Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Ф.Ф.Фортунатов җитәкчелегендәге Мәскәү лингвистика мәктәбе




XIX-XX гасырлар чигендә Мәскәү университеты кысаларында үзенең методологик максатлары белән Лейпциг мәктәбенә якын булган тел белгечләре төркеме формалаша. Әлеге галимнәр төркеме Мәскәү лингвистика мәктәбе исемен йөртә башлый. Яшь грамматикачыларның индивидуаль психологизмының төп идеяләрен методологик принцип буларак кабул итеп, Мәскәү лингвистика мәктәбе бер үк вакытта үзенең лингвистик тикшеренүләрендә телне иҗтимагый феномен буларак өйрәнүгә дә зур игътибар бирә, әдәби тел формалашуга ярдәм итә, бу исә аны социологик юнәлеш һәм Прага лингвистика түгәрәге белән туганлаштыра. Мәктәпкә нигез салучы һәм киләчәктә аның җитәкчесе – Филипп Федорович Фортунатов (1848-1914) – XIX-XX гасырлар чигендәге иң бөек рус тел белгечләреннән берсе. Фортунатовның шәкертләре һәм дәвамчылары: иң күренекле компаративистларның берсе – Виктор Карлович Поржезинский (1870-1929), гомуми тел белеме буенча белгеч Александр Иванович Томсон (1860-1935), танылган грамматикачы Александр Матвеевич Пешковский (1878-1933), танылган лексикограф Дмитрий Николаевич Ушаков (1878-1942), рус теле тарихы белән шөгыльләнүче Алексей Александрович Шахматов (1864-1920), борынгы славян теле өлкәсендәге белгеч Борис Михайлович Ляпунов (1862-1943), чагыштырма-тарихи семасиологиягә нигез салучы Михаил Михайлович Покровский (1869-1942) һәм күп санлы чит ил тел белгечләре.

Ф.Ф.Фортунатов Вологда шәһәрендә укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Булачак галимдә бала чагыннан ук тел өйрәнүгә кызыксыну уяна. 1868 елда ул Мәскәү университетын тәмамлый, аның төп укытучысы Ф.И.Буслаев була. 1871 елда Фортунатов ике елга Германиягә, Франциягә һәм Англиягә җибәрелә, биредә ул борынгы һинд Ведаларын өйрәнү өстендә эшли, Лейпцигта Лескин һәм Курциус лекцияләрен тыңлый, Парижда М.Бреаль биргән дәресләрдә катнаша. 1875 елда Фортунатов магистр диссертациясен яклый, әлеге диссертациядә Ведаларның бер өлеше – Самаведаның рус теленә тәрҗемәсе һәм аңлатмасы тәкъдим ителә. 1876 елның гыйнвар аенда Фортунатов Мәскәү университетында лекцияләр укый башлый һәм бу эшчәнлеген 1902 елга кадәр дәвам итә. 1898 елда аны Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы итеп сайлыйлар һәм 1902 елдан башлап ул биредә Рус теле бүлеген җитәкли һәм кайбер академик басмаларны редакцияли. Төрле елларда Фортунатов Мәскәү университетында гот, литва, борынгы славян, санскрит телләре буенча, тел белеменең гомуми мәсьәләләре, һинд-европа телләренең чагыштырма фонетикасы һәм морфологиясе буенча лекцияләр алып бара. Аның язмалары еш кына матбугатта күренә, үзенең идеяләрен лекция материалларында камилләштерә. Фортунатовның төп хезмәтләре: “Чагыштырма тел белеме” (1898, 1900), “Һинд-европа телләренең чагыштырма фонетикасы” (1902), “Чагыштырма морфология” (1901), “Борынгы славян (чиркәү-славян) теле буенча лекцияләр” (1919). Бары тик Фортунатовның үлеменнән соң гына, 1956-1957 елларда аның сайланма хезмәтләре ике томда басыла. Әлеге эшне аның укучылары – М.М.Покровский, Б.М.Ляпунов, М.Н.Петерсон башкарып чыга.

Фортунатовның фәнни мирасы, бер яктан, телгә карата яшь грамматикачылык карашы белән, икенче яктан, гомумлингвистик проблематика һәм телнең иҗтимагый ягына игътибар белән характерлана. Үзенең хезмәтләрендә Фортунатов, беренче чиратта, һинд-европа телләренең чагыштырма фонетикасы һәм грамматикасына зур өлеш керткән бөек компаративист буларак таныла. Шулай ук славян телләрендәге беренчел һәм икенчел палатализацияләр, тарихи акцентологиянең барлыкка китерелүе һәм, Ф. де Соссюр белән бер үк вакытта диярлек, балтыйк һәм славян телләрендә басым күчү законын (Фортунатов-Соссюр законы) билгеләү аның исеме белән бәйле. Аның эшләрендә гомуми тел белеме мәсьәләләре, мәсәлән, тел һәм фикерләү мөнәсәбәте, телләрнең типологик классификациясе, грамматик теория һ.б. төп урынны алып тора.

Һинд-европа телләренең чагыштырма-тарихи грамматикасын Фортунатов гомуми тел белеменең бер өлеше буларак кабул итә. Фортунатов буенча, аның өйрәнү объекты – “аерым бер тел яки аерым бер телләр төркеме түгел, ә бәлки үзенең тарихы эчендә гомумән кеше теле”. Һәр телнең билгеле бер вакытта яшәеше аның өзлексез үзгәрүеннән гыйбарәт, һәрбер тел үз чоры өчен алдагы чорга карата үзгәргән форма буларак кабул ителә. Тарихилык тел фактларын вакыт үзгәрешендә өйрәнүне кулай күрә. Барлык өйрәнелә алган телләрне тарихи яктан өйрәнү телләрне чагыштырма юл белән тикшерү өчен дә мөһим, чөнки, Фортунатов фикеренчә, конкрет бер телнең тарихын башка телләрнең тарихы белән чагыштырганда, лингвист бу телнең әле башка телләр белән кардәшлек чорындагы фактларына кадәр ачыкларга мөмкин. Аерым бер телнең тарихын өйрәнү галимне халыкларның уртак бер баба телдә сөйләшә торган чорга кайтарырга мөмкин. Шулай итеп, телгә карата тарихи караш “телләр арасындагы кардәшлекне билгеләү һәм тарих битләрендә бер юлдан барган, ягъни, кардәш телләрнең чагыштырма юл белән өйрәнелүен таләп итә”.

