Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Г. Симферополь

КОМ БУРАНЫ

...Эссе чүл. Битне пешерерлек кайнар җил өрә. Әле генә башланган ком бураны торган саен куәтләнә, күз ачмаслык рәвештә көчәя бара. Рәхимсез җил әче сызгырып, анда-санда посып утырган кәрлә саксаулларны суккалый-каккалый. Чәнечкеле дөя курасы сабакларын өзеп алып, дала түмгәкләре өстеннән сикертә-сикертә, төньякка таба куалый. Гүя ул шулай котырынып шаяра, күңел ачып юана кебек.

Әлегә кадәр тыныч кына оеп утырган кызу ком өемнәре дә хәрәкәткә килде. Алар да, җилнең иләмсез куәтенә буйсынгандай, әкрен генә урыннарыннан кузгалып, уйсу җирләргә таба шуыша башладылар. Яңа урында яңа өемнәр хасил булды. Ләкин бу тышкы күренеш кенә ком чүленең күнме еллар буена сакланып килгән гадәти манзарасын үзгәртә алмады. Кайсы тарафка күз салсаң да, гел бертөсле күренеш: куе соры тузан томаны һәм дулкын-дулкын ком өемнәре.

Камаевның җиңел генә элдертеп килгән «Урал» мотоциклы, такыр юл бетүгә, шып итеп туктап калды. Уйсулыктагы тар юлга түшәлә башлаган шактый калын ком ястыкларын турыдан да, әйләнеп тә үтәрлек түгел иде.

– Эх, өлгереп булмады,– днп борчылып куйды инспектор, кипкән иреннәрен ялап. Мотоциклын этеп-төртеп тә, сөйрәп тә карады. Азаплана торгач, тирләп-пешеп чыкты. Тик берни дә булдыра алмады. Мотоциклның арт тәгәрмәче әйләнгән саен йомшак колга тирәнрәк керә барды. Шулай итеп, чүл уртасында мотоцикл гамәлсез авыр йөккә әйләнеп басып калды, Камаев аптырап тирләрен сөртте: «Нишләргә? Болай басып торып эш чыкмый. Тизрәк барып җитәргә кирәк...»

Җинаятьләр эзләу инспекторы мотоциклын калдырып җәяү китте. Аның исәбе буенча Пешхедкә кадәр булган ара хәзер сигез-тугыз чакрымнан да артык түгел иде.

Бүлек дежурные тапшырган хәвефле хәбәр һич кенә дә тынгылык бирмәде Камаевка. Нәрсә булган анда? Кайсы явызының кулы уйнаган? Каравылчыга һөҗүм итеп, Пешхед хуҗалыгындагы үзәк складны басып киткәннәр. Каравылчыны үлем хәлендә больницага озатканнар. Кем, нәрсә урлаган, күпме урлаган – билгесез.

Инспектор, йөзен чәнечкеле кайнар җилдән яшерә-яшерә, кабат иреннәрен ялап куйды. «Болай булгач, эшләр бөтенләй четерекләнеп китте бит әле. Җитмәсә, бу сур дигәннәре дә һаман табышмак булып кала бирә. Ә күпме вакыт сарыф ителде».

Күптән түгел генә бүлек начальнигы майор Сапыевның борчылып сөйләгәннәрен дә исенә төшерде инспектор.

– Бик җаваплы эш йөкләнә сезгә. Шуны башкарып чыгу өчен зур тырышлык, зирәклек, өлгерлек кирәк. Ә бурычны уңышлы үтәп чыгуыгызга ышанам. Моның өчен кирәкле сыйфатлар сездә бар,– диде бит.– Сур мехы – республиканың алтынга тиң милли байлыгы. Шактый күп күргәзмәләрдә дистәләрчә медаль яулаган, соңгы елларда оештырылган халыкара аукционнарда тиңе булмаган затлы мех ул. Сату-алуда ул кеш, чәшке мехларыннан да кыйммәтрәк санала. Дәүләтебезнең әнә шундый байлыгын кемнәрдер яшерен базарларда сатып, зур табыш ясап яталар икән, дип, сейфыннан кызыл мөһерле кәгазь дә алып күрсәтте майор. Әлеге кәгазьдә Кара диңгез ярына урнашкан атаклы бер шәһәрнең исеме дә телгә алынган. Үзәк аппараттан алынган оператив белешмәләр яшерен базарларга оэатыла торган товарның безнең районда җитештерелгән атаклы сур мехы икәнлеген аңлата иде.

– Безнең өчен иң мөһиме шул,– диде майор,– товарның кайдан, нинди ысул, ниндирәк юллар белән әлеге базарларга чыгуын белергә кирәк. Ихтимал, мондый җинаятьтә берничә кеше кулы уйныйдыр...

