Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел белемендә яшь грамматикачылык (младограмматизм)




Яшь грамматикачылар мәктәбенең барлыкка килүе XIX гасырның ахырына карый. Яңа юнәлеш вәкилләре өлкән буынның телгә булган карашларын тәнкыйть утына тоталар, үзләренең дәртле эшчәнлеге нигезе буларак “яшь грамматикачылар” дигән шаян исемгә “лаек” булалар. Алга таба исә бу исем аерым бер юнәлешнең исеменә әйләнә. Яшь грамматикачылык Август Лескин (1840-1916), Карл Бругман (1849-1919), Герман Остгоф (1847-1909), Герман Пауль (1846-1921), Бертольд Дельбрюк (1842-1922) кебек галимнәргә бәйле рәвештә үсә. Әлеге галимнәр Лейпциг университеты белән бәйле булганнар, шуңа күрә яшь грамматикачыларны тел белеменең Лейпциг мәктәбе дип тә атыйлар. Әлеге юнәлешкә алга таба башка ил вәкилләре – француз тел белгече Мишель Бреаль (1832-1915), данияле тикшерүчеләр Карл Вернер (1846-1896) һәм Вильгельм Томсен (1842-1927), итальян галиме Грациадо Асколи (1829-1907), америкалы тел белгече Вильям Уитни (1827-1894), И.А.Бодуэн де Куртенэ һәм Ф.Ф.Фортунатов җитәкчелегендәге Казан һәм Мәскәү мәктәпләре лингвистлары да кушыла. Шулай итеп, яшь грамматикачылык яңа методологияне һәм чагыштырма-тарихи тикшерү практикасына карата уңай карашта булган һәркемне үз эченә ала.

К.Бругманның һәм Г.Остгофның “Морфологик тикшеренүләр” (1878) дип аталган басманың беренче томына караган керештәге сүзләре яшь грамматикачыларның манифесты булып кулланыла башлый. Яшь грамматикачылык принциплары Г.Паульның “Тел тарихы принциплары” (1880) дип аталган китабында, Б.Дельбрюкның “Һинд-европа телләрен өйрәнүгә кереш” (1880) дип аталган хезмәтендә, К.Бругман һәм Б.Дельбрюкның алты томлык “Һинд-герман телләренең чагыштырма грамматикасы нигезләре” (1886-1900) хезмәтендә, А.Лескинның “Борынгы болгар (чиркәү-славян) теленең грамматикасы” (1909) дип аталган хезмәтендә чагыла. Г.Паульның “Тел тарихының принциплары” дип аталган хезмәтендә яшь грамматикачыларның принципларын аеруча ачык һәм аңлаешлы рәвештә табарга мөмкин, әлеге китапны шулай ук яшь грамматикачылык энциклопедиясе дип тә атыйлар.

Телнең табигатенә, тел белеменең өйрәнү объектларына, фәнни өйрәнү методикаларына карашлары ягыннан, яшь грамматикачылык чагыштырма-тарихи психологик тел белемен чагылдыра. Яшь грамматикачыларның лингвистик концепциясендә үзенчәлекле сыйфат – фәлсәфәне урап узу теләге. “Тел белеме фәлсәфи чордан тарихи чорга аяк басты”, – дип ассызыклый Дельбрюк. Тарихилык – Паульның тел концепиясендә төп принципларның берсе. Аның фикеренчә, телнең тарихи үсеше хакындагы материалдан башка тел турында уйланып, уңай нәтиҗәләргә килеп булмый. Пауль фикеренчә, галим фактларны гади констатацияләүдән читкә китеп, күренешләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга тырыша икән, димәк, ул тарих өлкәсендә эш итә башлый. Пауль фикеренчә, тел белеме фәне мәдәни-тарихи фәннәр рәтенә керә, мәдәниятнең мөһим үзенчәлеге – психик башлангыч, димәк, тарихилык принцибы тел нигезләрен психологик яктан аңлауны күздә тота. Шуңа күрә, хәтта гади фактларның гади констатациясе турында сүз барганда да тел белеме тулысынча психологик булырга тиеш.

