Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тарих турындагы дастан 1 страница




Г

Аннан соң хан янә әйтте:

— Әй Бөркет би, синең агачың чаган булсын, кошын һөд­һөд булсын, оранын Буруҗ булсын, тамгаң һәз булсын, сыйфа­ты шушы:

Аннан соң хан янә әйтте:

— Әй Кагыйм Чар улы Кытай би, синең агачың артыш булсын, кошың кауд булсын ораның. Тыйлак булсын, тамгаң сәпәру булсын. Сыйфаты шушы булыр:

Аннан соң янә Чыңгыз хан әйтте:

-- Әй Калдар би, синең агачың сандал булсын, кошың күгәрчен булсын, ораның Арна булсын, тамгаң чүмеч булсын. Сыйфаты шушы:

Аннан янә хан әйтте:

— Әй Салчут, синең агачың көйрү булсын, кошың күелдү булсын, ораның Барлас булсын, тамгаң Ай тамга булсын, сый­фаты шушы:

Аннан соң янә хан әйтте:

— Әй Тимер Котлу би, агачын жирүк булсын, кошың сае­скан булсын, ораның Табан булсын, тамгаң ярым тарак бул­сын, сыйфаты шушы:

. Чыңгыз ханның үзенең ораны Җан Каба иде. Чыңгыз хан әйткән бу бикләрнең һәрберсе гаскәр башы булып, урдалар алырга җибәрер, йөртер иде. Ул олуг авыр чирүләрдә халык улы бер берсен оранлары берлә табар иде. Оран исемнәре бо-лай: өүвәл хан ораны Җан Каба, аннан соң барлык биләрнең


 


Башка бикләрнең тамгаларын бергә җыеп бирсәк, булай булыр:

ораннары болай: Ару җан. Кунгырат. Салават, Алач. Туты-лык. Ак Тыйлак. Ак Бүре. Байгын. Ак Туган. Бу оч, Тыйлак, Арнау, Барлас, Кайан. Тагын шунсы мәгълүм: Чынгьп хан һәрдаим киек ауларга чыкканда әлеге биләр үзләренең кошла­ры белән чыгалар иде. Чыңгыз ханнын үз кошы Ике баш Кара баш нае. Башка бикләрнең кошлары болай: Шоңкар, Лачын, Кара кош. Карга, Карчыга. Бөркет, Итәлгү, Торна, Күчкән, һөд-һөд, Кауд, Күгәрчен, Күелдеу, Саескан. Чыңгыз ханның агачы — чинар булуы мәгълүм. Башка бикләрнең агачлары бо­лай: карагай, алма агачы, карагач, каен, тирәк, карама, өянке, юкә. миләш, имән, чаган, артыш, сандал, күрүч. җирүк. Хан­ның тамгасы кош башы дигән идек, сыйфаты шулай:

Тагын шунсы мәгълүм булсын, Чыңгыз хан бикләрнең һәр­берсенә сугышка лаеклы һәйбәтлек булсын өчен берәр «саут» атап бирде: Әүвәл Чынгыз ханның үзенең «сауты» «Буйан»дш-ән иде. Олы улы Иучинең «Карату» дигән саут иде. Икенче улы Җодайның «Алтын сандык» дигән саут иде. Өченче улы Гәрәй бинең «Биктәр» дигән саут иде. Аннан соң Чыңгыз хан бикләренә һәм саут бирде: Кыятка «Ай култык» дигән саутны бирде. Майкы бигә «Сыйгыр» дигән саутны бирде. Уруҗга «чәчәк» дигән саутны бирде. Тамъйанга «Күпләк» дигән саутны бирде. Кыпчакка «Күк яка» дигән саутны бирде. Керайәт бигә «Өелмә» дигән саутны бирде. Мутъйанга «Каты кабак» дигән са­утны бирде. Бөрҗанга «Кускач» дигән саутны бирде. Бөркеткә «Курлач» дигән саутны бирде. Кытайга «Без кылбак» дигән саут­ны бирде. Катдарга «Чәка тургай» дигән саутны бирде. Тимер Котлыга «Бозау баш» дигән саутны бирде. Инде бу саутларны җыен әйтәем: «Буйан»; «Карату»; «Алтын сандык»; «Биктәр»; «Ут йөрәк»; «Кала»; «Ай култык»; «Сыйгыр»; «Чәчәк»; «Күпләк»(Күз күйәк); «Күк яка»; «Өелмә»; «Каты кабак»; «Кус­кач»; «Курлач»; «Без кылбак»; «Чәка тургай»; «Бозау баш».

