Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Кушымта




Энергизаторлар

Сәламәтлекне ныгытуга хәрәкәтле уеннар

Яшел дусларыбыз. Дару үләннәре, аларның файдасы һәм аларны җыю эзлеклелеге

Сулыш белән идарә итә белү. Кагыйдәләр

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе “Син һәм синең сәламәтлегең”


Аңлатма язуы

Гаиләгә сәламәтлек күзлегеннән караш тарафдарлары имин гаиләнең нигезе итеп физик һәм рухи сәламәтлекне алалар. Аны милли яшәешнең социаль-биологик асылы дип саныйлар. Бу белгечләр тарафыннан сәламәтлек дәүләт эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе булып карала. Сәламәт яшәү рәвеше – медицина төшенчәсе дип кенә каралмый. Белгечләр фикеренчә, сәламәт яшәү рәвеше күбрәк рухи-әхлаки өлкәгә карый. Федераль дәүләт белем стандартында укучыларны рухи-физик яктан массакүләм сәламәтләндерүгә юнәлтелгән стратегик юнәлешләр түбәндәгечә күзаллана:

· гаиләләрне рухи-әхлакый яктан савыктыру;

· сәламәтлек педагогикасын торгызу;

· өзлексез белем алуны гомер дәвамында алып бару;

· физик тәрбия бирү системасын үстерү.

 

Кеше сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны тәэмин иткән яшәү рәвеше, кешенең үз-үзен тотышы һәм аек фикер йөртүе сәламәт яшәү рәвеше дип атала. Сәламәтлекне һәм сәламәт яшәү рәвешен һәрчак янәшә куеп булмый. Шуның нәтиҗәсендә, ахры, алар арасында бернинди бәйләнеш юк, дигән ялган фикер таралган. Мәсәлән, берәү беркайчан да физик күнегүләр ясамаса да, авырмый. Икенче кеше гигиенаның барлык төрләрен үти, ә сәламәтлеге белән мактана алмый. Эш нәрсәдә соң? Әйе, яшәү рәвеше – сәламәтлекне тәэмин итүче шартларның берсе генә ул. Белгечләр раслаганча, сәламәтлек түбәндәге шартларга бәйле: 50%- яшәү рәвешенә, 20%- нәселдәнлеккә, 20%- экологик хәлгә һәм 10%- медицина хезмәте күрсәтүгә.

Сәламәт яшәү рәвешен төп 4 өлешкә бүлеп карарга мөмкин:

1. Хәрәкәт активлыгы.

2. Дөрес туклану.

3. Зарарлы гадәтләрдән баш тарту.

4. Үз сәламәтлегең белән идарә итә белү.

Тагын шуны онытаска кирәк, сәламәтлекне дүрт халәт тәэмин итә. Алар - физик (барлык органнарның һәм организм системаларының эшләве), психик (кабул итү, игътибар, хәтер, фикерләү, хыяллану һәм сөйләм процессларының торышы), психологик, социаль (уку, хезмәт, активлык, тәрбия алу) халәтләр. Сәламәт яшәү рәвешенең асылы һәм эчтәлеге, ахыргы нәтиҗәсе – өч әйбернең берлеге: тәннең гармониясе, рухның тантанасы, акылның зирәклеге.

“Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора”- дип яза Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.

Сәләмәт кеше тормышны ярата. Сәламәт кеше бик сирәк кенә бәхетсез була. Бәхет исә безенең үз тәнебезгә күрсәткән кайгыртучанлыкка бәйле. Тән гармониясе булганда җан тантана итә. Акылның зирәклеге дә ныклы физик нигезсез була алмый.

Үз-үзеңне саклау – яшәешнең беренче кануны. Шатлыклы, лаеклы тормыш өчен көрәштә һәркем сәламәт һәм күтәренке рухлы булырга тиеш.

Сәламәтлек программасы “Тугыз табиб”ка таянып төзелде.
-Беренче табиб – кояш яктысы.
-Икенче табиб – саф һава.
-Өченче табиб – чиста су.
-Дүртенче табиб – табигый туклану.
-Бишенче табиб – ач тору.
-Алтынчы табиб – физик күнегүләр.
-Җиденче табиб – ял.
-Сигезенче табиб – гәүдәне дөрес тоту.
-Тугызынчы табиб – акыл.

 

Тәкъдим ителгән программа башлангыч сыйныф укучылары өчен предметара бәйләнешне үстерү, хезмәт сөючәнлекне арттыру, актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен баету, әхлакый аңлы шәхес тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенең беренчел күнекмәләрен камилләштерү, аның төп өлешләренә тукталып зиһенгә алу, чыныгу максатын исәпкә алып төзелде.

Программаның төп максаты - физик яктан камил, сәламәт, шат күңелле яшь буын тәрбияләү, балаларны сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү.