Кайнар җил һаман котырынды, күз ачып карарга мөмкинлек бирмәде. Инспектор, битен портфель белән каплаган килеш, үрчемлерәк атларга тырышты. Куллары талгач, җилгә аркасы белән борылып барып карады. Ләкин ишелеп торган йомшак ком, төпсез баткаклыктай, һәр адымны үзенә йота барды. Арт белән бару тагын да җайсызрак иде. Сәйдәш, күзләрен кулы белән каплаган килеш, тешләрен кысып, тагын җилгә каршы борылды. Муенын, битләрен кабат кызган вак ком бөртекләре чәнчеп чеметтерә башлады.

Кояш калын ком томаны аша кызгылт бакыр биш тиенлек кебек кенә күренә. Иртәнге мәл булуга карамастан, көн, эңгер-меңгер вакытындагы сыман, ярым карангы. Инспектор алга иелгән хәлдә атлавын дәвам итте. Күпме ара узды, кайсы якка бара, дөрес барамы – билгесез. Чама белән генә атлый. Пешхед хужалыгы район үзәгеннән көньякта урнашкан булганга, җилнең нәкъ үзәгенә маңгаен терәп бара.

«Эх-х, бөтен планнарны бутады бу хәл, – дип ачынып уйланып куйды ул. Ә бит бүген тик шул сур мәсьәләсе белән генә шөгыльләнергә ниятләгән иде, менә тагын барып чыкмады. Сур эше белән дә күп кенә урыннарда булып, байтак кына кешеләрне күреп, сөйләшеп чыкты. Комиссионка, базар тирәләрендә йөрүче кайбер алыш-биреш итүчеләр белән кызыкcынды. Ләкин серле йомгак очына китереп ялгардай әйбер-мазар чалынмады күзгә. Менә ул ничәнче тапкыр инде Атчапар колхозы элемтә бүлеге мөдиренең сүзләрен исенә төшерде. «Сез эзли торган әйбер монда юк ул, безнең документлар тәртиптә»,– диде хуҗа, төче елмаеп. Белеп әйттеме ул аны, әллә, кәкре атып, туры тидерергә генә тырышып карадымы? Кемнәр белән кызыксынып карарга да киңәш итте бит эле. Хуҗа ачыклап әйтмәсә дә, тел төбен чамаларга була иде. Камаев сер бирмәде. Йомышын бөтенләй башкага сылтап, эшен дәвам иткән булды. Теркәү кенә-гәсендәге кирәге булмаган исемлекләр белән юри мавыкты.

«Кызык... Еш кына посылкалар озатып, акча переводлары алып ятучы кеше турындагы имзасыз хатны кем язып җибәрде икән, аның кемгә карата булуы мөмкин? Чынлап та, ярдәм итәргә телиме бу билгесез кеше, әллә киресенчәме?.. Бу да, үзенә калса, кечкенә бер серле йомгак иде. «Моны да кичекмәстән барлап карарга. Кайвакыт андый хатлар да урынлы булып чыга бит».

Янә берара шулай уйланып барганнан соң, борынга төче ис, фермалар исе килеп бәрелде. Колакка эт өргән, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелеп китте. Ниһаять, бераз алдарак, уйсулыкта, өянке куаклары, өй-каралты түбәләре шәйләнде. Бу корылмалар Пешхед колхозының сарык фермалары иде. Әлеге корылмаларны күргәч, инспектор, өстеннән ниндидер авыр йөк төшкәндәй, бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Инде керләнеп беткән кулъяулыгын чыгарып күзләрен, битләрен, яка астында өзлексез әчетеп торган тирле муенын сөртеп алды.

Фермалардан түбәндәрәк биек яшел камышлы, тыныч Мургаб елгасы агып ята. Елга буйлап бөтенесе дә диярлек яңа, биек өйләр тезелеп киткән. Өй тирәләрен җимеш агачлары, куе йөзем куаклары биләп алган. Пешхед хуҗалыгы – хәлле, бай колхоз. Куйчылык белән шөгыльләнә. Колхозчылары да таза, мул тормышта яши. Һәрбер йортта диярлек мотоцикл, машина...

Уйсулыкка, авылга якынлашкан саен җил дә тынычлана барды. Көн дә ничектер аязланып, яктырып киткәндәй булды.

Складлар янында аны участок инспекторы старшина Алтыев каршы алды. Ул бик борчылган иде. Элек гел ялтырап торган итекләре тузанга баткан. Яңакла-рына чал сакал-мыек бөртекләре үсеп чыккан. Озын, төз буе ничектер кечерәеп калган сыман.