Чыңгыз хан бу бикләрне күзе өстендәге кашы күк күрде. Бу дөньяга куанып, падишаһлыгына мәгърур булды.

Көннәрдән беркөнне Чыңгыз хан үзенең уллары һәм бикләре белән ауга чыкты. Ялаңда шулчак юлбарысны күрде-


 



ләр. артыннан никадәр кусалар да һичберсе җитә алмады. Шу-I да араларыннан оч кеше генә куып җитте дә юлбарысны атып екты. Аларның берсе Кунграт батырның углы Синклә, икенчесе Мен Садаклы Урдяж, өченчесе — Тамъйан. Алар юл­барысны үтереп, Чынгыч ханга китерделәр. Хан боларның ир­лекләрен күреп таң калды һәм һәр мәҗлестә аларның ирлек­ләрен сөйләде, һәркайсына мең алтын бирде.

Көнннәрдән беркөн Чыңгыз хан үзенең бикләре белән та­гын ауга чыкты. Яланда бер боланны керделәр, кудылар. Бу-ружлн бинең бер йөгерек аты бар иде. Йөгереклек шул кадәр иде: боланны куып җитеп мөгезеннән тотты. Буруҗан би бо­ланны куып җигеп атып екты да хан алдына китерде. Хан аңа ипле тәнкә бирде.

Көннәрдән беркөнне хан:

- Ән бикләрем, барыгыз кош аулап килегез,— дип боерды. Бикләр кошлар аулап китерделәр. Кыят шоңкар белән ак­кош. Синклә лачын белән торна, Урдаҗ карчыга белән каз, Тамъйан карга белән бүдәнәне типтерде, һәрбер би үзләренең кошлары тигергән кошларны алып килделәр, Чыңгыз ханның алдына салдылар. Чыңгыз хан бу кошларны күреп һәркайсы­на меңәр тәнкә ала па бирде, әмма Кыятка, Синкләгә, Урдамәга, Тамъйанга икешәр мең тәңкәалапа бирде.

Чыңгьп хан олы улы Йучҗига анда асыл мал җитәрлек дип. алтын-комеше күп дип, йорты киң дип Тәрмиз уртасын­да ханлыкка куйды. Инде икенче улы Җодайны анда ил олы­сы булыр дип, анда төрле халык дип, олы йорт дип һиндстан уртасына ханлыкка кунды. Өченче улы Гәрәйне кыю дип, кы­лычы күп дип, халкы асыл зат дип, Курал уртасына ханлык­ка куйды. Дүртенче улы Тулине халыклары рәхимле дип, эше каты, олы йорт дип Мускау уртасына ханлыкка куйды, һәрберсенә әйтелгән бу урдаларны халкы белән аларга өләшеп бирде. Инде ул шәһәрләрдәге ханнарның асылы-төбе болардан, Чыңгыз хан нәселеннән. Аннан шушы белегез, Чыңгыз хан пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү I аләйһиссәламнең тарихыннан соң биш йөз кырык тугызын­чы елда*, дуңгыз елында/Зөлкагдә аенда туды. Чыңгыз хан җитмеш ике ел гомер сөрде. Унөч яшендә ханлыкка утырды. Илле тугыз ел ханлык сөрде. Чыңгыз ханның туган шәһәре, горган йорты Кытай иде. Җитмеш ике елдан соң дуңгыз елында мөбарәк рамазан аеның ундүртенче көнендә тарих | йөз дә егерме дүрттә* вафат булды. Дөньяда сүзе калды.


