Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

XI. Йомгак




VI.Сулыш органнары.

V. Чыныгу.

Чыныгу процедуралары кагыйдәләре белән таныштыру һәм тест үткәрү. “ Ташбака”, “Сары һәм зәңгәр таяклар” кышкы уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

 

Сулыш белән идарә итә белү кагыйдәләре белән таныштыру. Авылыбыз фельдшеры белән очрашу, практик эш үткәрү. “ Төлке аулау”, “ Кыңгырау” кышкы уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

VII.Азык һәм туклыклы матдәләр.

Дөрес туклану кагыйдәләре белән таныштыру, тест үткәрү. Я.Трахтманның “Ничек ашау яхшы” хи кәясе буенча сөйләшү алып бару. “ Бармак”, “ Син йөгер” хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

 

VIII. Үз- үзеңә контрольлек итү.

Үз- үзеңә контрольлек итү көндәлеге төзү, контроль күнегүләр өйрәнү. “Ике урамлы” хәрәкәтле уенын өйрәнү һәм уйнау.

 

IX. Күңел күтәренкелеге, нәфислек.

Гимнастик күнегүләрнең төрләре белән танышу. А.Дороховның “Яшьләй картайган малай” хикәясен уку һәм әңгәмә үткәрү. “Чык, йөгер”, “Укытучылы” хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

 

X. Беренче ярдәм.

Бәрелгәндә, борыннан кан киткәндә беренче ярдәм кагыйдәләре белән таныштыру, практик эш үткәрү.

Җәрәхәтләнү, бәрелү, пешү, өшү очраклары турында сөйләү. Үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштыру. “Борчак чәчеш”, Кем тизрәк?” хәрәкәтле уеннарын өйрәнү һәм уйнау.

Һава, су, кояш ярдәмендә организмны чыныктыру юллары белән таныштыру. Җәйге каникул чорында үз сәламәтлегеңне кайгырту турында аңлату, инструктаж үткәрү. “ Туплы эстафета” хәрәкәтле уенын өй рәнү һәм уйнау. Ярыш- эстафета үткәрү.

 


Ел ахырына көтелгән нәтиҗәләр

Балалар белергә тиешләр (теория):

1. Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен.

2. Туклануның төп кагыйдәләрен.

3. Шәхси гигиена кагыйдәләрен.

4. Чыныгу алымнарын.

5. Уен уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен.

6. Витаминнарның файдасын.

7. Дару үләннәренең төрләрен.

8. Беренче ярдәм күрсәтү юлларын.

9. Кешенең хәрәкәтләнү, күчү ысулы һәм үзенчәлеге турында.

10. Физик күнегүләр үтәгәндә сулау системасы һәм хәрәкәте, бу системалар эшчәнлегенең гади тикшерү ысулы турында.

11. Шәхси гигиенаның гомуми һәм шәхескә хас нигезе, чыныгу процедуралары куллану кагыйдәләре, гәүдәнең бозылуын булдырмау чаралары турында.

12. Имгәнү сәбәпләре һәм аны кисәтү кагыйдәләре турында.

Балалар булдыра алырга тиешләр (гамәлдә):

1. Театрлаштырылган уеннарны уйный белергә.

2. Иртәнге гимнастик күнегүләрне үтәргә.

3. Күмәк уеннарда катнашырга.

4. Дару үләннәрен дөрес җыярга.

Укучыларда түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалашырга тиеш:

- игътибар дәрәҗәсен һәм уйлау киеренкелеген үзлектән идарә итәргә, әйләнә-тирә мохитнең үзгәрешенә җайлашырга, кискен хәлдән чыгу юлы табарга, тиз генә бер фикергә килергә һәм аны үтәргә, җитәкчелек итәргә, иптәшләрчә ярдәмләшергә, гомуми максатка ирешергә;

- координацияләр үсешенә һәм гәүдәнең дөрес формалашуына физик күнегүләр җыелмасын төзи һәм дөрес итеп үти белергә;

- үзлектән хәрәкәтле уеннар оештыра һәм үткәрә белергә;

- чаралар вакытында классташлары белән үзара ярдәмләшә белергә.

Программа эшчәнлегенең нәтиҗәсе дип түбәндәгеләрне санарга:

ü Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше турында күп мәгълүмат белүе.

ü Зарарлы гадәтләре булмау.

ü Укучыларның сыйныф, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнашуы.

ü Сыйныфның инсценировкалы тамашаларда чыгыш ясавы.

ü Сәламәтлек саклау буенча гади генә проект эшләре.

ü Ата-аналарныңсәламәтлек саклауда активлыклары.


Гигиена һәм сәламәтлек саклау буенча кече яшьтәге мәктәп балаларының белем һәм күнекмәләренең якынча күләме

Тема I. Физик культура һәм чыныгуның сәламәтлеккә әһәмияте

Кирәкле күнекмәләрне формалаштыруга кирәк булган мәгълүмат Укучының күнекмәләре, эшли алу һәм гадәтләре