Пауль фикеренчә, психик оешулар индивидның күңелендә барлыкка килә, чынлыкта бары тик индивидуаль психология генә бар, ягъни этнопсихология дигән күренеш бөтенләй юк. Шуңа күрә аның концепциясендә бары тик индивидуаль тел генә чынбарлык буларак кабул ителә. Һәрбер индивидның – үз теле, һәрбер теленең – үз тарихы бар. Алда әйтелгәннәргә таянып, Пауль мондый фикергә килә: дөньяда ничә индивид булса, шулкадәр тел дә бар. Нәкъ шушы ук идея Бругман һәм Остгоф тарафыннан та ассызыклана: “Тел кешедән өстен торган яки кешедән аерым яши торган күренеш түгел; ул бары тик индивидуумда гына яши ала, шулай итеп телдәге үзгәрешләр бары тик ул телдә сөйләшүче индивидларның эшчәнлеге нәтиҗәсе булырга мөмкин”. Шулай итеп, Паульча, тарихилык һәм психологизм телне өйрәнүдә тагын бер принципны – индивидуализмны билгели.

Яшь грамматикачылык концепциясендә телне индивидуаль психофизик (психофизиологик) эшчәнлек буларак кабул итү төп рольне уйный. Тел белемендәге яшь грамматикачылыкка кадәрге чорларның төп тискәре ягы тел белеменең бары тик тел белән генә шөгыльләнеп, кешегә бөтенләй игътибар бирелмәвендә табыла, ә тел кешедән аерым рәвештә яши алмый бит. “Һичшиксез, яшь грамматикачылыкка кадәр булган тел белеме үзенең өйрәнү объекты саналган һинд-европа телләрен, кеше теле гомумән ничек яшәвен һәм үсеш алуын, сөйләмгә нинди фактларның йогынты ясавын, әлеге фактларның үзара мөнәсәбәте тел материалының алга таба үсүенә ничек тәэсир итүен күздә тотмыйча гына тикшерә. Тел аеруча теләк белән өйрәнелгән, ә ул телдә сөйләшүче кеше арткы планда калган”, – дип ассызыклыйлар Остгоф һәм Бругман үзләренең хезмәтендә. Сөйләшүче индивид – яшь грамматикачыларның башлангыч пункты һәм өйрәнү объекты. Кеше сөйләменең механизмында алар ике якны – физик һәм психик өлешләрне аерып чыгара, шул ук вакытта сөйләмнең физик ягына карата зурлап игътибар итүгә каршы булып, сөйләмнең психик фактларына да тиешле игътибарны таләп итәләр. Аерым бер кешенең сөйләме генә реаль дип табылса да, индивидуаль сөйләм гомумхалык сөйләменең чагылышы дип санала. Бу тел ярдәмендә аралашуны мөмкин итә. Ул аралашу кешеләрнең психик тормышларының гомумилегенә таяна, сөйләүче һәм тыңлаучының тел авазлары һәр ике кешедә дә бер үк күзаллау комплексын тудыра. Моның белән беррәттән, телнең үзгәрү законнары һәм сәбәпләре кешелек җәмгыятенең үсешенә түгел, ә аерым бер кешенең психикасына нигезләнә, телдәге барлык үзгәрешләр индивидның гади сөйләм эшчәнлегендә мәйданга чыга. Телгә кеше психикасы белән бәйле төрле факторлар тәэсир итә, аерым фактларны һәм факторларны тасвирлау бу рәвешле лингвистик тикшеренүнең төп эшләү ысулы санала. Нәкъ менә шушы эмпиризм, яки атомизм, тел өйрәнүнең тагын бер принцибы буларак кабул ителә һәм яшь грамматикачылар тарафыннан төгәллек һәм фәннилек сыйфаты дип табыла. Алар фикеренчә, бары тик фактлар ярдәмендә тикшерелерлек материаллар гына фәнни кыйммәткә ия һәм алардан бернинди дә гомумиләштерүләр һәм нәтиҗәләр ясалырга тиеш түгел. Позитивизм телгә карата әлеге карашның нигезе буларак кабул ителә. Позитивизм тикшеренүләрнең позитив нәтиҗәләрен абстракт фикерләүгә каршы куя, ә фәнни теория өлкәсендә бары тик эмпирик материал ярдәмендә аргументлаштырылган шәхси гомумилекләрне генә кабул итә.

Телнең ике ягы – физик һәм психик сыйфаты яшь грамматикачыларның тел үсеше процессларының тарихи өйрәнү методларын формалаштыруларында чагылыш тапкан. Бер яктан, тел яшәешенең физиологик законнарын чагылдырган фонетик законнарны табарга һәм тасвирларга, ә икенче яклап, ассоциациянең психик законнарына нигезләнгән аналогиягә таянып, яңалыкларны билгеләргә кирәк. Тел үсешенең фонетик законнары механик юл белән һәм катгый эзлеклелек рәвешендә тормышка ашырылган, ләкин искәрмәләргә ия булмаган регуляр аваз үзгәрешләре белән характерлана. Аваз законы төшенчәсен табигать законнары, шулай ук физика һәм химия законнары белән тәңгәлләштерергә кирәкми, дип ассызыклый Пауль. Аваз законы бары тик тарихи күренешләрнең аерым бер төркеменең даимилеген генә констатацияли һәм әлеге гомуми шартлар нәтиҗәсендә мәйданга нәрсә чыгарга тиеш икәнлеге турында үзенә хисап бирми. Табигать законнарыннан аермалы буларак, аваз законы “билгеле телдә һәм билгеле вакытта” барлыкка килә һәм бары тик бу тел һәм бу вакыт өчен генә кулланылырга мөмкин (хәзерге көн лингвистикасы бирегә тагын “билгеле шартлар һәм территорияне” өсти). Яшь грамматикачылар фикеренчә, “һәртөрле аваз үзгәреше, механик юл белән тормышка ашырылганга күрә, искәрмәләре булмаган законнарга нигезләнә, ягъни, аваз үзгәрешләре барлыкка килә торган юнәлешләр, диалектик бүленештән башка, тел җәмгыятенең барлык вәкилләрендә дә бер үк, һәм аваз үзгәреше астында торган авазларга ия булган барлык сүзләр дә искәрмәсез әлеге процесста катнаша”. Яшь грамматикачылар фикернчә, сүздәге аваз үзгәреше индивидуаль сөйләм принципларыннан читкә тайпылу белән бәйле. Аларның саны арту, индивидуальлекнең гомумилеккә әверелүен китереп чыгара. Әлеге үзгәрешләр сиздермичә һәм акрынлап кына барлыкка килә. Теге яки бу телдә сөйләшүчеләр бу үзгәрешләрне хәтта сизми дә калырга мөмкин. Пауль, мәсәлән, үзгәрешләр иң башта бик вак була, соңрак ул вак үзгәрешләр тупланганнан соң, сөйләмдә җитди үзгәрешләр сизелә башлый, дип ассызыклый. Бер буында кечкенә үзгәрешләр барлыкка килә ала. Аваз үзгәрешләре фонетик законнар нигезендә генә килеп чыкмаска да мөмкин, ләкин, ул үзгәрешләрне законга нигезләнеп кенә кулланырга кирәк.

Фонетик үзгәрешләрне өйрәнгәндә яшь грамматикачылар кайбер аваз законнарын (мәсәлән, ачык иҗек законы, беренче һәм икенче палатализация, Лескин хезмәтендә чиркәү-славян телендәге j авазының сузык һәм тартыкларга тәэсире) билгелиләр һәм тасвирлыйлар, бер тел эчендә һәм берничә тел арасында аваз охшашлыкларын билгеләү өчен төзек һәм уңайлы система булдыралар.

Аналогия законы сөйләүченең сөйләм эшчәнлегенең актив характерын кабул итү нигезендә барлыкка килә. Ул, пропорцион тигезләмәләрне чишүне хәтерләткән ассоциатив комбинатор эшчәнлеккә нигезләнә, ягъни, гади пропорцияләрне белеп, кеше әлеге мөнәсәбәтләр нигезендә пропорциянең икенче кисәген дә китереп чыгара. Мәсәлән, латин телендә animus тигезләмәсен булдырырга мөмкин: animi = senatus: x, где х = senati. Яки русчадагы дом сүзенең өч элемент мөнәсәбәтен белеп: домов = стол: х, столов формасын җайлы гына китереп чыгарырга була. Формаларның аналогия нигезендә барлыкка килүе балалар сөйләмендә аеруча еш очрый. Мәсәлән, К.Чуковскийдан ике дүрт яшьлек кызчык арасындагы диалог:

- А я твоего петушка спря-та-ю (сузып).

- А я отыскаю.

- А ты не отыскаешь.

- Ну, тогда я сядаю и заплакаю.

Аналогиянең эшчәнлеге грамматик формаларга, сүз ясау типларына һәм аваз чиратлашуына да тарала. Яшь грамматикачыларда аналогия телнең грамматик системасының куәтле рәвештә сүтелеп корылыш факторы буларак кабул ителә. Моның белән беррәттән, аналогия, телнең үзгәрүчәнлеген юкка чыгара алмый, сүзнең мәгънәсе аеруча зур үзгәрешләр тәэсире астына эләгә. Сүзләрнең мәгънәсе үзгәрүен Пауль индивидуаль психиканың тотрыксыз булуында күрә, бу исә, үз чиратында, сүзнең узуаль һәм окказиональ мәгънәләре арасындагы чикләрнең бозылуына китерә. Аның фикеренчә, узуаль мәгънә – “теге яки бу тел җәмгыяте вәкиле өчен теге яки бу сүзнең булган барлык мәгънәләренең күплеге”, ә окказиональ мәгънә исә “сөйләүче тарафыннан ул сүзне әйткән вакытта күз алдына китергән күзаллаулары” һәм бу күзаллауларны тыңлаучы да әлеге конкрет сүз белән бәйли. Сүзнең узуаль мәгънәсе – контексттан тыш мәгънә, ә окказиональ мәгънә индивидуаль сөйләм актында конкретлаша. Мәсәлән, рус телендәге осёл (хайван) сүзенең мәгънәсе узуаль, ә аның конкрет “акылсыз кеше” мәгънәсе – окказиональ мәгънә. Узуаль сүз күпмәгънәле дә булырга мөмкин, окказиональ сыйфатта исә ул берәү генә. Пауль сүз мәгънәләренең үзгәреше классификациясен барлыкка китерә, әлеге классификация бераз үзгәрешләр кертелгән хәлдә әле дә кулланылышта. Сүз мәгънәләре үзгәрүнең төп төрләренә ул түбәндәгеләрне кертә: мәгънәнең тараюы яки специальләшүе (татарчадагы балык сүзе русчадагы ыслап какланган мәрсин балыгы сырты на туры килә); мәгънәнең киңәюе (русчадагы дом – бинаны аңлата, дом шулай ук – туып үскән җир); ассоциатив багланышлар нигезендә мәгънәнең күчүе: метафора, метонимия, синекдоха; башка очраклар – литота, гипербола, эвфемизмнар.

Яшь грамматикачылар шулай ук тере телләрне һәм диалектларны өйрәнүнең мәҗбүрилегенә дә басым ясый. Телләрне чагыштырма өйрәнү белән шөгыльләнгән галим, телнең үсеше хакында дөрес фикердә буласы килсә, үзе яшәгән чорга күз салырга тиеш. Бу телләрдә әле дә сөйләшәләр, алар безнең алдыбызда һәм бездә яши икән, димәк, ул телләрдәге психологик элементны тоярга була. Сөйләмнең физик һәм психик механизмнарына, элекеге аваз формаларын саклап калган тере халык шивәләренә күз салу, язма ядкарьләрне генә куллануга караганда, тел гомере хакында тулы сурәт күз алдына китерергә ярдәм итә. Дөресен әйткәндә, яшь грамматикачылар шул ук һинд-европа баба теле материалларын бераз яңартылган методикалар нигезендә кулланганнар.

Чагыштырма-тарихи тел белемендәге романтик юнәлеш телне рухи башлангыч әсәре буларак кабул иткән, лингвистиканың максатын халык авыз иҗаты һәм борынгы әдәбият нигезендә һинд-европа рухи мәдәниятенең гомуми нигезләрен реконструкцияләүдә һәм тасвирлауда күргән. Тел системасы үсешенең төп факторлары һәм сәбәпләре халык рухи һәм мәдәни яшәешенең үзгәрүендә, ягъни, телдән читтә каралган. Яшь грамматикачылар исә, тел үзгәрешләренең төп сәбәпләрен эчке лингвистик факторларда – телнең төзелешендә күрәләр. Ул төзелешнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә тел үзеннән-үзе камилләшә, бу исә телне табигый-тарихи объектлар белән туганлаштыра. Телнең табигый-тарихи үсеше аваз сферасында һәм аваз барлыкка китерү физиологиясе өлкәләрендә индивидуаль яки коллектив психологик тайпылулар нәтиҗәсендә мәйданга чыга.

Яшь грамматикачылык юнәлеше, аның күренекле вәкилләре 50 елга якын вакыт эчендә, тел белеменең иң йогынтылы юнәлешләренең һәм мәктәпләренең берсе буларак кабул ителә. Мәсәлән, В.Д.Уитни, үзенең хезмәтләрендә телдә иҗтимагый һәм индивидуаль күренешләрне аера, тел турындагы мәсьәләне, беренче чиратта, иҗтимагый күренеш буларак куя. Тел тарихы белән җәмгыять арасындагы багланышны Фортунатов җитәкчелегендәге Мәскәү лингвистика мәктәбе дә ассызыклый. Лейпциг яшь грамматикачыларыннан аермалы буларак, Бодуэн де Куртенэ җитәкчелегендәге Казан лингвистика мәктәбе исә, гомумлингвистик проблемаларны күтәрә, киң фәнни гомумилекләргә тартыла.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 2473; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.016 сек.