Моның белән беррәттән, Фортунатов өчен чагыштырма-тарихи юл белән тел өйрәнү бердәнбер метод түгел: “төрле телләрнең фактлары, охшаш һәм охшаш булмаган шартлардан чыгып та чагыштырылырга тиеш”. Беренче чиратта, халыкның нинди физик шартларда яшәвенә һәм аның рухи үзенчәлекләренә игътибар бирү зарур. Кеше табигатенең бердәмлеге, кешегә хас гомуми физик һәм рухи күренешләр тел белеме объекты булырлык бердәм кеше теле турында сөйләргә мөмкинлек бирә.

Тел белеменең өйрәнү объектлары һәм максатлары турында фикер йөртеп, Фортунатов аның тыгыз рәвештә филология, физиология һәм психология белән багланышын ассызыклый. Филология, халыкның рухи хәяте күренешләрен өйрәнеп, әлеге халыкның телен дә урап узмый. Сөйләм авазлары физик күренеш буларак кабул ителә, димәк, алар сөйләм авазлары физиологиясе тарафыннан өйрәнелә, ул сөйләм авазларын аларның барлыкка килү шартларында өйрәнә. Тел белеме һәм психология арасындагы багланыш исә сүз мәгънәләренең табигатен, сөйләм авазлары һәм аларның сүздәге мөнәсәбәтләре арасындагы нисбәтләрне өйрәнгәндә билгеләнә. Моннан тыш, кеше телен аның тарихында өйрәнү җәмгыятьнең табигате һәм яшәеше турындагы фәннең бер өлеше буларак кабул ителә. Тел теге яки бу җәмгыять вәкиле булган кешенеке, ул җәмгыять вәкилләре арасында мөнәсәбәтләр барлыкка китерә һәм камилләштерә. Тел үзенең үсеш тарихын җәмгыятьтә уза, ә җәмгыять вакыт үтү белән үзе дә үзгәрә, үзенең тарихына ия була. Җәмгыять тарихының фактлары анда яшәгән телләр тарихы өчен кыйммәтле дәлилләр бирә. Үз чиратында тел фактлары исә җәмгыятьнең теге яки бу чордагы мәдәни хәлен билгеләргә мөмкинлек тудыра. Телнең иҗтимагый ягына игътибар юнәлткәндә, Фортунатов, тел бүленешенең иҗтимагый коллектив үсеше тәэсире астына эләгүен ассызыклый. Моның нигезендә ул телнең эчке һәм тышкы тарихын аерып чыга. Телнең тышкы тарихы тел һәм җәмгыять арасындагы багланыш нигезендә билгеләнә: “Һәрбер тел билгеле бер җәмгыятькә карый, ягъни, һәрбер тел теге яки бу җәмгыять кешесенеке. Җәмгыять эчендә барлыкка килгән үзгәрешләр телдәге үзгәрешләргә китерә: җәмгыятьнең бүленеше – телнең шивәләргә бүленүе, иҗтимагый берлекләр барлыкка килү – шивәләр берләшүе белән параллель бара”. Телнең эчке тарихы исә һәрбер аерым индивидуумнан, шәхестән тора, фикерләү һәм сөйләм арасындагы индивидуаль-психологик мөнәсәбәтләргә бәйле.

Телне иҗтимагый-тарихи күренеш буларак кабул итеп, Фортунатов, телнең камилләшүен аның теге яки бу мөстәкыйль телләргә яки шивәләргә таркалу, дифференциация буларак кына кабул итәргә ярамый дип билгели. Шивәләрнең таркалуы, вакыт үтү белән, аларның берләшүенә, интеграциягә китерергә мөмкин. Бу процесста аеруча мөһим рольне ул әдәби телгә, яки, Фортунатов терминологиясе буенча, “әдәби шивәгә” тапшыра. Нәкъ менә әдәби тел тотрыклылыкка ия. Шулай итеп, Фортунатов тарихилыгы Лейпциг мәктәбе яшь грамматикачыларының тарихи принципларыннан бераз аерылып тора.

Фортунатов үзенең хезмәтләрендә тел һәм фикерләү арасындагы мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә. Ул, бу мөнәсәбәтне, яшь грамматикачыларга ияреп, индивидуаль психологизм позициясеннән чыгып карый. Фортунатов буенча, тел “фикерләү процессында һәм фикер чагылышы буларак безнең сөйләмебездә яшәп килә, моннан тыш, безнең сөйләм – хисләрнең чагылышы”. Фортунатов тел һәм фикерләү арасында ике яклы мөнәсәбәт урын алган дип билгели: тел фикерләүгә генә бәйле түгел, ә бәлки фикерләү дә телдән башка тормышка ашырыла алмый. “Фикерләү үзе исә күзаллау дип исемләнгән рухи күренешләрдән гыйбарәт”. Ә “күзаллау – хисне барлыкка китергән сәбәпнең юкка чыгуыннан соң берникадәр вакыт узуга карамастан сакланып калган хисләр эзе, әлеге хисләр эзе психик ассоциация законы нигезендә яңадан туарга мөмкин”. Күзаллаулар ассоциациясе яки рухи күренешләр ассоциациясе охшашлыклар нигезендә дә мәйданга чыгарга мөмкин. Фикерләү процессы бербөтен фикер өлешләре буларак күзаллаулар арасында мөнәсәбәтлек хисе барлыкка килү нигезендә туа. Сүзне барлыкка китерә торган аваз комплекслары исә кеше аңында үз эзен калдыра. Тел һәм фикерләү арасындагы багланыш нигезендә предметлар һәм аваз комплекслары арасындагы мөнәсәбәтләр калкып чыга. Фортунатов буенча, аваз күзаллаулары фикерләүдә башка күзаллауларның ярдәмчесе ролен үти, ягъни, фикерләү өчен билгеләр тәкъдим итә. Шулай итеп, фикерләүнең телгә буйсынуы, иң элек, түбәндәге фикергә бәйле: “сүзләр ярдәмендә, без теге яки бу тамгалар (знаклар) булмаган очракта, теге яки бу күренешнең күзаллануы мөмкин булмавы хакында уйлыйбыз, шулай ук, сүзләр ярдәмендә, без фикерләү өчен теге яки бу тамгалар (знаклар) булмаса, уйлый алмаячак формада фикер йөртә алабыз”.

Фортунатовның фикерләү һәм җөмләне психологик категория буларак кабул итүе, шулай ук аның тел һәм фикерләү арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләргә басым ясавы белән бәйле. Аныңча, ике күзаллау берлеге тарафыннан барлыкка китерелгән аерым бер фикер – фикерләү буларак кабул ителә, ләкин биредә бер күзаллау өстенлек итүче, ә икенчесе буйсынучы ролен үти; бер күзаллау – психологик ия, икенчесе исә – психологик хәбәр. Реаль фикерләү процессында исә кеше фикерләүне җөмләдән аермый, ул үзара тыгыз мөнәсәбәттә булган җөмлә-фикерләүләр ярдәмендә төшенә.

