Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Домашняя Контрольная работа 2 страница




3.Составьте предложения из данных слов, подчеркните имена существительные.:

Бул, булма, күзе, күңеле, сукырга, сукырга,юлдаш, юлдаш.Баш, акылсызга, мал,акыллыга, кыйбат, кыйбат.Хакларлар, хакын, үз, кеше, хакласаң, хакыңны.Бер, ике, яши, булса,мәхәббәт, да, йөрәктә.Бөтен, аяктан,тәнгә, кергән, таралыр, авыру.

4. Выпишите прилагательные, образуйте всевозможные степени прилагательных.

1)... Нефть эшендә кешеләр кадерле ул чагында.Кечерәк бер завод чаклы буровойның төрле машиналары,корыч арканнары, могҗизалы приборлары белән таныштырып, дөбердәү-шатырдауларына күнектереп,берәр атна йөрткәннән соң, Лотфига әйттеләр: “Әйдә инде син, агай- эне,җиләсрәк урынга мен”,-диделәр. Верховой итеп вышка түбәсенә менгереп җибәрделәр.Ташкүмерен тирән базларга, шахталарга төшеп чыгарырга кирәк, дип әйтәләр иде.Нефть дигәннәре аннан да астарак дип сөйлиләр иде.Әмма монысын чыгару өчен караңгы базларга төшүнең һич тә кирәге юк икән.Җир өстеннән торып кына да чыгарып була икән нефтьне.Алай гына да түгел, нефтьне әле аны җил оясына урнашып, җәен кояш кызуына, кышын кар бураннары дулавына түзеп чыгарырга кирәк икән. Әнә шул мәшәкатьле, борчулы авыр эштә алар Дорогомилов белән егерме биш ел чамасы гомерләрен бергә үткәрделәр.

2) Габбасов сүзсез генә хикмәтле приборын скважинага төшереп җибәрде. Чырае аның әүвәлгечә караңгы, кашлары җимерек,нәрсә уйлый ул,ачуланамы,кәефе киткәнме-билгесез иде. Ике сәгать эшләгәннән соң, ул үзенең машинасына Кәримне чакырып алды, гади коры тавышы белән аңлатып, күрсәтеп бирде.

5.Найдите личные местоимения,укажите падеж,лицо и число

1)Ул аргы якка чыгып җиткәнче,юл өстендә “вахтавай” да күренде.2)-Егетләр, карагыз әле, безнең мастер!3) Юк, иптәшләр,мондый мастер белән югалмыйбыз без.4) Аны ду кубып каршы алдылар: кайсы күлмәген киертеште, кайсы каешын бәйләде, кайсы шаян сүзе белән күңелен күтәреп торды:

-Быел беренче чиркәнчекне син алдын!

5)Буровойга килеп җитүгә,ул тагын усал һәм кискен табигатьле мастерга әйләнде.Бер команда белән егетләрнең барысын да бер тирәгә җыеп алып әйтте:

-Бүген безнең язмыш хәл ителә.Йоклап тормаска.

6)-Бушка әйләндергән метрлар өчен кем акча түли инде безгә?-дип көлеп җибәрде Борис Любимов.

7) “Татнефть” берләшмәсе начальнигы барып җит, әгәренки син скважинаңны геофизикларга яраклы итеп борауламагансың икән, барыбер берни дә эшләп булмый,диде.8)Скважина нефть бирми торып аның буровайдан китәргә хакы юк иде.9)Начальство кайтып киткәннән соң, Кәрим егетләрне тагын бер күчкә җыеп алды:

-Беренче скважинабыз хөрмәтенә,бүген кич,сәгать җидегә минем квартирага килеп җитәргә.

10)-Буровойдан алган акчаны мин тирес түгеп тә алам!

11) –Сез мине контор директоры Митрофан Зозуля дип дәшерсез.

12)Аннары алар траптагы приборларны күзәтеп төштеләр,манифольд торбасы буйлап килгән нефтьнең шаулавына колак салып тордылар.

 

 

Вариант 8

1.Имена числительные выпишите с нужными окончаниями.Объясните какие эти оканчании.

1)“Азнакаевскбурнефть” җәмгыятенең тарихы 1948 елның 12 маеннан башлана. Нәкь шул көнне СССР нефть промышленносте приказы нигезендә Азнакайда һәм Актүбәдә 2... һәм 3... бораулау эшләре конторасы төзелә.2) Аның составында 14 бригада, шул исәптән 12 бораулау бригадасы керә. Коллективта 1300... якын кеше эшли. 3)Идарәдә хәзер 1400... артык кеше эшли, шуның 415... яшьләр.4) Премьер- министрның беренче урынбасары Равил Моратов сүзләренә караганда, бүген комплекска караган 20... якын предприятиенең 8... республика буенча уртача хезмәт хакыннан да түбән акча алып эшлиләр.5)Тирән булмаган скважиналар бораулау белән 30... артык оешма шөгыльләнә.6)Бүгенге көндә4 000... артык кеше эшләгән бу җәмгыятьне Россиядә генә түгел, Казахстан, Таҗикстан, Иран,Ирак кебек чит илләрдә дә яхшы беләләр. 7)Аларның 35 градуслы эсседә 40-50... метрлы торбалар белән уенчыктай эш итүләрен күзәтеп торганнан соң фотохәбәрче:

-Юк, миңа боларның 20 000 хезмәт хакы да кирәкми,-дигән нәтиҗә ясады.

