Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Загрузка...

Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Транскрипция




Тел белемендә сөйләм авазларын язуда күрсәтү өчен орфографик язудан беркадәр аерыла торган махсус язу системасы кулланыла. Бу язу фонетик транскрипциядип атала. Биредә кулланыла торган транскрипциядә татар теле алфавиты хәрефләре файдаланыла, аларга кайбер хәрефләр һәм тамгалар өстәлә.

Транскрипцияләнүче сүзләр яки аларның кайбер аерым өлешләре, аерым авазлар – [ ], ә фонемалар ││ җәяләр эченә алына. Транскрипциядә күрсәтер өчен кайбер авазларның махсус хәрефләре яки тамгалары бар:

[қ] – Казан, ак, каш

[ғ] – гадәт, сәгать, Гали

[ء] – Коръән, тәэсир, маэмай

[тч] – отчет, Чикаго, чао – аффрикат ч (алныма сүзләрдә генә)

[w] – авыл, дәү, һава, вакыт

Тагын түбәндәге диакретик (өстәмә) тамгалар өстәлә:

· тартык авазны белдерүче хәрефнең уң ягында өстәге өтер тартыкның нечкәлеген белдерә: [әт'и]

· [ ˉ ] – авазның озынлыгын белдерә: [арēнда], [ōпера]. Гадәттә бу тамга о, ы, е хәрефләрен белдерүче авазлар өстенә куелса, бу сүзнең рус теле һәм рус теле аша кергән алынма сүз икәненә ишарә итә.

· [ ˇ ] – авазның кыскалыгын белдерә: [бŏлŏт]

· [ ´ ] – сузык аваз өстенә куелганда басымны белдерә.

 

4.3. Лекция буенча сораулар:

1. Артикуляцион аспектның асылын аңлатыгыз.

2. Акустик аспектның асылын аңлатыгыз.

3. Лингвистик аспектның асылын аңлатыгыз.

4. Фонема белән аваз арасындагы аерма нидән гыйбарәт?

5. Транскрипциядә кулланыла торган махсус тамгалар нинди?

 

4.4. Биремнәр:

1. канәгать, Сәгыйть, оек, муен, тәэсир сүзләренең транскрипциясен төзегез.

2. Язылыш белән әйтелеш туры килмәгән 5 сүз языгыз.

 

4.5. Глоссарий:

Фонологиядип фонетиканың фонемага билгеләмә бирү, теге яки бу телдәге фонемаларның санын һәм составын билгеләү, аларның дифференциаль билгеләрен ачыклау белән шөгыльләнә торган тармагын атыйлар.



Фонетик транскрипциядип тел белемендә сөйләм авазларын язуда күрсәтү өчен орфографик язудан беркадәр аерыла торган махсус язу системасы атала.

Тон – билгеле бер вакыт берәмлегендә тигез тирбәнешләр ясый торган җисем тарафыннан чыгарыла торган тавыш дулкыннары.

Тембр – тавышның төсе. акустик яктан, авазларны, сүзләрне әйткәндә, төрле ешлыктагы авазларның кушылуыннан барлыкка килә.

4.6. Әдәбият исемлеге:

1. Сәгыйтов М.А. Фонология, аның идея һәм проблемалары. – Казан, 1972.

2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

3. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар теле фонетикасы. – Казан, 1983. – 62б.

4. http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus

5. www.ksu.ru

 


Лекция 5. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе

Аннотация.Әлеге лекциядә сөйләм аппараты төзелеше җентекләп карала. Сөйләм аппаратына кергән органнарның аваз ясалышында ничек катнашуы турында сөйләнә.

Мөһим сүзләр:сөйләм аппараты, артикуляция, һава агымы, тавыш ярылары, аваз, тартык аваз, сузык аваз.

Аваз сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнары җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм аппаратытелнең үсү процессында формалаша. Аш эшкәртү һәм сулыш органнары, аваз әйткәндә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергәннәр: авыз куышлыгы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу, үз чиратында, аваз ясауда әһәмиятле булган бугаздан өске өлешне (надставная труба) формалаштыра. Сөйләм аппаратының өлешләре:

1) сулыш аппараты; аңа диафрагма, үпкәләр, бронхлар һәм сулыш юлы (трахея) керә;

2) тавыш ярыларыннан һәм кимерчәкләрдән гыйбарәт булган бугаз;

3) бугаздан өске өлеш; аңа йоткылык, авыз һәм борын куышлыклары керә.

