Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Лексик анализ

Лексик анализ – укучыларның сүзлек байлыгын арттыруда, сөйләмнәрен үстерүдә мөһим алым булып тора. Ул сүзне куллануда игътибарлы булуны сорый, аның асылына төшенергә ярдәм итә, яшь буында аңа карата ихтирам тәрбияли.

Лексик анализ тикшерү объектына карап ике төрле була: сүзгә лексик анализ һәм текстка (аерым өзеккә) лексик анализ. Сүзгә лексик анализ ясаганда сүз тексттан аерым яисә җөмлә составында алына һәм билгеле бер тәртиптә тикшерелә. Текстка лексик анализ үзгәрәк, ул күбрәк вакыт сарыф итүне дә таләп итә. Һәр төрнең үз нечкәлекләре һәм эш алымнары бар.

Күләме ягыннан лексик анализның һәр ике төре дә тулы һәм өлешчә була ала. Шуңа күрә укытучы алдан ук максатка ярашлы анализ төрен билгеләргә һәм эш алымнарын сайларга тиеш. Татар теленең гамәли курсында күп очрак та сүзгә лексик анализның тулы төре, текстка лексик анализның өлешчә төре башкарыла, чөнки ул лингвистик анализның башка төрләре белән бәйле оештырыла. Бик сирәк очракларда гына аерым текстка лексик анализ тулы дәрәҗәсенә үстерелергә мөмкин. Бу очракта ул аерым эш формасын ала һәм башлангыч чорда укытучы җитәкчелегендә башкарыла.

I. Сүзгә лексик анализ ясау тәртибе.

Тексттан сүз җөмлә составында яисә аерым алына һәм эш түбәндәге тәртиптә башкарыла:

1. Сүзләр төшөнчә белдерү-белдермәү ягыннан төркемләнә.

2. Лексик мәгънә типлары ягыннан характеристика.

3. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр ачыклана, күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр булса, төре (метафора, метонимия, синекдоха) билгеләнә.

4. Омонимнар табыла, төре билгеләнә.

5. Синоним сүзләр табыла, төре күрсәтелә, синонимик рәте төзелә, доминанта сүз билгеләнә.

6. Антонимнар табыла, төре күрсәтелә (гомумтел яисә контекстуаль булуы).

7. Сүзләр килеп чыгышлары ягыннан (гомумтөрки һәм татар теленең үз сүзләре, гарәп сүзләре, фарсы сүзләре, рус теленнән һәм рус теле аша кергән халыкара лексика) төркемләнә, шул төркемгә хас үзенчәлекләр әйтелә.

8. Фразеологик әйтелмәләр, шул исәптән мәкаль, әйтем, канатлы сүзләр күрсәтелә, төрләре билгеләнә.

9. Кулланылыш даирәсе ягыннан сүзләрнең төркеме күрсәтелә (диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, жаргон һәм арго сүзләр, терминнар).

10. Стильара сүзләр, гади сөйләм сүзләре, китапча сүзләр билгеләнә.

11. Сүзләр кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан анализлана, искергән һәм яңа сүзләр табыла, төрләре билгеләнә.

Үрнәк

Җәйге ачык сәхнәдән концерт моңнары ишетелә. (Р.Низамиев)

Җәйге - мөстәкыйль, конкрет, ирекле, туры мәгънәдә, омоним, синонимнары юк, антонимы - кышкы, төрки-татар чыгышлы, актив лексика составында, гомумкулланыш сүзе.

Сәхнәдән - мөстәкыйль, конкрет, ирекле, туры мәгънәдә, омоним, синоним, антонимнары юк, гарәп теленнән кергән гомумкулланыштагы сүз.

Искәрмә: Югарыда лексик анализның тулы төре бирелде, ягъни шул рәвешчә, тәкъдим ителгән җөмләдәге барлык сүзләргә дә анализ ясала. Өлешчә анализ һәр сүзне аерып тикшермичә, лексик яктан кызыклы булган берәмлекләрне генә тикшерүгә кайтып кала.

Мондый тәртиптә башкарылган тикшерү сүзгә тулы лексик анализ дип атала. Күрсәтелгән тәртипнең аерым пунктлары гына башкарылса, ул сүзгә өлешчә лексик анализ була.

