Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел өйрәнүнең чагыштыру методы

Чагыштыру методы бер тел эчендәге фактларны да, төрле телләрдәге фактларны да тасвирлау өчен кулланыла. Еш кына чагыштыру методын бер телнең үзенчәлекле якларын ачыклау максатында башка бер тел белән систематик чагыштыру буларак өйрәнү һәм тасвирлау кебек кабул итәләр. Телләрне чагыштыру юлы белән өйрәнү аларны типологик өйрәнүнең гомуми принциплары белән кисешә, бу яктан әлеге метод башка исем астында да (чагыштырма-типологик яки типологик) күренергә мөмкин, болар, үз чиратында, алымнарның үзенчәлеге белән түгел, ә бәлки тикшеренүләрнең максатлары белән аерыла. Чагыштыру методы кардәш телләргә карата кулланылган очракта аеруча нәтиҗәле. Беренче чиратта, ул чагыштырыла торган телләр арасындагы аермалыкларны билгеләү максатын куя, шуңа күрә ул әле контрастив метод исемен дә йөртә.

Чагыштыру методы идеясе инде И.А.Бодуэн де Куртенэ тарафыннан ук теоретик яктан дәлилләнә, аның фикеренчә, телләрне чагыштыру юлы белән өйрәнү алар арасындагы тарихи яки генеалогик багланышларны күздә тотмыйча да, әлеге телләр арасындагы охшашлыкларны һәм аермалыкларны билгеләүгә нигезләнергә мөмкин. Аның шәкерте Н.В.Крушевский исә, остазының типологик идеяләренә таянган хәлдә, кардәш һәм кардәш булмаган телләрнең фонетик системаларын чагыштыру юлы белән өйрәнүгә нигезләнеп, барлык телләрнең дә сыйфатлары яки үзенчәлекләре буларак тел универсалияләренең булуын дәлилли. Бодуэн де Куртенэның икенче укучысы – В.А.Богородицкий исә фонетика, морфология, синтаксис дәрәҗәсендә төрле телләрнең гомуми структур үзенчәлекләрен чагыштырма рәвештә тикшерә.

Телләрне типологик яктан өйрәнү идеясе исә телләрнең морфологик классификациясе нигезендә тормышка ашырыла. Әлеге классификация, мәсәлән, абыйлы-энеле Фридрих һәм Август Шлегель, В.фон Гумбольдт, А.Шлейхер, Ф.Ф.Фортунатов һәм башка лингвистларның хезмәтләрендә чагылыш таба. Тел белемендә киң таралган классификация – морфологик классификация, биредә телләрне дүрт типка бүлеп карыйлар: изоляцияләнгән, агглютинатив, флектив һәм инкорпорацияләнгән телләр. Алга таба исә типологик классификацияләр күпкырлыга әйләнә, телләрне типологик тасвирлауда яңа принцип һәм сыйфатлар барлыкка килә: функциональ, структур, квантитатив, стилистик, характерологик һ.б.

Телләрне чагыштыру яки типологик яктан тасвирлау универсология, ягъни тел белеменең барлык телләргә, яки күпчелек телләргә хас булган үзенчәлекләрне өйрәнә торган бүлеге белән кисешә. Алар арасындагы аермалык билгеләнүче закончалыкларның үзенчәлегенә нигезләнә: чагыштырма тасвирлау өчен, мәсәлән, вакыт һәм пространство билгеләре мөһим, универсалияләр исә гомуми һәм вакытка бәйле түгел.

Чагыштыру методының ярдәмче өлешләре – чагыштыру нигезен билгеләү, чагыштырма интерпретация һәм типологик характеристика.

Чагыштыру нигезен билгеләү тел күренешенең бер үзенчәлеген эталон, тикшерү нигезе буларак билгеләүне күздә тота: ул үзенчәлекләр фонетик, грамматик, лексик, семантик булырга мөмкин. Чагыштыру объекты исә фонемадан башлап җөмләгә кадәр телнең барлык берәмлекләре һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр була ала. Моннан тыш, чагыштыру объекты ролендә сүзлекләр, грамматикалар, текстлар һәм гомумән телләр булуы ихтимал. Мәсәлән, Н.С.Трубецкой, һинд-европа, семит, фин-угор телләре арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп, “тел берлеге” типологик төшенчәсен барлыкка китерә. Алга таба исә әлеге төшенчә балкан тел берлеген (болгар, румын, албан һәм яңа грек телләре) өйрәнүдә Прага мәктәбе вәкилләре тарафыннан кулланыла.

Чагыштырма интерпретациядә, беренче чиратта, тикшерелә торган фактлар һәм күренешләр тасвирлау методы ярдәмендә өйрәнелә, ә килеп чыккан нәтиҗәләр исә чагыштырыла. Мәсәлән, агглютинатив һәм флектив тел типларын аеру өчен, кайбер төрки һәм һинд-европа телләрендәге аффиксация системасы, склонение һәм спряжение белән төрләнү типлары, сүзнең тамырындагы аваз чиратлашуы һәм кайбер башка күренешләр өйрәнелә. Килеп чыккан нәтиҗәләрне чагыштыру түбәндәге фактларга китерә: телләрнең агглютинатив тибы өчен сүз төрләндергеч һәм сүз ясагыч аффиксациянең югары үсеш алуы, аффиксларның грамматик бертөрлелеге, спряжение һәм склонениенең бердәм төре, сүз тамырында мөһим чиратлашуның булмавы характерлы дип табыла. Флектив телләр өчен исә грамматик морфемаларның полифункциональлеге, склонениенең һәм спряжениенең күп төрле типлары булу, тамырга фонетикага бәйле булмаган үзгәрешләр хас.

Чагыштыру методының соңгы этабы – типологик характеристика – тикшерелгән күренешнең типик һәм типик булмаган үзенчәлекләрен, әлеге күренешнең классификациядәге урынын билгеләүгә юнәлдерелгән.

 

<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Телне өйрәнүнең тасвирлау методы | Тел белемендә чагыштырма-тарихи метод
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 1199; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.011 сек.