Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел өйрәнүнең конструктив методлары

Тел белемендә конструктив методларның килеп чыгуы ХХ гасырның 60 нчы елларына карый һәм тел өйрәнүдә төгәл фәннәрнең алымнарын куллану омтылышы белән бәйле, беренче чиратта, бу математикага кагыла. Математик конструктивизмның төп кагыйдәләреннән берсе теоретик объектларны төзүнең әһәмиятенә кагыла: объект, тикшерүче тарафыннан төзелә яки модельләштерелә алганда гына теория объекты буларак кабул ителә. Моның белән беррәттән, конструктив объект буларак реаль объект түгел, ә аның теоретик аналогы, моделе, мәсәлән, чын сөйләм урынына аларның теоретик аналоглары – җөмләләрнең структур схемалары кабул ителә.

Модельләштерүдә еш кына кибернетикада “кара ящик” дип аталган методны кулланалар. Бу очракта керештә “кара ящикның” нәрсә кабул иткәне һәм чыгышта нинди нәтиҗәләр күрсәткәне генә билгеле. Максат исә – тикшерүчегә билгеле булмаган, информацияне нәтиҗәләргә әйләндерә торган механизмның ачыклануы. “Кара ящикны” сүтү тыела, чөнки ул бу очракта эшләүдән туктаячак. Бу вакытта кереш һәм чыгыш информацияләр нигезендә “кара ящикның” мөмкин булган төзелеше билгеләнә. Ул һәрвакыт субстанциягә бәйсез рәвештә объектның идеализациясе булып тора. Модель формаль булырга тиеш: биредә объектлар һәм алар белән эш итү кагыйдәләре билгеләнү зарур. Модельнең кыйммәте исә аның аңлату көче белән бәйле: килеп чыккан модель тарафыннан никадәр күбрәк объект һәм күренеш тасвирланса, модель шулкадәр күбрәк кыйммәткә ия һәм ул объект-күренешләрнең чынбарлык төзелешләренә туры килә. Модель кечкенә аңлату көченә ия булган очракта, тагын да яңарак, рациональ модель барлыкка китерү өстендә эш алып барыла башлый.

Тел белеменең конструктив методларында тикшерүнең беренчел объекты булып, гадәттә, теоретик модель буларак җөмлә санала, шуңа күрә, әлеге методлар белән җөмләнең синтаксисы өйрәнелә, шулай ук тикшерүнең мондый ысулы җөмләгә бәйле семантика һәм сүзлеккә дә карый; семантика һәм фонология синтаксиска карата интерпретацияләү функцияләрен үти. Соңгы вакытта телнең теоретик моделен барлыкка китерү өчен дә конструктив методлар киң кулланыла башлады.

Конструктив методларның тагын бер концептуаль үзенчәлеге – телне динамик система буларак аңлау. Әлеге үзенчәлек нигезендә җөмлә төзү законнары универсаль дип табыла, ә менә телнең милли, тарихи үзенчәлекле үзгәрешләре әлеге универсаль закончалыкларның реальләшүе буларак кабул ителә.

Телгә карата конструктив карашлар ачык рәвештә генератив грамматикаларда (ХХ гасырның 50-60 нчы еллары) тормышка ашырыла. Әлеге грамматикаларның бер тибы Америка лингвисты Н.Хомский теориясе белән бәйле. Бу төр грамматикаларны барлыкка китерүнең нигезендә түбәндәге фикер ята: табигый телләрдәге синтаксик типларның күплеге аз санлы трансформацион кагыйдәләр ярдәмендә үзгәртелә торган типларның гади системаларына нигезләнә. Ике дистәгә якын төп трансформация бар, алар ярдәмендә төрле телләрнең синтаксик төзелешләренең төп типлары барлыкка килә. Мәсәлән, Укучы китап укый дигән җөмләдән, трансформацияләр ярдәмендә түбәндәге трансформаларны барлыкка китерергә мөмкин:

1) Китап укучы тарафыннан укыла;

2) Укучы китап укыган;

3) Укучы китап укыячак;

4) Китап укучы тарафыннан укылачак;

5) Китапның укучы тарафыннан укылышы;

6) Укучы китап укымый;

7) Укучы китап укыймы?

8) Китап кем тарафыннан укылачак?

9) Китап укый торган укучы;

10) Укучы тарафыннан укылган китап һ.б.

Трансформацион грамматикаларда исә синтаксисның “тирән” һәм “өске” баскычларын (ярусларын) аералар. Грамматиканың максаты – барлык тирән” һәм “өске” структураларны билгеләү һәм алар арасында катгый тәңгәллек булдыру. Иң элек трансформацион тип дистрибутив анализга өстәмә буларак кына барлыкка килә. Аның төп приниплары З.Харрис тарафыннан билгеләнә. Алга таба исә трансформацион методның барлык кагыйдәләре тәнкыйтькә юлыга, бу, беренче чиратта, трансформациянең семантик инвариантлыгына кагыла. Трансформацион метод, җөмләнең синтаксик, аеруча, семантик структурасы үзенчәлекләрен күрсәткән ысул буларак кулланылудан туктый, ләкин шуңа да карамастан, ул бүгенге көн тел белемендә әле дә булса мөһим рольне башкара.

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Тел белемендә чагыштырма-тарихи метод | Тел өйрәнүнең дистрибутив методы
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 437; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.015 сек.