Тикшерү үрнәге:

Агыйделем, гүя ефәк тасма,

Йолдызларым – күкнең сипкеле.

Тау башында минем Уфам тора,

Ак бәхеткә һәйкәл шикелле.

(Д.Булгакова)

Йолдыз

1. Гомумтөрки сүз.

2. Күпмәгънәле сүз: күк җисеме; геометрик фигура; значок, хәрби билге, орден, батырлык билгесе; язмыш, бәхет, өлеш.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – юнәлеш, көч, рух чыганагы; атаклы, күренекле, атказанган кеше).

4. Омонимы юк.

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: йолдыз санау, йолдыз чире, йолдыз булып балку, йолдыз эзе, күздән йолдызлар очу һ.б.

Йолдыз сүзенә өлешчә лексик анализ ясарга да мөмкин. Бу очракта югарыда башкарылган эшнең берсе генә яисә берничәсе генә башкарыла. Мәсәлән, йолдыз сүзенең килеп чыгышын билгеләү аерым бирем булган очракта ул сүзгә өлешчә лексик анализ булыр иде. Анализ тәртибе түбәндәгечә булыр иде: йолдыз гомум төрки сүз – йулдуз: тат. йолдыз, башк. йондоз, к.-балк. җулдуз, каз., к.калп. жундыз, жундуз, кырг. җылдыз, шор. чылтыс, якут. сулус, чув. çăлтăр [ счŏлдŏр ]. Тамыры имитатив йал // йул «ялтырау» сүзеннән. Кардәш телләрдән мисаллар һәм сүзнең этимологиясе сүзлек ярдәмендә бирелә. Укучы үзлегеннән күрше кардәш (башкорт, чуваш) телләрдән мисаллар китерүе тик хуплауга гына лаек.

Бәхет

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: тулы канәгатьләнү халәте, хисе; тормышта уңыш.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе юк).

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: сәгадәт, бәхет-сәгадәт, котлык, кот, рыскал, ураз, талигъ, доминанта сүз – бәхет.

6. Антонимы: кайгы, хәсрәт, бәхетсезлек.

7. Фразеологизмнар: бәхет басу (җиңү), бәхет ишеге (капкасы) ачылу, бәхет йолдызы (кояшы), бәхет кошы, бәхет сынау, бәхет эзләү һ.б.

Һәйкәл

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: архитектур яки скульптур корылма; кабер өстенә куелган корылма.

3. Күчерелмә мәгънәдә: гомумпоэтик метафора.

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: монумент, статуя, тораташ, сын, доминанта сүз – һәйкәл.

6. Антонимы юк. Аксюморон: тере һәйкәл.

7. Фразеологизмнар: һәйкәл кебек кату, тере һәйкәл һ.б.

... Гомер үтте җылы яңгыр көтеп,

Дары исе сеңгән болыттан.

(Җ.Исмәгыйлов)

Гомер

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: физиологик хәл, яшәү вакыты; тормышта билгеле бер чор.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – вакыт, вакытның бер өлеше; юклык формасындагы фигыль янында рәвеш: беркайчан да; рәвеш: мәңгегә, бик озак вакытка).

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: тормыш, көнкүреш, яшәеш, тереклек, хәят, мәгыйшәт, диал. торым, доминанта сүз – гомер.

6. Антонимнары: үлем, әҗәл.

7. Фразеологизмнар: гомер итү (сөрү, кичерү), гомер (җебен) кисү (өзү), гомер таңы (язы), гомер көзе (соңы) һ.б.

Яңгыр

1. Гомум төрки сүз.

2. Бер мәгънәле сүз.

3. Күчерелмә мәгънәдә: нәрсәдер ташкыны (бәхет, бәхетле тормыш) көтеп – автор метафорасы.

4. Омонимы юк.

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: яңгыр кою, яңгыр тамчысы, яңгыр теләнчесе һ.б.

Болыт

1. Гомум төрки сүз.

2. Бер мәгънәле сүз.

3. Күчерелмә мәгънәдә: ниндидер кара көч, бәхетсезлек, куркыныч турында – гомумпоэтик метафора.

