КАТЕГОРИИ: Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748) |
Балкантау рухы
Ижат. Ижат белән яшәү. Яшәү өчен ижад итү. Кешелеккә кояш күтәреп килү. Янып көлгә калу... Бу сүз бәйләнешләрдә үзен әдәбияткә, сәнгатькә арнаган кешеләрнең булмышы, гомере чагылган төсле. Ижатчы йөрәгендә бар дөньяны бәпләп йөртеп, аның болганышын, хәрәкәтен, кайнар-суыклыгын үз hәләте, аңы җиткәнче кабул итеп, аңлаган-тойганнарын ак кәгазьгә төшерә, көйгә сала, сынландыра, кылкәлам очыннан пәйдә итә... Шәйехзада Бабич исемендәге яшләр премиясына тәкъдим ителгән шагыйрә, үткер кәламле журналист, язмамның герое Лариса Хәшим кызы Абдуллина әнә шул ижад уты белән яши. Дәүләкән районы Мәкәш авылында туып үскән шагыйрә Башҡорт дәүләт университетын тамамлагач, «Йәшлек» гәзитендә эшли. Әлеге ваҡытта «Башҡортостан» гәзитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире. Лариса Абдуллина биш шигырьләр китабы авторы. Аның шигърияте эчкерсезлек, саф күңеллелек һәм ихласлыҡ бенән аерыла, аларга чагу образлылык һәм тел байлыгы хас. Дәүләт телләрен һәм туган телләрне үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен Лариса Абдуллина 2015 елда Уфа шәһәре хәкимияте башлыгының еллык премиясына лаек булды. Әле күптән түгел генә 2016 елның сентябрь аенда әдипкә «Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Безнең авыл китапханәсенә шагыйрәнең “Балкантау рухы” исемле маҗаралы фантастик повесте кайтты. Безгә әсәр бик охшады. Чөнки анда яшь буынны милли рухта тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелгән. Әсәр белән якыннан танышуны Каран урта мәктәбенең 7 класс укучыларыннан башладык. Сыйныф җитәкчесе Самигуллина Асия Әхсән кызы, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Зөһрә Ягъфәр кызы бу эшкә бик теләп кушылдылар. Автор үзе укыган “Телем”,”Кайтам авылыма”, “Уфа аэропортында”дигән шигырьләрен барыбыз да зур игътибар белән тыңладык. Асия Әхсән кызы шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. 10сыйныф укучылары Баязит Садыков белән Рүзилә Гафуровалар шагыйрәнең “Курай”,”Безнең як”, 7 сыйныф укучысы Алина Сабитова “Хыял” исемле шигырьләрен сәнгатле итеп укып ишеттерделәр. Асия Әхсән кызы шагыйрәнең якташы Рәшидә Юмадилова инглиз теленә тәрҗемә иткән ике шигырен укып ишеттерде. Шагыйрә Лариса Хәшим кызының байтак шигырьләренә җырлар язылган. Очрашуда “Бәхет җыры”, “Телем” дигән җырларын да бик яратып тыңладык. Китапханәче Зөһрә Аскарова республикада “Елның иң яхшы башкорт китабы” исемле ХI республикакүләм конкурс старт алуы турында сөйләде: “ Ел да уза торган әлеге чара республикабыз кешеләрендә туган әдәбиятка мәхәббәт уяту, китапка кызыксынуны арттыру максатын күздә тота. Конкурсны Башкортостанстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе оештырды. Конкурсның максаты - китап укуны популярлаштырдан тыш бу чара нәтиҗәләре буенча аудиториянең кайсы авторларга, нинди әсәрләргә вәзгыяте барын ачыклау да. Шулай ук республикабызда иң күп укыла торган автор билгеләнә. Без, Бүздәк районының Үзәкләштерелгән китапханә системасындагы китапханәләрдә эшләүче китапханәчеләр бу үтә җаваплы чарадан читтә калмаска булдык. Ел дәвамында китапханәгә кайткан, китап укучылар яратып кабул иткән әсәрләрне барладык һәм Лариса Абдуллинаның “Балкантау рухы” исемле китабына тукталдык. Әсәрнең геройлары да сезнең замандашларыгыз”,- диде ул үзенең чыгышында. Китап язучының укучыга әйтер сүзе белән башлана: “Без бәләки чакта китап укырга ярата торган идек.