Аксак Тимер нәселе турындагы дастан

Инде хәзрәте Аксак Тимер* нәселен сөйлик, һиндстан шә­һәрендә Чыңгыз хан углы Җодан хан ханлык* кылыр иде. Көн­нәрдән беркөн яткан иде, яман төш күрде, куркып, сискәнеп уянды. Дер-дер калтырап торды, фал багучыларны җыйдырды, талигын каратты. Фалгирләр, фал багучылар әйттеләр: ((Әй, ханым, талигыңда шул күренә: үз мөлскендә Алмалык* дигән авылда бер кешедән хәтәрегез бар. Ул кеше Кырыкчы углы, Казанчы углы. Олыкчы углы, Туымчы углы, Тухчы углы Тора-гай дигән кешедер»,— диделәр. «Ул Торагайның нишаны-бил-гесе шул: җавырында миңе бар, сул күзендә агы бар. Ул Тора­гайның хатыны йөкле. Аның корсагындагы баласыннан әҗә-лең-үлемең булыр»,— диделәр. Шунда Җодай хан фал багучы­ларның бу сүзен ишетеп, ул Алмалык авылындагы Торагайны эзләтеп таптырды. Җодай хан каршына алып килделәр, кара­дылар, ул әйтелгән билгеләре анда бар иде: Җавырында миңе, сул күзендә агы бар иде. Җодай хан сорады: «Әй, Торагай, си­нең йөкле хатының бармы». Ул Торагай әйтте: «Бәли, бар»,— диде. Аннан соң Җодай хан әйтте: «Әй.Торагай, синең хаты­ның корсагындагы балан мине үтерер имеш. Ул тумастан бо­рын мин үтерермен», дип Торагайның хатынын китертте Ул ахмак тәкъдирне тәдбир белән бозмак теләде. Хак Тәгаләнең тәкъдире ничек бозылыр. Аннан соң киңәштеләр: бу хатынны үтерик дип, эчен ярыйк, диделәр. Хан үзе әйтте: «Бу хатынның корсагындагы баласын үтерер булсагыз, ул корсагындагы ба­ласы тезләп үтерегез, анасы үлмәсен»,— диде. Аннан сон ул ха­тынны егып аны тезләде, эссесе китте, үлә язды. Аннан хан әйт­те: «Инде баласын түгел, анасы үлә бугай, җибәрегез»,— диде. Аннан соң ул хатынны алып арбага салып киттеләр. Аннан соң Җодай хан куркынычтан котылдым дип тора иде, ханлыкка мәгърур мәшгуль иде. Аннан янә берничә көннән соң ул мескен хатынның күзе ярылды, бер ир тудырды. Ул баланы алып бак­тылар, бер аягы аксак иде. Шунда эттеләр: шушы имгәктән үлмәдең, котылдың, тудың, җаның тимер икән,- диделәр Ба­ланың атын шул сәбәптән Аксак Тимер куйдылар Иде хәзрәте Аксак Тимернең асылы-төбе Барлас дигән ыру булыр Нәсе­лендә, ыруында ханнарга җийан угыл иде. Аннан соң янә Ак­сак Тимернең атасы-анасы үлде, ятим калды, асрарга -кураре һич лаек кеше калмады. Ахыры үзе йөрердәй булып ир б,улга,н.-нан соң, казак чыгып Бэлгузи Шамак шәһәрен» барды Бераз


 