4. Омонимы: болыт – күп күзәнәклекләр семьялыгыннан түбән төзелешле хәрәкәтсез диңгез хайваны; шул хайванның мунчала итеп файдаланыла торган үле гәүдәсе; шуңа охшатып резинадан яки сентетик материалдан эшләнгән, суны үзенә җыя торган мунчала (губка). (Тарихи яктан краганда болыт «диңгез хайваны» болыт «тыгыз томан рәвешендәге атмосфера массасы» белән бәйләнешле һәм икесе дә борыңгы бул – «айкалып болгану, болгатылу» тамырыннан булуы бик мөмкин).

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: болыт каплау һ.б.

II. Текстка лексик анализ тәртибе.

Текст төрле күләмдә була, гадәттә тикешерү өчен зур булмаган өзек алына.

Эш түбәндәге тәртиптә башкарыла:

1. Текста тулысынча яисә билгеләнгән сүзләргә лексик анализ югарыда күрсәтелгәнчә ясала.

2. Текст лексикасы килеп чыгышы ягыннан аерымлана: гомум төрки, татар һәм алынма сүзләр (гарәп-фарсы, рус-европа, фин-угор).

3. Тексттагы сүзләр кулланылыш даирәсе (сферасы) ягын­нан тикшерелә: диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, жаргон һәм арго сүзләр.

4. Текст лексикасы кулланылыш ак­тивлыгына карап тикшерелә. Гадәти текста күпчелек сүзләр актив катламны тәшкил итә. Пас­сив сүзләргә яңа сүзләр (неологизмнар) һәм искергән сүзләр (архаизмнар белән тарихи сүзләр) карый. Алар махсус әдәбиятта гына өстенлек итергә мөмкин.

5. Телнең эмоциональ-экспрессив кат­ламнарын билгеләү: стилистик битараф (стильара) сүзләр, көнкүреш (гади сөйләм) сүзләр һәм китапча сүзләр (терминнар, экзотизмнар, варваризмнар, шигъри сүзләр һ.б.).

Тәкъдим ителгән тәртип буенча материал тулысынча барлык текстларда да мәҗбүри була алмый. Лексик катламнарның һәркайсы очраган текст табу авыр. Шуңа күрә теге яки бу материалны үзләштерү өчен билгеле бер төр лексик катламны үз эченә алган өзекләр бирелә. Мәсәлән, текст лексикасын я килеп чыгышы ягыннан гына, я кулланылыш даирәсе (сферасы) ягын­нан гына, я кулланылыш ак­тивлыгы ягыннан гына, я кулланылыш даирәсе (сферасы) ягын­нан гына тикшерүне бирем итеп күрсәтергә мөмкин. Шулай ук текстта билгеләнгән сүзләрне генә тикшерүне йөкләргә дә була.

Тикшерү үрнәге:

Бирем: Тексттагы сүзләр­не кулланылыш даирәсе (сферасы) ягын­нан тикшерегез.

1. Түбәтәй парча, бәрхет (хәтфә), сатин, әдрәс, бикасәп, ситса кебек тукымалардан тегелгән. Шунлыктан тукымага карап хәтфә түбәтәй, парча түбәтәй, сатин түбәтәй һ.б. аерылып йөртелгән. Түбәтәй, гадәттә, бәрхеткә энҗе, алтын яки көмеш ука, канитель, тәңкә белән бизәлгән һәм бизәү материалы буенча энҗеле түбәтәй, укалы түбәтәй, кәнителле түбәтәй, тәңкәле түбәтәй дип аталган. Моннан тыш, төрле төстәге ефәк яки башка мамык җеп белән чигелгән түбәтәйләр бизәкләренә карап та аерып йөртелгәннәр. Мәсәлән, кырыена укалы җептән берничә рәт бормалы сызык бизәкләр ясалган түбәтәй чит юллы түбәтәй // кыршаулы түбәтәй дип аталган. Түбәсенә чигелгән бизәкләр санына карап өч үрнәкле, дүрт үрнәкле, биш үрнәкле түбәтәй, бизәкләрнең формасы буенча яфраклы түбәтәй, йолдызлы түбәтәй, алмалы түбәтәй дип атаганнар.

