Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Числа (Саннар)




Расскажите по-татарски об основных столпах ислама.

Диалоги

Намаз

Намаз (фарсыча – намаз, көндәлек гыйбадәт; гарәпчә - сәлат – намаз, дога), Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып, Аңа гыйбадәт һәм дога кылу. Намаз – Ислам динендәге биш баганының (иман шартларын үтәү, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу) иң мөһимнәреннән берсе. Мөселман өчен һәр көнне биш вакыт намаз: кояш чыкканчы иртәнге (сабах), көн уртасында өйлә, кояш баеганчы икенде, кояш баегач ахшам, йоклар алдыннан ястү намазларын уку фарыз (тиеш) санала. Биш вакыт намаздан тыш, мөселманнар тарафыннан җомга, бәйрәм (гает), тәравих, җеназа, нәфел һ.б. намазлар укыла. Намаз укыр алдыннан пакьләнү (тәһарәт гамәлләрен үтәү) шарт. Намазны теләсә кайда укырга мөмкин, тик ул урынның чиста, мөселманның тәһарәтле булуы сорала. Мәчеттә имам катнашында күмәк намаз уку саваплырак. Ир-атлар көн уртасында җомга намазын мәчеттә җыелышып укырга тиеш.

− Исәнмесез, Азат!

− Исәнмесез, Фәрит!

− Хәлләрегез ничек?

− Рәхмәт, ярыйсы гына. Сезнең хәлләрегез ничек?

− Әйбәт. Гафу итегез! Сездә гарәпчә-татарча сүзлек юкмы?

− Хәзер бирәм...

− Бик зур рәхмәт.

---

− Сәлам, Госман.

− Сәлам. Хәлләр ничек?

− Әйбәт.

− Син иртәгә авылга кайтасыңмы?

− Юк, иртәгә мин эшлим.

− Ярар, сау бул.

− Хуш, исән бул.

 

---

− Хәерле көн, Мансур Харисович!

− Хәерле көн, Айрат Хәкимович!

− Таныш булыгыз! Бу - Әнәс Тимеров.

− Мин бик шат!

− Мин дә!

---

 

− Әссәләмүгаләйкүм Мөхәммәт!

− Вәгаләйкүм әссәлам Искәндәр!

− Хәлләрең ничек?

− Аллага шөкер.

− Син университетка барасыңмы?

− Юк. Мин хәзер автобус белән Әлмәткә китәм.

− Ярар, Хәерле юл!

 

 

● Биремнәр (Задания).

 

1. Напишите слова на два столбика: мягкие слова (нечкә сүзләр) и твердые слова (калын сүзләр).

Сүзлек, укытучы, алар, болар, язучы, өстәл, урындык, төзүче, укучы, хәреф, сатучы, элемтә, башкала, тәрәзә, ишек, урам, болын, үрдәк, туган, чәчәк, халык, бакча, йолдыз, сорау, алтын, түбә, Казан, акча, диңгез, Мәскәү, бүре, көрәк, нарат, бала, күпер, малай, күзлек,

 

2. Напишите слова с буквами ә, ө, ү, параллельно с переводом.

БИШЕНЧЕ ДӘРЕС

бер один

ике два

өч три

дүрт четыре

биш пять

алты шесть

җиде семь

сигез восемь

тугыз девять

ун десять

Бу – саннар. Монда ун сан бар. “Китап” сүзе биш хәрефтән тора. “Университет” сүзендә унбер хәреф бар. “Мөгаллим” сүзендә сигез хәреф бар. “Мәдрәсә” сүзе ничә хәрефтән гыйбарәт? “Мәдрәсә” сүзе җиде хәрефтән гыйбарәт. “Казан” сүзендә ничә хәреф бар? “Казан” сүзендә биш хәреф бар. “Мөселман” сүзендә ничә хәреф бар? “Мөселман” сүзендә сигез хәреф бар.

- Хәзер сәгать ничә? Ике. Сәгать ничә? Тугыз.

 

► порядковые числительные образуются от основы количественных с помощью аффикса - нче/- нче,ынчы /-енче. Первые два прибавляются к числам, оканчивающимся на гласный звук; вторые два – к оканчивающимся на согласный звук.

 

беренче первый

икенче второй

өченче третий

дүртенче четвертый

бишенче пятый

алтынчы шестой

җиденче седьмой

сигезенче восьмой

тугызынчы девятый

унынчы десятый

унберенче одиннадцатый

уникенче двенадцатый

унөченче

беренче дәрес алтынчы сентябрь

икенче дәрес җиденче сентябрь

өченче дәрес сигезенче сентябрь

дүртенче дәрес тугызынчы сентябрь

бишенче дәрес унынчы сентябрь

унберенче сентябрь

 

Сез кайда укыйсыз? Русия ислам университетында. Ничәнче курста? Икенче курста. Хәзер ничәнче дәрес? Дүртенче. Бүген сигезенче сентябрьме? Әйе, бүген сигезенче сентябрь. Сәгать ничә? Беренче ярты. Сез ничәнче катта торасыз? Дүртенче катта.

Г. Тукай ничәнче елда туган? 1886 нчы елда туган.

 

Прочитайте и переведите текст

Күренекле шәһесләребез

Шиһабетдин Мәрҗәни

(1818 - 1889)

Ш. Мәрҗәни илаһият галиме, тарихчы. Казан өязенең Ташкичү авылында, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләре мәдрәсәләрендә белем ала. 1850 елдан Казанның Беренче җәмигъ мәчете имамы, 1867 елда Казан мөхтәсибе итеп билгеләнә. Бер үк вакытта 1876 – 1884 елларда Казанда Татар укытучылар мәктәбендә дин-иман дәресләре алып бара. Мөселман галимнәреннән беренче буларак, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана, аның эшендә актив катнаша. Гыйльми хезмәтләрендә дини ислахчылык һәм мәгърифәтчелек идеяләрен яктырта. Мәрҗани хезмәтләре татарларда яңа методологиягә таянган тарих фәненә нигез сала һәм мөселман Шәрекъ илләрендә мәгълүм фәнни мәктәпләр традициясен дәвам иттерә. “Вафийәт әл-әсләф вә тәхийәт әл-әхләф”, “Нәзурател хак”, “Мөстафад әл-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар” һ.б. 30 томнан артык фундаменталь хезмәтләр авторы.

Татар энциклопедиясе битләреннән

Биремнәр (Задания).




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2014-12-27; Просмотров: 639; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.008 сек.