Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел белемендәге психолингвистик анализ




“Психолингвистика” термины 1954 елда, АКШда Ч.Осгуд һәм Т.Сибеок редакцисендә шул ук исемдәге коллектив монография дөнья күргәннән соң фәнни кулланылышка керә. Әмма, мәгълүм булганча, тел белемендәге психологик юнәлеш чагыштырма-тарихи тел белемендә В.фон Гумбольдтның тел фәлсәфәсе йогынтысы нәтиҗәсендә пәйда була. Әлеге коллектив монографиянең барлыкка килүе психолингвистик өйрәнүләрнең активлашуына китерә, телне психолингвистик өйрәнүдә ысул һәм метод системалары формалаша. Шушы алга китешләр тел белемендәге психолингвистик методның барлыкка килү сәбәбе булып тора да инде.

Психолингвистик методның үзенчәлеге теге яки бу телдә сөйләшүчеләрнең тоемлау хисенә – интуициясенә мөрәҗәгать итү. Аерым сүзләрнең анализы түгел, ә бәлки сүзләр арасында конкрет бер мөнәсәбәт урнаштыру – психолингвистик методның тагын бер үзенчәлеге.

Ирекле ассоциатив эксперимент – психолингвистикада кулланыла торган иң гади алымның берсе. Аның асылы түбәндәге күренешкә нигезләнә: теге яки бу сүз стимулына тикшерүдә катнашучы кеше, башына килгән иң беренче сүз реакциясен китерергә тиеш. 1910 елда ук америка психиатрлары Н.Розанов һәм Г.Кент тарафыннан инглиз теленең беренче ассоциатив нормалары сүзлеге дөнья күрә. Биредә мең кеше йөз стимулны җаваплый: өстәл, кара, музыка, авыру, ир кеше, тирән, йомшак, ризык, тау, өй һ.б. Әлеге исемлек буенча, яки бераз киңәйтелгән рәвештә, немец, француз, итальян, рус, белорус һ.б. телләрнең ассоциатив сүзлекләре дә төзелә. Бер үк стимулга караган ассоциацияләрнең төрле телдәге стандартлыгы бер үк булмаска да мөмкин. Мәсәлән, өстәл стимулына мең америка студентының 840-ы урындык дип җавап бирә, ә белорус студентларының шушы ук стимулга иң популяр җавабы – түгәрәк, мондый җавапны меңнән 116 кеше бирә.

Психолингвистик методның тагын бер өлеше – сүзләр арасындагы якынлыкны билгеләү буенча эксперимент, бу очракта тикшерүдә катнашучы кеше конкрет бер шкала нигезендә сүзләрнең мәгънә ягыннан якынлыгына билге куярга тиеш. Мәсәлән, 0 – сүзләр арасында якынлык юк (рус телендәге белый һәм невеста сүзләре), 10 – мәгънәләрнең туры килүе (шторм һәм буря). Сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләрне мондый юл белән билгеләү, шулай ук, семантик дифференциал исемен йөртә.

Психолингвистик метод шулай ук грамматиканы өйрәнгәндә дә кулланыла. Бу очракта синтаксик төзелешләрнең тәңгәллеген, бирелгән төзелешләрнең трансформация мөмкинлекләрен яки башланган сөйләмнәрнең төгәлләү мөмкинлекләрен эксперименталь юл белән билгелиләр.

Психолингвистик метод экспериментлар ярдәмендә сөйләм эшчәнлегенең механизмнарына үтеп керергә ярдәм итә, телнең эчке төзелешен аңларга булыша.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 690; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.007 сек.