Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Энергизаторлар




Кушымта

1. “Интервью”

Интервью турында мәгълүмат бирелә, аның кем тарафыннан һәм ни өчен алынуы хакында аңлатыла. Укучылар парлашып баса. Аралашу өчен тема тәкъдим ителә. Мәсәлән, журналист –табиб, журналист – президент һ. б.

2. “Гәүдә өлеше белән язу”

Уенда катнашучыларга исемнәрен гәүдәләренең 1 өлеше белән язарга киңәш ителә. Алар, мәсәлән, терсәкне яки аякны сайларга мөмкин. Уен бөтен катнашучылар гәүдәләренең берничә өлеше белән исемнәрен язганчыга хәтле уйнатыла.

3. “Банан” уены.

Уен өчен банан, ачкыч яки бүтән предмет алына. Уенчылар кулларын артка куеп, түгәрәк ясап басалар.

1. Уртага бер теләгән кеше чыгып баса.

2. Алып баручы түгәрәкнең артыннан сайланган бер предметны берәр уенчыга бирә.

3. Бананны уенчылар арттан бер-берсенә тапшыралар.

4. Уртадагы кеше, уенчыларның йөзләренә карап, бананның кемдә икәнен белергә тиеш. Уртадагы кеше алышынып тора, уен шулай дәвам итә.

5. “Күз карашы”

Катнашучылар түгәрәк эчендә кара-каршы басып торалар. Аларның бурычы: үзләренә юнәлгән күз карашын тою һәм шул кеше белән урыннарын алмашу.

6. “Исемнәрне һавада язу”

Уенда катнашучыларга исемнәрен һавада башта уң куллары белән, аннары сул куллары белән язарга тәкъдим ителә. Иң ахырдан исемнәр 2 кул белән берьюлы языла. (Рәсем ясатырга мөмкин).

7. “Гадәти булмаган предмет”

Уенчылар, түгәрәккә басып, бер-берсенә туп аталар. Укытучы команда биреп тора: туп ул”кайнар бәрәңге”, “боз кисәге”, “матур күбәләк” һ.б. Ә уенчыларныңмаксаты: тупны әйтелгән предмет кебек тоту.

8. “Иртәнге комплимент”

Укучылар 2 гә бүленәләр. Ике түгәрәк ясыйлар: берсе – эчке, икенчесе – тышкы. Парлашып, бер-берсенә карап басалар. Бер-берсенә комплиментлар әйтәләрю Эчтәге түгәрәк урыннан кузгала һәм яңа парлар барлыкка килә. Кабат комплиментлар әйтелә.

9. “Урын алышу”

Укытучы әйтеп тора. Мәсәлән,кем бүген дәреснең 1 сенә булса да әзерләнде, кем ак күлмәктән, кем бишле алды, һ.б. Шушы җөмләләр туры килгән укучылар урыннарын алыша.

10. “Ярдәм”

Һәр укучыга канцелярия резинкасы бирелә. Резинканы кулның арткы ягыннан Х ясап, чәнти бармакка һәм баш бармакка кидерергә. Бирем: икенче кул ярдәменнән башка резинканы салырга.(Укытучы укучыларга бер-берсенең ярдәме кирәклеген әйтә.)

11. “Энергияне тапшыр”

Укучылар түгәрәккә басалар. Укытучы янындагы укучының кулын кысып импульс җибәрә. Укучылар импульсларны электр тогы кебек бер-берсенә тапшыралар. Уен импульс яңадан укытучыга килеп җиткәнче уйнала.

12.” Мин сәяхәткә җыенам “

Укучылар түгәрәп ясап басалар. 1 кеше уенны “ Мин сәяхәткә җыенам һәм үзем белән кочаклау алам” дип башлап җибәрә һәм үзеннән уң якта утырган кешене кочаклый. Ул күршесе “Мин сәяхәткә җыенам, үзем белән кочаклау һәм аркадан сөю алам” дия һәм уң як күршесен кочаклап, аркасыннан сөя. Шулай итеп, һәр уенчы күршеләренең хәрәкәтен әйтә һәм кабатлый, үзеннән 1 хәрәкәт өсти. Уен 1 нче башлаган кешегә килеп җиткәнче дәвам итә.