Түбәтәйләрне аерым милләткә хас үзенчәлекләренә карап та аералар. Мәсәлән, татар түбәтәе – тигез түбәле хәтфә түбәтәй. Аның формасын саклау өчен янәшә кыек сызыклар буенча 0,3 мм ара калдырып сырып чыгалар да җөй араларына кыл үткәрәләр. Үзбәк түбәтәен түбәсен бераз очлырак итеп, сырмыйча гына чигәләр. Бохар түбәтәе дүрт почмаклы һәм икегә бөкләнә торган итеп кара төстәге бәрхет, сатин һ.б. тукымага ак җеп белән чигеп эшләнә.

(Р.Рәхимова)

Бу текста һәнәрчелек сүзләре өстенлек итә, алар баш киеме тегүчеләр теленә карый: түбәтәй, энҗеле түбәтәй, укалы түбәтәй, кәнителле түбәтәй, тәңкәле түбәтәй, хәтфә түбәтәй, парча түбәтәй, сатин түбәтәй, чит юллы түбәтәй, кыршаулы түбәтәй, өч үрнәкле, дүрт үрнәкле, биш үрнәкле түбәтәй, яфраклы түбәтәй, йолдызлы түбәтәй, алмалы түбәтәй; татар түбәтәе, үзбәк түбәтәе, бохар түбәтәе – баш киеме һәм аның төрләре атамалары; парча, бәрхет (хәтфә), сатин, әдрәс, бикасәп, ситса, тукыма; ука, канитель, тәңкә, ефәк җеп, мамык җеп – тегү материаллары атамалары; сыру, чигү – тегү алымнары терминнары; җөй, кыл – тегеү элементлары атамалары.

2. ...Үзгәртүләр кирәк аңнарда!

Үзгәртәргә – көрәшчеләр кирәк!

Җиңү чәме кирәк каннарда!

(С.Рәхмәтулла)

Бу өзектә диалекталь чәм сүзе «дәрт, теләк» мәгъәсендә кулланылган. Ул мишәр диалектына карый. Бу сүз шулай ук ырымбур, минзәлә, абдуллин, стәрлетамак сөйләшләрендә «гарьлек» мәгъәсендә дә билгеле.

3. Атна буе чират торам

«Ярты»лар алгаларга...

Авылдашлар килә...

Керә

Кунарга калгаларга.

Төне буе сыйлым үзләрен,

Сытмый чырайлар гына:

Алларында – чәйләр-мәйләр,

Итләр вә майлар гына!..

(Уйласыннар: «Калаларда

Яши, – дип, – байлар гына!»)

(С.Рәхмәтулла)

Бу өзектә ярты, мәй сүзләре жаргон сүзләр булып санала.

4. Ну, шту сез, егетләр! Шушындый малны кулга төшергәч, мөгәричтән бер «пәнҗеки» жәлләп торырга! Нужәли инде без ахырда әнә тегендә фәртмагка кереп тахил шәрабыннан авыз итмибез? Ә аның йөз граммына, беләсез­ме, күпме «корт» кирәк? Йөз граммы — бер поч­мак та бер сикәш! Белдегезме? (М.Мәһдиев)

(Билгеләнгән сүзләр — арго сүзләр)

Бу өзектә мөгәрич, «пәнҗеки», фәртмаг, тахил, «корт», поч­мак, сикәш арго сүзләр, шту, жәлләп, нужәли алынма гади сөйләм сүзләре дип карала.

Бирем: Тексттагы сүзләрне кулланылыш ак­тивлыгына карап тикшерегез. (Бу катлам актив һәм пассив сүзләргә бүленә. Пас­сив сүзләргә неологизмнар (яңа сүзләрне), архаизмнар белән тарихи сүзләр (искергән сүзләр) карый. Ә калган сүзләр актив сүзләр буларак бил­геләнә).

1. Тимерчеләр Кубрат хан алаена калканнар, сөңгеләр, кылычлар, хәнҗәр, уклар, бик оста итеп очлым, күкрәк, терсәк, тез башы каплагычлары ясыйлар иде. Көбә ясаучылар аерым – көбәне фарсыдан килгән осталар ясый. Әйбәт кылычларны, хәнҗәрләрне, ятаганнарны греклар җитештерә.

