Студопедия

КАТЕГОРИИ:


Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748)

Отрицательная форма. Утвердительная форма




Утвердительная форма

Личные аффиксы первого типа

Будущее категорическое время

I вариант II вариант III вариант

Переведите и правильно напишите следующие слова

Множественное число

Единственное число

Мин алырмын (я возьму)

Син алырсың (ты возьмешь)

Ул алыр (он возьмет)

Без алырбыз (мы возьмем)

Сез алырсыз (вы возьмете)

Алар алырлар (они возьмут)

йөз (плыви), эшлә, әйт, өйрәт, аңлат, белеш, уйла, укы, яз (пиши), сөйлә, бел (знай), төзе (строй, конструируй).

2. Просклоняйте слова будущего неопределенного времени в отрицательном аспекте: яз,уйла, укы сөйлә, ишет, өйрән

 

человек личность ученый

зима весна лето

осень столица город

ангел пророк воздух

хаджи мусульманин книга

голод засуха дождь

сотрудник наука библиотека

площадь Тукая улица Тукая площадь Свободы

легкий научный внутренний

красный черный зеленый

школа учитель доска

лес озеро река

Казань Москва Челны

снег лед метель

дуб береза сосна

УНБИШЕНЧЕ ДӘРЕС

(билгеле киләчәк заманан)

 

► Это время имеет окончания -ачак/-әчәк, после основ на согласный (ал-ачак, кил-әчәк) и -ячак/-ячәк после основ на гласный (эшлә-ячәк, уйла-ячак). Данное время выражает процесс, который обязательно должен произойти.

Единств. число Аффиксы Множеств. число аффиксы
Мин -мын/-мен Без -быз/-без
Син -сың/-сең Сез -сыз/-сез
Ул - Алар -лар/-ләр; -нар/-нәр

Единственное числоМножественное число

Мин алачакмын (я непременно возьму) Без алачакбыз (мы непременно возьмем)

Син алачаксың (ты непременно возьмешь) Сез алачаксыз (вы непременно возьмете)

Ул алачак (он непременно возьмет) Алар алачаклар (они непременно возьмут)

Единственное число

Мин өйрәтәчәкмен йөгерәчәкмен язачакмын алачакмын

Син өйрәтәчәксең йөгерәчәксең язачаксың алачаксың

Ул өйрәтәчәк йөгерәчәк язачак алачак

Множественное число

Без өйрәтәчәкбез йөгерәчәкбез язачакбыз алачакбыз

Сез өйрәтәчәксез йөгерәчәксез язачаксыз алачаксыз

Алар өйрәтәчәкләр йөгерәчәкләр язачаклар алачаклар

Отрицательная форма будущего определенного времени образуется присоединением к основе глагола аффиксов -ма+ячак/-мә+ячәк в зависимости от твердости и мягкости глагола и личного окончания.

Единственное число

Мин өйрәтмәячәкмен йөгермәячәкмен язмаячакмын алмаячакмын

Син өйрәтмәячәксең йөгермәячәксең язмаячаксың алмаячаксың

Ул өйрәтмәячәк йөгермәячәк язмаячак алмаячак

 

Множественное число

Без өйрәтмәячәкбез йөгермәячәкбез язмаячакбыз алмаячакбыз

Сез өйрәтмәячәксез йөгермәячәксез язмаячаксыз алмаячаксыз

Алар өйрәтмәячәкләр йөгермәячәкләр язмаячаклар алмаячаклар

 

Бүген Марокко башкаласы Рабатны үтеп киттек, иртәгә Касабланка яныннан узачакбыз (Р. Мостафин).

Студентлар гыйнварь аенда имтиханнар бирәчәкләр. Сез хәзер нишлисез? Мин гарәп теленнән күнегүләр эшлим. Мин мәктәптә эшләячәкмен. Иртәгә сез кая барачаксыз? Мин иртәгә авылга кайтачакмын. Алар нәрсә эшләячәкләр? Алар инглиз теленнән зачет тапшырачаклар. Без сезгә булышачакбыз.