13. “Санамыш”

Укучыларга түгәрәк ясап басарга кушыла. Укучылар төркеменә 1дән 50 кадәр санарга кирәк. Ләкин яңа кагыйдәләр бар: 7 саны урынына яисә 7 гә бүленә торган сан урынына кул чабарга кирәк. Әгәр кем дә булса 7 гә бүленми торган санга кул чапса төркем санауны кире якка әйтелгән саннан 1санына хәтле дәвам итә.Әгәр кем дә булса 7гә бүленә торган санны әйтсә, санау яңадан башлана.

14. “А төркеме”

Бер түгәрәк ясап басыгыз. Арттан бер-берегезнең биленә тотыныгыз. Аннан “А” авазын башта әкрен генә, аннан соң һаман тавышны көчәйтә барып артка таба иелергә кирәк. Берничә тапкыр кабатларга.

15. “Теләк”

Укытучы укучыларга түгәрәк ясап утырырга куша. “Әйдәгез бүгенге дәресебезне бер-беребезгә матур теләкләр теләүдән башлыйк. Без болай итәрбез- кем дә булса торып үзе теләгән башка берәү янына килеп аның белән исәнләшә һәм аңа үзенең теләген әйтә. Ә ул үз чиратында башка берәү янына килә дә исәнләшеп аңа теләген әйтә. Уен шулай һәрберебез теләк алганчы дәвам итә.

Уенда укытучы үзе дә катнаша. (Бу энергизатор укучыларны уңай кичерешләр белән баета, аларның иҗади сәләтләрен үстерә, игътибарлы булуга, кеше фикерен кабатламауга этәргеч ясый.

16.”Җиләк-җимеш компоты”

Катнашучылар банан. Апельсин, груша, алма һ.б. дип берничә төркемгә бүленәю Алып баручы алма дигәч, “алмалар” урыннарын алмаша. Алып баручы берәрсенең урынын алырга тиеш. Урынсыз калучы алып баручы була. Ахырдан “җиләк-җимеш компоты” дип әйтелә һәм катнашучылар барсы да урыннарын үзгәртә.

17. “Көзге”

Укучылар парлап бер-берсенә каршы басалар. Берсе көзге – икенчесенең йөз, кул хәрәкәтләрен кабатлый. Аннан рольләрне алмашалар. Кагылыш юк.

18. “Такси”

Берничә кеше - таксист, калганнар – пассажир. Таксистлар, алып баручының кул чабуы буенча, туктыйлар һәм пассажирларны утырталар. Пассажирлар бер таксидан икенчесенә күчә ала. Пассажирлар санын чикләргә мөмкин.


Сәламәтлекне ныгытуга хәрәкәтле уеннар

“Аучылар һәм төлкеләр”

Уен мәйданчыкта бара. Җиргә диаметры 5-6 метр булган түгәрәк сызалар. Уйнаучылар ике төркемгә: аучыларга һәм төлкеләргә бүленәләр. Аучылар түгәрәк эчендә, төлкеләр түгәрәкнең тышына урнаша. Һәр аучы янына 1,5-2 метр озынлыкта бау куела. Аның очы бераз түгәрәкнең тышына чыгып торырга тиеш. Төлкеләр төрле юллар белән бауны түгәрәктән чыгарырга тырышалар. Аучы төлкенең кулына сугып, үзенең бавын саклый. Ләкин ул сызыктан читкә чыгарырга тиеш түгел. Әгәр төлке бауны Әгәр төлке бауны урыныннан кузгалта алмаса, ул уеннан чыга. Әинде төлке бауны азгына тартса да, бауны урынына куярга ярамый. Уен бер төркем җиңгәнчегә кадәр дәвам итә.

“Төлке белән тавыклар”

Балалар үзләре арасында “Төлке”, “Әтәч” сайлап куялар. Калганнары “тавыклар” була. Төлке бер читкә китеп үзенә оя билгели. Тавыклар да квадрат сызып сарай ясыйлар һәм шунда урнашалар. Шул вакыт әтәч кычкырып җибәрә, тавыклар уянып сарайдан чыгалар. Әтәч тавышына үз оясында йоклап яткан тйлке уянаһәм тавыкларга һөҗүм итә башлый. Төлкене күргәч, әтәч тавыкларны сарайга чакыра, ә үзе төлке белән көрәшкә чыга. Әгәр төлке берәр тавыкны тотса, ул тавык төлкегә әйләнә, төлке исә тавык була. Тавык тотылган саен яңа “әтәч билгеләнә”, алдагы әтәч тавыкка әверелә.

