Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Романтизм




ОБРАЗ

автор тарафыннан бәяләнгән күренеш,

вакыйга, кеше характерының формасы

КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ     әсәрдәге урынына карап төп герой— әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы
ярдәмче герой— төп геройны ачарга ярдәм итүче
эпизодик герой— әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы
  сурәтләнеш үзенчәлегенә карап     характер — катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы
тип — бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче
архетип — гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар ана, бала, күләгә архетиплары
  хайваннар ат
кошлар сандугач, аккош, күгәрчен
җәнлекләр куян, төлке, бүре
үсемлекләр гөл, чәчәк, ромашка
су, күк белән бәйле образлар су, җил, болыт, кояш, ай
  ҖЫЕЛМА ОБРАЗЛАР   гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык
  ЯСАЛМА ОБРАЗЛАР кешене тасвирлау, бәяләү өчен куллана торган образлар     аллегорик образлар күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр аша җиткерү гөл — мәхәббәт, куян — куркаклык, бүре — усаллык
символик образлар күренеш-хәлләрне алыштырып килүче, ниндидер мәгънә белдерүче образлар гөл, былбыл, аккош, күгәрчен, җил, кояш, ай
метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру тәңкә карлар, мамык болытлар, канатсыз акчарлаклар

 

4. СЮЖЕТ

 

вакыйгалар чылбыры; вакыйга-хәлләрнең, кеше характерының, конфликтның үсү-үзгәрү тарихыСюжетны конфликт хәрәкәткә китерә.

 

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

ПРОЛОГ   ЭКСПОЗИЦИЯ   ТӨЕНЛӘНЕШ   ВАКЫЙГАЛАР ҮСТЕРЕЛЕШЕ
әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую конфликтның барлыкка килү урыны конфликтның үсү-үзгәрүе

 

КУЛЬМИНАЦИОН НОКТА   ЧИШЕЛЕШ   ЭПИЛОГ
конфликтның иң югары ноктасы конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга - хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү

 

5. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

КОМПОЗИЦИЯ әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет, геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе
эчке композиция   — пейзаж, портрет, сюжеттан тыш элементларның, әсәр катламнарының урнашуы тышкы композиция — әсәрнең бүлек, пәрдә, строфа, тезмәләргә аерылуы

ТӨП КОМПОЗИЦИОН АЛЫМНАР

КАБАТЛАУ     иң әһәмиятле элементларны, образларны кабатлау Ф. Кәрим «Сибәли дә сибәли», X. Туфан «Киек казлар», И. Юзеев «Калдыр, аккош, каурыеңны», Ә. Еники «Төнге тамчылар»
КӨЧӘЙТҮ     бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую Г. Тукай «Су анасы», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада», Ф. Хөсни «Йөзек кашы»
КАРШЫ КУЮ     контраст, капма-каршы образларны сурәтләү яки, тормышны ике каршы якка аерып, төрлечә бәя бирү Г. Камал «Беренче театр», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»
МОНТАЖ   янәшә килүче образлар, элементлар ярдәмендә яңа мәгънәләр ачу Ә. Еники «Шаяру», Зөлфәт «Караңгы җил»

 

 

6. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

РЕАЛИЗМ РОМАНТИЗМ МОДЕРНИЗМ
тормышны барлык ваклыкларына, төсмерләренә тугрылыклы калып, чынбарлыктагыча сурәтләү тормышны билгеле бер идеал яктылыгында үзгәртеп сурәтләү тормышның рухи дөнья, хис-кичереш, тәэсир көзгесендәге чагылышын сурәтләү
тормышны, табигый дөньяны, ягъни бер катламлы тормыш моделен тасвирлау яшәешне хыялдагыча, идеалдагыча тасвирлау, ягъни ике катламлы тормыш моделен тасвирлау яшәешнең табигый булмаган мизгелләрен яктырту, ягъни күп катламлы тормыш моделен тасвирлау
кешене иҗтимагый-көнкүреш тирәлегендә, психологик төгәллек белән сурәтләп, тарихи шартларга, җәмгыятькә буйсындыру кешене, характер яки язмыш кушканча, ахыр чиктә авторның идеалына буйсындыру кешенең, чынбарлыктан качып, үзе төзегән дөньясында яшәве
кешенең, җәмгыять белән каршылыкка кереп, аны чишү юлларын да тормыштан эзләве геройның, чынбарлыкта конфликтка кереп, чынбарлыктан качуы геройның, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чыгу юлын да шул кануннардан эзләве
геройны күптөрле бәйләнешләрдә, каршылыкларда яктырту геройның аерым сыйфатларын калкытып күрсәтү ярдәмендә аны идеаль, көчле, камил кеше итеп гәүдәләндерү геройның яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлануы

 

7. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ

КЛАССИК РЕАЛИЗМ

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ   кешене аң-белемгә өндәүче, югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы, җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы     М. Акъегет «Хисаметдин менла», З.Бигиев «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», Р. Фәхретдинов «Әсма, яки Гамәл вә җәза», Г. Ильяси «Бичара кыз», Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз», «Өч хатын берлән тормыш»
    ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, тәрбияле булуны мактау, геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау; * әсәрләргә шартлылыкның хас булуы; * геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы, гамәлләренең, язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы; * әхлакый, мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе      
ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ   кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы     Г. Камал «Банкрот», «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре», Ф. Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт», Г. Исхакый «Зиндан»
  ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту; * аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы; * өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул — тарихи чор җимеше; * гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе      
СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ   кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта, җәмгыять өчен яшәргә өнди торган, социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән сугарылган иҗат агымы       Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар», Һ. Такташ «Гасырлар һәм минутлар», М. Әмир «Агыйдел», Г. Бәширов «Намус», Г. Ахунов «Хәзинә»
    ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу; * кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе, аның язмышын җәмгыять, халык, чор язмышы белән тәңгәллектә карау; * типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе    

 

8. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

АВЫЛ РЕАЛИЗМЫ   авыл хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәргән, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышы белән бәйләнештә ачарга омтылучы иҗат агымы     Р. Төхфәтуллин «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», М. Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары», А. Гыйләҗев «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар»
    ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * авыл кешесенең төп герой итеп күтәрелүе, аның идеаллаштырылуы; * авылдагы яшәү кануннары хакында сөйләү белән бәйләнештә, җәмгыятькә хас хата-кимчелекләрнең күрсәтеп барылуы; * авылны халыкның рухи тамырларын, мәдәниятен саклаучы урын буларак тасвирлау      
СЕНТИМЕНТАЛЬ РЕАЛИЗМ   узганны сагыну белән сугарылган, үткәндәге якты-бәхетле яшәү хатирәләрен тергезүче иҗат агымы       М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»
    ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * герой(лар) язмышының балачак хатирәләреннән алып хәзергенең каршылыклы күренешләренә кадәрге аралыкта тасвирлануы; * вакыйгалардан бигрәк, геройның аларга шәхси мөнәсәбәте алга чыгу; * рухи тормышның иҗтимагый тормыштан югарырак куелуы      
МАГИК РЕАЛИЗМ   чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган вакыйгалар кушылган, мифологик, фантастик хәлләр янәшә сурәтләнгән иҗат агымы       Н. Гыйматдинова «Сихерче», «Ак торна каргышы», «Болан», «Пәри утарында»
      ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * бүгенге белән үткәннең янәшә куелуы, тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган күренешләр белән чагыштырып бәя бирелү; * ирреаль күренешләрнең көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән «ясалуы», андагы вакыйгаларның чынбарлыктагыча үсү-үзгәрүе; * әсәрләрдә җәмгыятькә тискәре бәя бирелү, еш кына тормышның фаҗига белән тәмамлануы    

 

ОПТИМИСТИК РОМАНТИЗМ ПЕССИМИСТИК РОМАНТИЗМ ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫК
  актив, экспрессив героиның үзәккә куелуы   тормыш-яшәешнең авырлыгына, гаделсезлегенә борчылучы, дөньяны үзгәртә алмауны аңлаган геройның үзәккә куелуы     яшәеш кануннарына, дингә, җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы чыккан бунтарь, гыйсъянчы геройның үзәккә куелуы
  романтик геройның үз эчендәге каршылыкны җиңәргә омтылуы, дөньяны, кешелекне үзгәртергә мөмкин булуга ышануы     үз эчендәге каршылыкларның да чишелүенә ышанмаган геройның сызлануга бирелүе   дөньяга ярсып баш күтәрүче, дөньяны үзгәртергә омтылучы герой хисләренең бер чиктән икенче чиккә үсеп-үзгәреп торуы
  сәрләрнең тормыш-яшәешкә мәхәббәт, өмет, ышаныч хисләре белән сугарылган булуы     әсәрләрдә тормышның мәгънәсезлегеннән сызланучы экзистенциаль фикерләрнең көчле булуы       әсәрләрдә фәлсәфи башлангычның көчле булуы
    Р.Гаташ лирикасы   Дәрдемәнд, И. Юзеев, Р.Фәйзуллин лирикасы   С. Рәмиев «Мин», «Син», Ш. Бабич «Бер минут», «Дөньяга», Һ. Такташ лирикасы  