Камаев килеп сәлам бирүгә, старшина:

– Бәла бит, огълан, бәла бит. – дип, Сәйдәшнең, кулын кысты, икенчесенә аның авыр портфелен алды. – Күр инде гомердә булмаган затны, чаян чаккыры, – диде ничектер уңайсызланган кыяфәт белән, гүя бу вакыйганың булуына ул үзе дә гаепле иде.

Камаев тәфсилләп сораша башлады:

– Нәрсә булды, ага, нинди афәт, каравылчының хәле ничегрәк?

Старшина, тәмәке төпчеген читкә ташлап, төкереп куйды:

– Башына каты сукканнар, аңсыз иде, ярый әле больница үзебездә... Ә складны басканнар булырга охшый, чаян чаккыры. Ишек ватык, эзләре дә бар.

Склад ишеге янындарак өч ир кеше тәмәке көйрәтеп, әкрен генә үзара сөй-ләшен торалар иде. Старшина, басып торучылар ягына очлы ияген кагып:

– Мөдир Халлыев белән пүнәтәйләр,– диде.

Камаев барысы белән дә күрешеп чыкты да, портфелен ачты. Аннан фотоаппарат алды. Йомшак тасма чыгарып, Алтыевка сузды. – Я, егетләр, башладык,– диде һәм махсус пумала белән ярым ачык ишек төбендә аунап яткан чабата кадәр элмәле йозакны ком тузаныннан чистартырга кереште.

Йөзак өстендә бармак, кул эзләре күренсә, аларны махсус порошок ярдәмендә юка тасмага күчереп алырга була. Әмма йозакта ул-бу күренмәде. Камаев аны фотога төшереп алды һәм кәгазьгә төреп портфеленә салды.

– Хәзер вак-төяк карагына кадәр бияләй киеп эшли, кинода күрсәтәләр, чаян чаккыры...

Шулай сөйләнә-сөйләнә, старшина йомшак тасма белән шунда ук аунап яткан тимер келәнең иңен-буен үлчәпалды. Аннан соң тасманың бер очын пүнәтәйгә тоттырды. Бергәләп йозак яткан урыннан ишеккә кадәр булган араны үлчәргә керештеләр. Камаев тимер келәне дә фотога төшереп алды.

Шуннан соң барысы да бергәләп склад эченә үттеләр.

Юан корсаклы, кыска, кәкре аяклы мөдир агай складка керү белән сул яктагы киштәләр янына таба ашыкты. Бераздан аның ыңгырашкандай нечкә, хәлсез тавышы ишетелде.

– Сукканнар, ике капчыктан берсе дә калмаган... Югары сортлы мамык, дөя мамыгы иде...

Барлыгы унике килограмм дөя мамыгы югалганлыгы беленде.

Камаев өстәл артына утырып беркетмә язарга кереште. Мөдир агай кулъяулыгын чыгарып симез муенын, битләрен сөртеп алды да, кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй, тагын шул киштәләргә таба атлады. Ашыгып почмакка килде, бер зур әрҗәнең капкачын ачып, иелгән килеш катып калды. Алтыев та аның янына килеп әрҗәгә күз салды. Мөдир сынын турайтып, бераз башын чайкап торгач:

– Монысын да ялаганнар, тозы гына калган, – диде, – белгән булсам, өемә алып кайтып куйган булыр идем.

Камаев, төсе үзгәреп киткән мөдиргә карап:

– Кайчан, ничә тире кабул иткән идегез?– диде.

– Моннан өч көн элек, җомга көн, җәйләүдән барлыгы ике йөз егерме бер мех тире кайтарганнар иде.

– Шуннан?

– Кичә кич әзерләүләр пунктына нәкъ ике йөз данә мех озаттык. Калган егерме берен күмәкләбрәк, икенче партиягә кушып жибәрербез дигән идек, бераз чиерәкләр иде. Менә документлары белән дә таныша аласыз...

Мөдир өстәл янында торган зур тимер сандыктан таушалып беткән кызыл папка алып Камаевка сузды. Инспектор папканы ачып, андагы кәгазьләрне караштырып чыкты. Чынлап та, мондагы документлар Халлыев биргән мәгълүматларның дөрес икәнлеген раслыйлар иде.

Алты ага сөйләвенә караганда, склад хуҗасы белән аның ярдәмчесе бу складта күптән эшләүче, сыналган, ышанычлы кешеләр. «Мөдирнең сейләгәннәре, болай булгач, дөрескә охшый», – дип үзалдына нәтиҗә ясап куйды инспектор.

– Якын көннәрдә бу тирәдә ят кешеләр күренмәдеме соң?

Халлыев маңгаен җыерып, чигәсен кашып алды.