 

■ Прочитайте следующий текст и переведите (түбәндәге текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез).

Күренекле шәһесләребез

 

Ризаэтдин Фәхретдин (1858 - 1936)

Дини, тарихи, әдәби һәм педагогик хезмәтләр авторы Ризаэтдин Фәхретдинов катлаулы тормыш юлын уза. Ул 1858 елның 31 декабрендә Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә гарәп, фарсы телләрендә сөйләшерлек һәм язарлык белем ала. Аны тәмамлагач берничә ел буе авыл мәдрәсәсендә укыта, ләкин төп игътибарын фән, иҗат эшенә юнәлтә.

1898 елда Риза Фәхретдин Уфадагы Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана һәм Уфа шәһәренә күчерелә. Анда да фәнни һәм язучылык эшен дәвам итә.

Ризаэддин Фәхретдиннең мәгърифәтчелек карашлары проза әсәрләрендә дә киң чагылыш таба. Татар әдәбятендә проза жанрын үстерүдә шактый өлешен кертә. Аның “Сәлимә, яки гыйффәт” исемле беренче романы 1899 елда Казанда Гафил бине Габдулла дигән псевдоним белән басылып чыга. Шул ук елларда язылган “Әсма, яки Гамәл вә җәза” романы 1903 елда Оренбургта басыла. Шушы ике романы белән ул Гаяз Исхакыйга кадәрге чорда татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе булып санала.

Соңгы көннәренә кадәр иҗади, фәнни һәм педагогик эшләр белән шөгыльләнеп, Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә 78 яшендә Уфада вафат була.

Ризаэтдин Фәхретдин – татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме. Нинди генә вазифа башкарса да һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, уку-укыту һәм тәрбия-әхлак мәсьәләләре беркайчан да мәгърифәтче галимнең игътибарыннан читтә калмый. Ул педагогика мәсьәләләренә багышланган 77 ләп китабын һәм үзе 1908 – 1918 елларда Оренбургта нәшер иткән “Шур а” журналында һәм башка басмаларда бихисап күп фәнни хезмәтләрен бастыра.

1913 елда Р. Фәхреддин татар теленә хәдисләр җыентыгын тәрҗемә итә һәм аны “Җәвамигуль-Кәлим шәрхе” дип атый.

Әлеге җыентык күп галимнәрнең хезмәтләренә нигезләнеп язылса да, хәдисләрнең тәрҗемәләре, аңлатмалары, шәрехләре дә бирелгән. Тәрҗемәдә хәдисләрнең тормышның төрле иҗтимагый өлкәләренә, катлаулы мәсьәләләренә, әдәпкә караганнарына шактый зур урын бирелгән. Әйтергә кирәк, хәдисләр – мөселман халкының, шул исәптән татарларның да бәһасез рухи-мәдәни хәзинәсе, әхлак кануннары җыелмасы булып торалар.

Әнвәр Хәйри

Татарстанның атказанган фән эшлеклес е

 

? Сорауларга җавап бирегез (ответьте на вопросы):

1. Ризаэтдин Фәхреддин турында нәрсәләр укыганыгыз яки ишеткәнегез бар?

2. Р. Фәхреддиннең тормыш юлын сөйләгез?

3. Р. Фәхреддиннең педагогик эшчәнлеге турында сезгә нәрсәләр мәгълүм?

4. Ризаэтдин Фәхреддин кайсы фән тармаклары белән аеруча кызыксынган?

5. Р. Фәхреддиннең нинди хезмәтләрен беләсез?

6. “Ризаэтдин Фәхреддин – энциклопедист галим ” темасына кыскача инша (сочинение) языгыз.

● Биремнәр (задания).




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2014-12-27; Просмотров: 572; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы!


Нам важно ваше мнение! Был ли полезен опубликованный материал? Да | Нет



studopedia.su - Студопедия (2013 - 2024) год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! Последнее добавление




Генерация страницы за: 0.007 сек.