Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Туклану режимы




Тема IV.Туклану гигиенасы.

Инфекцион авырулар

Йокы гигиенасы

Йокы - яхшы ял итү төре. Йокыга гигиеник таләпләр; йокы алдыннан су процедуралары ясау; шәхси йокы урыны; йокы бүлмәсендә чиста һава булдыру. Йокы бүлмәсен җилләт, йокларга берүк вакытта ят, йоклаганчы 1,5 – 2 сәгать алдан аша. Йокы алдыннан юын, тешне чистарт, аякны ю, киемне алыштыр.

 

Тема III. Шәхси гигиена.

Инфекцион авыруларны кисәтү

Шәхси гигиена кагыйдәләре үтәүнең сәламәтлек өчен әһәмияте. Кулны, аякны, гәүдәне юу кагыйдәләре һәм эчке киемне алмашу. Кулны ашар алдыннан, туалеттан соң һәм башка төрле пычрак эшләрдән соң ю. Тырнакларны даими кис. Йокы алдыннан аякларны ю һәм махсус сөлге белән сөрт. Көн аралаш носкины алыштыр. Шәхси сөлге булдыр. Чәчләрне шәхси тарак белән тара. Һәрвакыт үзең белән чиста кулъяулык йөрт. Төчкергәндә һәм йөткергәндә авыз белән борынны тот.
Тешләрне карау кагыйдәләре. Тешләрне шәхси теш щеткасы белән иртән һәм кич чистарт. Теш арасында калган ризыкны махсус таякчык белән ал.
Сәламәт тешләрнең эмален саклауның әһәмияте. Тешләрне саклау кагыйдәләре: каты ризыкны күп ашамау; теш табибына даими күренеп тору. Каты предметларны кимермә(карандаш, ручка, чикләвек). Баллы ризыкны күп ашама. Эссе ризыктан соң суык ризыкны кисәк кенә ашама. Елга ике тапкыр теш табибына күрен.
Чисталык һәм өс белән аяк киеме уңайлылыгының сәламәтлек саклауда һәм ныгытуда әһәмияте. Өс һәм аяк киеме щеткасын куллана бел. Һәр көнне үз өс һәм аяк киемеңне чистарт.
Чир таратучы микроблар турында төшенчә. Микроб таралу юллары: су, һава, пычрак куллар; юылмаган ризык; бөҗәкләр, уртак куллану предметлары. Туалеттан соң, ашар алдыннан, йорт хайваннары белән уйнаганнан соң кулны ю. Ашар алдыннан җиләк – җимешне, яшелчәне ю. Төчкергәндә һәм йөткергәндә авызны һәм борынны кулъяулык белән капла. Инфекцион авыру белән авыртучы иптәшләр белән аралашма.

 

Азык составы һәм аның әһәмияте

Организмның үсүе өчен азыкның әһәмияте. Ашау рационына сөт, җиләк – җимеш һәм яшелчә кертү. Төрле азык куллан. Яраткан ризыкны гына түгел, ә сәламәтлек өчен файдалы ризыкны аша.
Витаминнар. Кеше организмы өчен витаминның әһәмияте. Өйдә һәм мәктәптә яшел суган үстер һәм аны аша.
Баллы һәм кондитер ризыкларын артык күп кулланмау. Ризыкны артык күп куллануның зарары. Баллы һәм кондитер ризыкларын күп ашамаска.
Туклану режимының дөреслеге. Дөрес туклануның әһәмияте. Дөрес туклану режимын сакла. Мәктәпкә киткәндә иртәнге ашыңны аша.
Кичке ашның рациональ вакыты. Йокы алдыннан 1,5 – 2 сәгать алдан аша.

Ашау кагыйдәләре

Гигиена кагыйдәләрен һәм ашау культурасын үтәү – азыкны кабул итүнең төп шарты.Өстәл артында тәртип кагыйдәләре. Өстәл артында дөрес утыр. Салфетка һәм өстәл приборларын дөрес куллан. Азыкны яхшылап чәйнә, ашыкмыйча аша. Ашаган вакытта сөйләшмә, китап укыма. Өстәл артыннан ашап бетергәннән соң һәм олылар рөхсәте белән генә торып кит. Ашаганнан соң авызыңны су белән чайка.
Кухня һәм өстәл приборларын чиста тоту. Әти-әниләргә савыт- саба юарга ярдәм ит.

Тикшеренү нәтиҗәләре

Бу программаны төзегәндә мәктәптәге башлангыч сыйныф укучыларының сәламәтлегенә кагылышлы тикшеренүләрнең нәтиҗәләре исәпкә алынды. Программа укучыларның белемнәрен һәм үз-үзләренә, әйләнә-тирәдәгеләргә карашын уңай якка үзгәртергә булышлык итә.

 

 

Башлангыч сыйныф укучыларының сәламәтлек торышы нәтиҗәләре

Башлангыч сыйныф укучыларының туклануы (сораштыру нәтиҗәләре)

Классташлар белән үткәргән вакыт

Укучыларның үз сәламәтлекләрен үзләре бәяләве

Укучылардан “Син үз сәламәтлегеңне ничек бәялисең?” соравына җавап алу.

Җаваплар: бик яхшы, яхшы, канәгатьләнерлек, начар.

Мәктәп мохитын бәяләү

Сиңа мәктәптә булу ошыймы? соравына җавап алу.

Җаваплар: бик ошый, ошый, бик үк ошамый, ошамый,


Әдәбият исемлеге

укытучы өчен

1. Балалар иртәсе. Насыйров Г.С. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел.

2. Дөрес туклану серләре. Скурихин И.М., Шатерников В.А. Казан: Татарстан китап нәшрияты 1990 ел.

3. “Мәгариф” журналлары. №8, 2006 ел, № 12, 2006 ел, №10, 2008 ел

4. Сәламәтлек.Укыту- методик эшкәртмә. Касаткин В.Н., Щеплягина Л.А. Мәскәү, 2007 ел.

5. Уйныйбыз да, укыйбыз да”. Амонашвили Ш.А. Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

6. Үзеңне- үзең савыктыр. Гәрәев И.В. Әлмәт, 2010 ел.

7. Хәрәкәтле уеннар һәм сәламәтлек дәресләре. Дереклеева Н.И. Москва “ ВАКО”, 2004 ел.

8. Энҗе чәчтем- энҗе җыям. Ягъфәров Р.Ф. Татар халык уеннары. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

9. Энҗе чәчтем- энҗе җыям. Төзүчесе Мәхмүтов Х.Ш. Күңел ачкычы. Казан: “ Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

 

Укучылар һәм әти-әниләр өчен

1. Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы: “ Идел- йорт” нәшрияты, 2002 ел

2. Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

3. Кетеки тел бистәләре. Мәзәкләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел

4. Раушан көзге. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан: “Мәгариф”, 1993 ел.

5. Табигатьнең сафлыгы- күңелеңнең пакьлеге. Яр Чаллы: “Идел- йорт” нәшрияты, 2004 ел.

6. Уйный-уйный үсәбез. Закирова К.В. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел.

7. Казан ТаРИХ, 2002 ел.Физкультура- минем дустым. Лях В.И. Москва.”Просвещение”, 2001 ел

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-07-02; Просмотров: 868; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.021 сек.