Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Эпик жанрлар




Эпик жанрлар

АТАМАСЫ   ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ   ТӨРКЕМНӘРЕ
ӘКИЯТ тиз алмашынып торучы уйдырма вакыйгаларга нигезләнгән, халыкның уй-теләкләрен чагылдырган, буьгннан-буынга тапшырылып, фикри байый барган хикәяләү жанры   Тәрбияви максаттан языла, гади жанр. ТЫЛСЫМЛЫ (ФАНТАСТИК) ӘКИЯТЛӘР: «Таңбатыр», «Өч бүләк», «Балыкчы карт». Геройлары — бик борынгы заманнарда ук халык уйлап чыгарган мифологик образлар — Албасты, Йорт иясе, Җен, Убырлы, Су анасы, Аждаһа, Ак бүре, Сәмруг кош һ.б. ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘР: «Аю белән хатын», «Арыслан, Бүре, Төлке», «Кәҗә белән Сарык». Геройлары — кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар — кешеләрнең батырлыгына (арыслан), хәйләкәрлегенә (төлке), тугрылыгына (ат, эт), тырышлыгына (кырмыска), куркаклыгына (куян) һ.б. ишарәли. ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ: «Хәйләкәр Таз», «Зирәк карт», «Алдар». Геройлары — тырыш игенче, уңган килен, тапкыр бала, алдакчы сатучы һ.б.  
МИФОЛОГИК ХИКӘЯТуйдырма характердагы гадәттән тыш затлар турында хәбәр итүче, халык хорафатларына нигезләнгән эпик жанр   Теге яки бу хорафатны чынбарлык дөнья белән «очраштыра»; төзелеше буенча бер генә эпизодтан гыйбарәт.   СУ АСТЫ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР: «Су иясе», «Тимка куле», «Су анасы». ҖИР ӨСТЕ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР: «Таз белән Шүрәле», «Бичура», «Убыр», «Албасты», «Абзар иясе».  
РИВАЯТЬ тарихи үткәннәргә карата алардан күпкә соңрак яшәгән кешеләрнең фикерен, мөнәсәбәтен чагылдыручы, ышандыру максатына юнәлдерелгән эпик жанр   Бер күренештән генә гыйбарәт, чынбарлык вакыйгаларына нигезләнә. ТАРИХИ РИВАЯТЬЛӘР: «Гәрәй хан», «Туйбикә казаны», «Акбүре ыруы», «Пугачёв». ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР: «Казан юлы», «Батырша үзәне», «Мәликә чокыры», «Сәрби күле». АВЫЛ ТАРИХЫ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР: «Ибрай», «Комай», «Кавал Лашман». КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ: «Налог өчен сатылган кызлар», «Мәрьямбикә белән Булат», «Бөдрә тал». ЛЕГЕНДА  
ЛЕГЕНДА төрле вакыига-хәлләрнең, күренешләрнең сәбәпләрен уйдырмага нигезләнеп аңлата торган фантастик эчтәлекле эпик жанр   Сюжетлары күпчелек очракта дини хикәятләр фантастикасына, ата-бабаларыбызның ышануларына нигезләнә. КҮК ҖИСЕМНӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР; «Зөһрә кыз», «Ярканат һәм кояш». КӨНКҮРЕШ ВАКЫЙГАЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ана йөрәге», «Килен тавы», «Игелексез угыл». ҮСЕМЛЕКЛӘР, ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?», «Гөлҗимеш ничек чәнечкеле булган?», «Кош исемнәре». ХӘЗИНӘЛӘР, БАЙЛЫКЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Биләр ханы хәзинәсе», «Шайтан каласы».  

 

 

18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

 

АТАМАСЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ ТӨРКЕМНӘРЕ
МӘЗӘК юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калдыра торган кече эпик жанр   Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.   СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР: «Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни тесле?», «Дөнья бутала ул». ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».
МӘКАЛЬ тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр»).   Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.
ӘЙТЕМ образлы фикер йөртүгә корыл­ган, күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоцио­наль көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр   Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр («Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк»); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»). «Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була». (Н. Исәнбәт)  
ТАБЫШМАК күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанр­ларның берсе   Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә. МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә). СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу). АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).  

 

19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-08-31; Просмотров: 3536; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.011 сек.