(М.Хәбибуллин)

Өзектә хан «борынгы титул, ил башлыгы», калкан, сөңге, кылыч, хәнҗәр, ук, ятаган «борынгы корал төрләре», очлым «сугыш өчен борыңгы баш киеме, шлем», көбә «вак боҗраларны бер-берсенә кертеп эшләнгән сугыш өчен борынгы өс киеме» – тарихи сүзләр, алай «гаскәр» – архаик сүз. Алар искергән сүз­ләр рәтенә керә.

2. ...Компанияләренең менеджерлык осталыгы артуы продукцияне җитештерү генә түгел, бәлки аны сата-урнаштыра, яңа базарларга, шул исәптән чит илнекеләргә чыгара белүне стимуллаштыра. Идарәнең инновацияле ысуллары дәүләт идарәсе дәрәҗәсендә дә кулланыла. Икътисад һәм социаль өлкә белән идарә итү инструментларын куллану гамәлгә кертелә.

(«Кызыл таң» газетасыннан)

Текста менеджерлык, стимуллаштыру, инновация, икътисад, социаль – алынма неологизмнар. Анда шулай ук башка алынма сүзләр дә бар: компания, продукция, инструмент – рус теленнән, идарә, ысул, дәүләт, дәрәҗә, гамәл – гарәп теленнән.

Бирем: Өзектән телнең эмоциональ-экспрессив кат­ламнарын билгеләгез. (Бу катламга стильара лексика, көнкүреш лексика һәм китапча сүзләр керә. Стильара лексиканы барлык стилләрдә кулланыла торган, экспрессив бизәктән азат, эмоциональ яктан битараф сүзләр тәшкил итә. Көнкүреш лексика әдәби телдә кулланылуы чикләнгән, көндәлек сөйләмдә очрый торган сүзләр. Алар гомумхалык һәм диалекталь көнкүреш сүзләргә бүленә. Гомум халык көнкүреш сүзләре шулай ук икегә төркемләнә: әдәби нормаларны бозмый торган көнкүреш сүзләр һәм нормага бәйле булмаган гади сөйләм сүзләре. Гади сөйләм сүзләренең бер төрен вульгар сүзләр дип атыйлар. Китапча сүзләр итеп стилистик чикләнгән, нигездә, язма әдәби сөйләмгә хас сүзләр бил­геләнә (терминнар, экзотизмнар, варваризмнар, шигъри сүзләр һ. б.). Калган сүзләр стилистик битараф сүзләр).

1. «Үлемне җиңеп була!» – дип,

Лыгырдау – ялган, ялган:

Көрәшче картәтине дә

Газраил бөгеп салган.

(С.Рәхмәтулла)

2. Безме? Без ул – яшь чакларда

Җирне туп итеп ордык,

Айга да «шлем кидердек»,

Кояшны буйсындырдык.

(И.Юзиев)

3. Бары – бергә,

Югы – уртак!..

Ник юкка ваклашырга?

Чөкердәшеп сүзләр бетми,

Вәгъдәләр – хатлашырга!..

(С.Рәхмәтулла)

Бу өзекләрдә лыгырдау, ордык, чөкердәшеп – гади сөйләм сүзләре, лыгырдау ны, ордык ны вульгар сүзләр дип тә билгеләргә мөмкин. Айга да «шлем кидердек» – китапча шигъри әйтем.

4. Батырлардан батыр,

киң күңелле,

Рыцарский егет идек без.

Шул егетләр бүген

танымаслык –

Феодальный бабай кебекбез. (Ә.Атнабай)

Рыцарский, феодальный – китапча сүзләрдән варваризмнар дип карала. Өзектә рыцарский һәм феодальный, егет һәм бабай сүзләре контекстуаль антонимнар да булып торалар.

5. Тулган айга карап торгангамы,

Күңелем мөлдерәмә тулы.

Җирдә юллар бихисап булса да,

Ымсындыра киек каз юлы. (Р.Мөхияр)

Тулган айга карау, күңел мөлдерәмә тулы, ымсындыра киек каз юлы – китапча әйтемнәрдән шигъри тезмәләр.

Бирем: Текстка тулы лексик анализ ясагыз. (Мондый бирем вакытында югарыда күрсәтелгән тикшерү тәртибе һәм үрнәкләр исәп­кә алына. Йомгакта анализга нәтиҗә ясала).