– Әллә тагын, юк, хәтерләмим бит...

– Каравылчы егетнең шундыйрак хәбәр турында сөйләгәне булмадымы?

– Юк бит, туган, сөйләгәне булмады...

Камаев шундый ук җитдилек белән давам итте:

– Сезгә билгеле инде, Алты ага мондагы вакыйганы хәзер бүлеккә җиткерде. Хәзер бу турыда һәрбер хезмәткәр белде дигән сүз. Ә бүлек дежурные тирә-күршедәге барлык милиция идарәләрен кисәтеп чыгачак. Юлларда хәзер аларны ГАИ хезмәткәрләре күзәтә башлый. Базар мәйданнары, комиссионкалар да контроль астына алына...

Бүгенге жинаять күптән түгел генә башланган сур операциясенең дәвамы икәнлегенә Сәйдәшнең шиге калмады хәзер. Шулвакыт ишектә Алтыев күренде:

– Кичә төнлә складлардан ерак түгел ниндидер бер җиңел машинаның моторы эшләп торганын ишеткәннәр... Ул урынны да эзләп таптык. Мөдирнең агасы улына чәй китергән булган, тик ныклап игътибар гына бирмәгән, чаян чаккыры...

Бу хәбәр инспекторны бик нык кызыксындырды.

– Алты ага, әйдәгез, хәзер үк барып карыйк әле без шул урынны, – диде ул күзләрен очкынландырып. Аннан соң тутырган беркетмәләрен тиз генә укып чыгып, шаһитлардан кул куйдырды. Барлык кәгазь-документларын җыйнап портфеленә салды да:

– Алты ага, киттек,– диде. – Ат аунаган җирдә төк кала, ди татарлар. Барып карыйк әле, чаян чаккыры.

Камаев, Алтыев, пүнәтәйләр машина торган урында байтак җирне әйләнделәр. Дүртесенең дә тез башлары, чалбар балаклары пычранып, соры тузанга буялып бетте.

– Менә монда мазут тамчылары булырга охшый,– диде старшина, чүгәләгән килеш нәрсәгәдер игътибар итеп. – Күптән түгел тамган болар. Мазуты яңа. Картерыннан саркыган булырга охшый...

Алтыев шундый нәтиҗә ясый-ясый, тезләрен каккалап урыныннан күтәрелде. Шул ук тирәдән бер шырпы кабы да табып алдылар. Кап өстенә ямь-яшел яфрак рәсеме ябыштырылган. Аның бер почмагында кәкре-бөкре хәрефләр белән кыскартылып ике-өч суз язылган: «Быттех. Майорен. 9-54». Инспектор, шырпы кабын фотога төшерә-төшерә, уйланып алды. «Нәрсәне аңлата бу сүзләр? Майорен. 9-54 саны ни турыда сөйли? Урам исеме, йорт номерымы әллә бу? Шулай булса, кайсы райондагы, шәһәрдәге урам исеме ул? Безнен районда андый урам да, йорт номеры да юк.

Ииспектор тартмадагы язуларны зур кызыксыну белән янә бер тапкыр карап чыкты да, беркетмәгә теркәп куйды. Аннан соң капның читеннән чеметеп кенә тотып, аерым бер тартмага урнаштырды. Шырпы кабы иң әүвәл эксперт лабораториясендә тикшерелергә тиеш. Бармак эзләре булмасмы? Бер чәнти бармак эзе дә кайвакыт ун шаһитка алыштыргысыз нигезле дәлил булып тора. «Быттех» белән «Майорен» «телгә килеп», кемнең дә булса мәкерле эзенә китереп чыгармаслармы? Берәүнең кесәсендә таушалып йөргән бит ул кап. Кемдер дер-дер калтыранган куллары белән азапланып язган ич аңа. Нигә шулай калтыранды икән ул? Әллә нервлары какшап беткән олы яшьтәге карт-коры микән? Хәер, еш салырга яратучының да язуы шундый була.

Җинаять булган урында беркетмә тутыру, язу-сызү кебек эш мәшәкатьләрен тәмамлагач, җинаятьләрне эзләү инспекторы лейтенант Камаев белән участок инспекторы старшина Алтыев, кичекмәстән башкарылачак эш йомышлары турында сөйләшеп алдылар. Шушы минутлардан алар, бер оператив группаны тәшкил итеп, булган һәрбер мөмкинлекләрен, көчләрен, осталыкларын кулланырга, һәрбер хәрәкәтләрен әлеге авыр җинаятьне ачуга юнәлдерергә тиешләр. Бу алар өчен сугышчан приказ – шәхси бурыч. Тик ни генә эшләсәләр дә, барча хәрәкәт закон нигезендә – җиде тапкыр үлчәнеп, бер кат кына киселергә тиеш. Бу яктан җаваплылык, опергруппаның җитәкчесе буларак, Сәйдәш өстенә төшәчәк.