Гомуми тел белеме өчен Фортунатовның грамматик теориясе игътибарга лаек, биредә грамматик форма турындагы өйрәтмә төп элементны тәшкил итә. Әлеге өйрәтмә тел белеме тарихында Фортунатовның иң мөһим казанышларыннан санала, ул тел белемендәге формаль юнәлеш исемен ала. Телдәге форма проблемасы Фортунатов тарафыннан аның барлык фәнни эшчәнлеге дәвамында өйрәнелә, телдәге форманы аңлау үзгәрешләр кичерә, чөнки галим тагын да төгәлрәк кагыйдәләрне эзләү өстендә эш алып бара. Ләкин үзенең төп һәм гомуми формаларында грамматик форманы аңлату үзгәрми, бу аеруча сүз формаларын аңлатуга бәйле. Фортунатов фикеренчә, тел формалары – телнең грамматик фактлары, ә сүзләрнең формаларына карата төрлелеге аларның грамматик төрлелегенә тәңгәл килә.

Сүзнең грамматик формасын Фортунатов морфологик яктан, ягъни сүзнең нигез һәм кушымчаларга бүленүе буларак аңлый, сүзнең мондый бүленү мөмкинлеге сүзгә теге яки бу форманы бирә. Сүзнең формаль иялеге – теге яки бу конкрет аффикс, нигез иялеге – сүзнең нигезе. “Аерым сүзләрнең формасы – аерым сүзләрнең сөйләүче аңы өчен үзеннән формаль һәм төп сыйфатларны аеру. Сүзнең формаль сыйфаты исә – төп сүз авазының мәгънәсен үзгәртүгә сәләтле башка бер сүз авазы. Тулы сүз формалары исә – теге яки бу тулы сүз аермалыкларының формаль сыйфатларында барлыкка килгән тулы сүзләр аермалыгы”, – дип ассызыклый Фортунатов. Мәсәлән, рус телендәге сүзләр нигезендә берникадәр мисал китерергә була: вед-у, вед-ешь, вед-ет; рук-а, рук-е, рук-у, рук-ой һ.б. Фортунатов сүзнең тискәре формаль сыйфатын да билгели, бу исә нуль аффикска тәңгәл килә. Мәсәлән, рус телендәге дом, человек сүзләре баш килештә, берлек санда килә, бу сүзләрнең формаль сыйфаты – флексиянең булмавы (нуль аффикс). Фортунатов, формаларның функцияләренә буенча, сүзләрнең ике тип формасын аера: алар аерым бер предметларның билгесе буларак кабул ителәме, әллә предметлар арасындагы мөнәсәбәтне белдерәме? Беренче очракта сүз ясалу формалары, икенче очракта исә сүз төрләнү формалары аерылып чыга. Фортунатовның сүз ясалышы һәм сүз төрләнеше турындагы фикерләре рус лингвистикасында бердәм тавыш белән кабул ителә һәм киң кулланылыш таба.

Сүз формасы концепциясе исә Фортунатовның грамматик теориясенең үзенчәлекләрен дә алдан ук билгели. Ул грамматиканы сүз формаларын өйрәнү буларак кабул итә һәм аны морфология (бу бүлекнең иске исемен – “этимология”не алыштыра) белән синтаксиска бүлә. Морфология аерым сүзләрнең үзара мөнәсәбәтен билгели, ә синтаксис аерым сүзләрнең формасын сүзтезмәләрдә кулланылышында өйрәнә. Сүз төркемнәре сүзләрнең грамматик классы буларак кабул ителә, аффиксларның булу-булмавы аларның аермалы сыйфаты булып санала. Фортунатов өйрәтмәләрендә сүзтезмә синтаксисның төп берәмлеге ролен башкара, бу исә тел берәмлекләрен психологик нигездә билгеләү һәм аның тел формасы турындагы концепциясе белән аңлатыла. Сүз формасы турындагы өйрәтмә белән бәйле рәвештә, Фортунатов, дөнья телләренең морфологик классификациясен барлыкка китерә һәм дүрт төп типка бишенче типны да өсти: флектив-агглютинатив телләр, биредә сүзнең нигезе эчке флексиягә ия (семит телләре).

Фортунатовның шәкертләре һәм дәвамчылары аның компаративистика, гомуми тел белеме, синтаксис һәм морфология өлкәсендәге фикерләрен дәвам итәләр, әдәби тел формалаштыруга зур игътибар бирәләр, сөйләм әдәбе, лексикография белән шөгыльләнәләр. Фортунатовның фикерләрен дәвам итүдә А.М.Пешковский, А.А.Шахматов һәм Б.М.Ляпунов кебек галимнәр аеруча зур казанышларга ия була. А.М.Пешковскийның “Рус синтаксисының фәнни яктыртылуы” хезмәтендә төп төшенчәләр – сүз формасы һәм сүзтезмә формасы; җөмлә төшенчәсе әлеге формалардан китереп чыгарыла. А.А.Шахматов исә рус теленең тарихи фонетикасына, хәзерге рус теленең грамматик төзелешенә зур игътибар бирә. “Рус теле синтаксисы”нда ул остазының кайбер фәнни кысаларыннан читкә чыга һәм синтаксисның үзәк берәмлеге буларак җөмлә теориясен булдыра, бер составлы һәм ике составлы җөмләләрне төгәл рәвештә аерып күрсәтә. Шахматовның җөмлә теориясе барлык төр җөмләләр нигезе буларак психологик коммуникация концепциясенә нигезләнә. Б.М.Ляпунов исә, борынгы славян теле материаллары нигезендә, укытучысының чагыштырма-тарихи идеяләрен алга сөрә. Рус грамматик традициясе (кайбер очракларда бу көнбатыш грамматикасына да кагыла) Фортунатовның үзе һәм аның шәкертләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә аларның лингвистик карашлары тәэсире астында була. Грамматик төзелешләрнең формализмы, абстракция һәм схематизация тел белемендә структурализмның барлыкка килүенә сәбәп була.

 

А. А. Потебня и Харьковская лингвистическая школа Александр Афанасьевич Потебня (1835-1891) был крупным и оригинальным учёным синтетического склада, совместившим в себе философа, языковеда, историка литературы, исследователя фольклора и мифологии, принадлежащим в равной степени украинской и русской науке.