йөрде, аннан Шамакыйда бозау көтәргә булды. Үзенә үзе кебек үксезләрне ияләндерле һәм ятимнәрне ияләндерде. Алты-жиде бала һәркөн бозау көттеләр. Аннан сон Аксак Тимер көннәр­дән бер көн кәшанә төбендә таянып тора иде, бер аягы аксак, бер күче сукыр кырмыска килде, шуннан ул кәшанәгә тырма-шып менәргә ябышты. Бераз югары менде, егылды. Аннан янә һиммәтләнеп тагын ябышты, тырматып кәшанәнең башына менәм дигәндә янә түбән егылды. Хәзрәте Аксак Тимер бу кыр-мысканын бу эшен хәйран калып карап торды: аксак кырмыс­ка гарләнеп янә өченче мәртәбә кәшанәнең башына менәргә ябышты. Ахыры тырмата торгач, кәшанәнең түбәсенә менде. Ул кырмыскадан хәзрәте Әмир Тимер гыйбрәт алды. Тәкый үз күңелендә: «Әй, аксак, күрдеңме бу зәгыйфь аяксыз, күзсез кырмыска һиммәтләнеп егыла-тора там түбәсенә менде, юга­рыга менде. Мин дә һиммәт берлә хан булып ил-көн, шәһәрләр алып урдалар алсам, һич тә гаҗәп булмас, әгәр Тәңре бирсә дип, күңеленә бу фикерне салып куйды. Балалар белән уйна­ганда, көннәрдән беркөн Аксак Тимер әйтте: «Әй егетләр, ки­легез бер җиргә бер нәрсә куйыйк. Куйган нәрсәне кем алдан йөгереп җитеп алса, аны арабыздан хан итик»,— диде. Ул егет­ләр әйттеләр: «Хуш, шулай булсын»,— дип. Шулай бер әйбер­не алып кундылар, барлык балалар йөгерештеләр. Аксак Ти­мер дә йөгерде, ул балалар кебек бара алмады, ул аксак иде. Шунда бер бала йөгереп узып ул куйган нәрсәне алып, мин элек хан булам дигәндә, аннан алдарак ул нәрсәгә Аксак Тимер бүреген ташлады. Шунда әйтте: «Әй, егетләр, сездән алда җит­тем, мин хан булырмын»,— диде. Берсе әйтте: «Юк, синнән элек мин тиеп алдым»,— диде. Аксак Тимер әйтте: «һай, синең кулың җиткәнче, минем башым житте»,— диде. Болар бу сүз турында бәхәсләшеп торалар иде, шунда бер ак сакаллы кеше килде. Болар ул картка эшләрен әйттеләр, ханлык кайсыбызга тия, диделәр. Ул карт әйтте: «Әй егетләр, бу аксак баланын сез­нең кулыгыздан элек башы җиткәч, моны хан итегез,— диде. — Сүз моның сүзедер»,— диде. Барлык егетләр әйттеләр: «Әй ба­ба, хуш, хан итербез»,— диделәр. Аксак Тимерне үзләре ара­сында хан итеп уйнадылар. Янә көннәрдән беркөн Аксак Ти­мер әйтте: «Әй егетләр, кем дә кем көтә торган бозаулардан бо­зау суеп барчабызга йндерсә, туйдыра алса, аны арабызда хан итик»,— диде. Берсе дә бозау суя алмады. Аксак Тимер бозау­ны суйды, пешерде, ул балаларга бирде. Ашадылар, аннан соң Аксак Тимерне араларында хан иттеләр. Аннан сон өйләренә