Кинәт чыңлаган телефон Сәйдәшне сикертеп торгызды. Трубкадан Атчапар элемтә бүлеге начальнигының көр тавышы яңгырады:

– Тизрәк килеп җитегез, бер посылкадан әче ис, тире исе килә,– диде ул пышылдауга якын тавыш белән. – Җибәрүчесе дә монда... Сезнең гозерне онытмадык, хе-хе...

Мех җибәрүчеләр булса, хәбәр бирергә кушкан иде Сәйдәш башлыкка.

– Рәхмәт, иптәш Караханов, берәр сәбәп табып, посылка иясен тоткарлагыз, мин хәзер,– диде инспектор, ашыгып төймәсен каптыра-каптыра. Ләкин, трубкасын куярга өлгермәде, телефон кабат чыңлый башлады. Бу юлы старшина Алтыев шалтырата иде. Аның борчулы тавышы ишетелде.

– Сарыҗанны үзәк больницага китердек, хәле бөтенләй авыраеп китте, чаян чаккыры, бөтен планнарны бутады бит әле бу, хәзер миңа нишләргә инде?

– Бик вакытында шалтыраттыгыз, Алты ага, мин хәзер үк Атчапарга киләм. Гыйбад хәлвә белән Сәрвәр мәргәнне барлауны үз өстегезгә аласыз, уңыш телим, саграк булыгыз,– диде Сәйдәш, ашыгып. – Кичен бүлектә очрашырбыз...

Өч-дүрт сәгатьтән Камаев Атчапар хуҗалыгында иде инде.

– Рәхим итегез, инспектор, – диде башлык, ишекне яба-яба. – Исе бар, мех-тиресе дә бардыр... – Караханов кечкенә үткен күзләрен хәйләле кысып хихылдап алды. Үзе дә монда утыра, ипләбрәк кысып карасагыз, бәлки...

Кечкенә генә бөркү бүлмәдә йонлач бүрек, озын чапан кигән урта яшьләрдәге бер ир, посылкалар кабул итүче кыз һәм тагын бер хатын утыра иде.

Камаев, бүлмәдәгеләр белән исәнләшкәннән соң, кайдан, нәрсә өчен килүен әйтте. Озатырга әзерләп куелган кайбер посылкалар белән кызыксыначагын белдерде. Зур бүрекле агай белән оператор кызны пүнәтәй итеп билгеләп, эшкә кереште: бер посылканы зур игътибар белән барлап карап чыкты, икенчесен кыскалап, иснәп карады. Тик сүтеп, ачып карарлык дәлил тапмады. Менә аның кулында чираттагы посылка. Күләме бик зур булмаган фанера әрҗә, тыгыз ак тукыма белән тышлап тегелгән. Әрҗәне капшап, кысып кына бер эш чыгасы юк. Инспектор аны зур дикъкать белән иснәргә кереште һәм әче камырдан пешкән кабартма исенә охшаш ис тойды.

Адресына караганда, әлеге посылка Ульяновск шәһәрендә яшәүче Галимов Хафиз Һадиевичка юлланган. Ә җибәрүчесе Галимова Хәдичә Һадиевна – кече Пешхедтә яшәүче хатын-кыз булып чыкты.

– Посылка хужасы менә шушы хәләй (төркм. – «хатын»), – диде элемтә начальнигы, тәрәзә янында боек кына басып торган хатынга ымлап, – таныш булыгыз, елдаш Алимова...

– Әйе, безнеке,– дип раслады хатын.

Урта яшьләрдән узган бу хатынның йөзе Сәйдәшкә таныш сыман күренде. Аның өстендә бу төбәкләрдә яшәүче хатын-кызларныкы кебек ачык төстәге, иркен итәкле җиңел күлмәк булса да, кыяфәте, сөйләшүе белән ул җирле халыклардан аерылып тора иде.

Инспектор, посылканы ачып тикшерү өчен прокурордан алган рөхсәт-санкцияне укып чыгып, пүнәтәйләрдән кул куйдыргач, Галимовага мөрәҗәгать итте:

– Посылкада нәрсәләр бар, апа?

– Азрак йөзем,– диде хатын, бераз дулкынланып. – Әниләргә, әбиләргә күчтәнәч... – Ул, нәрсәдәндер оялгандай, тигез ак тешләрен күрсәтеп, кыюсыз гына елмаеп куйды.

– Кайда күрдем соң үзен, әллә район үзәгендәме? – Камаев шул уй белән баш ватты.

