтен кяфер урыс алды.

Якшәмбе көн Гакраб йолдызының икенче көне иде, тыч­кан елында иде. Казан шәһәрендә йорт биләгән ханнарның ат­лары болар: Әүвәл Габдулла хан улы Алтын бик хан, Галим бик хан. Аннан соң Мәхмүт хан, аннан соң Мәмнәк хан, аннан соң Хәлил хан, аннан соң Ибраһим хан, аннан соң Илһам хан, аннан соң Габдуллатыйф хан, аннан соң Сәхиб Гәрәй хан, ан­нан соң Сафа Гәрәй хан, аннан соң Гали хан, аннан соң Үтәш хан, аннан соң Ядгәр хан, әмма Ядгәр хан заманында тарих ту­гыз йөз илледә* көн тотылды. Аннан сон Шәгали хан, аннан соң кяфер урыс алды. Аннан соң тарих мең дә унда* иде, каты ачлык булды. Аннан соң тарих мендә унҗидедә* иде. Князь Митрий* ягый булды, тавык елы иде. Аннан соң тарих мен дә егерме дүрттә иде. Җанали* ягый булды, тушкан елы иде. Ан­нан соң тарих мең дә илледә иде*, иргә чирү булды, елан елы иде. Аннан соң тарих мең дә илле өчтә* иде. Михайла Федоро­вич* хан булды, куй елы иде. Аннан соң тарих мең дә алтмыш биштә* иде, үләд булды, елкы елы иде. Аннан соң тарих меңдә җитмеш бердә*, башкорт урыс белән ягый булды*, барс елы иде. Аннан соң мең дә җитмеш тугызда иде*, пәлид казак урыс белән ягый булды, эт елы иде. Аннан соң тарих мен дә сиксән тугызда иде*, асмаңда һавада бер якты йолдыз пәйда булды. Көннән-көн яктылык артты, кырык көнгәчә торды. Көнәш (Кояш) тарафьйна китте. Төрле төстәге йолдыз иде: күкпе-яшелле-кызыллы иде. Күргән адәмнәр таң-гаҗәипкә калып, бу нәрсәнең билгесе дип, елашалар иде. Барча җиһан халкы олы-сы-кечесе, кяфер-мөэмине бу йолдызны ашкара күрделәр, пи-чин елы иде. Аннан соң урыс илеңдә төрле фетнәләр һәм гауга­лар пәйда була башладылар, ягъни урыс бикләре тәмам бергә киңәшеп, мөселманнарны куалар, кул астындагыларны чукын-дырмак ниятен кыла башладылар. Күп мөселманнарны ди­неннән аерып мөртәт кылды, олы фетнә кыла башладылар. Күп җирдә орыш-сугыш булды. Ахыр Хак Сөбханә вә Тәгалә Үзенең рәхмәте белән ул яман киңәш кылганнарны үзләрен һәлак кылды. Үз араларында фетнә салып, кяфер-урыс бер-берсен Мәскәү шәһәрендә кырдылар, дошман булдылар. Ул яман киңәшне кылган Федор* атлы хан иде. Хак Тәгалә яшь вакытыңда һәлак кылды. Аннан соң мең дә туксан бердә кя-фер-урысның тәхетендә ике хан ханлыкка утырды, агалы-энеле иделәр. Икесе бер дәвердә, бер заманда тәхет биләп утырды-




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-05-29; Просмотров: 430; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.007 сек.