кайтып, бозау иясенә әйттеләр, бозавыңны бүре ашады, диде­ләр. Ул бер нәрсә димәде: «Бүрегә боерган икән»,— диде. Ан-. нан соң, көннәрдән беркөнне бу Аксак Тимер балаларга әйтте: «Әй егетләр, килегез без карак булыйк, базарганнарны, сату­чыларны тотыйк, малларын алыйк»,— диде. Бу балалар әйт­теләр: «Хуш, шулай булсын»,— диделәр. Аксак Тимер әйтте: «Сезгә сүзем шул, бүген кич һәркайсыгыз башка бер нәрсә ал­мыйча, яу коралын гына алыгыз»,— диде. Анда бер бозык ка-раван сарай бар иде, булчәне анда куйдылар. Төн уртасында бер-берсе белән очраштылар. Кайсы көбә киеп, мылтык алып, кайсы ук садаклы кылыч алып, ул Шамакый шәһәренә чыгыл киттеләр, һиндстан шәһәренә барып һиндстан шәһәрен сак­лап яттылар. Узган-барган сатучыларны, асламчыларны бас­тылар, малларын алдылар. Зур караклык кылдылар, азган-туз­ган, ата-анадан бизгән балалар, байдан чыккан коллар аларга җыелдылар, кушылдылар. Аларга килеп кушылганнарга ала-палар бирә башладылар. Базарганнарны, сатучыларны кырды­лар, кол-кутанны үз иттеләр. Бер, ике, өч йөз кеше булдылар, узган-барганны таладылар. Юл киселде, кәрван халкы йөрмәс булдылар. Анда һиндстан падишаһы Җодай ханга хәбәр ире­ште, юлны карак саклый, кешене йөртми, дип. Аннан Җодай хан илче җибәрде, өч йөз кеше белән. Аксак Тимергә әйттеләр: «Әй, Аксак, ни өчен син мондый угрылык кыласың.юлларны басасың»,— дип. Аксак Тимер янына килгән ул илчене үтерде­ләр, барчасын үзләренә юлдаш кылып күп алапа бирделәр. Бу хәбәр янә Җодай ханга ишетелде, үртәнде, көйде, янә икенче мәртәбә илче җибәрде. Ул икенче килгән илченең дә башын ки­сеп җибәрделәр, башкаларны алып калдылар, юлдаш кылды­лар. Аннан соң Җодай хан өченче илче җибәрде, ул караклар­га алтын-көмеш бир, узган-барганга, базарга баручыларга тимәсеннәр, дип. Болар әйттеләр: инде Җодай ханның хәзинә­сеннән безнең хәзинәбез күбрәк, диделәр. Кирәк булса, бездән алсын, диделәр. Аннан янә берничә көннән соң Аксак Тимергә Җодай хан үзе килә дигән хәбәр килде. Анда Аксак Тимер бе­лергә шымчы җибәрде, Җодай хан киләме икән, дип. Ул шым­чы барып күрде, Җодай хан килә, диде. Барган шымчы алар* ның араларына барып керде. Җодай хан угыз кеше белен кил», башта үзе иде. Бу барган шымчыны күрделәр, аннан сорады­лар: «һай, юлда карак күрдеңме»,— диделәр. Бу «Итте: «Юк, бер дә күрмәдем, бу юлда һичбер шиксез йвре, бу юлда карак юк»,— диде. Болар моның сүзенә карал карак юк дип, безнең


 




капер хәбәребезне ишетеп качкан, диделәр. Бу шымчы алардан аерылып аулакка чыкканнан сон качты. Җодай ханның утыз кеше белән килгәнен Аксак Тимергә килеп әйтте. Аксак Тимер әйтте: «Алай булса, тиз утыз дөягә йөк салыгыз»,— диде. Шун­да утыз дөягә йөк салып, Аксак Тимер Җодай хан килә торган юлга каршы китте. Хан Тәмүрә төшеп ятып иде. Җодай хан алысдан боларга сүз катты: «Сез юлда караклар күрдегез­ме?» — диде. Болар әйттеләр: «һич күрмәдек»,— диделәр. Ан­нан сон Җодай боларның каршысына килде. Шуннан болар әйттеләр: «Сез нинди кешеләр?» — диделәр. Тегеләр әйттеләр: «Безне сорасагыз, без Җодай хан, каракларны эзләп чык­тык»,— диделәр. Шуннан болар әйттеләр: «Алай булсагыз, без сатучылар. Безгә мал белән юл йөрергә, сату кылырга яхшы булыр»,— диделәр. Шунда Җодай хан бу сүзне ишеткәч, боер­ды, тамгасын алыгыз дип. Җодай хан әйтте безгә шаять асыл тансык мал килгәндер дип. Аннан сон Җодай хан кешеләре йөкләрен актарып, тамга алабыз дигәндә, Аксак Тимернең ке­шеләре берәм-берәм аларны тотып үтерделәр. Хәзрәте Әмир Тимер үзе Җодай ханны тотты, үтерер өчен. Җодай хан әйтте: «Аһ, әй Аксак, мин сина яхшылык кылдым, син мина яманлык кыласың, үтерәсен»,— диде. Аксак Тимер әйтте: «Син гафил-сең мин түгел, син үзеңә яманлык кыласын, мин үземә яхшы­лык кылам»,— диде. Башын кисте. Аннан соң Аксак Тимер үзе һиндеган шәһәренә барып анда хан булды. Бу калган чирүгә яр салды, башка юл белән килсеннәр дип, Чирүенә хәбәр җибәрде. Шәһәргә килделәр. Җодай ханның артыннан калган чирүе бу хәбәрләрне, бу эшләрне белмичә ханымыз янына җитәрбез, дип бара торгач, җитә алмыйча кире кайттылар. Ханнарын югалтып кире кайтсалар, шәһәрне Аксак Тимер ал­ган, бернәрсә эшли алмадылар. Аксак Тимергә буйсындылар. Инде Аксак Тимер һиндстан шәһәрен шулай итеп алды дип әйттеләр. Әмма ана Тәңре Тәгалә яр-юлдаш булгандыр, шә­һәрләр, йортлар алуга, урдалар вәйран булуга аны сәбәп кыл­гандыр, һәр яхшы-яман Тәңре Тәгалснен әмере, тәкъдире бе­лән эшләнә. Аның боерганыннан тыш һичбер эш булмый. Ан­нан соң Аксак Тимер гаскәре белән алмаган йортны ташлама­ды. Тәнре Тәгалә аңа яр булды. Яшерен калмасын, Хәзрәте Ак­сак Тимернең ике улы бар иде, берсе Сафи вә берсе Вали дигән исемле. Олы улын Сафины үз урынына һиндстан шәһәрен» ханлыкка куйды. Хәзрәте Тимер үзе гаскәре белән Истанбул шәһәрен алырга китте. Авыр чирү җыйдырды, күп түрәләргә