– Посылкада мех-илтерлар бармы, апа?

Камаев үзен борчып килгән төп соравын бирде. Хатынның, сөйкемле йөзе, ничектер, кызарып, тимгелләнеп китте.

– Бар, – диде ул әкрен генә, башын аска игән килеш.

– Ул чагында посылканы ачып карарга мәҗбүрбез, прокурорның рөхсәте белән танышсыз...

Посылканы ачуга, бер төргәк күренде. Инспектор аны кулына алды. Урап бәйләгән тегәрҗебен чишеп, кара янчыктан берәм-берәм мех тиреләр чыгара башлады һәм:

– Бер-ике, өч-дүрт... – дип кычкырып саный барды. Посылкада – сигез тире. Шуларның җидесе гади илтер, алары инспекторны бөтенләй кызыксындырмады, ә менә сигезенчесе... Сигезенчесе – күз явын алырдай затлы сур мехы. Илтердәге йонның һәр бөртеге төрле төстә: төптә – кара, очында – аксыл. Шуның нәтиҗәсендә тонык яктыда да мехның төсе гел үзгәреп торган кебек. Тәрәзәдән тәшкән кояш нурларында аның хикмәтле бөдрәләре хәйран сокландыргыч икән. Инспекторның беркайчан да мондый гаҗәп зиннәтле мех күргәне юк иде әле. Ул сокланып текәлгән күзләрен илтердән алалмыйча беразга сүзсез калды. Комсыз халыкның, җинаятьчеләрнең юкка гына күзе кызмый икән моңа. Чынлап та алтын бәрабәренә торырлык икән шул бу сур мехы.

– Энемә, бүләк итеп җибәрәм, бердәнбер сурыбыз иде...

– Посылкагызны тоткарларга туры килер, апа.

Хатын сүзсез генә башын иде.

...Сәйдәш мотоциклын кабызып торган арада аның янына кыяр-кыймас кына әлеге хатын килеп басты. Як-ягына каранып алды да, сагаеп кына:

– Карагыз әле, үскәнем, сез нинди тиреләр эзлисез соң? – дип сорады.

– Күрше колхозыгызның складын бастылар бит, Хәдичә апа, каравылчыны үтерә яздылар, ишетмәдегезмени?– диде инспектор, хатынның күзләренә туры карап.

– Беләм, анысын ишеттек... – Хатын, тагын да якынрак килеп, янә як-ягына карап алды. – Менә нәрсә,– диде ул, ярым пышылдап. – Миңа бит ирем Кылычберде әзиең дә ниндидер сатып алучы турында сөйләгән иде. Ул да затлы тиреләр турында кызыксынган бугай. Җәйләүдән кайтсын әле, сорашырмын...

Хатын кулын селтәп куйды.

– Бу турыда миннән ишетүегезне Кылычберде эзиегезгэ әйтмәгез, яме, үскәнем. – Газиз әниседәй, туган телендә матур игеп сөйләшеп торучы бу сөйкемле хатын ничектер ягымлы, якын күренде Сәйдәшкә.

– Хәдичә апа,– диде Камаев,– сез бик мөһим хәбәр әйттегез бит әле. Гылыч ага белән тиз арада күрешеп сөйләшеп булмасмы икән? Бәлки, чынлап та безгә кирәк бәндәдер ул? Ә сер турында хафаланмагыз...

– Азыклары бетә торгандыр, бер-ике көннән үзе дә кайтырга тиеш инде ул. Кайтса-нитсә, хәбәр итәрмен, тик ничегрәк?

– Минем фамилиям Камаев, бер-ике сүзгә телефонга чакырсагыз да була.

– Камаевмы? Ә ярар, – диде хатын, аннан соң, тыйнак кына елмаеп, өстәде: – безнең посылканы нишләтерсез икән, үскәнем? Посылканы Кылычберде эзиең җыйнап теккән иде, дөресен әйтәм, мин андагы сур илтеренең барлыгын да белми идем. Андый нәрсә бездә булганы юк иде, кайдан алгандыр?.. Сәүдә-мазар белән шөгыльләнүчеләр түгел без, тикшерегез...

– Посылкагыз өчен борчылмагыз, гаебегез булмаса, озак тоткарламабыз, – диде инспектор.

Участок инспекторы старшина Алтыев ветфельдшер Сәрдәр мәргән янына барганчы аны якыннан күреп белгән кайберәүләр белән очрашып сөйләште. Көтмәгәндә Сәрдәр турында ул кызык кына мәгълүматлар туплады. Кеше сөйләвенә караганда, ветфельдшер комсыз, саран кеше икән.

