Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

ХХ гасырның беренче чирегендә татар халкының тел мәнфәгатьләре

Татарстанда хәзерге этнолингвистик вазгыять күп кенә иҗтимагый-сәяси һәм этномәдәни факторлар йогынтысында формалаша, әлеге факторларның иң мөһиме – республика халкының күпмилләтле составы, төп этносларның аның белән бәйле милли мәнфәгатьләре. Бүгенге көндә күпләп яши торган милләтләр – татарлар, руслар, удмуртлар, марилар, чувашлар, мордвалар, аларның һәркайсының үз этномәдәни традицияләре, әдәби телләре һәм диалектлары бар. ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында Татарстан Республикасы җитәкчелеге төрле этнослардан торган җәмгыятьтә тел мәсьәләсе буенча үзара аңлашу һәм татулыкны ныгыту юнәлешендә мөмкин булганның барысын да эшләде. Татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре дип игълан ителде – дәүләт органнары һәм учреждениеләре эшчәнлекләрен, нигездә, шул телләрдә алып баралар, алар билгеле бер дәрәҗәдә гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә өйрәнелә. Татарстан халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү сәясәтенең төп принциплары телләрнең үзара гармонияле багланышын, республиканың күпмилләтле халкының милли һәм тел мәнфәгатьләренең тотрыклы балансын саклауны күздә тота. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасында җирле халыкларның мәдәниятен, язу традицияләрен һәм асылын саклап калу, аларның мәдәни һәм тел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңай шартлар тудырылды. Шул ук вакытта республикада халыкларның этник телләренең гамәли кулланылыш даирәләре, шул исәптән аларның гаиләдә һәм көнкүрештә кулланылыш чикләре дә тарая бара. Татарстанның төрле этник составлы шәһәрләренең һәм муниципаль районнарының гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәнүнең торышы да мактанырлык түгел, республиканың башка җирле халык телләре хакында әйтәсе дә юк.

Р.В. Шәйдуллин

 

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Книги к прочтению Рената. Комментарии | Новозыбков - мое новое место жительства.
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2023-10-06; Просмотров: 91; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.009 сек.