Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел белемендәге социолингвистик методлар




Тел тарихы белән җәмгыять тарихы арасындагы багланыш инде В.фон Гумбольдт, И.А.Бодуэн де Куртенэ, Ф.И.Буслаев, Ф.де Соссюр һәм күп кенә башка тел белгечләренең хезмәтләрендә чагылыш таба. Француз социолингвистик мәктәбе вәкилләре (А.Мейе, Ж.Вандриес, Э.Бенвенист, һ.б.), Женева мәктәбе вәкилләре (Ш.Балли, А.Сеше), Прага лингвистика мәктәбе вәкилләре (В.Матезиус, Б.Гавранек), америка этнолингвистларының хезмәтләре (Э.Сепир һ.б.), Л.П.Якубинский, В.В.Виноградов, Б.А.Ларин, В.М.Жирмунский, Е.Д.Поливанов тарафыннан язылган хезмәтләр дә бүгенге көн социолингвистикасы өчен нигез тудыра.

Социолингвистика – тел белеме, социология, социаль психология һәм этнография чикләрендә барлыкка килгән фән. Ул телнең иҗтимагый табигате, аның иҗтимагый функцияләре, телнең җәмгыять яшәешендә уйнаган роле белән бәйле проблемаларны өйрәнә, шуңа күрә, социолингвистика методлары – ул социологик һәм лингвистик эшчәнлек синтезы. Тел өйрәнүдәге социолингвистик методлар анкета сорауларына җавап бирүне, интервью үткәрү һәм күзәтүне үз эченә ала. Анкета сорауларына җавап биргән очракта, алдан ук әзер теге яки бу характердагы һәм күләмдәге сораулар була, аларның максаты – сорауларга җавап бирүче хакында һәм аның сөйләм үзенчәлекләре турында мәгълүмат туплау. Интервью үткәрелгән очракта исә, алдан ук программа төзү һәм интервью техникасын билгеләүгә зур игътибар бирелә. Дөрес мәгълүмат алу өчен бу метод кулланылган очракта, сөйләм ситуациясе контрольгә алына, ягъни, табигый аралашу яисә теге яки бу эталонга омтылыш күздә тотыла. Шул ук вакытта, тикшерү үткәргән кешеләр, тикшерелүче кешеләргә карата теге яки бу формадагы йогынтыны минимум дәрәҗәсенә төшерергә тиеш. Кайбер очракларда катнашучының күзәтү ысулы кулланыла, ягъни, интервью алучы коммуникатив актта үзе дә катнаша.

Нәтиҗәләр корреляцион анализ ярдәмендә ясала. Телнең иҗтимагый вариантларын классларга бүлү телнең стратификацион, ситуатив һәм коммуникатив вариантлыкларына нигезләнеп башкарыла. Стратификацион классификация үткәрелгән очракта профессиональ вариантларны, жаргон, иҗтимагый диалектлар, уен характерындагы вариантларны аералар. Ситуатив классификация конкрет иҗтимагый ситуацияләр нигезендә тел вариантларын билгели: сөйләм эшчәнлегенең вакыты һәм урыны күздә тотыла (университет аудиториясе, суд утырышындагы чыгыш, рәсми очрашулар, гаилә эчендә сөйләшү һ.б.). Коммуникатив классификация телнең вариативлык характеристикасын сөйләм структурасы һәм формасына бәйле рәвештә күздә тота: диалог яки монолог, язу яки телдән сөйләү, сөйләмнең жанры һәм стиле һ.б. Социолингвистикага теге яки бу иҗтимагый параметрларга бәйле корреляцияләр хас – сөйләүче яки тыңлаучының иҗтимагый статусы, аудитория һ.б., аларга бәйле булганнары исә – тел күренешләре.

Һәрбер аерым иҗтимагый параметр буенча, тел күренешләренең функциональ бәйләнеше тулы һәм өлешчә булырга мөмкин. Бәйлелекләр һәрбер аерылып күрсәтелгән иҗтимагый параметр буенча тасвирлана һәм эчтәлекле интерпретациягә дучар ителә, еш кына бу очракларда бәйлелекләр таблицалары һәм графиклары кулланыла.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 951; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.009 сек.