...Сәрдар мәргән бүген эшкә дә бармады. Авыруга салышып, өй түрендә эсседән качып тик ята бирде. Әмма, һич көтмәгәндә бик пөхтә киенгән, күрер күзгә сөйкемле генә яшь егет килеп кергәч, торып утырмыйча булдыра алмады. Шунда ук карчыгына чәй яңартырга кушты, сәламен кабул итеп, кунакны түргә, аш янына чакырды. Кунак озак кыстатмады, тупас борынлы заграничный түфлиләрен салып, тар кырлы эшләпәсен кадакка элде. Берничә каптырмалы зур портфелен култык астына кыстырып, аякларын төркиләрчә бөкләп, хуҗа янына ук килеп утырды.

– Сездә калҗалы товар бар икән, Сәрдәр яга, миңа күпме булса да сыя, һәр сурыгыз өчен алтмышны түлим, – диде кунак, зур күзләрен киереп ачып, сүзләрен раслар өчен портфеленнән байтак кына акча да чыгарып салды.

Зәңгәр пыялалар шундук акча төргәгенә «кадакландылар».

– Вай-вай,– диде,– Сәрдәр, алтмышны ишеткәч. Ул, эскәтердәге акчадан күзләрен алалмыйча, ике кулы белән ияген тотып, башын чайкый башлады, гуя аның тешләре нык сызлый иде.

– Нигә соң бераз элегрәк килмәдең? Күптән түгел генә иллешәрдән алтындай сигез тире сатып җибәрдем бит... Вай-вай...

– Бөтен кешедән җыеп киткәндер инде ул. Миңа кая барырга инде хәзер, Сәрдәр ага? – Нияз мескенгә калган кыяфәт белән картка төбәлде.

– Белмим бит, балам. Әйе, Гыйбадтан да алды түгелме икән...

– Сезнең танышыгызмы әллә ул, Сәрдәр ага?

– Мосафирны әйтәсеңме, балам?

– Әйе инде, шуны әйтәм... Өенә барып алтмыш бишәрдән сорап карасам, бирмәс микән?

– Кем белә аның кем икәнен, кайда торганын. Бәлки, бераздан кабат үземә килерсең... Вах, элегрәк килгән булсаң,– дип һаман өзгәләнде карт.

– Юк, Сәрдәр ага, миңа хәзер үк кирәк иде шул,– дип Нияз Сәрдәр белән тиз генә хушлашты.

Сәрдәр өе каршында ук кара портфельле егетне «кайдандыр» килеп чыккан участок инспекторы Алтыев туктатты. Ул, егетнең «карышуына» да карамастан, аны якындагы машинага таба әйди башлады. Портфельле егет кузгаткан тавышны ишетеп чыккан Сәрдәр кызып, кунагын якларга кереште.

– Сез нәрсә өчен кешене рәнҗетәсез, милесә?!

– Сез борчылмагыз, Сәрдәр туган, безгә билгеле инде,– диде старшина, уң кулын чигәсенә алып.– Сез аңардан берәр нәрсә алдыгызмы, я булмаса үзегез саттыгызмы?

– Алмадым да, сатмадым да, җибәрегез кешене, бу биззаконна, – диде Сәрдәр, тавышын күтәреп, – ысматри, сезгә дә хуҗа табылыр, әйе. Алдан уйлаганча, рольләр шома башкарыла иде, Алтыев инде кыюланып Ниязның портфеленә үрелде:

– Кая, анда нәрсә, егеткәй?

– Берни дә юк!.. – Бирмим, милиция дигәч тә...

– Ә-ә, шулаймыни әле? Старшина яшел «Москвич» ягына таба баш кагып куйды. Алай булгач, әйдәгез авыл Советына, анда барысын да ачыкларбыз.

Сардәр, шикләнерлек сәбәп юклыгына ышанып, киреләнеп тормады, алар белән ул да машинага кереп утырды...

Алтыев Сәрдәрне аерым бүлмәгә чакырып сорау алырга кереште:

– Гражданин Сәрдәр, сур илтерләрегезне быел кая куйдыгыз? Дәүләткә дә тапшырмагансыз?

– Гамәлгә яраклы тиреләр булмады, быел кыш салкын килде бит, аннары маллар да арык, кем, Юлдаш нәчәллик.

– Дөрес сөйләмисез, кисәтергә тиешмен: күптән түгел генә берәүгә сигез илтер сатып җибәрдегез. Кем ул, кайда яши?

Эшнең болай ук килеп чыгасын көтмәгән Сәрдәр беразга аптырап, каушап калды. Ләкин шундук үзен кулга алып, һөҗүмгә күчмәк булды.

