Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Тел белемендәге компонентлы анализ методы




Компонентлы анализ методының нигезе – конкрет тел берәмлекләренең һәм тел категорияләренең күплегеннән сыйфатларының минималь җыелмасын аерып алу. Әлеге сыйфатлар ярдәмендә, гадәттә, тел берәмлекләре яки бер-берсеннән аерылып тора, яки охшаш була. Берәмлекләрне бер-берсеннән аера торган сыйфатлар дифференциаль сыйфатлар исемен йөртә, ә фактларны кушырга булыша торганнары – интеграль сыйфатлар дип атала.

Компонентлы анализ методы иң элек Н.С.Трубецкой тарафыннан фонемаларны өйрәнүдә кулланыла, ә алга таба исә, универсаль һәм нәтиҗәле булганга күрә, семантикада, лексикада, грамматикада да киң файдаланыла. Әлеге метод, беренче чиратта, телнең эчтәлек ягын өйрәнүгә юнәлдерелгән, һәм телләрнең мөһим берәмлекләренең мәгънәсен минималь семантик өлешләргә – семаларга бүлү белән башланып китә. Мәсәлән, туганлык терминнарының һәрберсе – әти, әни, ул, кыз, әби, бабай, абый, апа һ.б. өч компонент, өч сема комбинациясе буларак күрсәтелергә мөмкин: <тугандашлык дәрәҗәсе>, <җенес>, <буын>.

Компонентлы анализ методы аңлатмалы сүзлекләрдә сүзнең мәгънәсен аңлатканда кулланыла. Мәсәлән, 4 томлы “Рус теле сүзлегендә” гарпун сүзе “эре диңгез хайваннары һәм балык аулауда кулланыла торган, озын тростагы сөңге тибындагы ыргыту коралы” буларак аңлатыла. Бу очракта предметның түбәндәге сыйфатлары санап үтелә: <предметның классы – ыргыту коралы>, <тышкы кыяфәте – озын тростагы сөңге тибында>, <предметның функциясе – эре диңгез хайваннары һәм балык аулау>.

Сүзнең мәгънәсен элементларга бүлүдә, “сема” термины белән беррәттән, башка терминнар да кулланыла: семантик тапкырлаучы, элементар мәгънә, семантик компонент, семантик дифференциаль сыйфат һ.б. Биредә караш һәм анализ ысуллары аерылырга мөмкин, ләкин һәр очракта да аларның мәгънәви, эчтәлек ягы беренче планда була.

Бүгенге көн тел белемендә семантик сыйфатларны билгеләү ысуллары һәм методлары камилләштерелә, яңалары барлыкка килә. Компонентлы анализ методы морфология һәм синтаксиста, тел өйрәнүнең психолингвистик алымнарында кулланыла.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2013-12-13; Просмотров: 459; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.007 сек.