 

 

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

СИМВОЛИЗМ ИМПРЕССИОНИЗМ ЭКСПРЕССИОНИЗМ ЭКЗИСТЕНЦИАЛИЗМ
  дөньяның серле итеп, танып белү мөмкин түгел төсендә тасвирлануы     зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хискә бай кешенең тасвирлануы   дошмани тирәлектә яшәүче ялгыз, гыйсъянчы, эмоциональ шәхеснең тасвирлануы   яшәү мәгънәсен эзләүче шәхес фаҗигасенең, чарасызлык алдындагы геройның тасвирлануы  
  әсәрнең бөтен эчтәлеген бер ноктага җыйган символлар системасына нигезләнүе   кәеф, халәт, кичереш һәм аларның үсеш-үзгәреше мизгел кебек күрсәтелүе   дөньяның хаос хәлендә күрсәтелүе, кешенең шул тышкы тирәлек, иҗтимагый кануннар белән каршылыкка керүе   кешенең яшәеш камил булмаудан, үзенең чиксезлек, галәм каршында артык көчсез, гомеренең чикле булуыннан сызлануы  
    шартлылыкның көчле булуы   тышкы сурәт, кыяфәт, төсләр, тавышлар гармониясенең үзәккә алынуы   тирәлек-тормышның гадәттән тыш арттырылып, караңгы буяуларда сурәтләнүе, дошмани бәя алуы   Т ормышның ике чиккә аерып тасвирлануы: эссенция баскычында геройның яшәве, үзенә максатлар куеп, шуңа
    Ф. Әмирхан «Татар кызы»,   сюжетлылыктан бигрәк сурәт тудыруга өстенлек бирү   сурәтләү объекты — авторның шушы тормышка, дөньяга мөнәсәбәте   ирешергә омтылуы, экзистенция баскычында яшәүнең мәгънәсезлегенә төшенүе  
Р. Зәйдулла «Дару», «Итек», Зөлфәт «Шулай икән»   Ф. Әмирхан «Яз исереклегендә», Ш. Камал «Уяну», «Буранда»   С. Рәмиев, Һ. Такташ, М. Әгъләмов, Р. Зәйдулла лирикасы   Ф. Әмирхан «Бер хәрабәдә», М. Гафури «Болгар кызы Айсылу»

 

 

11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ чорларга бүленеше

 

БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТ Гомумтөрки әдәбият (V—XIII гасырның I чиреге)
УРТА ГАСЫРЛАР ӘДӘБИЯТЫ Болгар чоры әдәбияты (IX—XIII гасырның I чиреге)
Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII гасыр уртасы — XV гасыр уртасы)
Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV гасыр уртасы — XVI гасыр уртасы)
Торгынлык чоры әдәбияты (XVI гасыр уртасы — XIX гасыр уртасы)
ЯҢА ЗАМАН ӘДӘБИЯТЫ Милли Яңарыш чоры әдәбияты (IX гасыр уртасы — 1917)   Мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу (XIX гасыр уртасы — 1905)  
  XX гасыр башы әдәбияты (1905—1917)  
Тоталитаризм чоры әдәбияты (1917—1950 нче еллар ахыры)   Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917—1921)  
  20 нче еллар әдәбияты (1921—1932)
  30 нчы еллар әдәбияты (1932—1941)  
  Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (1941—1945)  
  Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945—1950 нче еллар ахыры)  
1960—1980 нче еллар уртасы әдәбияты
Хәзерге әдәбият (1980 нче еллар уртасы — XXI гасыр башы)   Үзгәртеп кору чоры әдәбияты (1980 нче еллар уртасы — 1990 нчы еллар ахыры)  
  XXI гасыр башы әдәбияты  
       

 




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-08-31; Просмотров: 3389; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.019 сек.