Һәрбер сөйләм органының биологик функциясе беренчел. Әйтик, тел авыз куышлыгында ризыкның тәмен таный, аны әйләндерә, йоткылыкка таба җибәрә. Теш авыз куышлыгын борын куышлыгыннан аера, авыз куышлыгын формалаштыра. Иреннәр авыз куышлыгын йомып торалар һ.б.

Авазлар ясауда барлык органнар да катнаша. Сулыш органнары, авазлар ясалсын өчен, һава дулкыны бирәләр, аны төрлечә үзгәртәләр.

Мәсәлән, рентген, һәр авазны әйткәндә, диафрагманың төшеп, күтәрелеп торуын күрсәтә; бронхлар да диафрагма белән ярашып эшлиләр, ә бу, үз чиратында, авазларның үзенчәлеген, иҗекләргә бүлүне тәэмин итә. Сулыш аппараты сулыш алу, сулыш чыгару өчен җайланган. Ул авазларны ясауда катнаша, ләкин аларның ясалу урыны була алмый.

Бугаз авазлар ясалуда төп роль уйный. Монда музыкаль тон һәм шау (тавыш, пышылдап әйтү) барлыкка килә. Бугаз 4 кимерчәктән тора: балдаксыман, калкансыман һәм ике пирамидаль (чүмечсыман) кимерчәкләр, үзара ярашып, бер система барлыкка китерәләр. Балдаксыман кимерчәкләр бугаз алдында тар, артта – киңрәк. Тар ягына калкансыман кимерчәкләр якын килә. Калкансыман кимерчәкнең кадык, адамово яблоко (рус телендә), бугаз җимеше дигән исемнәре бар. Балдаксыман кимерчәкнең киң өлешендә хәрәкәтчән пирамидаль кимерчәкләр урнашкан. Алар өчпочмак формасында, бер-берсенә якыная һәм бер-берсеннән читкә китә алалар. Калкансыман кимерчәкнең алдына, пирамидаль кимерчәкләргә, ике яклап эластик мускул җепселләре беркетелгән. Болар – тавыш ярылары. Алар соры төстәге эластик, тыгыз мускул җепселләреннән гыйбарәт һәм соңгылары горизонталь, вертикаль, диагональ рәвештә урнашкан, шактый хәрәкәтчән. Үпкәләрдән килгән һава агымы тавыш ярыларын тибрәтә. 32 дән 1100 гцка кадәр тибрәнеш булырга мөмкин. Пирамидаль кимерчәкләр хәрәкәтчән булганга, тавыш ярылары да ачыла, ябыла алалар. Шул рәвешчә, тавыш ярыгы (голосовая щель) барлыкка килә. Тавыш ярыгы ябык булып, тавыш ярылары киеренке хәлдә торсалар, һава агымы, тавыш ярыларын тибрәтеп, музыкаль аваз – тавыш барлыкка китерә. Тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп, киеренке хәлдә булмасалар, һава агымы аларга ышкылып кына үтеп китә, тибрәтми, шунда шау һәм пышылдау барлыкка килә.

Тавыш ярылары, саңгырау тартыклардан кала, барлык авазларны әйтүдә дә катнашалар, һава агымы ачык тавыш каналы аша үтә. Тавыш каналы – тавыш ярылары арасындагы ачыклык. Тавыш ярылары бу очракта киеренке хәлдә булалар, тавыш каналы кечерәя һәм һава агымы ярыларны калтыратып үтеп китә. Төрле авазларны әйткәндә, тавыш каналы төрле дәрәҗәдә ачык була. Мәсәлән, ул [и] авазын әйткәндә, [а] авазын әйткәндәгегә караганда, кечерәк була, шуңа бәйле тибрәнешнең амплитудасы үзгәрә һәм авазның югарылыгы арта.

Авыз куышлыгы бугаздан бугаз өсте (надгортанник) белән аерылып тора: ул, сулаганда, бугазга юл ача, ә ашаганда, бугазны яба (ялгыш кына сулыш юлына азык керсә, кеше тончыга башлый). Бугаз өстендә йоткылык бар. Аның стеналары эластик, алар төрлечә үзгәреп, йоткылык резонаторының күләмен үзгәртәләр. Йоткылыкның күләме авазның көчен, куәтен билгели. Монда авыз резонаторының да роле бар, әлбәттә.

