Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Троплар




ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр

СИНОНИМНАР   әйтелешләре, тышкы яңгырашлары белән төрле, ә мәгънәләре белән бер-берсенә тәңгәл килүче яисә якын мәгънәле сүзләр     Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. (Г. Тукай)
АНТОНИМНАР   капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: 1) күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтү; 2) хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерү; 3) көчәйтү өчен кулланыла     Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, Берчә янды, берчә тунды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич)
ОМОНИМНАР   аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр     Тегермән әйләнә, әйләнә дә, тартылмыйдыр ярма, Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма. (Г. Тукай)
СҮЗ УЙНАТУ     мәгънәне аңлы рәвештә башка сүзгә бору   Бу нидән булды чи генә? Эшем дә җитте чигенә: Сәхибем кире чигенә, Исем китәрде җанкай ла! (Г. Кандалый)  
АРХАИЗМНАР   элек киң кулланылып та, тормыш үзгәрү сәбәпле, сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр     Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар, Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр. (Кол Гали)  
ТАРИХИ СҮЗЛӘР   билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле сүзләр     Туктамыштай олы хан Урдасына яр салды. («Идегәй» дастаныннан)  
НЕОЛОГИЗМНАР   тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр     Хәзер безгә, агай-эне, Кооператив оҗмах кирәк. (Г.Афзал)  
ДИАЛЕКТИЗМНАР   аерым төбәкләрдә, җирле сөйләмдә генә кулланыла торган сүзләр     Күтәреләм ич күгәлләр белән, Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р.Зәйдулла)  
ҺӨНӘРИ СҮЗЛӘР   билгеле бер һөнәр кешеләренә генә хас сүзләр     Я станок калтырый, я резец, я деталь белән резец икесе бергә калтырый. (Г. Әпсәләмов)  
АЛЫНМА СҮЗЛӘР   чит телләрдән кергән сүзләр   Гакыл күп биргән уку, Мөкатдәс уй биргән уку. (С.Рәмиев)  

 

 

әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату

ЧАГЫШТЫРУ   нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау     Нарасый Кояш! Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ)
МЕТАФОРА   күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.     Тәңкә карлар ява, Ап-ак карлар... (Һ. Такташ)
МЕТОНИМИЯ   бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау     Тик Тукай көчлерәк яндырган йолдызын. (Р. Гаташ)
ЭПИТЕТ   әдәби ачыклау     Үкереп акты ничек елгалар. (М. Җәлил)
АЛЛЕГОРИЯ   күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау     Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер. (Халык мәкале)  
ГИПЕРБОЛА   чиктән тыш арттыру     Җиде кат җиргәчә нәфрәтем. Җиде кат күккәчә шатлыгым. (P. Фәйзуллин)  
СЫНЛАНДЫРУ   җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү   Кызганып егетне елыйлар Миләүшә һәм лалә чәчәге... (М. Җәлил)  
ИРОНИЯ   астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау   Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм, Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм. (Г. Тукай)  
САРКАЗМ   ачы, үткен, усал итеп көлү   Буш корсагын уа-уа, Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул — алга карап, Артка таба йөргән ил. (Л. Лерон)
ЮМОР   йомшак итеп, яратып көлү   Песиләргә рәхәт шул ул — Утын ярасы да юк, Себерәсе юк идән дә, Суга барасы да юк. (Л. Лерон)

 

 




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-08-31; Просмотров: 4206; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.008 сек.