– Намуслы кешегә яла ягу бит бу! Сез нәрсә, старшина погоннары тагып алдым дигәч тә. Сезнең ни хакыгыз бар? – Сәрдәр төкрекләрен чәчә-чәчә урыныннан сикереп торды. – Әйе, сездән сорыйм... Ни хакыгыз бар?.. Милисә... Мин колхоз малларын дәвалыйм, чын пай члены, сез нәрсә?..

– Утырыгыз, тавышланмагыз!– диде Алтыев, тыныч, басынкы тавыш белән.

– Ә мин тире сатканым юк, ызнай, кем, милисә. – Ул калтыранган куллары белән керле кулъяулыгын йомарларга кереште.

– Сезне көтәм, – диде Алтыев, соравын кабатлап.

Сәрдәрның күзлек пыяласы аша кызыл кан тамырлары беленеп торган кысык күзләрендә утлы чаткылар ялтырады.

– Яла бу, этлек... Мин моны ләчәлликкә әйтәчәкмен, әйе.

– Яла ягарга җыенмыйм, әмма кайсы числода, кемгә ничә сумлык тире-мех сатып җибәрүегезне әйтә алам.

– Алтыев, Сәрдәрнең күзләренә туры карап, өстәл ишеген ачты. – Әйтеп бирергәме?

– Мин бернәрсә дә сатмадым, – дип мыгырданды Сәрдәр, һаман үҗәтләнеп. – Сорагыз ул егеттән, ул да әйтер. Кая соң әле үзе?

– Ярый, яхшы, сезнеңчә булсын.

Алтыев өстәл тартмасыннан кара төстәге кечкенә магнитофон чыгарды, җәһәт кенә кызыл төймәсенә басты. Бераздан тыныч бүлмәдә кеше сөйләгән тавыш ишетелде.

«Әй, хәләй, сен ниерде? Миһман бар... – Сәрдәр үз тавышын аерымачык ишетеп, тавышын аерышгеык ишетеп, магнитофонга төбәлгән килеш күзләрен челт-челт йомгалап, әкрен генә урыныннан күтәрелә башлады. Болай да озынча арык бите тагын да сузыла төште, авызы ярым ачылды. Бу вакытта ул, музыканың серле көченә буйсынып, бөгелә-сыгыла тар кувшин авызыннан чыгып килүче күзлекле кобраны хәтерләтә иде.

Магнитофон дерелдәвек нечкә тавыш белән дәвам итте: «Нигә элегрәк килмәдең соң күптән түгел генә бер мосафирга иллешәрдән алтындай сигез тире сатып җибәрдем бит. Вай-вай»...

– Нәрсә, җитеп торырмы, әллә дәвам иттерәбезме?– диде Алтыев, магнитофонны туктатып.

– Җитәр, кирәкми, – Сәрдәр кавын кебек озынча башын учлаган хәлдә бераз сүзсез утырды да, елак тавыш белән ыңгыраша-сукрана башлады.– Ай-вай, коръән, тотып ант иткән идем бит, белсә, җанымны суырачак хода бәндә... төркмәнчелек шул булырмы, вах!

Саргылтрак йөзле, күз төпләре күгәреп янчекләнгән бу кеше инде ничектер мескен булып күренде.

– Иптәш Сәрдәр,– диде старшина, тавышын бераз йомшарта төшеп,– вакыт әрәм итмик. Бездән барыбер берни дә яшереп кала алмыйсыз.

Сәрдәр бер ноктадан күзләрен алмыйча гына:

– Аның исеме Сөләйман, – диде. – Кайда яшәгәнен белмим...

«рекламные плоскости

в маршрутных такси»

ИП Конькова А.В. совместно с «Рекламной группой А5» вывели на рекламный рынок АР Крыма принципиально новый рекламно-информационный носитель «Backboard».

Рекламно-информационный носитель «Backboard», выполненный в виде подголовника, является внутренним и располагается на спинках сидений в маршрутных такси (Богдан, Эталон). Информационная листовка размещена таким образом, что реклама предлагается персонально каждому пассажиру на уровне глаз, что обеспечивает оптимальный обзор (30-40 см от глаз сидящего пассажира) учитывая как психологические, так и эргономические аспекты предоставления информации. Совмещая в себе наиболее эффективные способы предоставления рекламной информации, носитель «Backboard» является оптимальным решением для визуальной рекламы.

При проектировании информационно-рекламного носителя «Backboard» и условий его размещения были учтены основные факторы эффективности рекламы:

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Мы вынуждены проводить согласованные митинги, стоять в одиночных пикетах. Инициатором, пикетов, по определению может быть сам пикетчик, т. к. одиночные пикеты законом разрешены | Коммерческое предложение. Руководителям, специалистам
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-01-14; Просмотров: 101; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.011 сек.