8)Шуларның 34... хезмәт стажы 300 елдан күбрәк.9)2007 елның 19 октябре иртәсендә 50... артык кораллы кешенең каравыл хезмәткәрләрен кыйнап, “ Укртатнафта” АҖ территориясенә үтеп керүе һәм предприятиенең документларына,мөһеренә хуҗа булулары турында мәгьлум булды,-диелә Премьер-министр белдерүендә.10) Бу- мотор ягулыгыннан алып төрле пластиктан халык куллану товарларына кадәр тирән эшкәртелгән нефть продуктларының 20... артык төре. 11)Соңгы елларда үткәрелгән визуаль тикшерүләр курсәткәнчә, бу скважиналарның 9... сусаклагычларның су басу зонасында, 6... яңа торак йортлар, юллар, аэропорт төзү урыннарында калган, 4... авыл хуҗалыгы эшләре вакытында юкка чыгарылган.

2. Составьте предложения из данных слов,подчеркните глаголы:

Җәяү, таза, атка, йөргәнче, чирле, артык, булып, булып, йөргәнең, утырып.Кылыч, тел, кисәр, кисәр,үткен, үткен,иясен, кынысын.Кешенең, булыр, аз, күңеле, сөйләгән, тыныч.Иләк, сирәк, авызым,сүзем, булса.Бер, ун, тырышмау, белмәү, белергә, гаеп,гаеп.

3.Выпишите местоимения, опредилите разряды местоимений.

Борис Годунов патшалык иткән чорда Ухта тирәсендә табылган тәүге нефть Мәскәүгә китертелә hәм аны “янучан куе су” дип йөрткәннәр.

Аны “казылмалар патшабикәсе” дип тә йөртәләр. Кешелек тарихының башлангыч чорында әлеге сыеклык “җир мае” дигән исем алган. Ул чорда, чыннан да, кое казыганда җир астыннан су урынына үзенә хас исле, майлы кара сыеклык чыккан. Аның бик яхшы сыйфаты була: ул бик әйбәт янган.

Мөгаен, кеше нефть белән эш итә башланган көннән алып, аны: ”Нефть нәрсә ул hәм ул кайдан килеп чыккан?”- дигән сорау кызыксындыргандыр. Бу сорауга җавап әзләү юлында фән катлаулы юл үткән.

Нефть чикле hәм яңартылмый торган табигый байлыклар рәтенә керә. Ул -кабатланмас исле, янучан сыек казылма. Һәрбер нефть үзенә генә хас төскә ия.

Безнең илдә нефтьне промышленность максатында чыгару атаклы геолог И.Губкин исеме белән бәйле. Ул нефть барлыкка килү теориясе нигезләрен, аның ятмалары формалашу шартларын тирәнтен тикшерә.

Безнең төбәктә исә нефть эзләү Петр 1 заманында – 1703 елда ук башлана

4.Выпишите глаголы в настоящем времени.

2000 елда Бөгелмә механика заводында институт галимнәре белән берлектә өч метр озынлыктагы йөреш штангасының ПЦ-60 тәҗрибәле төре ясала. Өч елдан соң, Ростехнадзордан сертификат һәм рөхсәт алгач, серияләп җитештерү башлана. Аннары 6 метрлы озынлыкта йөрешле ПЦ-80 тәҗрибәле төре барлыкка килде, 2006 елдан башлап ул да серияләп чыгарыла.

Чылбырлы приводны куллану электр энергиясенә чыгымнарны шактый гына киметә. Ә бу нефть чыгаруның үзкыйммәтен киметүгә йогынты ясый.

Чылбырлы приводны җитештерүне Татарстанның башка бәйсез нефть компанияләре файдалана. Шулай ук соңгы өч елда Бөгелмә механика заводына заказ бирүчеләр рәтенә "КазМунайГаз" РД җәмгыяте (Казакъстан Республикасы), "Башнефть" җәмгыяте, "Сибойл" җәмгыяте (Көнбатыш Себер) керә.

Хәзергесе вакытта бу юнәлештә эшне тагын да киңәйтү, ягъни чит кулланучылардан берничә заказ кабул итү карала.

