Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел өйрәнүнең дистрибутив методы




Дистрибутив (лат. distribuere – бүләргә) метод әйләнә-тирәне (дистрибуция, бүленеш), тексттагы аерым берәмлекләрнең контекстта кулланылышын өйрәнүгә нигезләнә. Гадәттә бәйләнешле текстта барлык тел берәмлекләре дә (фонемадан башлап җөмләгә кадәр) ирекле рәвештә бүленми, ә детерминлашкан һәм ихтимал закончалыклар нигезендә аерыла. Дистрибутив анализ телгә дешифрланган карашта тора, ягъни, бу очракта тел дешифровкага ия код буларак аңлана, ә әлеге код хакындагы мәгълүмат лингвистик тасвирлауның универсаль процедуралары җыелмасын кабул итү юлы белән башкарылырга тиеш.

Дистрибутив анализның төп принциплары теоретик яктан формалашу Л.Блумфилдка бәйле. Алга таба исә ХХ гасырның 30-50 нче елларында әлеге принциплар З.Харрис һәм АКШ дескриптив лингвистикасының башка вәкилләре тарафыннан дәвам ителә. Дескриптив лингвистиканың нигезен характерлап, З.Харрис болай дип ассызыклый: “ул турыдан-туры сөйләм эшчәнлеге белән эш итми, ә билгеле сөйләм сыйфатларының даимилекләре белән бәйле”. Әлеге тикшерүнең төп максаты – сөйләмнең аерым өлешләре яки сыйфатларының бүленешен билгеләү. Бу максат лингвистик тасвирлауның формальләштерелүен һәм туры килгән тикшерү методын булдыруны таләп итә.

Элементларның дистрибуциясе буларак, гадәттә, элементларның барлык әйләнә-тирәсенең күплеген күздә тоталар. Бу очракта элементлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең өч төрен аерып чыгаралар, алар модель дистрибуциясе дип атала. Контраст дистрибуцияләрдә элементлар бер үк әйләнә-тирәдә очраша, ләкин мәгънәләре белән аерыла. Мәсәлән, рус телендәге ток – сок – рок – док – кок сүзләрендәге беренче тартыклар биш төрле фонемага карый. Элементлар башка элемент китереп чыгармыйча, үзләренә генә хас әйләнә-тирәдә очраша икән, димәк, бу – өстәмә дистрибуция мөнәсәбәте. Әлеге мөнәсәбәттә, мәсәлән, рус телендәге и һәм ы сузыклары тора. Беренче аваз – йомшак тартыклардан соң, ә икенчесе каты тартыклардан соң кулланыла. Ирекле вариация мөнәсәбәтендә исә бер-берсен иркен рәвештә алмаштыра ала торган ике элемент тора. Бу очракта мәгънә үзгәрми, мәсәлән, город сүзендә шартлаулы г авазын, яки фрикат г авазын әйтергә була, моңа карап мәгънәдә үзгәрешләр барлыкка килми.

Каноник дистрибутив анализның беренче баскычы – сөйләмнең сегментациясе, ягъни элементар берәмлекләргә бүленеш – фоннар (аерым авазлар) һәм морфлар (фоннарның дәвамы, мәгънә йөртәләр). Алга таба әлеге сегментлар башка сөйләмнәргә кертелә һәм күпсанлы текст элементларының телнең бер берәмлегенә (фонемага яки морфемага) берләшүе башлана. Элементлар ирекле яки өстәмә бүленештә икән, димәк, алар бер үк тел берәмлегенә карый, ә контраст бүленештә телнең төрле берәмлекләренә нисбәттә була. Әлеге юл белән аерылган берәмлекләр субституция техникасы ярдәмендә элементлар классына туплана. Төрле тел берәмлекләре бер үк әйләнә-тирәдә бер-берсен алыштырырга сәләтле икән, димәк, алар бер үк элементлар классына карый. Мәсәлән, исемнәр алдында килә торган сүзләрнең препозитив формасы – сыйфатлар өчен “контекст” (зур, кызыл, иске – йорт). Элементларның мөнәсәбәткә керү законнары дистрибуция ярдәмендә дә һәм өлешләренең анализы ярдәмендә дә билгеләнә.

Өлешләр буенча үткәрелә торган анализның принциплары Р.Уэллз һәм Ю.Найда тарафыннан барлыкка китерелә. Алар фикеренчә, өлешләр – ике яки берничә өлеш нигезендә корылган конструкция (сүз яки морфема группасы). Мәсәлән, рус телендәге Пожилой мужчина шел очень медленно җөмләсе – конструкция, аның эчендәге сүзләр – өлешләр.

Өлешләр буенча үткәрелә торган анализны, шулай ук, төрү дип тә атыйлар, чөнки бу очракта сүзтезмәләрнең аерылуы һәм билгеле бер кагыйдәләр нигезендә аларның төрелүе мәйданга чыга. Беренче кагыйдә буенча, берьюлы иң күбе ике элементны төрергә мөмкин (бер үк вакытта бик акрын атлады дип төрергә ярамый, бик һәм акрын ны берләштерергә кирәк, ә соңыннан – атлады һәм бик акрын ны). Моннан башка элементларны күчереп йөртергә (мәсәлән, ир егет не бик белән төрергә ярамый) һәм кагыйдәләрне чиратсыз кулланырга ярамый.

Дескриптивистлар фикеренчә, дистрибутив анализ телнең һәртөрле аспектын өйрәнүдә дә кулланылырга мөмкин, ә өлешләр буенча анализ исә гадәттә синтаксиста кулланыла. Беренче методның төп кимчелеге – телнең мәгънәви ягын санга сукмау, икенче методның тискәре ягы исә – мәгънә ягыннан төрле булган җөмләләрнең синтаксик структураларын аермау; гади җөмләдә генә куллану.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 506; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.007 сек.