Его характеризовал широкий круг лингвистических интересов (философия языка, синтаксис, морфология, фонетика, семасиология русского и славянских языков, диалектология, сравнительно-историческая грамматика, проблема языка художественных произведений, эстетическая функция языка). Он занимался теорией словесности, поэтикой, историей литературы, этнографией, фольклором. А.А. Потебня знал, кроме родных украинского и русского, ряд древних и новых языков (старославянский, латинский, санскрит, немецкий, польский, литовский, латышский, чешский, словенский, сербскохорватский).

Его основные работы:

"Мысль и язык" (1862),

"Два исследования о звуках русского языка" (1864-1865),

"Заметки о малорусском наречии" (1870),

"Из записок по русской грамматике" (1874 - части 1 и 2; посмертно, 1899 - часть 3; 1941 - часть 4),

"К истории звуков русского языка" (1874-1883),

"Объяснения малорусских и сродных народных песен" (2 тома - 1883 и 1887),

"Значения множественного числа в русском языке" (1887-1888),

"Этимологические заметки" (1891).

Издавалось им со своими примечаниями "Слово о полку Игореве".

Лингвистические взгляды А.А. Потебни складывались под сильным влиянием В. фон Гумбольдта и Х. Штайнталя. Он сближает и вместе с этим разграничивает задачи языкознания и психологии. Для него сравнительный и исторический подходы неразрывно связаны.

Сравнительно-историческое языкознание представляет с его точки зрения собой форму протеста против логической грамматики. Язык понимается как деятельность, в процессе которой беспрерывно происходит обновление языка, изначально заложенного в человеке в качестве творческого потенциала. А.А.Потебня утверждает тесную связь языка с мышлением и подчёркивает специфичность языка как формы мысли.

Различаются логические и языковые (грамматические) категории. Подчёркивается, что грамматических категорий больше и что языки различаются между собой не только в звуковой форме, но и строем выразившейся в них мысли, своим влиянием на последующее развитие народов.

А.А. Потебня призывает к изучению явлений языка в их взаимосвязи, взаимообусловленности (т.е. в системе).

Он призывает к исследованию языка в связи с историей народа, с обращением к фольклору и художественным ценностям, составляющим достояние национальной культуры. Он постоянно обращается к понятиям народ и народность. Язык выступает как порождение "народного духа" и вместе с тем как источник национальной специфики народа ("народности").

Вся деятельность А.А. Потебни была связана с Харьковским университетом, где при его активном участии и под его влиянием складывалась Харьковская лингвистическая школа, лингвистические основания которой разрабатывались ещё до А.А. Потебни Измаилом Ивановичем Срезневским (1812-1880) и Петром Алексеевичем Лавровским (1827-1886).

Прага лингвистик мәктәбе.

Прага лингвистика мәктәбе 1926 елда чех германисты Вилем Матезиус (1882-1945) инициативасы буенча барлыкка килә. Әлеге мәктәпнең исеме географиягә бәйле, чөнки мәктәпнең төп идеяләре Прага лингвистик түгәрәгенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә формалаша. Әлеге түгәрәк телгә һәм әдәбиятка карата структур һәм функциональ карашларны алга сөргән славян, герман телләрен һәм әдәбиятларын өйрәнүче галимнәрне үз эченә ала. Түгәрәкнең “рус нигезен” исә Н.С.Трубецкой (1890-1938), С.О.Карцевский (1884-1955) һәм Р.О.Якобсон (1896-1982) тәшкил итә. Алардан башка әлеге түгәрәккә, шулай ук, Богумил Трнка, Богуслав Гавранек, Владимир Скаличка һәм башка чех лингвистлары керә. Рәсми рәвештә түгәрәк 1952 елга кадәр яшәп килә, ләкин чынбарлыкта исә Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр яши, бу вакыт эчендә ул “Труд”ының 8 санын чыгарырга өлгерә. А.Мартине (Франция), Л.Блумфилд (АКШ), К.Бюлер (Австрия), Л.Ельмслев (Дания), Д.Джоунз (Англия), В.Дорошевский (Польша), Г.О.Винокур, Е.Д.Поливанов, Ю.Н.Тынянов кебек галимнәр түгәрәк утырышларында чыгыш ясый һәм мәкаләләр бастыра. Прага лингвистик мәктәбенең девизы ике сүз ярдәмендә аңлатыла: структура һәм функция, шуңа күрә аны кайвакыт Функциональ лингвистика мәктәбе дип тә атыйлар. Прага лингвистик мәктәбенең бер вәкиле булган Й.Вахек, структурачылык һәм функциональлек әлеге мәктәпнең ике үзенчәлекле сыйфаты булып тора, дип ассызыклый.

Прага лингвистик мәктәбенең концепциясе, беренче чиратта, телне һәм аны өйрәнү методларын яшь грамматикачыларча аңлатуга каршы юнәлдерелгән була. Яшь грамматикачыларның атомик һәм генетик принципларын урап узып, Прага түгәрәге вәкилләре Ф.де Соссюр һәм И.А.Бодуэн де Куртенэ, Ф.Ф.Фортунатов, А.А.Шахматов хезмәтләрендә чагылыш тапкан рус лингвистик традициясенең кайбер идеяләрен кабул итәләр һәм алга таба үстерәләр. Ф. де Соссюрның лингвистик концепциясенең кайбер өлешләре, Прага түгәрәге тарафыннан башкарак мәгънәдә аңлатыла һәм камилләштерелә. ПЛТнең гомумтеоретик системасы славистларның 1929 елда уздырылган I съездында “Тезислар”да чагыштырмача тулы рәвештә чагылыш таба. “Тезислар”дагы гомуми кагыйдәләр, беренче чиратта, славян телләрен өйрәнүдә килеп чыккан кыенлыклар белән бәйле.

