Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Яшел дусларыбыз




Кармак

Буш урын

Шалкан

Алфавит

Укучылар, ике командага бүленеп, мәйданчыкның капма-каршы якларына тезеләләр. Укытучы, алфавиттагы бер хәрефне әйткәч, укучылар бер-берсенә комачауламыйча гына, мәйданчыкның икенче ягына йөгерә 1әм аталган хәрефне төзеп баса аннары балалар чүгәләп утыралар. Биремне тизрәк үтәгән команда җиңүче була. Уен яңа хәрефне әйтеп, берничә тапкыр кабатлана.

Яшелчә бакчасына кергән куяннар.

Диаметры 3-4 см булган түгәрәк (яшелчә бакчасы) сызыла. Аның эчендә уенны алып баручы (каравылчы) басып тора. Уенда катнашучыларның барысы да – куяннар. Укытучы сигал биргәч, куяннар бакчага сикереп керәләр һәм кире чыгалар, бу вакытта каравылчы аларны тотып калырга тырыша. 3-4 куян тотылгач яңа каравылчы сайлана.

“Энә, җеп, төен”

Бу уен ачык һавада, бүлмәдә дә уйнала ала. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Беренче бала – энә, икенчесе – җеп, өченчесе – төен булып. Шул тәртиптә саф хасил була. Энә, җеп белән төенне балалар арасыннан төрлечә йөртеп адаштырырга тырыша. Тегеләре бер-берсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашса, аның урынына икенче бала уйный, ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Балалар алтышарлп командаларга бүленәләр һәм старт сызыгына килеп, берәмләп колоннага басалар. Старт сызыгыннан 10-12 м ераклыкта һәр командага берәр туп – “шалкан” куела. Сигнал булгач командада беренче басып торучылар тупны әйләнеп йөгереп киләләр, аннары аларга икенче булып басып торучылар иярә. Бергәләп алар тагы йөгереп киләләр. Колоннада иң соңгы булып басып торучы бала йөгергән вакытта тупны алып киләләр. Уенны тизрәк тәмамлаган команда җиңүче була.

Уенда катнашучылар түгәрәккә басалар, кулларын артка куялар. Түгәрәкнең тышкы ягында алып баручы. Ул түгәрәк буйлап йөгерә һәм бер баланың кулына кагылганнан соң икенче якка йөгереп китә.Алып баручы кагылган бала капма-каршы якка йөгерә һәм тизрәк буш урынга килеп басарга тырыша. Соңга калган укучы алып баручы була.

Балалар түгәрәк ясап басалар, бау(скакалка) тоткан алып баручы түгәрәк уртасында тора. Алып баручы бауны балаларның аяк сатыннан үтәрлек итеп әйләндерә. Уенда катнашучылар бауның кайсы якка хәрәкәтләнүен игътибар белән күзәтәләр һәм бауга басмаска тырышалар. Бауга баскан бала алып баручы итеп билгеләнә. Бер тапквр да бауга басмаган бала җиңүче була.


Дару үләннәре,аларның файдасы һәм аларны җыю эзлеклелеге

Бу тема буенча әңгәмә халыкка билгеле булган һәм безнең якларда үсә торган кайбер дару үлән- нәре белән таныштыру, аларны табигый шартларда танып белү, җыю һәм киптерү алымнарын өйрәтү максаты куела.

Дару үләннәре белән таныштыру һәм аларны җыю өчен урманга экскурсия оештырыла. Укытучы башта туган ягыбызда нинди файдалы үсемлекләр үсү турында укучыларның нәрсәләр белү ләрен ачыклый.

Күп гасырлар буена кабатланган тәҗрибәләрдән чыгып, дару үләннәрен куллану буыннан-буынга күчкән һәм нәтиҗәдә медицина фәне барлыкка килгән. Безнең бабаларыбыз шалфей, гөләп, мәтрүшкә, бака яфрагы, үги ана яфрагы, юкә чәчәге, кура җиләге, карлыган, балан, шомырт, әрекмән һ.б. күп кенә үсемлекләрнең шифалы икәнлеген белгәннәр.Һәм дару үләннәрендә ниндиде “сихри”көч бар дип ышанганнар, шуңа бәйле буларак, дару үләннәре җыюда төрле йолалар яшәгән.