Йоткылыктан һава агымы ике төрле юл белән тышка чыгарга мөмкин һәм бу йомшак аңкауның торышына бәйле: әгәр йомшак аңкау күтәрелеп торса, борын куышлыгына юл ябыла, һава агымы авыз куышлыгына үтеп китә һәм авыз авазлары барлыкка килә. Әгәр дә йомшак аңкау төшеп тора икән, авыз куышлыгына юл ябыла һәм һава агымы борын куышлыгына үтеп китәргә мәҗбүр була. Бу вакытта борын авазлары барлыкка килә: [м], [н], [ң]. Аерым телләрдәге (мәсәлән, француз, поляк, тува телләрендә) үзенчәлекле борын сузыклары шулай барлыкка килә.

Авыз куышлыгында тавыш һәм шау, теге яки бу төсмерләр белән баеп, сөйләм авазларына әйләнәләр. Анда күпсанлы сөйләм органнары урнашкан. Аскы һәм өске иреннәр хәрәкәтчән, алар йомыла, түгәрәкләнә, алга сузылалар, алар арасында бераз ачыклык та калырга мөмкин. Бу очракта [б], [п], [м], [о], [у], |ө], [о], [ү], [в], [ф], [w] h.б. авазлар барлыкка килә. Авыз куышлыгында ясала торган авазлар авыз авазларыдип аталалар.

Авыз куышлыгында иң хәрәкәтчән орган – тел. Телнең тамырын, аркасын һәм очын аерып карарга мөмкин. Телнең аркасы (өсте) үзе алгы, урта һәм арткы өлешләргә бүленә.

Телнең очы – аның иң хәрәкәтчән өлеше. Ул, алга килеп, аскы тешләр өстенә ятарга мөмкин; өске тешләр белән ике арада ярык калганда – башкорт, инглиз телләрендәге теш арасыth авазы; өске тешләргә килеп тигәндә – [д], [т], [л], [н] авазлары, өске теш казнасына (альвеолаларга) килеп кагылганда, инглиз телендәге [d], [t], [l], [n] авазлары барлыкка килә. Тел очы, өске тешләргә тимичә, күтәрелеп кенә торганда – [с], [с'], [з], [з'], [ш], [ж] авазлары, тел очы калтыраганда, [р] авазы ясала.

Тел уртасы, урта аңкауга таба күтәрелеп, тел һәм аңкау арасында ярык калса, һава агымы үтеп киткәндә, ышкылудан яшь, ял, яблокосүзләренең башындагы [й] авазы барлыкка килә.

Тел аркасының арткы өлеше йомшак аңкауның алдына якынаерга мөмкин. Бу очракта [г'], [к'], [х'], [г], [к], [х] авазлары барлыкка килә.

Тел аркасының торышы сузык авазларның характерына да тәэсир итә, чөнки телнең төрле өлешен аңкауга төрле дәрәҗәдә күтәрү авыз куышлыгының формасын үзгәртә, ә бу, үз чиратында, авазның тембрын билгели, [и] авазы тел алдының югары күтәрелүе вакытында ясала һәм резонатор алгы өлештә кысыла, [у] авазын әйткәндә, телнең арткы өлеше күтәрелә һәм авыз куышлыгының арткы өлеше кысылган хәлдә була.

Кече тел (латин. uvula – кечкенә тел), шулай ук телнең арткы өлешенә йомылып килеп яисә бераз ярык калдырып, авазлар ясый ала. Бу авазлар төрки телләрдә, нивх, чукот телләрендә очрыйлар: [къ], [гъ], [х], [ң]. Аларны увуляр авазлар диләр.