Телне функциональ cистема буларак кабул итү “Тезислар”ның беренче битләреннән үк күзгә ташлана. Функциональ караштан чыгып фикер йөрткәндә, “тел – теге яки бу максатларга эшли торган аңлату чаралары системасы”. Биредә, шулай ук, телнең системачылык сыйфатына да басым ясала: “Телдәге һичбер күренеш тә телгә бәйле булган системаны күздә тотмыйча аңлатыла алмый”. Мәсәлән, Соссюрдагы “Үз-үзендә һәм үзе өчен тикшерелгән тел лингвистиканың бердәнбер чын объекты булса”, прагалылар тел һәм телдән тыш чынбарлык арасындагы багланышны ассызыклыйлар, алар фикеренчә, “телдән тыш чынбарлыктан башка телнең мәгънәсе дә, яшәргә хакы да юк”. Прага структурачылары телнең иҗтимагый табигатен яклыйлар, алар фикеренчә, “телнең структурасы аны уратып алган структуралар белән тыгыз бәйләнгән”. Моның белән бәйле рәвештә, прагалылар әдәби тел структурасын өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Алар фикеренчә, әдәби тел структурасы хосусый системалардан барлыкка килә, ул иҗтимагый һәм функциональ сыйфатларга ия. Шулай ук алар телнең әдәбиятка, сәнгатькә һәм мәдәнияткә карата мөнәсәбәтен өйрәнүне уңай күрәләр. Тел структурасын мондый киң рәвештә өйрәнү теләге тел тамгасын (знагын) аның реальләшүендә, әйләнә-тирә чынбарлык белән мөнәсәбәттә өйрәнү зарурлыгына бәйле. Прага структуралистлары фикеренчә, тел системасының иң мөһим сыйфаты – аның функциональ максаты, гамәли кулланылышы, моның белән бергә тел системасы эчендәге мөнәсәбәтләр генә түгел, ә бәлки тел системасының телдән тыш эшчәнлеккә карата мөнәсәбәте дә мөһим.

Прага лингвистик түгәрәге Соссюрның синхрония һәм диахрония хакындагы антиномиясен бераз башка мәгънәдә кабул итә. Прагалылар фикеренчә, телгә карата синхроник һәм диахроник карашлар бер-берсенә тәңгәл. Тел үзгәрешләренең тарихи һәм хронологик тасвирламасы гына алып барылырга тиеш түгел, ә бәлки әлеге үзгәрешләрнең систематик сәбәпләрен дә табарга кирәк. Прагалылар фикеренчә, структур тел белемендә диахроник законнар синхроник законнардан бары тик беренчесенең вакыт эчендә чагыштырма хронологик чикләрдә һәм тарихи эзлеклелектә килүе белән генә аерыла. Прага структурачылыгында синхрония һәм диахрония мөстәкыйль өлкә һәм телне өйрәнү аспектларына карамый.

Дөнья тел белемендәге Прага мәктәбенең төп казанышы фәнни дисциплина буларак фонологияне барлыкка китерү белән бәйле. Фонологик проблемалар аеруча төгәл һәм ачык рәвештә Н.С.Трубецкойның “Фонология нигезләре” (1939) дип аталган хезмәтендә чагылыш таба. Әлеге китапта Трубецкой беренчеләрдән булып телнең системалылыгын күрсәтә, якынча 100 телнең фонологик системасын өйрәнә. Биредә ул беренче булып фонетика һәм фонологияне чагыштыра, аларның максатларын билгели. “Фонология нигезләре”ндә автор яңа фәннең барлык төп төшенчәләрен – фонеманы һәм аның сыйфатларын, фонема оппозицияләрен, фонемаларны нейтральләштерүне, фонема тезмәләрен һәм аларның тел системасындагы урынын анализлый.

Структур һәм функциональ карашларның принципларын прагалылар морфология һәм синтаксис проблемаларын өйрәнүдә дә кулланырга телиләр. Алар фикеренчә, морфология – сүз функцияләре белән, сүз формалары системасы һәм аларның төркемнәре белән бәйле лингвистик номинация бүлеге. Синтаксис исә синтагматик ысуллар теориясе буларак кабул ителә, биредә синтагматик эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән сүзләр тезмәсе өйрәнелә. Синтаксиста тел һәм сөйләмне каршы кую җөмлә һәм тел белемен аеруга китерә. Функциональ синаксис юнәлешләреннән берсе Матезиус хезмәтләрендә чагылыш таба, биредә ул җөмләне ситуация контексты белән чагыштырган һәм аның формаль, грамматик бүленешенә каршы торган җөмләнең актуаль бүленеше турындагы идеясен тәкъдим итә. Функциональ грамматиканың башка бер юнәлеше Якобсон тарафыннан эшләнә. Ул фонологик оппозиция төшенчәләренә һәм Трубецкой фонемаларының аермалы сыйфатларына нигезләнеп (чөнки ул структур изоморфизм (охшашлык) принцибына уңай мөнәсәбәттә була), телнең грамматик оппозицияләре системасын булдыра. Якобсон үз системасын рус теленең падежлар белән төрләнү системасын анализлауда куллана. Бу системаны ул падежның гомуми мәгънәсен барлыкка китергән өч төрле сыйфатлар берлеге буларак кабул итә: 1) хәрәкәтнең юнәлдерелмәсе – юнәлдерелмәгән булуы (теге яки бу предметка юнәлдерелгән хәрәкәтнең күрсәтелүе – рус телендәге вин., дат., предл. падежлар, юнәлдерелмәгән булуы – имен., род., твор. падежлар); 2) хәрәкәтнең күләмлелеге-күләмсезлеге (хәрәкәттә катнашуның чиге һәм әлеге чикнең булмавы – род., предл. падежлар); 3) хәрәкәтнең перифериялеге-периферияле булмавы (сөйләмнең эчтәлегендә ярдәмчел рольгә ишарә – дат., твор., предл. падежлар). Скаличканың грамматик теориясенең үзәгендә исә грамматик системаның нигезе саналган минималь берәмлекләрне эзләү ята. Ул сүздә морфологик элементны (морфеманы) түгел, ә бәлки грамматик элементны ассызыкларга тәкъдим итә. Грамматик элемент буларак ул бөтенләй морфеманы түгел, ә берьюлы функциональ һәм формаль элемент ролен үтәгән семаны кабул итә.

Телне типологик яктан өйрәнүгә карата кызыксынуның уянуы, шулай ук, Прага түгәрәге эшчәнлеге белән бәйле. Прагалылар фикеренчә, телдәге грамматик һәм фонологик типларны аерып чыгу белән бәйле фонологик һәм грамматик проблемаларның эшләнеше телләр үсешенең гомуми закончалыкларын ачуга ярдәм итәргә мөмкин. Прага тел белгечләре үзләренең тикшеренүләрендә түбәндәге күренешкә тап булалар: кайбер күрше телләр, хәтта төрле тел гаиләләренә карасалар да, еш кына уртак үзенчәлекле сыйфатларга ия булырга мөмкин. Аларча, әлеге географик яктан уртак, ләкин кардәш булмаган, синтаксис, морфология, фонология структуралары буенча уртаклыкларга ия булган телләр тел берлекләрен барлыкка китерә. Тел берлегенә мисал буларак балкан тел берлеген китерергә була, әлеге берлек үз эченә грек, албан, болгар һәм румын телләрен ала.

