Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Лекция 11. Интонация




Аннотация. Сөйләмнең икенче мөһим элементы ул ‒ интонация. Ул сөйләмебезгә аһәң, моң өсти. Интонация ярдәмендә җөмләдәге мөһим сүзләрне, әйтеләсе фикерне ассызыкларга да мөмкин. Лекциядә интонациянең төп компонентлары турында сүз алып барыла, аның телебез өчен, сөйләмебез өчен әһәмияте күрсәтелә.

Мөһим сүзләр: тизлек, мелодика, ритм, басым, синтагма, пауза.

Интонация ‒ ул сөйләмнең ритмик-мелодик ягы, сөйләмнең мәгънәле кисәкләрен аеру, синтаксик мәгънәләр белдерү, сөйләмгә субъектив мөнәсәбәт белдерү өчен хезмәт итә торган аваз чаралары җыелмасы.

 

Гадәттә, интонациянең ике аспектын аералар:

1. коммуникатив аспект – бу аспекттан татар интонациясенең берничә функциясен аерырга була:

а) сөйләм агымын оештыру һәм кисакләргә бүлү функциясе. Бу сөйләмне синтагмаларга, җөмләләргә, фразаларга бүлү;

 

б) әйтелеш типларын формалаштыру, аеру, җөмләнең коммуникатив төрләрен (хикәя, сорау, өндәү) аеру функциясе.

 

в) интонацион берәмлекләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тәкъбир итү функциясе – интонация җөмләне актуаль кисәкләргә бүлүдә катнаша.

 

2. эмоциональ аспект ‒ бу эмоциональ мәгънәләр һәм төсмерләр белдерү; сөйләүченең эмоциональ халәтен, аның тыңлаучыга ничек тәэсир итү теләген белдерү, интонациянең модельлелек белдерүе (шатлану, борчылу, курку һ.б. төсмерләр белән әйтелә ала).

 

Интонациянең иң мөһим компоненты булып мелодика, яки сөйләм көе тора. Бу тавышның төп тоны түбән төшү яки югары күтәрелүе. Төп тонның хәрәкәт юнәлеше: тигез, төшүче, күтәрелүче, катнаш булырга мөмкин.

Мелодика татар телендә төрле функцияләр башкара. Пауза белән ул сөйләмне синтагмаларга бүлә. Аның икенче функциясе ‒ җөмләнең коммуникатив төрен (хикәя, сорау һ.б.) белдерү. Мелодика сүзләрне логик яктан да аерырга ярдәм итә.

 

Интенсивлык ның төп функциясе ‒ сөйләмнең аерым элементларын аеру. Ул интенсивлыкның көчәюе аша башкарыла. Татар телендә интенсивлык синтагма, яки фраза басымын китерүдә катнаша. Моның өчен синтагмадагы берәр сүзнең басымы көчәйтелә. Интенсивлык сөйләмнең актуаль бүленешенә ярдәм итә, логик басым барлыкка китерә.

 

Логик басым, контекст яки ситуация таләбеннан чыгып, басымлы сузыкның көчен арттыру аша берәр сүзнең басымын көчәйтү юлы белән барлыкка килә.

 

Интонация компоненты буларак озынлык турында сөйләшкәндә, аерым сүз һәм синтагмаларның башкалар белән чагыштырмача әйтелеш тизлеге, ягъни сөйләм темп ы күздә тотыла.

Озынлык яки темпның төп лингвистик роле ‒ сөйләм берәмлегенең мөһимлек дәрәҗәсен белдерү. Мәсәлән, татар телендә кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр, туры сөйләмдәге автор сүзләре һ.б. чагыштырмача тизрәк әйтеләләр.

Темп мелодика белән бергә җөмләнең коммуникатив төрен белдерүдә катнаша. Җанлы сөйләмдә синтагматик басымлы сузыкның озынлыгын арттыру роле эмоциональ төсмерлар тудыру өчен, ягъни эмфатик басым барлыкка китерү өчен хезмәт итә.

 

Интонациянең мөһим компонентларының берсе пауза, ягъни тыныш. Фонетик яктан бу ‒ тавышның туктап торуы гына түгел, мелодиканы кискен күчешләре, озынлык һәм көч контрастлары да сөйләмнең туктап алуы булып кабул ителергә мөмкин. Паузаның төп функциясе ‒ сөйлам агымын интонацион-мәгънави кисәкләргә (синтагма, фраза) бүлү. синтагмалар 90% очракта паузалар белән аерылалар. Паузалар җөмләләрне дә бер-берсеннән аералар, кереш сүзләрне, эндәш сүзләрне аерырга мөмкинлек бирәләр. Гомумиләштерүче сүзләр белән тиңдәш кисәклар арасында аеруча зур паузалар була.

Интонациянең компонентлары, сөйләм агымындагы төрле фонетик чаралар бик тыгыз бәйләнгән булалар. Шул ук вакытта һәрберсенә мәгънәви бурыч йөкләнгән була.

1. Төрле интонацион конструкцияләр мелодика, интенсивлык, озынлык һәм тембрның төрле күләмендә катнашуы аша ясалалар.

 

2. Татар сөйләмен синтагмаларга бүлгәндә мелодика, темп һәм пауза актив катнаша. Ә инде синтагма яки фраза басымын барлыкка китерү өчен, инде әйтелгәнчә, шул сүзнең басымын көчәйтелә, шулай булгач, синтагма басымын төзүче компонентлар булып, сүз басымы компонентлары ‒ озынлык, көч, тон югарылыгы хезмәт итә.

3. Эмфатик басымны барлыкка китерүдә һәм төрле эмоциональ-экспрессив төсмерләр белдерүдә интонациянең барлык компонентлары катнаша ала, дөрес, аларның чагыштырмалары төрле була. Телнең интонацион чаралары синтаксик төзелеш белән тыгыз бәйләнештә булалар. Бу бәйләнешләр төрле синтаксик төзелмәләрне тасвирлаганда да каралалар.

 




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-05-31; Просмотров: 4645; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.008 сек.