Тере табигатьнең байлыклары, матурлыгы белән хозурлану, аларның кеше тормышына әһәмияте турында балаларга җиткерү, экскурсияләр оештыру ярдәмендә табигатькә карата эмоциональ-уңай караш тәрбияләү, сәламәтлекне саклау кешенең әйләнә- тирә мохитка булган карашына бәйле булуын аңлату, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балачактан эчке халәтеңне яхшы сиземләргә һәм сәламәтлегең турында кайгырта белергә һәм үтәргә тиешлелекне аңлата белү, белем һәм тәрбия бирүнең үзара бәйләнешле булуын күз алдында тоту бурычлары куелды.

 

Программа 11 бүлектән тора:

 

оештыру дәресе 2 сәгать
яшел дусларыбыз, дару үләннәре 12сәгать
витаминнар - сәламәтлек дуслары 8 сәгать
шәхси гигиена 10 сәгать
чыныгу 6 сәгать
сулыш органнары 6 сәгать
азык һәм туклыклы матдәләр 4 сәгать
үз-үзеңә контрольлек итү 2сәгать
күңел күтәренкелеге, нәфислек 4 сәгать
беренче ярдәм 6 сәгать,
һава, су, кояш 2 сәгать.

 

Әлеге программа башлангыч сыйныф укучылары өчен бер елга каралган. Анда әңгәмәләр, шөгыльләр, хәрәкәтле уеннар, матур әдәбият белән таныштыру, экскурсияләр, практик эшләр каралган. Сәламәтлек чараларында балаларда төрле хәрәкәт күнекмәләре булдыру, чыныгу һәм рациональ туклану, көндәлек режим, эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру һәм беренче медицина ярдәме күрсәтә белү, бәла-каза килсә үзеңне тота белү сораулары кертелгән.

Программа айга 8 сәгать, атнага 2 шәр сәгать исәбеннән 9 айга төзелгән. Барысы- 66 сәгать. Аның бер сәгате сыйныф бүлмәсендә (теория), ә икенчесе спортзал яки саф һавада сәламәтлекне ныгытучы уеннар формасында үтә.

 

Программаның актуальлеге.

Югары хәрәкәтчәнлек активлыгы – балаларның биологик ихтыяҗы. Ул балаларның нормаль үсүенә һәм ныгуына кирәк. Программада күп игътибар шуңа бирелде.

Хәрәкәтле уеннар – зур тәрбияви көчкә ия булган шатлыклы тойгы, хис-кичерешләрнең табигый чыганагы. Хәрәкәтле халык уеннары педагогиканың традицион алымы булып тора. Элек-электән аларда кешеләр тормышы, аларның көнкүреше, хезмәте, милли тотрыклык чагылдырылган. Халык әкиятләрендә намус, кыюлык, батырлык, көч белән, җитезлек, чыдамлык, түземлек белән җиңү, тиз һәм матур хәрәкәт, җиңүгә омтылыш сүрәтләнгән.

Уен – балаларны әйдәп баручы эшчәнлек. Эчтәлеге буенча барлык халык уеннары кыска һәм ачык, мәгънәле һәм гади. Алар актив рәвештә уйларга мөмкинчелек бирә, белем дәрәҗәсен киңәйтергә булыша, тирә-як дөнья турында күзаллауларына ачыклык кертә, төрле психик процессларның камилләшүенә китерә, бала организмы үсешенең тагы да биегрәк баскычына күчүенә этәргеч бирә. Уеннарда танып-белүгә ярдәм итә торган материал күп. Алар баланың сизү өлкәсенең үсешенә, уйлау, фикерләү дәрәҗәсенең үсешенә һәм мөстәкыйль эш итә белүләренә ярдәм итә. Психик процесслар үсешенә (шәхеснең уйлау, хәтер, игътибар, зиһен, сөйләм теле, хис, тойгы өлкәсе) бирелгән уеннар ирекле өлкәне үстерә (фикерләрне тупларга, игътибарны юнәлдерергә, тырышып эшләргә осталык).

Программа үтәлешенең мөһим шартлары:

1. Һәрбер чара, гамәл вакытында балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга.

2. Педагогның билгеле күләмдә профессиональ күнекмәләре, шушы эшкә таланты, белеме булырга тиеш. Сәламәтлек саклау технологияләре буенча үз белемен даими күтәрү өстендә эшләргә тиеш.

3. Бу юнәлештә эш алып баручы кешенең үз сәламәтлеге өчен җаваплы булуы, аралашу күнекмәләренә ия булып, балаларга һәръяклап үрнәк булуы сорала.

4. Программаны тормышка ашыруда укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны мөмкин кадәр күбрәк тарту зарур. Укытучылар, ата-аналар союздаш булганда гына, аларның эшчәнлекләренең нәтиҗәсе уңышлы була.





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-07-02; Просмотров: 518; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.017 сек.