Төлке булмаган тавык җиңүче була.

“Көчле елан”

Уйнаучылар бер-бер артлы сафка тезеләләр. Сигнал булу белән уйнаучылар “еланга” әйләнеп боргаланып йөри башлыйлар. Алдагылар арттагыларны әрле-бирле борып ничек тә булса сафны өзәргә тырыша. Сафтан өзелгәннәр, еланның өзелгән кисәге саналып, уеннан чыгарыла, Уеннан чыгучылар никадәр күп булса, елан шулкадәр көчле була.

“Этле-тиенле”

Санамыш ярдәмендә “эт” сайлана, калганнары “тиеннәр” була. Мәйданга уендагы балалар саныннан бергә кимрәк такта яки агач кисәкләре әзерләп куела. Балалар агач кисәкләренә басып торалар.Агачы булмаган бала “тиенкәй” була. Эт тиенкәйне куып китә. Тота алса, алар урыннарын алышалар. Әгәр тиенкәй йөгереп килә-килешкә берәрсе басып торган агачка аягын куя алса, агачта басып торучы качарга тиеш була, ә тиенкәй аның урынына баса.

Уен шул рәвешчә берөзлексез дәвам итә.

“Бүре һәм сарыклар”

Уйнаучылар арасыннан бүре һәм көтүчеләр сайлап алына. Калганнары сарыклар була.

Беренче сарык-көтүчегә, икенче сарык- беренчесенә, өченчесе икенчесенә тотынып, шул тәртиптә бер-бер артлы тезеләләр. Каршыга бүре баса. Бүренең бурычы-көтүдәге барлык сарыкларны тотып бетерү, ләкин уен шарты буенча ауны ул нң арттагы сарыктан башларга тиеш. Бүре көтүгә һөҗүм иткәндә, көтүче аңардан сарыкны аңардан саклап калырга тырыша. Сарыклар берсеннән-берсе калмаска, чылбырны өзмәскә тиешләр. Тотылган сарыкларны бүре читкә алып китә бара. Соңгы сарык иң куркыныч вакытта бүредән качып көтүче янына йөгерә һәм аның алдына килеп баса. Шулай итеп, бу сарык көтүчегә, бүре арттагы сарыкка, ә арттагы сарык бүрегә әйләнә.

“Алтын капка”

Уйнаучылар шобага тотышалар. Иң өскә чыкканы белән аста калганы атаманнар була. Калганнары парлашып читкәрәк китәләр һәм бер-берсенә исем бирешәләр. Берсе – алтын күлмәк, берсе – ефәк шарф. Яки берсе – дәрья, берсе – елга; берсе – акбүз ат, берсе күкбүз ат; алмагач – сандугач; ак – кара һ.б.

Ике атаман җитәкләшеп кулларын өскә күтәрәләр һәм алтын капка ясыйлар. Калганнары парлашып алар каршына килә. Ефәк күлмәкме, ефәк шарфмы? дип сорыйлар. Атаманнарның берсе кайсын атаса, шунысы капка аша чыгып, аның артына баса. Икенчесе икенче атаман артына баса. Шулай ике атаман кешеләре ике сафка тезеләләр һәм арага сызык сызып, тартыша башлыйлар. Үз ягына тартып чыгара алган як җиңүче була.

Әбәкле

Балалар сафка тезелә. Алардан 12-15 м ераклыкта сызык сызыла. Уенны алып баручы сайлана. Ул: “Кемнәр гыйнвар аенда туган алга чыгыгыз!”- ди. Туган көннәре шул айда булган балалар каршы якка йөгерәләр, бу вакытта алып баручы аларны әбәкләп калырга тырыша. Әбәкләнгән укучылар арасыннан яңа алып баручы сайлана. Ул февраль, һ.б. айларда туган балаларны чакыра. Бер тапкыр да әбәкләнмәгән укучы җиңүче була.

Зур һәм кечкенә түгәрәк

Укучылар ике түгәрәк ясап басалар. Укытучы сигнал биргәч, аларның берсе уңга, икенчесе сулга хәрәкәт итә. Икенче сигнал булгач, хәрәкәт юнәлеше үзгәртелә. Азрак хата ясаган команда җиңүче була.




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2015-07-02; Просмотров: 390; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.032 сек.