5. Переведите.Найдите слова в переносном значении,напишите их в прямом значении.

1) Усаллыкларын, шаянлыкларын кара син аларның: скважинаны бораулап бетерүгә министрга телеграмма сугалар. 2) Көне – төне тормоз чыгыры яныннан китмичә әшләүчеләр дә, бораулауның оптималь режимы турында баш ватучы инженер-технологлар да, хәзерге заман бораулау станокларын hәм борауларын иҗат итүче конструкторлар да омтылды.3)Моннан соңгы скважинасында Мөгаллим Гыймазов ярты ел буена авариядә утыра. 4) Скважина киреләнә башласа, шулай эшлиләр. 5)Көзге саран кояш әле офык артыннан күтәрелеп кенә килә, төбеннән иң очына кадәр челтәр төсле итеп баскычлар белән уратып алынган металл вышка чык белән капланган иде.

Вариант 9

1.Выпишите глаголы в будущем времени

1)...Еллар үтәр, әле монда тагын.

Күпләр әле җир бораулап китәр.

Океан артындагы американ

Ласло Шандор чабып килеп җитәр.

Сарабиккул җирен бораулар ул,

Шөгер җирен әллә ничә тишәр.

Зур нефтьне эзләп табар өчен,

Өч йөз метрдан да артык төшәр.

Әмма ачмый Девон колачларын,

Әйтерсең лә әйтә: “Булды, җитәр!”

Хәбәр итәр Шандор: “Бу якларда

Нефть бар!”- дип һәм кайтып китәр...

(Марс Ихсанов “Беренче таш”)

2) Яңа исәпләүләр буенча биредә 2200 елга кадәр нефть чыгарырга мөмкин булачак һәм бу әле чик түгел.3) Нефть җир өстенә агып чыккан очракта, шәһәр, чын мәгънәсендә, нефтькә батачак яисә гаять зур янгын булачак.4)Хәзер нефтьчеләр нефть промысел обьектларын оптимизацияләү белән шөгыльләнәләр, ул да туфракның ундырышлылыгына зыян салуны киметәчәк.5) Файдалы казылмалар табуга салым да артачак. Экспертлар мондый хәл күп кенә кече нефть компанияләренең бөлгенлеккә чыгуына китерәчәк дип фаразлыйлар. Шәфәгать Тәхаветдинов фикеренчә, әлеге үзгәреш нигезендә “Татнефть”кә федераль казнага өстәмә рәвештә 120 миллион доллар түләргә туры киләчәк.6)Ул 2006 елда төзелеп беткәч, Пекинга тәүлегенә 2 миллион баррель җир мае агачак. Әгәр Кытайда ел саен ихтыяҗ 13 проценка кутәрелә, ә АКШта аны куллану 300 мең баррельгә арта бара икән, өстәмә табылган җир мае төпсез чуманга су салган кебек кенә булачак.

2.Выпишите антонимы и переведите их.

1). Алар бит бу авыр профессияне барлык нечкәлекләренә кадәр өйрәнгән,күп дистәләрчә нефтьчеләр хәзерләгән кешеләр. 2). Александр Тимченконың аягы җиңел булып чыкты.3). Моны җир асты байлыкларының күп булуы белән генә аңлату беркатлылык булмас идемени? 4).Татарстанның нефть ятмаларын эксплуатацияләүгә бүгенгә кадәр 1 миллиард сумнан аз гына артыграк акча сарыф ителгән. 5). Колоннаны икегә бүлеп: башта аскы өлешен, аннары өскесен күтәрергә булалар. 6). Менә шунда, иске авыздан яңа сүз дигәндәй, министрыбыз hич көтелмәгәндә әйтеп ташламасынмы:

- Тизлекне биш йөз метрга җиткерә алсагыз, - премия миннән.

7) Борауга күпме нагрузга бирергә, нинди басым астында эшләтергә, сыеклыкны ничек бирергә, турбобурны ничә секция белән эшләтү файдалырак – менә шундый уннарча hәм йөзләрчә вак hәм эре проблемалар эш барышында бик җентекләп тикшерелде.

3.Подчеркните условную форму глагола,напишите их в отрицании.Объясните смысл пословиц.

1. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

2.Юри әйтсәң,чынга юрама.

3. Зур эштә, җаның чыкса да, даның калыр.

4. Кол кебек эшләсәң, хан кебек ашарсың.

5. Эшне башлама, башласаң ташлама.

6. Эшкә чакырса - бармам, ашка чакырса - калмам.

7. Егет булса, ут булсын, ут булмаса, юк булсын.

8. Ялкау акрын барса да, ярлылыкның артыннан тиз җитәр.

9. Кырын-кырын ятсаң, кырык кеше бер сәкегә сыя.

4. Найдите наречия.Укажите разряды.