Прага структурачылык мәктәбе тел белеме үсешенә зур ярдәм итә. Фонологиянең әлеге мәктәп тарафыннан эшләнелгән төп идеяләре, телләрне фонологик яктан тасвирлау принциплары, функциональ грамматика кагыйдәләре, әдәби тел һәм функциональ стильләр турындагы, сөйләм культурасы һәм тел берлекләре хакындагы өйрәтмәләр тел белемен тел өйрәнү өлкәсендәге яңа карашлар һәм ысуллар белән баета.

Глоссематика. “Глоссематика” (иң элек ул фонематика дип атала) дигән исем 1936 елда пәйда була һәм грек элементларына барып тоташа (glossa – тел + semа – тамга). Әлеге исем телгә карата принципиаль яңа карашны ассызыкларга тиеш була. Глоссематикага 1931 елда Прага түгәрәгеннән соң барлыкка килгән Копенгаген лингвистик түгәрәге нигез сала. Структурачылыктагы бу юнәлешнең күренекле вәкилләре – Виго Брёндаль (1887-1942), Ханс Ульдалль (1907-1957) һәм әлеге юнәлешнең төп теоретигы – Луи Ельмслев (1899-1965). Әлеге аспектта иң күп санлы хезмәтләр глоссематикага нигез салучы булып исәпләнүче Ельмслевка карый. Глоссематиканың нигезен ачыклаган хезмәтләр рәтенә түбәндәгеләр керә: В.Брёндальның “Структураль лингвистика” (1939) дип исемләнгән мәкаләсе, Х.Ульдалльнең “Глоссематика нигезләре” (1957) китабы, Л.Ельмслевның “Тел теориясенә пролегоменнар” (1943) һәм “Гомуми грамматика принциплары” (1928) дип аталган хезмәтләре һ.б.

Глоссематика теориясе Ф. де Соссюрның лингвистик концепциясе буенча, аның телне “үз эчеңдә һәм үзе өчен” өйрәнү тәкъдиме нигезендә барлыкка килә. Ельмслев фикеренчә, лингвистика телне телдән тыш күренешләрнең (физик, физиологик, психологик, логик, иҗтимагый) конгломераты буларак түгел, ә бәлки бербөтен, структура буларак урап алырга тырышырга тиеш. Тел структурасында һәрбер телдә мәйданга чыккан даими, “телдән тыш чынбарлыкка” бәйле булмаган элементларны аерырга кирәк. Ельмслев буенча, традицион лингвистиканың негатив ягы – аның төп эчтәлеге тел системасын өйрәнүгә генә түгел, ә сөйләм эшчәнлегенең психологик, физиологик, иҗтимагый һәм тарихи үзенчәлекләренә юнәлдерелү. Ә чын фәнни тел белеме исә имманент булырга, ягъни, конкрет теге яки бу телгә түгел, ә гомумән кеше сөйләменә караган, конструктив элементларны өйрәнергә тиеш. Моның белән беррәттән, Ельмслев универсаль лингвистик теория барлыкка китерүне максат итеп куя.

Соссюрның “тел-сөйләм” каршы куелышын өйрәнеп, Ельмслев түбәндәге нәтиҗәгә килә: бу каршы кую, аз дигәндә дүрт төшенчәгә кагыла: схема – норма – узус – акт. Тел схемасы – иҗтимагый реализация һәм гамәли формалашуга кагылышсыз рәвештә билгеләнә торган чиста форма. Тел нормасы исә иҗтимагый реализация белән бәйле гамәли форма. Тел узусы –теге яки бу иҗтимагый коллективта кабул ителгән һәм өйрәнелә торган күренешләрнең фактлары тарафыннан билгеләнгән күнекмәләр күплеге. Ельмслев билгеләвенчә, әлеге өч төшенчә Соссюрдагы “телне” барлыкка китерә дә инде. Ельмслев фикеренчә, акт – индивидуаль сөйләм эшчәнлеге, сөйләшү. Әлеге төшенчә Соссюрның “сөйләм” мәгънәсенә тәңгәл килә. Ельмслев буенча, узус белән сөйләм телнең гамәли булмаган ягы дип саналган тел схемасына каршы куелган гамәли ягын барлыкка китерә. Прага мәктәбе телне индивидуаль сөйләм процессында реализацияләнүче иҗтимагый нормалар системасы буларак кабул итсә, Ельмслев буенча, норма лингвистта кызыксыну уятмый. Аның фикеренчә, тел системасы – гамәли булмаган схема, биредә гамәли элементлар үзләре түгел, ә тел элементлары арасындагы мөнәсәбәтләр әһәмиятле. Шушы очракта тел берәмлекләренең үзара мөнәсәбәте, “форма”, “чиста схема” гына телдә даимилеккә ия, ә менә “форманың” ни рәвешле чагылдырылуы мөһим түгел. Аның чагылышы (аваз, график форма буларак чагылу, Морзе алфавиты яки башка бер сигналь система нигезендә чагылу һ.б.) үзгәреп торырга мөмкин.

Ельмслев телне коммуникатив чараларның киң системасына караган һәм семиотика тарафыннан өйрәнелгән мәгълүмати системаларның хосусый очрагы буларак кабул итә. Кайбер семиотик системаларны өйрәнгәндә Ельмслев телнең биш үзенчәлекле сыйфатын ачыклый. Тел түбәндәге категорияләрдән гыйбарәт: 1) эчтәлек һәм мәгънә белдерү (выражение); 2) эчтәлек һәм мәгънә белдерү арасындагы бәйләнеш; 3) текст һәм система; 4) текст һәм система арасындагы мөнәсәбәт; 5) тел тамгаларының кечерәк компонентларга таркалуы. Телдәге мәгънә белдерү планын һәм эчтәлек планын аерарак, Ельмслев, мәгънә белдерү планын – телнең тышкы ягына, ягъни фикернең аваз яки башка катламына, ә эчтәлек планын телдә чагылыш тапкан фикергә бәйли. Мәгънә белдерү планында субстанция һәм форма аерыла. Субстанция – авазлар, тел тышында урын алган телдән тыш материал, форма исә - материалның теге яки бу телдә кулланылыш ысулы, мөнәсәбәтләр күплегеннән торган тел үзе. Форма даими бер күренеш буларак, төрле субстанцияләрдә реализацияләнә алган абстракт автоном нигез итеп кабул ителә. Мәгънә белдерү һәм эчтәлек арасындагы охшашлыклар элементлар арасындагы тәңгәллекне дәлилләми, тел тамгалары тагын да кечерәк компонентларга таркалырга мөмкин. Мәгънә белдерү планында әлеге компонентлар ролен – фонемалар, эчтәлек планында исә фигуралар, ягъни, эчтәлекнең таркалмас берәмлекләре үти. Ельмслев фикеренчә, фигуралар элементар мәгънә буларак кабул ителә, аларның комбинациясе телгә бер мәгънә өсти. Мәсәлән, малай – кыз парында <җенес> фигурасы аерылып чыга, кыз – хатын-кыз парында исә <яшь> фигурасы өстенлек итә (яшь – җитлеккән) һ.б. Нинди генә телне алсак та, Мәгънә белдерү фигуралары саны 70-80 нән артмый, ә эчтәлек фигуралары саны исә бераз күбрәк. “Шул рәвешчә, берникадәр фигура ярдәмендә һәм аларның үзгәрешләрен күздә тотып, тамгалар (знаклар) легионын барлыкка китереп була. Тел шундый булмаган очракта, ул үзенең максатлары өчен кирәксез корал булыр иде”, – дип ассызыклый Ельмслев.