хәзинәдән маллар, күп-күп кораллар бүләк итте, сансьи-саксыз гаскәре белән, тау-таш тулып йөрделәр. Мисыр шәһәренә кил­деләр. Орышып-кырылышып ахыр аны алдылар. Аннан узып Истанбул шәһәрен алырга килделәр, бер җирдә төштеләр. Кун­дылар, сугышка хәзерләнделәр.

Әлкыйсса, ул заманда Истанбул падишаһы Шаһ Солтан хан* иде. Аңа хәбәр килде. Аксак Тимер шәһәреңне алырга, ур­даңны алырга һәм харап итергә килде, дип. Хан Шаһ Солтан сугышчыларын әзерләп Аксак Тимергә каршы чыгарды. Икс чирү бер-берсенә каршы килде. Иргәгәсен ике чирү бер-берсе-нә каршы орыштылар. Шаһ Солтанның чирүен Аксак Тимер чирүе кырды, качырды. Аннан килеп Истанбул шәһәрендә ур­наштылар. Аксак Тимер гаскәре белән куа килеп шәһәрне ка­мадылар. Шәһәр гаять харап шәһәр иде, биш ел камадылар, һич ала алмадылар. Инде Истанбул шәһәренең сыйфаты шу­шы. Бу шәһәрне Аксак Тимер орыш-кырыш белә ала алмады, шуннан хәйлә корды: үзен сырхау итте. Бөтен тәненә сары зәгъфран сөртте. Тәне, башы күзе сап-сары булды. Аннан соң, әй Шаһ Солтан, инде беләсең, миңа әҗәл ирешге, тәмам тәнем сап-сары зәгъфран тик булды, гөнаһым шомлыгыдыр, диде. Инде синнән үтенәм, бу эшләрне, сугышларны ташладым, рә­хим кылып син минем белән бәхилләшсәң иде, дип хат җибәр­де. Ул илче килеп теләген белдерде. Аннан сон ул хатны Шаһ Солтанга илттеләр. Шаһ Солтан карады: «Шаять, ялгандыр, хәйлә кыйладыр»,— дип ышанмады. Ул аның сырхаулыгын бе­лер өчен кешесен җибәрде. «Бар, күр»,— диде. Шаһ Солтан­ның җибәргән кешесе Аксак Тимернең чатырына килеп күрде: Аксак Тимер сары зәхмәте белән хәлсез булып ята. Аксак Ти­мер әйтте: «Әй, илче, минем хәлем начар»,— диде. Аннан соң ул җибәргән кешесе Шаһ Солтанга кайтып нинди хәл икәнле­ген сөйләде. Сырхау, авыр хәлдә диде. Үтенде, рәхим итеп кил­сә, бәхилләшер идем дип этте, диде. Шаһ Солтан аның сүзен* ышанып шәһәрнең тәмам капкаларын ашырды, үзе 1дск»ре белән чыкты. Аксак Тимергә килде. Күрешеп свйлэшв башла­гач, сырхаулыгыннан терелеп, түрә салып Шаһ Солтанны тот­ты, үтерде. Инде сугышчылары шәһәргә керде. Бу хәйлә белән ул шәһәрне алды, ул урданы үзенә буйсындырды. Берничә ел­лар анда торды.

Аннан соң гаскәре белән Шамакый шәһәренә килде аны да алды, үзенә буйсындырды. Аннан йөри тор?ач, Хаҗи Тар­хан (Әстерхан) шәһәренә яракланды. күп хәрби көймәләр ■


 




белән Болгар шәһәрен алырга килде. Орышып-тукышып Хаҗи Тарханны да алды, буйсындырды. Анда биш-алты ел торды. Аннан сон янә Болгар шәһәрен алырга яракланды. Күп хәрби көймәләр белән Болгар шәһәрен алырга килде. Кайбер сугыш­чылары шәһәрне алырга көймәнең тышыннан килделәр. Гас-кәрнен санын, хисабын Аллаһдан гайре берәү дә белмәс иде. Алар монда гаскәр белән килгән дәвердә Болгар шәһәрендә Габдулла дигән хан иде. Габдулла ханга хәбәр иреште. Аксак Тимер килә дип. Шул заман Габдулла хан гаскәрен җыйды. Алар бер-берсе белән каты орыш кылдылар. Аксак Тимернең һөҗүменә түзмәделәр, сындылар. Килеп Болгар шәһәренә кер­деләр. Үлгәне үлде, калганнар шәһәргә кереп бикләнделәр. Ак­сак Тимер Шәһри Болгарны җиде ел камап торды. Тарих җиде йөз елда* иде, Зөлхиҗҗә аеның егермесендә Шәһри Болгарны алдылар, харап кылдылар. Йөз дә егерме дүрт олуг бик бар иде, аларнын барсын да кырдылар, һәркайсының энҗе кебек хатыннарын Аксак Тимер әсир кылды. Ул бикләр арасында дүртесе асыл шаһзадәләр иде. Берсе — Икбали бик, берсе — Кол Гали бик, янә берсе — Хаши бик, янә берсе— Миркаши бик исемле иде. һәркайсын һәлак кылдылар. Бик күп халык һәлак булды. Габдулла ханны да үтерделәр, әмма Габдулла ханның ике улы бар иде. Берсе — Алтынбик, икенчесенең аты Галимбнк иде. Берсе — җиде яшендә, икенчесе тугыз яшендә иде. Яудан качып калган кешеләр Алтынбикне урман эченә ил­теп яшерделәр. Аларны яхшы асрадылар. Аннан соң Аксак Ти­мер Шәһри Болгарны вәйран кылып, харап кылганнан соң, Буләр шәһәренә килде. Гаскәре белән Буләр шәһәренең кар-шысына килеп урнаштылар, сугышмадылар. Ул вакытта Буләр шәһәренең ханы Самат хан иде. Күбесе беркабак дигән халык, Бараж дигән халык иде. Бараҗ халкының әүвәл замандагы бо­рынгы төп йорты Зәй тамагында иде. Алыплар заманы иде. Бер Бараж дигән аждаха елан килде. Ул шәһәрнең халкына көч, зыян кыла башладылар. Чыгып аждаһа белән орышты­лар, жиңә алмадылар. Ахырда үзләре шәһәрне калдырып кач­тылар. Болгар шәһәре янына барып Бүләр суының өстенә норт-шәһәр салдылар. Ул шәһәрләрен дә Бүләр дп атадылар. Шул сәбәптән халыкны Бараж халкы дип йөрттеләр. Оранна-ры Бараж иде. Анда Самат хан әйтте: «Аһ, әй Бараҗ халкым, борынгы олуг бабаларыбыз Бараҗнын зыяныннан качып шу­шы җиргә килеп шәһәрләрен салганнар, мәкам — йорт тотты­лар. Инде Бараҗдан көчлерәк Аксак Тимер килде, шәһәребез




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-05-29; Просмотров: 474; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.02 сек.