1)Күренә таудан кабарып,

Аҗдаһадай агарып,

Ут чәчеп, таш ярып,

Әнә килә яу кебек.

2)Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә.

3)Үзе шардай, суы кандай.

4)Язын күңелләндерә,

Җәен ышыклый,

Көзен ашата,

Кышын җылыта.

5)Төнлә өйдә, көндез биләмдә.

6)Ары йөри, бире йөри, күпме йөрсә дә арый белми.

7)Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.

8)Җәен дә яшел чапанлы, кышын да яшел чапанлы.

9)Төнлә баксам – күк тулган,

Иртән баксам – юк булган.

5. Расскажите о своем посещении концерта, укажите прилагательные.

 

Вариант 10

1. Найдите глаголы,укажите наклонения.

Җитешерү һәм икътисад.

Җитештеру – яшәеш өчен кирәкле матди байлыклар булдыру. Ул икътисад белән турыдан – туры бәйләнештә яши. Икътисад үзеннән- үзе генә барлыкка килми, аның оештыручылары, идарә итүчеләре бар. Икътисад белән идарә итү- предприятиеләр, оешмалар, фирмалар белән идарә итү. Ә бу оешмаларда кешеләр эшли. Димәк, икътисад белән идарә итү,- беренче чиратта, кешеләр белән идарә итү. Икътисадта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик мөһим. Идарә итучеләр эшчеләр белән исәпләшергә тиеш. Шуны куздә тотып, соңгы елларда Татарстанда да предприятиеләрдә килешүләр төзелә башлады. Эшче берничә елга предприятие белән килешү төзи, шул нигездә аның урыны гарантияләнә, һәм эшче дә, үз чиратында, билгеләнгән вазифасын төгәл утәргә тиеш.

2. Переведите текст, укажате разряды числительных.

Сегодня площадь производственных помещений составляет 20287 кв.м на занимаемой территории 7,2 га. К 25 июлю 1943 года роторная скважина 1 пробурена на глубину 648 м. Первые признаки промышленной нефти обнаружена на глубине 617,5 м. С некоторыми перерывами прослежены до 647,8 м.

3.Составьте небольшой рассказ на тему: «Ел фасыллары». Подчеркните прилагательные.

4.Спишите, вставляя подходящиеслова по смыслу.

1)... Татарстан нефтьчеләрен зур вакыйга – республика территориясендә өч миллиард тонна нефть чыгару белән тәбрик итәм!!!2)... вакыттан соң белгечләр вышкаларны сүтмичә,аларны бер ноктадан икенчесенә,әзер килеш,”чаңгыга утыртып” күчерү ысулын уйлап чыгардылар. 3)... дә Татарстан нефтьчеләре Россия нефть тармагының тотрыклы үсешен тәэмин итәләр, үзләренең техник һәм технологик мөмкинлекләрен камилләштерәләр, запасларны ишәйтү һәм нефть чыгару күләмен арттыралар,актив рәвештә халыкара ничә буын нефтьчеләренең... хезмәте нигез булды.4) Структур бүлекчәләр һәм бүлендек предприятияләр компаниянең үзәк лабораториясенә һаваны... тикшереп карау графигы һәм маршрутының планын бирделәр.5)“Кара алтын”ны тагын-тагын... чыгарырга!”-дигән лозунг яңгырады.6) 68 скважинаның нинди хәлдә булуларын... тикшерәсе һәм аның нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау чаралары планын төзисе бар.

7) Мастер кузгалырга торган автобустан сикереп төште дә, өч кызны... кочагына алып каты итеп кысты.8) Сталинның шәхси күрсәтмәсе нигезендә төзелгән “Даль-нефть” идарәсе гаҗәеп... нефть алуга ирешә.9) Һава басымын күрсәтүче монометрлар юк, балоннарны... чама белән генә тутырабыз.10)Узган гасырның 50-70 елларында Татарстан территориясендә нефть чыгару темплары үсә, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары барлыкка килә, үткәргеч торбалар һәм автомагистральләр салына, җирләрне сөрү, аларга... күләмдә ашламалар кертү актив башлана.

Файдалану өчен сүзләр: Күп, батырларча, күбрәк, берьюлы, чын куңелдән, бүген, якынча, даими, бераз, җентекләп, күп, фидакарь

5. Составьте предложения из данных слов,подчеркните глаголы:

Тырышлык, гыйлем, килми, килә, белән, акчага.Байлык, белем, зур, дөньяда, иң. Да, дә, була, гыйлем,тышында, эчендә, китапның.Зур, нур, булыр, булыр, гадел, гыйлем, өйрән, яшә, күңелең, рәхәте.Бирешмәс, кырык, бер, наданга, укымышлы.

 

 




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-01-13; Просмотров: 444; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.046 сек.