Авыз куышлыгындагы тешләр, каты аңкау, альвеолалар, төрле органнар белән бергә эшләп, авазлар барлыкка китерүдә ярдәмче роль үтиләр. Шул рәвешле, төрле сөйләм органнарының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә төрле сыйфатлы авазлар ясала. Сөйләм органнарының авазларны әйткәндәге эшчәнлеге артикуляция дип атала. Аваз артикуляциясендә шартлы рәвештә өч этапны аерып чыгаралар: 1) сөйләм органнарының теге яки бу авазны әйтү өчен әзерлекләре (экскурсия), 2) сөйләм органнарының шушы авазны әйткәндә бер мизгелгә тукталып калуы (экспозиция), 3) сөйләм органнарының кире үз хәлләренә кайтулары (рекурсия). Мәсәлән, [б] авазын әйткәндә, һава агымы иреннәрдә киртә очрата (экскурсия); иреннәр бераз йомылып торалар (тукталыш), соңыннан һава агымының көче иреннәрне аера һәм һава авыз куышлыгыннан тышка чыга (рекурсия).

Экскурсиянең, киртәнең характерына карап, авазлар йомык һәм ярым-йомъш (өрелмәле) төрләргә бүленәләр. Йомык авазларны әйткәндә, сөйләм органнары арасында йомыклык хасил була; өрелмәле авазларны әйткәндә, бераз ярык кала; һава агымы шуннан үткәндә, ышкылып чыга. Өрелмәле авазларны фрикатив (латин. fricare – ышку), спирант (латин, spirans, spirantic – өрү, өреп чыгару) дип тә атыйлар. Алар: 1) ярыкның формасы, 2) ярыкның урнашуы, 3) кысылган участокларның саны буенча аерылалар. Ярыкның формасына карап, алар түгәрәк ярыклы (круглощелевые) һәм яссы ярыклы (плоскощелевые) авазларга бүленәләр. Беренчесенә мисал итеп инглиз телендәге [s] авазын (sing), икенчесенә – шул ук телдәге [th] авазын китерергә мөмкин: [thing]. Урнашуы ягыннан ярык урталыкта һәм тел аркасы белән тел-теш казнасы һәм аңкауда ([с], [с'], [з], [з'], [ш], [ж]) яки телнең як-ягында булырга мөмкин: [л], [л']. Кысылган участокларның саны ягыннан авазлар бер фокуслы (сөйләм каналында кысылу бер җирдә генә була), ике фокуслы (кысылу ике җирдә) булалар. Бер фокуслы авазларга [с], [с'], [з], [з'], [х]; ике фокуслыларга [ж], [ш] авазлары керә. Җәелмәле фокуслы авазлар да булып, аларга [җ], [ч] авазлары керә.

Экскурсиясе ягыннан йомык авазларның рекурсиясе төрле булырга мөмкин: бер төрлесе шартлау белән тәмамлана, икенчеләрендә йомыклык әкренләп ачыклыкка күчә бара. Беренчесендә сөйләм органнары тиз генә ачылалар һәм шул вакытта авазлар ясала. Аларны йомык-шартлаулы диләр: [б], [б'], [д], [д'], [г], [г'], [к], [к'] һ.б. Йомыклык ярыкка күчә барганда, артикуляциясе ягыннан катлаулы авазлар барлыкка килә. Болар – йомык-өрелмәле яисә аффрикат(латин. affricateышкылу) авазлар; мәсәлән, [тс, [тч].

Кайчак сөйләм органнары йомылганда, сөйләм каналының бер өлешендә бераз ачыклык кала. Бу вакытта катлаулы артикуляциягә ия булган йомык-үтешле (смычно-проходной) авазлар ясала. Һава агымы үтәргә мөмкин юл борын куышлыгы булса – [м], [н], [ң] авазлары, телнең ике ягы булса, [л], [л'] авазлары барлыкка килә.

Йомыклык бер булып, бер бетеп, телнең очы яисә кече тел калтырап торса, калтыраулыавазлар ясала. Алар [р], [р'] авазлары.

Сузыкларның артикуляциясе катлаулырак, аларда экскурсия, тукталыш, рекурсия өлешләрен билгеләү кыен, шулай да авазның башлануын һәм тәмамлануын аеру бик әһәмиятле. Бу бигрәк тә кушык сузыкларны – дифтонгларны өйрәнгәндә кирәк.

Сөйләм органнарының, теге яки бу авазларны әйтү өчен, типик торышлары җыелмасы артикуляцион базатөшенчәсен тәшкил итә. Артикуляцион база тумыштан бирелми, бәлки билгеле телне өйрәнү процессында, шушы тел коллективында формалаша. Артикуляцион базасы буенча телләр бер-берсеннән төрле дәрәҗәдә аерылып торалар. Артикуляцион база ягыннан, мәсәлән, татар һәм грузин телләре шактый якын. Бу – һәр ике телдә дә тел арты һәм кече телнең авазлар ясаудагы зур роле белән билгеләнә. Рус телендә, киресенчә, сөйләм аппаратының бу өлеше актив түгел.