1. Иртәнге гимнастика – зарядка

Сәламәтлекне ныгытуда иртәнге гимнастиканың һәм су процедураларының әһәмияте. Көчне, түземлелекне, сыгылмалылыкны үстерү. Олы кешеләр карамагында һәр көн иртәнге гимнастика яса.
Зарядка үткәрү өчен кирәкле булган шартлар турында мәгълүмат. Зарядканы саф һавада, җиңел кием белән коврикта һәм предметлар(гимнастик таяк, туп, скакалка) белән яса һәм су процедуралары белән тәмамла.
Иртәнге гимнастика турында төшенчә. Иртәнге гимнастиканы төгәл билгеле бер эзлеклелектә, мускулларга көч биреп, гәүдә торышын дөрес тотып яса.
2. Чыныгу  
1. Чыныгу турында төшенчә. Чыныгуның әһәмияте. Чыныгуның табигый факторлары: һава, су һәм кояш. Һава белән чыныгуның төп төрләре: бүлмәдә җиңел күлмәктән йөрү; иртәнге гимнастика; саф һавада йөрү, уеннар, спорт уеннары. Бүлмәдә форточка ачык булганда җиңелчә киемнән йөр. Һөр көнне иртәнге гимнастика яса, нинди һава торышы булуга карамастан урамда йөрү.
Чыныгуда киемнең әһәмияте һәм тын юллары авыруларына профилактика. Эш төренә, сезонга карап өс һәм аяк киемен сайла.
Суның чыныктыру үзлеге. Су процедуралары: юыну, сөртенү, аякларны юу, билгә кадәр юыну, душта һәм бассейнда коену. Битне, муенны, кулларны терсәккә кәдәр салкынча су белән ю.
Кояшның чыныктыру үзлеге. Кояш ванналары куллану кагыйдәләре. Кояш ванналары алганда төп кагыйдәләрне үтә.
Ялан аяк йөрүнең чыныктыру үзлеге. Аякны яралаучы предметлар булмаган урыннарда ялан аяк йөр.
Чыныгуның төп принциплары: системалылык, эзлеклелек, баланың физик үсешен һәм сәламәтлеген искә алу. Чыныгу кагыйдәләрен төгәл үтә.
3. Гәүдәне дөрес тоту  
Гәүдә тотышы. Гәүдә тотышы турында төшенчә. Иртәнге гимнастиканы системалы яса.
Йөрәк, үпкә һәм бөтен организмның бердәм эшләве ндә гәүдә тотышының әһәмияте. Зарядкага яссытабанлылыкны кисәтүче һәм дөрес гәүдә торышын формалаштыручы күнегүләр керт.
Иртәнге гимнастиканың, физик күнегүләрнең, хәрәкәтле уеннарның гәүдә тотышына йогынтысы. Гәүдә тотышының үзконтроль кагыйдәләрен үтә: стенага арканы нык терәп басып тор һәм арт маңгайны, калак сөяген, үкчәләрне тидер; шушы торышны йөргәндә дә сакла.
Зарядканың, спортның һәм физик эшнең мускулларны ныгытуда әһәмияте.  
Мебельне дөрес сайлау кагыйдәләре. Дәрес вакытында утыру. Дәрес вакытында язганда башны артык имичә, азгына бөгелеп утыр.
Дәрес вакытында гәүдә тотышына үзконтроль. Үзконтроль кагыйдәләрен куллан, парта артында дөрес итеп утыр. Такта янында җавап биргәндә туры басып тор, башны һәм җилкәне аска төшермә.
4. Хәрәкәтләнү режимы  
Хәрәкәтләнү режимы турында төшенчә. Хәрәкәтләнү режимының төп компонентлары: иртәнге гимнастиканы ясау, физкультминутлар, хәрәкәтле уеннар, физкультура дәресләре, саф һавада йөрү. Иртәнге гимнастиканы яса. Зарядкага һәм физкультура дәресенә җиңел киен. Мөмкинлек булса физкультура дәресеннән соң душка керә, өс киемен алыш. Мәктәпкә җәяү бар, саф һавада күбрәк уйна һәм хәрәкәтлән.
Саф һавада йөрү һәм аның әһәмияте. Өс киеме һава торышына туры килергә тиеш. Бер көнлек походларда катнаш һәм походка әзерләнә бел.
Физкультминут һәм аның әһәмияте. Физкультминутка таләпләр (озынлыгы, күнегүләрне барлау һәм ясау кагыйдәләре). Физкультминутны өйдә дә яса.
Хәрәкәтләнү активлыгын арттыруда хәрәкәтле, күмәк һәм җырлы-биюле уенның әһәмияте. Хәрәкәтле уенда актив катнаш.
Мускул үсешендә, нерв системасын, йөрәк, үпкәне һәм башка органнарны ныгытуда, дөрес гәүдә тотышын тәрбияләүдә, организмны чыныктыруда физик культураның әһәмияте. Өлкәннәр күзәтчелеге астында спорт секцияләрендә шөгыльлән.

Тема II: “Укучыларның акыл эшчәнлеге гигиенасы”.

1.Көндәлек режим

Сәламәтлек һәм уңышлы уку өчен көндәлек режимның әһәмияте. Вакытны дөрес итеп бүлү. Башлангыч мәктәп укучылары өчен көндәлек режим төзү. Көндәлек режимны үтә.

2.Мәктәптә уку эшчәнлеге гигиенасы

Акыл хезмәтен дөрес итеп оештыру; эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру; үз вакытында ял итү. Бүлмәнең, эш урынының чисталыгы һәм җилләтү. Сыйныф бүлмәсен чиста тот һәм җилләт.
Физкультминутны дөрес билгеләү һәм ясату. Физкультминут ясау.
Тәнәфестә ничек дөрес ял итәргә? Тәнәфестә ял ит.

3.Ял итү

Дәресләрдән соң актив ял итү. Ял төрләре(хәрәкәтле һәм спорт уеннары, саф һавада йөрү). Дәресләрдән соң, ял көннәрендә һәм каникулда актив ял ит.
Телевизор карау һәм компьютерда эшләү гигиенасы. Телевизор карау һәм компьютерда эшләү кагыйдәләрен үтә.



Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-07-02; Просмотров: 851; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.009 сек.