Ельмслевча, бербөтенлек (тел) предметлардан (элементлардан) тормый, ә мөнәсәбәтләрдән гыйбарәт, бу яктан субстанция түгел, ә аның тышкы һәм эчке мөнәсәбәтләре фәннилеккә ия. Әлеге мөнәсәбәтләрне аңлатыр өчен Ельмслев “функция” дигән төшенчә куллана. Функция текст өлешләре арасында бәйләнеш барлыкка китерә, анализ ярдәмендә алардан система барлыкка килә. Текстта да, системада да глоссематик функцияләрнең өч гомуми тибы аерылып чыга.

1. Икеяклы бәйлелек (интердепенденция). Бер-берсеннән аерым яши алмаган ике элемент (исем һәм фигыль, ия һәм хәбәр) арасында мәйданга чыга.

2. Берьяклы бәйлелек (детерминация). Бер элемент икенче бер элементны күздә тота: рус телендәге около бәйлек сүзе родительный падежны күздә тота, ләкин бу очракта кире бәйлелек юк.

3. Азат бәйлелек (констелляция). Бу очракта бер элемент башка элементсыз дә яши ала: рус телендәге зат һәм род категорияләре.

Фигура һәм функцияләрне аеру Ельмслевка “тел – бәйлелекләр, функцияләр системасы” дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Телдәге мөнәсәбәтләрне өйрәнү өчен математик бәйлелекләрне куллану, глоссематикларны үзләренең теориясен телнең имманент алгебрасы дип йөртергә нигез бирә. Глоссематикларның теориясе конкрет телләрнең материалын һәм телдән тыш чынбарлык белән булган багланышны өйрәнүгә бик үк туры килеп бетмәсә дә, телдәге теге яки бу тел берәмлекләре арасындагы барлык багланыш һәм мөнәсәбәтләрне теоретик яктан билгеләргә тырышу яхшы нәтиҗәләргә китерә. Телнең формализациясе математик лингвистикага нигез сала, телнең гомуми теориясенең алга таба үсешенә уңай яктан тәэсир итә.

АКШдагы дескриптив лингвистика, яки америка структурачылыгы.

Дескриптив, яки тасвири тел белеме ХХ гасырның 20-30 елларында АКШда барлыкка килә. Әлеге юнәлешкә нигез салучы буларак түбәндәге галимнәр санала: Франц Боас (1858-1942), Эдуард Сепир (1884-1939), Леонард Блумфилд (1887-1949). Үзләренең методологик принципларында һәм тикшерү ысулларында әлеге юнәлеш структур принципларга таяна, бу яктан аны структурачылыкның бер юнәлеше буларак кабул итүчеләр дә бар. Америка структурачылыгы берничә идея нигезенә урнаша, шуңа күрә бер мәктәп турында сүз алып бару дөрес булмас.

Франц Боас Германиядә дөньяга килә һәм биредәге университетларның берсен тәмамлый. Иң элек ул физиология өлкәсендә эшләргә уйлый, ләкин арктик экспедицияләрдә катнашу аны эскимосс һәм индеецлар теле белән шөгыльләнүгә тарта. Аның гомумлингвистик карашлары “Америка индеецлары телләре буенча кулланма” (1911-1922) дип аталган хезмәтендә чагылыш таба. Әлеге хезмәткә керештә Боас һинд-европа телләре нигезендә билгеләнгән анализ методларының индеец телләрен өйрәнүгә һәм тасвирлауга туры килмәвен күрсәтә. Индеец телләрендә сүз һәм җөмлә кебек үзенчәлекле тел категорияләре урын алган. Әлеге телләрдә сүз һәм җөмләне аеру кыен максатка әйләнә. Боас фикеренчә, индеец телләрен өйрәнгәндә өч моментны күздә тотып эш итәргә кирәк: 1) телне барлыкка китергән фонетик элементлар; 2) фонетик төркемнәр ярдәмендә чагылдырылган төшенчәләр төркеме; 3) фонетик төркемнәр барлыкка китерү һәм модификацияләү ысуллары. Америка индеецларының телләре язма рәвештә теркәлмәгән, аларның кардәшлек мөнәсәбәтләре билгеле түгел, шуңа күрә, Боас фикеренчә, алар тарихи һәм чагыштырма интерпретациягә бирешми. Моның белән бәйле рәвештә, аларны өйрәнүдә, телнең формаль сыйфатларына нигезләнгән методлар булдырырга кирәк.

Боасның традицияләрен Э.Сепир дәвам итә. Ул Америкадагы индеец телләрен өйрәнүче иң танылган галимнәрдән берсе булып санала. Ләкин Боастан аермалы буларак, Сепир телнең үзенчәлеген аның бары тик тышкы сыйфатларында яки формаль критерийларында гына күрми, ә мәдәният, җәмгыять, тарих белән бәйли. Аның фикеренчә, нәкъ менә шушы күренешләр телнең эчке табигатен һәм һәр халыкның үзенчәлекле сыйфатларын чагылдыра. Үзенең “Тел” (1921) дип аталган китабында ул телдәге физик һәм идеаль системаларны аерып чыгара, аныңча, икенче система иң мөһим рольне үти. Сепир фикеренчә, һәр тел үзенчәлекле модель нигезендә барлыкка китерелгән, шуңа күрә ул әйләнә-тирә чынбарлыкны тарката һәм аны бу телдә сөйләшүче һәркемгә тәкъдим итә. Төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр дөньяны төрлечә кабул итә, әйләнә-тирәне кабул итү, аңсыз рәвештә, тел категорияләренә нигезләнә. Әлеге идеяләр алга таба Б.Уорф хезмәтләрендә чагылыш таба һәм Сепир-Уорф гипотезасы, яки лингвистик чагыштырмалылык гипотезасы дип исемләнә.