Артикуляцион базаның тотрыклылыгы чит телләрне өйрәнгәндә шактый нык сизелә. Туган телгә хас артикуляцион база үзенчәлекләренең икенче бер телдә сөйләгәндә чагылуы акценттөшенчәсен барлыкка китерә. Телне камил дәрәҗәдә белү – ул акцентсыз сөйләү дигән сүз.

Авазларның ясалуы һәм аларны кабул итү процессы кешенең үзәк нерв системасы тарафыннан башкарыла.

 

5.1. Лекция буенча сораулар:

1. Сөйләм аппаратына кергән органнарны санап чыгыгыз.

2. Авазлар ясауда сулыш органнарының функциясе нинди?

3. Сөйләм аппаратындагы резонаторларны атагыз.

4. Иң хәрәкәтчән орган нинди?

5. Аваз ясау ничә этаптан тора һәм алар ничек атала?

 

5.2. Биремнәр:

1. Сөйләм аппаратының төзелешен схема рәвешендә ясап бирегез.

2. Авазларны ясаганда сөйләм аппаратында барган процесслар турында сөйләгез.

 

5.3. Глоссарий:

Акцент – туган телгә хас артикуляцион база үзенчәлекләренең икенче бер телдә сөйләгәндә чагылуы.

Артикуляцион база – сөйләм органнарының, теге яки бу авазларны әйтү өчен, типик торышлары җыелмасы.

Сөйләм аппараты – кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнары җыелмасы.

5.4. Әдәбият исемлеге:

1. Татар грамматикасы: 3 томда. Т. 1. – Казан: Инсан, 1998. – 521б.

2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

3. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. – Казан: ТаРИХ, 2001. – 384б.

4. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар теле фонетикасы. – Казан, 1983. – 62б.

5. http://belem.ru/tatar-tele/vuz-rus

6. www.ksu.ru/

 

Лекция 6. Татар теленең авазлар системасы. Сузык авазлар

Аннотация.Лекциядә тартык һәм сузык авазларның бер-берсеннән аерып торган билгеләре күрсәтелә. Сузык авазларның ясалышы, нинди билгеләргә карап төркемләнүләре турында сүз бара.

 

Мөһим сүзләр:сузык аваз, рәт, күтәрелеш, иренләшү, озынлык, дифтонг, дифтонгоид, трифтонг, вокализм.

Барлык телләрдә дә авазлар тартык һәм сузыкларга бүленәләр. Бу рәвешле бүленештә авазларның һәм әйтелеш /артикуляция/, һәм яңгыраш /акустик як/, һәм лингвистик үзенчәлекләре исәпкә алына.

1. Артикуляция буенча: сузык авазларны әйткәндә, үпкәдән килә торган һава үз юлында бернинди тоткарлыкка очрамый; һава агымы көчсез була; сөйләм органнары тулаем киеренке хәлдә тора. Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы сөйләү органнырының кайсы урынында булса да каршылыкка очрый; һава агымы көчле була; тартыкларны әйткәндә сөйләм органнары тоташ киеренке хәлдә булмый, киеренкелек нигездә тоткарлыкны җиңү урынында барлыкка килә.

2. Акустик яктан аермалык әйтелеш үзенчәлекләреннән килеп чыга. Сузык авазлар тавыш (тон) ярдәмендә ясала, ә тартыкларның ясалышында шау катнаша.

3. Лингвистик яктан сузык авазлар сөйләмнең авазлардан кала икенче әһәмиятле табигый берәмлеге булган иҗекләрне ясауда катнашалар. Сузыклар – иҗек ясаучы авазлар. Татар телендә тартыклар үзләре генә иҗек барлыкка китерә алмыйлар.

 





Дата добавления: 2015-05-31; Просмотров: 587; Нарушение авторских прав?;


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



ПОИСК ПО САЙТУ:


Читайте также:



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2017) год. Не является автором материалов, а предоставляет студентам возможность бесплатного обучения и использования! Последнее добавление ip: 54.156.78.4
Генерация страницы за: 0.022 сек.