Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Ана уйлары




Отрицательная форма

Утвердительная форма

Личные аффиксы первого типа

Будущее неопределенное время

Множественное число

Без барган идек (мы ходили)

Сез барган идегез (вы ходили)

Алар барганнар иде (они ходили)

эшлә, әйт, өйрәт, аңлат, белеш, уйла, укы, яз (пиши), сөйлә, бел (знай).

 

2. Җөмләләр төзегез (составьте предложения).

1) әйбәт, күрсәтәләр, телевизордан, кино, бүген;

2) башка, бик, синнән, күңелсез;

3) китап, рәсем, бар, ә, эчендә, тышында, китап, ята, акча;

4) дигән “Татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү” үтте темага конференция кичә;

5) галимнәр, әһәмиятле, фикер, алышу, күрсәттеләр, җитешсезлекләрне, вакытында, әйттеләр, фикерләр;

6) зур, аланга, балалар, янындагы, авыл, йөриләр;

7) сөйләде, турында, үзенең, Нияз, эше.

 

3. Напишите сочинение на тему: “Минем көндәлек шөгыльләрем” («Мои повседневные дела (занятия)»).

УНДҮРТЕНЧЕ ДӘРЕС

(билгесез киләчәк заман)

 

Будущее неопределенное время выражает действие, которое совершится после момента речи, но в совершении которого говорящий не совсем уверен. Данное время образуется прибавлением аффиксов (после гласных) и -ар/-әр, -ыр/-ер (после согласных).

Единств. число Аффиксы Множеств. число аффиксы
Мин -мын/-мен Без -быз/-без
Син -сың/-сең Сез -сыз/-сез
Ул - Алар -лар/-ләр; -нар/-нәр

Единственное числоМножественное число

Мин алырмын (я возьму) Без алырбыз (мы возьмем)

Син алырсың (ты возьмешь) Сез алырсыз (вы возьмете)

Ул алыр (он возьмет) Алар алырлар (они возьмут)

Единственное число

Мин сөйләрмен эшләрмен барырмын кайтырмын

Син сөйләрсең эшләрсең барырсың кайтырсың

Ул сөйләр эшләр барыр кайтыр

 

Множественное число

Без сөйләрбез эшләрбез барырбыз кайтырбыз

Сез сөйләрсез эшләрсез барырсыз кайтырсыз

Алар сөйләрләр эшләрләр барырлар кайтырлар

Отрицательная форма будущего неопределенного времени образуется присоединением к корню слова аффиксов -мас/-мәс во 2-м и 3-м лицах.

Единственное число

Мин сөйләмәм (ен) эшләмәм (ен) бармам (ын) кайтмам (ын)

Син сөйләмәссең эшләмәссең бармассың кайтмассың

Ул сөйләмәс эшләмәс бармас кайтмас

 

Множественное число

Без сөйләмәбез эшләмәбез укымабыз кайтмабыз

Сез сөйләмәссез эшләмәссез укымассыз кайтмассыз

Алар сөйләмәсләр эшләмәсләр укымаслар кайтмаслар

Яз килер, Карлар эрер, Бозлар китәрләр, Тау битләре ачылыр, Безнең кырда Зәңгәр гөлләр күкрәп үсәрләр (Һади Такташ). Киләсе елда җәй бик эссе булыр, чөнки кыш бик салкын булды.

Мин мәктәпне бетерермен һәм югары уку йортына укырга керермен. Без сыйныфташлар белән бергә имтиханнар тапшырырбыз. Институтны бетерермен һәм яхшы белгеч булырмын. Иртәгә мин имтиханнарга хәзерләнермен.

- - - - -

Төн караңгы. Һичбер тавыш килми,

Җил дә исүеннән туктаган.

Яшь бала да тынган елавыннан,

Рәхәтләнеп күптән йоклаган.

 

Киң кырлар да, куе урманнар да

Тын йокыга инде батканнар.

Урманнарда булган җәнлекләр дә

Ял итәргә күптән ятканнар.

 

Тик йокламый караңгыда ялгыз

Тирән уйга баткан яшь ана.

Ул ваз кичкән бөтен дөньясыннан,

Күзләреннән аның яшь тама.

 

Нәни улын кысып күкрәгенә,

Тирән сулап нидер уйлана.

Кичә генә үткән яшьлек гомерен

Һәм югалган дустын сагына.

 

Абдулла Алиш (1908 – 1944)

 

 

■ Прочитайте следующий текст и переведите (түбәндәге текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез).

Күренекле шәһесләребез

Каюм Насыйри (1825 – 1902)

Каюм Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Каюмның бабалары һәм әтисе заманының укымышлы кешеләре була. Башлангыч белемне Каюм әтисеннән ала. 1841 – 1855 нче елларда укуын Казанның бер мәдрәсәсендә дәвам итә. Анда ул гарәп, фарсы телләреннән тыш, татар әдәби теле буенча да белемен арттыра.

1855 нче елда Каюм Насыйрины Духовное училищега татар теле укытучысы итеп чакыралар. Соңрак бу йортының дәвамы булган Духовная семинариядә 1870 елга кадәр татар теле укыта. Каюм Насыйри мөгаллимлек эшенә бик җитди карый, шуңа күрә семинариядәге шәкертләре арасыннан да галимнәр чыга. 1871 нче елдан башлап, Каюм Насыйриның бераз вакыт татар балаларына рус теле укытуы да билгеле. Әммма әлеге эшне башкару өчен аңа җиңел булмый, чөнки бина табу, балаларны укуга тарту өчен, бик күп тырышлык күрсәтергә, төрле авырлыклар кичерергә туры килә. 1879 елда К. Насыйри рәсми уку йортларында даими эшләвеннән туктый һәм калган гомерен язучылык эшенә һәм фәнни-тикшеренү эшләренә багышлый. Аның мәшһүр фәнни һәм әдәби хезмәтләре шул вакытларда дөнья күрә.

Каюм Насыйриның зур эшчәнлекләреннән берсе тел өлкәсенә карый. Ул татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра. Татар әдәби теленең фәнни грамматикасын төзүгә һәм өйрәнүгә нигез сала. Шул ук вакытта, рус телен үзләштерү өчен уку-укыту методикалары төзи һәм, рус теленең грамматикасын язып, аларны бастырып тарата.

Каюм Насыйри татар мәгърифәтчеләре арасында иң эшлекле булып санала. Атаклы галим татар әдәби телендә математика, геометрия, география, астрономия, ботаника, табигать белеме фәннәре буенча дәреслекләр, китаплар яза, тарих, архелогия фәннәрен өйрәнә, еллык өстәл календарьлары чыгара.

К. Насыйри китапларының шактый өлеше тел өлкәсенә карый. Менә аларның кайберләре:

“Кыскача татар нәхүе” (синтаксисы) (1860).

“Ләһҗәи татари” (1895) – татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

“Әнмүзәҗ” (1895) (үрнәк, өлге мәгънәсендә). Әлеге хезмәттә татар теленең сарыфы (морфология) һәм нәхүе (синтаксисы) кагыйдәләре аңлатыла.

Кавагыйде китабәт” (1892). Бу китап – орфография һәм язу кагыйдәләре турында.

“Иҗек” (1895) – эчтәлеге белән Әлифбага туры килә.

Шул ук вакытта, К. Насыйри Урта гасыр һәм Шәрык классикасының чәчмә әсәрләренә мөрәҗәгать итә һәм аларны тәрҗемә кыла: “Әбугалисина кыйссасы” (1872), “Кырык вәзир кыйссасы” (1868) һ.б.

 

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Каюм Насыйри турында моңа кадәр нәрсәләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?

2. К. Насыйриның кыскача тормыш юлын сөйләгез?

3. К. Насыйриның педагогик эшчәнлеге турында сөйләгез?

4. К. Насыйри кайсы фән тармаклары белән кызыксынган?

5. К. Насыйри нинди хезмәтләр язган?

 

● Биремнәр (задания).

1. Просклоняйте следующие слова в будущем неопределенном времени:

Образец: ал (возьми)




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2014-12-27; Просмотров: 600; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.014 сек.