Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Единственное число




Диалог

– Әссәләмүгаләйкүм.

– Вәгаләйкүм әссәлам.

– Таныш булыйк, минем исемем – Нургали.

– Ә минем исемем – Рамазан.

– Сез кайдан килдегез?

– Мин Төркия Җөмһүриятеннән килдем. Ә Төркиядә мин Истамбул шәһәрендә яшим.

– Сезгә Татарстанда ошыймы?

– Миңа монда бик тә ошый, әмма кыш айларында Татарстанда Төркиягә караганда шактый салкынрак. Ә инде декабрь һәм гыйнвар айларында бигрәк тә салкын була.

– Сез Татарстанда күптәнме?

– Мин Татарстанда инде өч елдан артык яшим.

– Сез татарча бик әйбәт сөйләшәсез.

– Рәхмәт. Татар теле төрек теләнә охшаган, шуңа күрә төрекләргә татар телен өйрәнергә һәм гамәлдә кулланырга авыр эш түгел.

 

-----

Тәәссер

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

 

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул белән алынадыр җаннан.

 

Оча телдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин елый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемдә энҗели башлыйм.

 

Бөтенләй сафлана күңелем; укыйм иман, булам мөэмин;

Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөктән.

 

Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам кирәксез һәм яраксыз, дим;

Иям баш сәҗдәгә: “Аллаһе хак! Аллаһе әкбәр!” – дим.

 

(Г.Тукай, 1908)

■ Прочитайте следующий текст и переведите (түбәндәге текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез).

 

Кемнәрнең догалары кабул була?

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән:

“Өч төрле кешенең догалары кабул булыр: мәзлумның (җәбер-золым күргәннәрнең), кунакның, шулай ук ата-ананың балаларына карата кылган догалары” (Тирмизи, Дәгъвәт, 3671). Догасы кабул булганнардан берсенә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип мөрәҗәгать иткән:

“Өч кешенең догасы кире кайтарылмас: авыз ачуга кадәр ураза тотучының, гадел хөкем итүче дәүләт башлыгының, золымга очраган кешенең догасы кабул булмый калмас. Аллаһ боларның догаларын болытлар өстенә чыгарыр, күк капуларын ачар һәм шулай дияр: “Дан вә гыйззәтемә ант итәмен ки, берзаман соң булса да, сиңа ярдәм итәрмен” (Ибне Маҗә, Сыйам, хәдис 1752).

Бу хәдисләрнең һәрберсендә мәзлумнарның догалары кабул булачагы турында әйтелә.

Золым ислам диненең һичбер шартына туры килмәгән һәм бервакытта да хупланмаган, киресенчә, зур гөнаһлардан саналган. Шул сәбәпле булса кирәк, хәдисләрдә мәзлум догасының кабул булуы хакында күп сөйләнә.

Аллаһы Тәгалә бер кодси хәдистә шулай дигән:

“Әй колларым! Белегез ки, Мин үземә золым-җәберне хәрам иттем. Аны сезгә дә хәрам кылдым, шулай булгач, бер-берегезгә золым итмәгез” (Мөслим, Бирр, 55).

Догалары кабул булган кайбер кешеләр дә үз вакытларында тәүбә иткәннәр. Коръәне Кәримдә алар хакында түбәндәгечә әйтелә: “Алар берәр начар эш эшләгәч, яки үзләренә золым иткәч, Аллаһны искә төшерерләр һәм гөнаһларын кичерүне теләрләр. Гөнаһларны Аллаһтан башка тагын кем ярлыкар? Алар, элек эшләгән хаталарын аңлаганнан соң, бүтән алай эшләмәсләр. Аларның эшләгән эшләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр һәм асларыннан елгалар аккан мәңгелек җәннәткә кертер. Яхшы мөгамәләдә булганнарга яхшы әҗер бардыр” (“Әл Гыймран” сүрәсе, 135 – 136).

Бу аятьләрдә гөнаһ эшләвен дәвам итмичә, шунда ук тәүбә итүчеләрнең тәүбәләре кабул булуы һәм, һичбер гөнаһ эшләмәгән кешеләр кебек, җәннәткә керәчәкләре турында сөйләнә. Аллаһы Тәгалә колларын җәһәннәмдә яндырырга теләми, чөнки Ул – залим түгел, Ул мәрхәмәтле.

Догасы кабул булачак икенче бер төркем – ата-аналар. Алар Аллаһның дине буенча өйләнешкәннәр, гаилә корганнар. Аллаһ юлында хезмәт итәчәк балалар тудырып үстергәннәр. Мондый ата-аналарның балалары турында изге догалары Аллаһ тарафыннан кабул ителәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Ата-ананың баласына карата кылган догасы, Пәйгамбәрнең өммәтенә карата кылган дога кебек булыр”, – дигән.

Һәр бала, бер көн үзе дә хәер-дога кылачак ата-ана булачакка күрә, бу юлда тырышлык һәм көч сарыф итәргә тиеш.

Кайбер кешегә бөтенләй чит кеше тарафыннан кылынган дога да кабул була. Шуның өчен кешеләр бер-берләре белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиешләр. Яхшы эшләре өчен аңа чит кешеләр дә дога кыла торган булсыннар. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) мондый догаларны иң тиз кабул була торган догалардан исәпләгән (Әбу Дауд, хәдис 1535; Кәшфуль-Хафа, 1/405).

Тәүбә һәм догалары кабул булачак кешеләрнең кайберләре – газилар (изге сугышта катнашучылар), хаҗ һәм гомрә (кече хаҗ) кылучылар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Газилар, хаҗилар һәм гомрә кылучыларның догалары кабул булыр” (Ибне Маҗә, Мәнасыйк, 5), – дип белдергән.

Догасы кабул булачак башка кешеләр арасында хасталар да бар. Динебез, авыруны борчымау шарты белән, хаста зиярәтенә дә бик әһәмият бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәтләре бер хәдисендә авыруны зиярәт иткән кешегә хаста кеше тарафыннан кылынган догасы хакында: “Аның догасы фәрештәләрнең догасы кебектер”, – дигән (Ибне Маҗә, Җәнаиз, 1411).

Авыру кешенең догасы фәрештәләр догасына охшавы бик гыйбрәтле. Гөнаһ эшләмәгән фәрештәләрнең догалары, Аллаһ тарафыннан кабул ителгән кебек, авыруның хәлен белергә килгән кеше өчен хаста тарафыннан кылынган дога да кабул булыр.

Фәрит Йосыф “Дога китабы”

● Биремнәр (задания).

 

1. Просклоняйте следующие слова в давнопрошедшем времени:

Образец: бара

Мин барган иде-м (я ходил)

Син барган иде-ң (ты ходил)

Ул барган иде (он ходил)




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2014-12-27; Просмотров: 533; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.018 сек.