Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел белемендә чагыштырма-тарихи метод

Чагыштырма-тарихи методның барлыкка килүе һәм камилләшүе чагыштырма-тарихи тел белеме барлыкка килү һәм үсү белән турыдан-туры бәйле. Гадәттә, аның барлыкка килүен, беренче чиратта, XVIII гасырда Европа тел белгечләренең борынгы һинд әдәби теле – санскрит белән танышулары һәм санскрит, латин, борынгы грек телләрендәге сүзләрнең тамырларында һәм формаларында охшашлыклары белән бәйлиләр. Ләкин телләрнең кардәшлеге турындагы идеяләр инде XVII гасырда ук Г.Постеллус, И.Ю.Скалигер, Г.В.Лейбниц кебек бөек галимнәрнең хезмәтләрендә чагылыш таба. Әлеге хезмәтләрдә тәүге тапкыр телләрнең генеалогик классификациясе урын ала.

Чагыштырма-тарихи методның нигезе буларак кабул ителгән чагыштырма-тарихи характердагы хезмәтләр XIX гасырга карый һәм алар Ф.Бопп, Р.Раск, Я.Гримм, В.фон Гумбольдт, А.Х.Востоков кебек галимнәрнең исемнәре белән бәйле.

Гадәттә, чагыштырма-тарихи методны тел гаиләләрен һәм төркемнәрен тарихи-генетик яктан тикшерү алымнары һәм процедуралары күплеге буларак кабул итәләр, шул ук вакытта, тел үсешендәге тарихи закончалыкларны билгеләү максатыннан, аерым бер тел белән дә эш алып барылырга мөмкин. Әлеге методның нигезе – төрле чорларда бер үк тел факты яки аның мөнәсәбәтләренең халәтен чагыштыру, теге яки бу вакыт эчендә барлыкка килгән үзгәрешләрне билгеләү. Чагыштыруның конкрет алымнары һәм процедуралары түбәндәге күренешләргә бәйле: тикшерелә торган тел фактларының генетик нигезен билгеләү, чагыштырыла торган телләрнең төрле дәрәҗәләрендәге охшашлыклар системасын һәм аномалияләрне ачыклау, безгә кадәр килеп җитмәгән язма истәлекләрдәге тел формаларын модельләштерү, тел күренешләренең һәм халәтләренең вакыт һәм пространствода урын алуы.

Телләрнең охшашлыгы чагыштырыла торган телләрнең югары дәрәҗәдә аваз һәм флексияләренең туры килүләрендә чагылыш таба, шуңа күрә, чагыштырма-тарихи метод фонетик-фонологик һәм морфологик дәрәҗәләрдәге тарихи үзгәрешләрнең билгеләнүендә тагын да нәтиҗәле. Чагыштырма-тарихи методта чагыштыру өчен нигез сайлап алу әһәмиятле роль уйный. Еш кына әлеге роль борынгы язма традициягә ия булган телгә бирелә, һинд-европа телләрен өйрәнүдә, мәсәлән, әлеге роль озак еллар буе санскритка бәйле. Чагыштырма-тарихи метод нигезендә телләр тел төркемнәренә һәм тел гаиләләренә бүленә.

Чагыштырма-тарихи методта, “чагыштыру” һәм “тарихилык” еш кына чикләреннән тышка чыга, ягъни, алар кушылып китәргә мөмкин, бу яктан алар еш кына төрлечә аңлатыла да. Игътибар тарихилыкка юнәлдерелергә мөмкин, бу очракта, “конкрет телнең тарихы” дип аталган тикшерү уздырыла, ягъни, кардәш телләр белән чагыштырылу бөтенләй диярлек булмаска мөмкин, ул борынгырак фактлар белән яңарак фактлар арасындагы чагыштырылу белән алыштырыла. Башка очракта игътибар чагыштырылуга юнәлдерелә, әлеге тикшерүдә тарихи нәтиҗәләр ясалмый. Телләрнең чагыштырма грамматикаларының күбесе нәкъ менә шушы төргә карый.

Телләрне өйрәнүдәге бүгенге көн чагыштырма-тарихи методикасы башка методларның алымнарын да, мәсәлән, типологик, статик, лингво-географик методларны киң куллана.

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Тел өйрәнүнең чагыштыру методы | Тел өйрәнүнең конструктив методлары
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 1757; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.008 сек.