Мәсәлән, билгеле бер көндә, бер генә тапкыр җыю, ә кайберләрен төнлә генә җыю һ.б.

Кешеләр дәвалану максатында дару үләннәрен төрлечә кулланалар: авыруларны үләннәр белән турыдан туры дәвалыйлар яисә ул үләннәрдән дару препаратлары әзерлиләр.Киптерелгән орлык, җимеш, яфрак, чәчәк, кабык кебекләрен турыдан-туры кулланалар. Үләннәрдән шулай ук төнәтмә, пешекләнгән үлән, майлы дарулар, үлән соклары (бака яфрагы согы һ.б.) әзерлиләр. Дару үләннәрен нән сыек дарулар, таблеткалар һәм порошоклар да ясыйлар. Дару үләннәре төрле дәвалау чәйләре әзерләүдә күп кулланыла.

Даруларның 45% диярлек үсемлекләрдән әзерләнә. Ә менә йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын дәвалауда кулланыла торган даруларның 80% ка якыны үсемлекләрдән ясала.

Дару үләннәрен ашказаны, бавыр, бөер, үпкәләрне дәвалауда, эчәк авыруы тарата торган кай бер бактерияләрне юк итүдә кулланалар.

Дару үләннәрен җыйганда белергә тиешле кагыйдәләр:

1. Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю яхшы.

2. Үги ана яфрагы чәчәген апрель азагында, яфрагын чәчәк аткач, ландыш яфрагын һәм ромашканы алар чәчәккә бөреләнгәч җыялар.

3. Дару үләннәренең сабакларын һәм яфракларын, чәчәкләрен үсемлек чәчәк аткан чорда, ә орлык һәм җимешләрен алар өлгереп җиткәч, иртән яисә кичке якта җыю файдалы. Өлгермәгән җимеш һәм орлыкның сыйфаты начар була, дару ясарга ярамый.

4. Дару өчен яраклы үлән тамырларын гадәттә көз көне җыялар.

5. Әгәр дә дару өчен үсемлекнең бөтен өлешен җыярга кирәк икән, аны чәчәк ату чорында җыялар. Шулай да мәтрүшкә, әрем, бака яфрагы һ.б. кайбер дару үләннәрен ике ел аша, ландыш кебекләрне өч һәм дүрт ел аша җыярга киңәш ителә.

6. Үсемлек бөресен, чәчәкләрен һәм яфракларын кайчы белән кисеп алу уңай була.

7. Үсемлек тамырын пычак яки көрәк белән казып алалар.

8. Җыелган тамырларны, яфракларны һәм чәчәкләрне кәрзингә, орлыкларны тартмага яисә капчыкка, ә сусыл җимешләрне кәрзингә салу яхшы.

9. Җыелган дару үләннәрен сортларга аералар һәм яңгыр үтми торган җиләс күләгә урынга куеп киптерәләр. Киптерү өчен үләннәр чиста җәймәгә юка катлау итеп җәелсә яисә көлтәчекләр рәвешендә бәйләнеп куелса, киптергәндә берничә тапкыр әйләндерелсә, алар тиз кибә.

10. Тамырларын киптерү алдыннан чиста суда юалар, эрерәкләрен, тиз кипсен өчен буйга яралар, берничә өлешкә аркылыга кисәләр.

11. Дару үләннәрен киптерергә куйганнан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк.

Дарулар булмаганда, өй шартларында “яшел аптека” яки “тере аптека”ның булуы бик уңай.

Ләкин дару үләнен дә врач кушуы буенча гына файдаланырга икәнлеген онытмаска кирәк.

Дару үләннәре




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-07-02; Просмотров: 518; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.015 сек.