... Шагыйрь дә бит, башкалар кебек, замана баласы. Тик ул тирә-юньгә яшьтәшләренә караганда игътибарлырак, күңел күзе сизгеррәк. Кордашлары-замандашлары күреп-шәйләп өлгермәгән, сиземләп тә уйлап бетмәгән күренешләргә игътибарны юнәлтә, аларның күз-колакларына, җырлары, моң-сазына әйләнә. Шигъри шәхес төсмерләп-тоеп, белеп сурәтләгәннәр шулай итеп вакыт елъязмасына, шигъри тарихка әйләнә... Марис та (Нәзиров – И.Н.) үз шигъри дөньясын, үз юлын, үз тавышын тапкан шагыйрь.

Дөнья хакында уйлану, яшәеш алым, кешенең авыр һәм шул ук вакытта бөек вазифасының мәгънәсен ачырга омтылуын чагылдыруга корылган шигырьләрне эченә алган “Йолдызлар табын кора” дигән бу китапны ниндидер дәрәҗәдә сөземтәләр китабы дип тә атарга мөмкин. Шуңа хәзер кадимге сөйләмдә “яши” сүзенә басым ясала дип әйтергә булыр иде. Ә яшәү җиңел түгел. Гомумән, кем соң әле дөнья көтүне җиңел дигән?..

(Р.Әмиров)

Шагыйрь – бер мәгънәле сүз; туры мәгънәдә; синонимнары: шигырьче, шигырь язучы, тезмәче, бәет чыгаручы, доминанта – шагыйрь; гарәп сүзе; гомумкулланы­лыш сүзе; актив сүз.

Замана баласы фразеологизм; туры мәгънәдә; синонимнары: чор баласы, дәвер баласы, доминанта – замана баласы; татар сүзтезмәсе, заман – гарәп сүзе, бала – гомум төрки сүз; гомумкулланылыш сүзе; актив лексикага керә; китапча сүз.

Тирә-юнь – бер мәгънәле сүз; туры мәгънәдә; синонимнары: тирә-як, әйләнә-тирә, тирәлек, чолганыш, әтраф, һәр тараф, доминанта – тирә-як; төрки-татар сүзе; гомумкулланылыш сүзе, актив лексикага керә.

Яшьтәш – бер мәгънәле сүз; туры мәгънәдә; синонимнары: елдаш, берьелгы, бер яшьтәге, бер яшьлек, яшьти, бер яшьтә, доминанта – яшьтәш; төрки-татар сүзе; гомумкулланылыш сүзе, актив лексикага керә.

Игътибарлы – күп мәгънәле сүз; туры мәгънәдә; синонимнары: илтифатлы, дикъкатле, колак салучан, илтифат итүчән, дикъкат итүчән, хөрмәт итүчән, санга сугучан, доминанта – игътибарлы; гарәп сүзе; гомумкулланылыш сүзе, актив лексикага керә.

Күңел күзе – фразеологизм; күче­релмә мәгънәдә кулланылган, метафора; төрки-татар сүзтезмәсе, күңел – гомум төрки сүз, бала – гомум төрки сүз; гомумкулланылыш сүзе, актив лексикага керә; китапча шигъри сүз.

Сизгер – бер мәгънәле сүз; туры мәгънәдә; синонимнары: уяу, сак, үткен, доминанта – сизгер; гомум төрки сүз; гомумкулланылыш сүзе, актив лексикага керә.

Лексик анализга гомуми нәтиҗә:

Өзектә замана баласы, күңел күзе – фра­зеологизмнар; сүзләрнең күпчелеге туры мәгънәдә кулланылган; аерым сүзләрнең синонимнары һәм антонимнары бар; омонимнар юк; килеп чыгышы ягыннан шагыйръ, замана, игътибар, шигъри, шәхес, сурәт, вакыт, дөнья, вазифа, мәгънә, китап, дәрәҗә, мөмкин, кадим, гомумән –гарәп сүзләре, калганнары төрки-татар чыгышлы; тексттагы сүзләр хәзерге татар телендә актив, гомумкулланылыш (стильара) лексикага карый, бары тик шигъри, саз, кадимге сүзләрен китап сүзләре дияргә мөмкин.

 

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Лекарства и вскармливание грудным молоком | Краткий курс лекций по лексикологии французского языка
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-07-02; Просмотров: 14388; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.092 сек.