Сепир телне иҗтимагый күренеш буларак билгели һәм телнең кешенең үз-үзен тотышының башка формалары белән, беренче чиратта мәдәният белән мөнәсәбәте турындагы проблеманы күтәрә. Мәдәниятне халык эшчәнлеге буларак кабул итсәк, тел – халыкның уйлавы, дип фикер йөртә Сепир. Моның белән беррәттән, ул, тел төзелеше һәм халык мәдәнияте арасында турыдан-туры тәңгәллек юк дип ассызыклый; аның фикеренчә, мәдәният белән бары тик телнең сүзлек составы гына бәйле.

Л.Блумфилдның теоретик карашлары америка дескриптив лингвистикасы өчен үзенә күрә бер нигез ролен үти. Л.Блумфилд, мөгаен, позитивизмга нигезләнгән дескриптив лингвистика системасына нигез салучы булып торадыр. Лингвистиканың төп максаты – тел фактларын тасвирлау, ләкин аларны аңлату түгел. Әлеге юнәлешнең исемендәге “дескриптив” сүзе дә бу фикерне дәлилли (ингл. to describe - тасвирларга).

Үз эшчәнлегенең башында Блумфилд яшь грамматикачылар идеяләренә уңай карашта була, ләкин инде 1926 елда “Тел турындагы фән өчен кайбер постулатлар” дип исемләнгән мәкаләсендә ул яңа лингвистик теория һәм метод тәкъдим итә. Яңа теория математик формалар, ягъни, каршылыкларны күздә тотмаган гипотеза һәм аксиома белән бәйле була. Телнең постулатларын билгеләү Блумфилд тарафыннан “Тел” (1933) дип исемләнгән китабында теоретик тел белеменең төп максаты буларак кабул ителә. Ф. де Соссюр тарафыннан язылган “Гомуми лингвистика курсы” хезмәте Европа тел белеме тарихында нинди зур урын алып торса, ХХ гасыр америка тел белемендә Блумфилдның әлеге хезмәте дә шундый ук бәяләүгә лаек. “Тел” дип аталган китапта чагылыш тапкан лингвистик принциплар, методлар һәм максатлар дескриптив лингвистика үсешенең нигезе буларак кабул ителә. Әйтергә кирәк, әлеге дескриптив лингвистика чирек гасыр буе америка тел белемендә беренче рольләрдә бара.

Блумфилд лингвистик теориясенең психологик нигезе буларак бихевиоризм (ингл. behaviour – үз-үзеңне тотыш) кабул ителә, бу XIX – ХХ гасыр психологиясендәге юнәлеш. Әлеге психологик юнәлешкә караганда, кешенең психологик эшчәнлеген аның үз-үзен тотышына, тышкы реакцияләренә карап кына билгеләргә була. Блумфилд исә телне кешенең үз-үзен тотышының бер төре буларак, тел процессларын – бер рәттәге күренешләрнең биологик процесслар белән мөнәсәбәте буларак кабул итә. Үзенең гомуми тел теориясен ул механицизм яки физикализм дип атый һәм аны менталь төзелешләргә каршы куя.

Блумфилд тарафыннан күтәрелгән тагын бер фундаменталь проблема – тел мәгънәсе проблемасы. Блумфилд фикеренчә, тел формасының мәгънәсе ситуатив, ул “сөйләүче – сөйләм – тыңлаучы реакциясе” ситуациясендә тормышка ашырыла. Ситуацияләр күпсанлы булганга күрә, Блумфилд фикеренчә, тел мәгънәсен билгеләү – тел белемендәге иң зәгыйфь күренеш.

Тел баскычлары теориясенең барлыкка килүе дә шулай ук Блумфилд эшчәнлеге белән бәйле. Аның фикеренчә, телне тасвирлау процессын иң гади баскычтан – фонологик баскычтан, беренче чиратта, бөтен фонемаларны һәм аларның барлык комбинацияләрен билгеләп башларга кирәк. Фонологик баскычны тасвирлаганнан соң, бераз катлаулы баскычка – семантик баскычка күчәргә кирәк; семантика исә, аның фикеренчә, грамматика һәм лексикага бүленә.

Америка лингвистларының яшь буыны исә Блумфилдның теоретик карашларын төрле юнәлешләрдә үстерә. Аның шәкертләренең һәм дәвамчыларының бер төркеме (Дж.Трейгер, З.Харрис, Б.Блок), Йель мәктәбе исеме астында, тел анализының формаль методларын дәвам итә, лингвистик анализның камилләштерелгән техникасын – дистрибутив лингвистиканы барлыкка китерә. Әлеге мәктәп вәкилләре мәгънә факторын лингвистик тикшеренүләрдән тулысынча алып ташларга тәкъдим итәләр. Дескриптивизмның башка бер юнәлеше – Энн-Арбор лингвистлар төркеме (К.Пайк, Ю.Найда, Ч.Фриз), Блумфилдның теоретик идеяләреннән ваз кичеп, юнәлешнең тикшерү техникасын камилләштерәләр. Әлеге мәктәп вәкилләре лингвистик анализда экстралингвистик – иҗтимагый, этник һ.б. факторларны киң кулланалар, бу күренеш аларны Сепир өйрәтмәләре белән якынайта. Америка структурачылыгының өченче төре трансформацион анализ мәктәбе (Н.Хомский, Р.Лиз һ.б. тел белгечләре) тарафыннан ассызыклана.

Америка дескриптив лингвистикасының өч юнәлеше дә лингвистик анализ методикасына, тасвирлау ысулларына, тасвирлауның төзек һәм формаль процессын булдыруга игътибарларын юнәлтәләр, ягъни, аларның максаты – телне тасвирлау техникасын камилләштерү була.

Шулай итеп, структурачылыкның барлыкка килүе турыдан-туры ХХ гасырның урталары һәм ахырындагы фәнни фикерләрнең гомуми закончалыкларына бәйле. Структурачылыкның төрле юнәлешләрендә теоретик шартлар һәм максатлар белән билгеләнгән милли-специфик сыйфатлар урын ала. Структурачылыкның каралып үткән һәрбер юнәлеше дә бүгенге көн тел белеменең үсешенә үзенең өлешен кертә. Структурачылык ХХ гасыр тел белеменең иң төп принцибын – телне система буларак карауны алгы планга чыгара.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 1508; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.068 сек.