Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Времена глаголов




Азан

Казан

Казан – Татарстанның башкаласы. Казан – бик борынгы һәм зур шәһәр. Ул Иделнең сул ярында урнашкан. Казанның мәйданы – 288 кв. км. Анда бер миллионнан артык кеше яши. Шәһәр җиде районга бүленгән: Авиатөзелеш, Вахитов, Идел буе, Киров, Мәскәү, Совет һәм Яңа Савин районнары.

Казанда бик күп татар язучылары, шагыйрьләре яшәгән һәм иҗат иткән. Алар арасында – Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил һ.б. Казанны үзләренең ватаны итеп санаган.

Татарстанның башкаласында иң матур биналарның берсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршысында – 1804 елда мәшһүр Казан университеты ачылган. Биредә атаклы галимнәр бөек ачышлар ясаган. Алар арасында – Н.И. Лобачевский, А.М. Бутлеров, Н.Н. Зинин һәм башкалар.

Казан – татарларның сәнгать үзәге. Биредә өч зур татар театры эшли: Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры.

Казан – Татарстанның промышленность үзәге. Биредә самолетлар, вертолетлар, мех һәм тегү әйберләре, дарулар, медицина җиһазлары һәм башка югары сыйфатлы товарлар җитештерелә. Казанда эшләнгән һәм җитештерелгән әйберләр төрле республикаларга, чит илләргә чыгарыла.

Казан – фәнни үзәк. Казан элек-электән зур фәнни үзәк булган. Биредә Русия Фәннәр академиясенең Казан филиалы, Татарстан фәннәр академиясе, күп төрле фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Казанның югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала.

2005 елда Казан тантаналы төстә үзенең меңьеллыгын бәйрәм итте. Шушы бәйрәм уңаеннан Казанда яңа мәйданнар һәм һәйкәлләр ачылды: Кол Гали һәйкәле, Лев Гумилев һәйкәле, Меңьеллык паркы, Боз Сарае һ.б.

- - -

Гасырлардан ишетелгән кебек,

Күңелемдә яңгырый бу азан.

Тетрәнүле халык тарихының

Моң-сагышы мәллә, син кайдан?

 

Йөрәкләрне шомландыра кебек

Ишетелгән саен бу азан.

Дөньядагы барлык мөселманның

Кан-яшеме әллә, син кайдан?

 

Ишетүгә тораташтай катам,

Тылсым көче синдә, и азан!

Гади сүз дә, гади моң да түгел,

Күкләрдәнме әллә, син кайдан?

Изгеләрдән изге, и азан!

Рәзинә Мөхияр

 

Биремнәр (Задания)

 

1. В стихотворении «Азан» найдите слова с падежными окончаниями и попробуйте разъяснить их значение.

2. Просклоняйте и переведите слова следуя образцу:

Образец: китап

Б.к. китап (книга)

И.к китапның (книги)

Ю.к. китапка (в книгу)

Т.к. китапны (книгу)

Ч.к. китаптан (из книги)

У.в.к. китапта (в книге)

йөрәк, дөнья, гасыр, галәм, дәфтәр, өстәл, көн, исем, мәктәп, йорт.

3. Переведите на татарский язык, при необходимости используйте словарь:

Это книга. Это тетрадь? Да, это тетрадь. Это словарь? Да, это словарь. Это ваша семья? Нет, это не моя семья. Вы откуда? Я из Набережных Челнов.

Рад с вами познакомиться. Вы из Альметьевска? Нет, я из Самары. Вы студент? Нет, я аспирант. Где вы работаете? В издательстве. Вам нравится в Казани? Да, Казань – один из красивейших городов России.

4. Напишите сочинение на тему: “Мой любимый город”.

СИГЕЗЕНЧЕ ДӘРЕС

В современном татарском языке имеются три времени: настоящее, прошедшее и будущее, но этих форм глагола намного больше, чем в русском языке.

Глаголы изъявительного наклонения имеют личные аффиксы двух типов.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2014-12-27; Просмотров: 543; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.008 сек.