Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел белемендәге нейролингвистик методлар




Нейролингвистиканың фән буларак барлыкка килүе 1861 елга карый, ул Париж хирургы һәм анатомы Брокның мотор афазиягә – сөйләм эшчәнлеге сәләтенең юкка чыгуы белән бәйле хезмәтенә барып тоташа. Нейролингвистик методларның барлыкка килүе исә, үз чиратында, турыдан-туры нейролингвистика фәне белән бәйле. Иң элек нейролингвистик тикшеренүләр объекты булып афазия – сөйләм эшчәнлекләренең төрле формадагы җитешсезлекләре тора. Аларны эпизодик рәвештә инде урта гасырларда ук тикшерәләр, ләкин афазияләрнең тулысынча систематик рәвештә өйрәнелүе бары тик ХIХ гасырның икенче яртысында гына башлана. Славян тел белемендә сөйләм җитешсезлекләре фактларына карата кызыксынуны иң элек үзенең “Тел җитешсезлекләре һәм телнең эмбриологиясе” (1885) дип аталган хезмәтендә И.А.Бодуэн де Куртенэ башлап җибәрә. Нейролингвистика идеяләренең алга таба үсеше инде А.Р.Лурий, Л.В.Щерба, В.А.Богородицкий, Л.Блумфилд, Р.О.Якобсон, В.Дорошевский һ.б. галимнәр тарафыннан дәвам ителә.

Нейролингвистика диагностик максатларны хәл итә һәм клиник практика зарурлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Клиник күзәтүләр, сөйләм механизмы белән бәйле төп нерв структураларының җәрәхәтләнүләрен ассызыкларга ярдәм итә. Фәннең барлыкка килү һәм классик чорларындагы төп тикшерү методлары – авыруның сөйләм эшчәнлеген төрле шартларда күзәтү: текстлар сөйләү, сөйләшү, уку, язу, төрле тестлар куллану һ.б.

Фәннең тирәнәюенә һәм техник чараларның камилләшүенә бәйле рәвештә яңа нейролингвистик методлар да барлыкка килә. Әлеге яңалыклар рәтенә амитал-натрий пробасы белән бәйле рәвештә ангиография дә (кешенең баш миен рентгеноконтраст матдә ярдәмендә тикшерү ысулы) керә.

Бүгенге көн нейролингвистикасында стереотаксик метод та – дәвалау һәм диагностик максатлар белән билгеле баш мие структураларына микроинструментлар кертү кулланыла, мәсәлән, күзәнәкләрнең биоэлектрик хәлен билгеләү өчен. Шушы максатлар нигезендә, шулай ук, баш миенең билгеле бер өлешләрен электростимуляцияләү дә тормышка ашырыла. Унилатераль шок терапиясе – ярымшарларның берсен вакытлыча инактивлаштыру сул һәм уң ярымшарларның күренеш спектрын билгеләргә булыша.

Бүгенге көн нейролингвистикасы методларыннан берсе – дихотик тыңлау – төрле ишетү стимулларының бер үк вакытта ике каналлы рецепциясе (кабул ителүе). Әлеге тикшерү, мәсәлән, түбәндәге нәтиҗәләргә китерә: уң колак сөйләм авазларын төгәл таный ала, ә сул колак исә башка тавышларны әйбәтрәк кабул итә. Нейролингвистик гомумиләштерүләрнең төп асылы – нейрохирургик практика. Эпилепсия авыруыннан интегүчеләрнең баш миен ачып карау сул ярымшар һәм сөйләм эшчәнлеге арасындагы тыгыз бәйләнешне дәлилли.

Бүгенге көн методларына баш миенең төрле биоэлектрик активлыкларын язып алу һ.б. керә. Якынча ХХ гасырның икенче яртысыннан башлап нейролингвистика гомумән кешенең үз-үзен тотышы турындагы фәнгә әйләнә, бу исә аның башка фәннәр белән мөнәсәбәткә керүен һәм ул фәннәрнең методларын куллануын күздә тота.

Тел өйрәнүдә микъдари методлар.

Микъдари методлар тел күренешләрен өйрәнүдә санау куллану белән турыдан-туры бәйле. Тел өйрәнүдә математик аппаратка мөрәҗәгать итү тикшерүләрдә төгәл фәннәргә карый торган алымнарны куллану ниятеннән килеп чыга, бу исә төгәл фәннәрнең тел белеме белән якынлашуына китерә. Микъдари методлар математика статистикасына таянган очракта, алар статистик метод исемен йөртә.

Тел белемендә микъдари методларны файдалану лингвистик тикшеренүләрдә статистиканың кулланыла башлавы белән бәйле. 1913 елда рус математигы А.А.Марков “Евгений Онегин” әсәрен статистик метод ярдәмендә тикшерү” дип исемләнгән хезмәт яза. Бу хезмәтендә ул, ихтималлык теориясенә таянып, А.С.Пушкин әсәрендәге тартык һәм сузык авазларның кабатлану ешлыгын билгели.

Микъдари методлар ярдәмендә төрле тел күренешләре тасвирлана – фонема, хәреф, морфема, сүз һәм текстта урын алган төрле фактларның ешлыгы: берәмлекләрне куллану ешлыгы, аларның төрле жанр текстларында урын алуы, башка берәмлекләр белән мөнәсәбәте һ.б. Мәсәлән, конкрет текстлар күплегендә очрый торган лексик берәмлекләрнең санын өйрәнү нигезендә, төрле телләрнең ешлык сүзлекләре төзелә. Ешлык сүзлекләре китергән нәтиҗәләр буенча, иң еш кулланыла торган 1000 сүзгә текстта кулланылган якынча 85% лексик берәмлек туры килә. Сүзлек-минимумнар яки чит тел өйрәнүдә актив һәм пассив үзләштерү өчен лексик күренешләрне сайлаганда әлеге мәгълүмат бик тә мөһим.

Статистика тел үзенчәлекләрен санау ярдәмендә текстның авторын билгеләгәндә, әсәрнең якынча язылыш чорын ачыклаганда һәм бер үк автор тарафыннан язылган әсәрләрнең хронологиясен булдырганда кулланыла. 1927 елда поляк этнографы Ян Чекановский һәм 1948 елда Америка тел белгече Моррис Сводеш чагыштырма-тарихи тел белемендә лексикостатистика куллана башлыйлар. Бу очракта, алар тел составының микъдар күрсәткечләре нигезендә телләр арасындагы кардәшлекне һәм аларның бер баба телдән аерылып чыгу чорын билгеләргә тырышалар.

Микъдари методлар текстларның киң массивын тикшерүне күздә тота, шуңа күрә мәгълүматның саклануы һәм эшкәртелүе электрон исәпләү машиналарын кулланган очракта югары нәтиҗә бирә. Микъдари методлар телнең гади структур моделенең структур-ихтималлык моделенә әйләнүенә перспектива ача, бу очракта исә һәрбер тел берәмлеге үзенең “авырлыгына” ия.

Телнең микъдари методлар ярдәмендә өйрәнелүе, шулай ук, аның сыйфат анализы белән дә тыгыз бәйле. Идеалда исә, бу ике күренеш бер-берсеннән аерым эш итмәскә тиеш, чөнки аерым микъдар мәгълүматы һәрвакыт фәнни кыйммәткә ия түгел.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 576; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.009 сек.