Мин әкиятләргә,маҗаралы хикәяләргә,фантастик язмаларга өстенлек бирдем.Шуңа күрә бүгенге заман укучыларына- сезгә,кадерле дусларым, шушы китап аша эндәшеп карыйсым килде. Минем улларым да- сезнең яшҗтәшләрегез. Балкантау рухы безне таныштырып кына калмасын, дуслаштырсын да! Мин моңа бик нык өмет итәм”. Әсәр геройлары Салават, аның энесе Айбулат һәм дусты Ханчүрә Дәүләкән районындагы риваятьләрдә сөйләнгән өч ташлы Балкантау куышлыгына сәяхәт итәләр. Башта алар Бәрәкәт илендә булалар, анда сәүдә үзәге күреп, икмәк алырга уйлыйлар. Бактың исә, монда гади икмәк мең сум тора! Малайларны озатып йөрүче ярдәмче, кечкенә буйлы Самабай аңлатуынча, икмәккә кояш нурлары төшә, иң саф чишмәләр сугарган басуда үсә,аны якты күңелле кешеләр үстерә,иң изге күңелле кешеләр пешерә! Аннары малайлар “Башкорт хәрефләре бакчасына”килеп керәләр.Монда бик җылы,бик уңайлы,бик рәхәт. “Туган телегез рәхмәтен әйтеп, якты нурларын сибә. Туган телен белмәгән кешеләрнең Җиһан белән бәйләнешләре өзелә. Үз телеңдә матур, дөрес итеп сөйләшә белүе - телне олылауга,аны хөрмәт итүгә тиң! Телне кешеләр аралашу коралы гына дип уйлыйлар. Ләкин телнең төп бурычы-кешеләрнең рухи сәләмәтлеген саклау. Ата-бабаларыбыздан мирас итеп калган телне яратырга, сакларга кирәк!Телнең тамыры бик тирәнгә барып тоташа, шуңа күрә башкорт теле иң борынгы телләрнең берсе санала. Тел яши икән, халык та, милләт тә, кеше дә яши!” Нинди фәһемле сүзләр! Чөнки без шундый вакытта яшибез, укчыларның күбесе китап укымый, спорт белән шөгыльләнми, хәтта урамда саф һавада да булмыйлар! Күпләр Интернет колларына әйләнде. Малайлар Балкантауда бик күп файдалы мөгҗизәләргә тарыйлар. Җирбатырны, Урал батырны очраттылар. Барыбызга да таныш, без рәхәтләнеп ял иткән, су коенган Ачылыкүлнең төбендә яшәгән Су асты патшасы белән дә таныштылар. Ул аларга чүп-чар, төрле пластик шешәләр,пыялалар, кәгазь калдыклары белән тулган келәтләрен күрсәтте. -Әйтегез, зинһар,замандашларыгызга, күлне пычратмасыннар. Су асты тулы чүп—чар,- дип елап әйтә ул. Малайлар Балкантаудан чыгу юлын эзлиләр. Аларга ярдәмгә Урал батыр килде: “Шәҗәрәгезне белегез, шунда сезнең алда галәмнең бар ишекләре дә ачылыр, әгәр Якшылык булса атыгыз!” Алар җиде буын шәҗәрәләрен дөрес итеп әйтүгә тау ачылып китте. Башкорт теле укытучысы Зөһрә Ягъфәр кызы әсәр буенча рәсем конкурсы оештырды. Саттарова Лиана, Зарипов Роберт,Миннегулов Ильяс, Ләйсән белән Ильнара Гиззатуллиналар төшергән рәсемнәрдә туган ягыбызның күркәм табигате, аңа булган сөю хисләре чагыла. Хөрмәтле китап укучы дустым! Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме- аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың. Лариса Абдуллинаның иҗат җимеше “Балкантау рухы” китабы да безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм, гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Мин һәрбер әти-әнигә балалрына нәкъ шушы “Балкантау рухы”н алып укырга чакырам. Елның балалар өчен язылган иң башкорт китабы итеп нәкъ без танышкан һәм яратып та өлгергән Лариса Абдуллинаның “Балкантау рухы” китабын тәкъдим итәр идем. Китапханәләргә ешрак йөрегез һәм сез үзегез өчен яңа сихри дөнья ачарсыз!
«Иҗади портретлар”. Так называетсяпостоянная книжная выставка, где можно познакомится с произведениями, жизни и творчеством писателей- поэтов юбиляров.
Дата добавления: 2017-02-01; Просмотров: 74; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы! Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет |